Имена существительные с аффиксом принадлежности в В.п.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хамидуллина Таслима Бисингалеевна

Урок татарского языка в 5 классе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Тартымлы исемнәрнең төшем килеше.

Максат: 1. Укучыларны тартымлы исемнәрне төшем килешендә дөрес кулланырга  

              өйрәтү, сөйләмгә  кертү.

             2. Бу грамматик структураны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен

             формалаштыру, сөйләм телен үстерү.

             3. Коллективта бердәм эшләү күнекмәләре булдыру.

Дәрес барышы.

1. Укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.

Укытучы: - Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар: -Кояшлы иртә кебек!

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

- Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Әйдәгез, шушы матур кәеф, матур шигыр белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Әйтегез әле, без сезнең белән дәресләрдә татарча сөйләшергә өйрәнәбезме? Ә бер-беребез белән без ничек, нәрсәләр ярдәмендә аралашабыз( сөйләшәбез)? 

- Телефон аша, компьтер аша, хатлар аша...

2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау выкытында авырсыну очрагын билгеләү.

- Менә безгә дә бүген бер хат килгән.

- Бу хат нәрсә турында, беләсегез киләме? ( конверт экранга чыгарыла).

- Рәсемгә карап әйтегез, Андрейның адресы нинди? ( Ул кайда яши?) 76 бит, 1 күн. Белән эшләү.

 -Ул хатны кемгә язган? Ә Дима кайда яши?

- ( Павловск шәһәрендә, Горький урамында, 11 нче йортта, 6 нчы фатирда яши).

 - Ә Андрей хатны кайчан язган? Ул хатында нәрсә турында язган икән? Без беләбезме?

- Юк.

- Алайса, әйдәгез, хат белән танышабыз. Без хәзер хатны тыңлап, китап буенча карап барабыз. Китапларыгызның 77 битен ачыгыз, 5 нче күнегү.

Текст-хат тыңлатыла, хат экранга чыгарыла.

- Андрей кайда яши?

 - Ничәнче класста укый?

- Андрей классында нинди милләт балалары укый?

- Аның яңа дусты кем?

- Андрей нинди яңа фәннәр өйрәнә башлаган?

- Ә Андрей татар телендә сөйләшәме, ул татарча яхшы аңлыймы? Аңа кем булыша?

3. Авырыксыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү.

 - Укучылар, ә сез текстта барлык сүзләрне һәм сүзтезмәләрне аңладыгызмы? Менә бу сүзтезмәләрне ничек тәрҗемә итәрбез?

Мәктәбемне

Укытучыларымны

Татар телен

Инглиз теленме

Немец теленме  ( тактада күрсәтелә)

- Ни өчен без тәрҗемә итә алмыйбыз.

- Чөнки без бу сүзләрдәге кушымчаларны аңламыйбыз.

- Әйе, без кирәкле кагыйдәне белмибез. Беләсегез киләме?

4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү һәм төзелгән проектны тормышка ашыру.  Бүгенге дәреснең темасы “Тартымлы исемнәрнең  төшем килешендә кулланылышы” (тактада күрсәтелә).

Нәрсәне? – Что? Чего?

Минем мәктәбемне

Синең мәктәбеңне

Аның мәктәбен

Безнең мәктәбебезне

Сезнең мәктәбегезне

Аларның мәктәбен

- Укучылар, таблицага карагыз., нәрсәне соравы нинди килештә һәм ничек тәрҗемә ителә?

Таблицаны укыйм, укучылар һәр сүзтезмәне тәрҗемә итәләр.

Минем мәктәбем – моя школа    

- Ә минем мәктәбемне ничек була?

- Мою школу.

- Синең мәктәбең – твоя школа

- Синең мәктәбеңне – твою школу

- Аның мәктәбе – его школа

- Ә аның мәктәбен – его школу.

- А окончание винительного падежа как в предыдущих словосочетаниях?

- Нет. Там не -ны/ -не, а  -н.

- Да, существительные в аның и аларның окончание –ны/ -не меняеют на –н.

