Шарт фигыль
план-конспект урока (6 класс) на тему

Закирова  Минзиля Асгатовна

Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

Логик фикер йөртүне,  балаларның танып-белү активлыгын үстерү;  шарт фигыльне сөйләмдә активлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shart_figyl_.docx25.7 КБ

Предварительный просмотр:

6нчы сыйныфы өчен татар теленнән  дәрес эшкәртмәсе.  

 1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

  2. Логик фикер йөртүне,  балаларның танып-белү активлыгын үстерү;  шарт фигыльне сөйләмдә активлаштыру.

Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

 

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, яхшы.

 -  Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, әйбәт

 

II  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку

 

 

 

-Балалар, сезгә өй эше бирелгән план буенча хикәя төзергә

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Айгөл, сөйләп бир әле.

 ( башка балалар да җавап бирә)

III  Яңа теманы аңлату

Саннар белән  күнегү:

Укытучы өчен максат: фигыль буенча алган белемнәрне камилләштерү;

Укучы өчен максат: фигыль кабатлау

 

Күрсәтмәлелек:

1. Тактада карточкалар

2. Слайдлар

 

 

 

 

 

 Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: шарт фигыль белән таныштыру;  өйрәнелгән фигыльләрне искә төшерү;

 

 

Укучылар өчен максат: шарт  фигыль формасын аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

 

3. Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар?

1 нче слайд – (фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы, затланышсыз, берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез)

2 нче слайд – (фигыль 3 заманда килә ала, затланышлы фигыльләр 3)

3 нче слайд – 4 (затланышсыз фигыльләр 4)

4 нче слайд – (фигыль юнәлешләре 5)

5 нче слайд – (фигыль төркемчәләре7)

Җавапларын дәлилләп тә баралар.

 4. Яңа теманы аңлату Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль төркемчәләрен өйрәндек? (хикәя, боерык) Затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? (шарт фигыль)

Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.

Слайдтагы мәкальләргә игътибар итик.

Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.

Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз (ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)

Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (тотылыр, тотылмас)

Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз (киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта, төшем юнәлешендә).

Боерык фигыль кайда? (Сөйлә)

Тагын нинди фигыльләр калды? (ычкынса, сөйләсәң, уйлап)

Кайсы фигыль артык? (Уйлап)

Ни өчен? (ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль)

Калган фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (шарт фигыль) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (ычкынса – 3 зат, берлек сан, сөйләсәң – 2 зат, берлек сан)

Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (ычкынса тотылыр, ычкынсатотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)

Нинди җөмлә кисәге була? (хәл)

Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк (ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң)

Нәтиҗә ясыйк.

Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.

Шарт фигыль

(нишләсә? нишләсә дә?)

Хәл

    Юклыкта 

   Барлыкта

   

-маса, -мәсә

Мин           Без

Син            Сез

Ул              Алар

        

Мин         Без

Син         Сез

Ул           Алар                

        

        

-са,сә

 Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.

Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк.(берничә укучы тактада эшли)

Кайтса, алса.

Тыңласа да, укыса да.

Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.

Физкульминутка:

Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.

Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.

 IVБелем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Сайланма диктант.

Тест чишү.

 

 

 

 

 

 

 

 

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга.

Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.

       2. Дәреслек белән эшләү.

142 нче күнегү, 80 нче бит.

Күнегүне рольләргә бүлеп уку. Фикер алышу. Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Алдан эшен тәмамлаган укучылар фигыльләргә морфологик анализ ясый.

Укысам да, уйласаң, эшләшсә

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

   Сайланма диктант

Мин укыган шигырьләрдән шарт фигыльләрне генә язарга.

1. Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен. (М.Аитова)

2. Әгәр мин, телем югалтсам,

Нәрсәм кала, нием бар? (Г.Саттар-Мулилле)

3. Туган телдә бер сүз ишетсәм дә,

Шул моң миндә кинәт яңара. (Ф.Сафин)

4. Төрки тел-ерак гасыр,

Чишмә башына килсәң.

Зур бәхет һәм ләззәт ул

Татарча сөйли белсәң(Г.Саттар-Мулилле)

5. Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)

6. Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә гәрчә кыен чак –

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак(Х.Әюп)

7. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин)

8. Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)

Индивидуаль-дифференциаль эш

Тест 1 вариант

1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш-хәрәкәтнең максатын,

б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын,

в) эш-хәрәкәтнең билгесен.

2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә

Керсә, әйтсә, белсә, аңласа.

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

4. Уйна, кер, укы, яз – нинди фигыльләр?

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

5. Кайсы фигыль төркемчәсе заман белән төрләнә?

а) шарт фигыль,

б) хикәя фигыль,

в) боерык фигыль.

 

        5. Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты – шарт фигыльләрне  ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

  1. 143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызыгыз.
  2. Шарт фигыльләр кулланып, “Булса әгәр миндә тылсым көче...” дигән шигырь языгыз. Шарт фигыльләрнең астына сызыгыз.

  

 7.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

Кулланылган әдәбият.

1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ,2007.

2. “Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” ( М.З. Зәкиев  Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.( Казан, 2008)

Интернет-ресурслар.

1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

2.  Н. Исәнбәт. Мәкальләр китабы

Башка ресурслар.

  1. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – К., 2002.
  2. Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясе белән йөри. – К., 1985.
  3. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – К., 1999.
  4. Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика. – К., 1978.
  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005.
  6. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.

Вәлива Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү мәсьәләләре. – К., 1976.

Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.

Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан  мәгълүматларны бәяли алалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Мастер-класс "Шарт фигыль" рус төркеме

Мастер-класс для русскоязычной аудитории...

Шарт фигыль

Дәрес планы, сингапур системасыннан укыту структуралары кулланып, традицион технологиянең төрле эш төрләренә нигезләнеп төзелде. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла. Дәрестә кулланган эш төрләр...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...