- Әйдәгез, алга таба.

- Безнең мәктәбебез – наша школа

- Безнең мәктәбебезне – нашу школу

- Сезнең мәктәбегез – ваша школа

- Сезнең мәктәбегезне – вашу школу

- Аларның мәктәбе – их школа

- Аларның мәктәбен – их школу

- Значит, в этих словосочетаниях 2 окончания. Какие?

- Аффиксы принадлежности и падежные окончания.

5. Әйтеп эшләп, береенчел ныгыту.

- Как вы думаете, какой следующий шаг вы должны сделать чтобы усвоить это правило?

- Мы должны использовать правило в упражнениях.

Китапларыгызны ачыгыз 78 бит, 9 күнегү. (Күнегү тактада да күрсәтелә)

- Без бу күнегүне бергәләп тактада да эшләрбез. Укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

Казан шәһәрен

Аның яңа мәктәбен

Аның яңа классташларын

Аның яңа укытучыларын

Андрей Казан шәһәрен, яңа мәктәбен, яңа классташларын яңа укытучыларын ярата.

Аның шәһәрен

Аның класташларын

Аның дусларын

Ләкин ул элеккеге шәһәрен, классташларын, дусларын, сагына.

- Текстны искә төшерегез әле, сез бу җөмләләр белән килешәсезме?

- Ә сез үз шәһәрегезне, мәктәбегезне, классыгызны, укытучыларыгызны яратасызмы?

Әйе, без үз шәһәребезне, мәктәбебезне, классыбызны, укытучыларыбызны бик яратабыз.

-  Бик яхшы, Элина! Как ты правильно ответила на заданный вопрос. Значит, ребята, мы на сегодняшнем уроке научились правильно использовать аффиксы винительного падежа с аффиксами принадлежности. Мы достигли поставленной цели?

- Да.

- Как вы думаете, что надо сделать теперь, чтобы не осталось невыясненных вопросов?

- Потренироваться.

6. Өй эше бирелә.

-  Эш дәфтәрендә 41 бит, 6 күнегү. Өйрәнелгән кагыйдәләрне сүзләрдә һәм сүзтезмәлрдә кулланып, күнегүне  эшләргә. (ӨЙ ЭШЕ экранда)

Билге кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Мәктәбемне Укытучыларымны Татар телен Инглиз теленме Немец теленме

Слайд 4

Нәрсә не ? – Что? Чего? Минем мәктәбем не Синең мәктәбең не Аның мәктәбе н Безнең мәктәбебез не Сезнең мәктәбегез не Аларның мәктәбе н

Слайд 5

Казан шәһәре н Аның яңа мәктәбе н Аның яңа классташлары н Аның яңа укытучылары н Андрей Казан шәһәре н , яңа мәктәбе н , яңа классташлары н яңа укытучылары н ярата. Аның шәһәре н Аның класташлары н Аның дуслары н Ләкин ул элеккеге шәһәре н , классташлары н , дуслары н сагына.

Слайд 6

Өй эше 6 нчы күнегү, 41 бит(эш дәфтәре)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока русского языка в 5 классе на тему: «Как изменяются имена существительные, имена прилагательные и глаголы».

Тема: «Как изменяются имена существительные, имена прилагательные и глаголы».Класс: 5Цели урока: Образовательные: - Учить определять морфологические признаки имён существительных, имё...

Комплект лекций по дисциплине «Английский язык» (разделы: «Имена существительные», «Имена прилагательные. Наречия») для студентов 1 курса,2017

Комплект лекций содержит материал для изучения имени существительного, образования множественного числа, употребления артиклей, образования степеней сравнения прилагательных и наречий; а также упражне...

Конспект урока в 5 классе по русскому языку на тему: «Как изменяются имена существительные, имена прилагательные и глаголы» (по программе М.М. Разумовской)

Урок в 5 классе по русскому языку на тему: "Как изменяются имена, имена прилагательные и глаголы" (по программе М.М. Разумовской)...