"Җиңү юлы буйлап..." (әдәби-музыкаль кичә).
материал на тему

Шарифуллина Гулия Азгатовна

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_yuly_buylap._dbi-muz.kich_.docx54.75 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чистай шәһәре

3 нче гимназия

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә

Җиңү юлы буйлап...

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрифуллина Гөлия Әзгать кызы.

2015

ҖИҢҮНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

(Сәхнә читендәрәк  һәйкәл. Кулына чәчәкләр тоткан Ана керә.

Әкрен генә музыка яңгырый.        

 Ана һәйкәл янына килеп,кулы белән һәйкәлне сыйпый.)

Ана. Улларым  минем! Менә тагын килдем сезнең яныгызга.Балакайларым,салкын түгелме сезгә?

1 нче улы. (Балаларының тавышы чиратлашып ишетелә) Юк,әнкәй,салкынның ни икәнен белмибез без.Безгә беркайчан да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзегезне сакламадыгыз,улларым? Хәтерлисезме? Дошманны тар-мар иткәч тә,төрлебез төрле яктан кайтып керербез,дигән идегез.

2 нче улы. Әйткән сүзләребез һәрвакыт йөрәк түрендә,әнкәй.Әмма башкача мөмкин булмады.Дошман белән көрәш аяусыз булды.Без генәме соң,меңнәр,миллионнар, илебез өчен үз-үзләрен аямыйча, көрәштә башларын салдылар.Ә синең бер улың ,безнең энебез, кайтты әле.

Ана. Сез дә янымда булсагыз,куанычымның чиге булмас иде.Сугышка киткәндәге кебек бер-бер артлы кайтып керерсез дә,уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

1нче улы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң ,әнкәй? Сеңлебез Айсылу ни хәлләрдә? Ул үзе дә әни булгандыр инде?

Ана.Барысы да җитеш,улларым.Кунактан-кунакка гына йөрим.Оныкларым санап бетергесез.Айсылу сеңлегез дә сезне бер дә онытмый,җырларында һаман сез.Ул да олыгаеп бара инде. Бәлки, мине дә тиз генә танымагансыздыр,балалар.

2 нче улы.Таныдык,әллә кайлардан таныдык,әнкәй.Әгәр мөмкин булса,сине кочагыбызга алыр идек. Әмма безнең кулларыбыз да,үзебез дә - тимердән.Димәк,мәңгелек,әнкәй.

Ана.Йөрәгем түрендә йөрткән,күкрәк сөтемне имезеп үстергән җан кисәкләрем идегез бит сез минем. Сезне югалту,ай-һай,авыр булды шул,улларым. Җитмәсә,сез киткәч, озак та үтмәде,әтиегезне дә сугышка алдылар.Ул да шунда ятып калды.

1нче улы.Шулайдыр,әнкәй,ләкин син сөен: без бит Ватан өчен,бүгенге шушы көннәр өчен көрәштек. Тез чүгеп,кол булып яшәсәң,бу дөньяның нинди рәхәте булыр иде?

Ана.Шулай шул,улларым,дөрес әйтәсез.Бу дөньяда сезсез яшәсәм дә,илгә сезнең кебек лачыннар бирә алганым белән горурланам мин.  Бүген менә Җиңү көнендә сезгә чәчәкләр алып  килдем.

2 нче улы.Рәхмәт,әнкәй.Инде күп еллар үтте,ләкин ул көннәр онытылмый.

1 нче улы. Хәтерлисеңме,әнкәй,ул елларны,сугыш башланган көнне.

Ана.(уйчанланып) Хәтерләмәгән кая-я? Хәтерлим,бик хәтерлим.

( Ут сүнеп ала.Сәхнәдә күренеш алышына.

Кояшлы матур көн.Урамда көлгән тавышлар,егет һәм кызларның  шат авазлары ишетелә.

Сәхнәдә өй күренеше.Әни кеше тәрәзәгә килеп карап тора,йөзендә бәхетле елмаю.

Өйгә буй җиткән бер кыз йөгереп керә.Үзе шундый шат.Матур күлмәк кигән.Әнисен

кочаклап ала.)

Айсылу.Әнием!Мин кайттым.Әни, кара әле,аттестат алдык.Без хәзер зурлар.

Әнисе. Абау,кызым,ипләп кенә. Кая карыйк әле,минем бердәнбер кызым нинди аттестат алып кайтты икән?! Булдыргансың,кызым, барысы да бишлеләр. Тиздән әтиең дә эштән кайтыр,абыйларың да  

кайтып җитәрләр. Аннары бергәләп чәй эчәрбез.

Айсылу.Ярар,әнием. (Аннары хисләнеп сөйләп китә) Әнием,бүген урамда нинди матур көн,әйеме?!Күктә  кояш елмая,күбәләкләр оча,бал кортлары безелди.Без дә мәктәпне тәмамладык.Имтиханнар да артта калды.Кулга аттестатлар да алдык.Гел җырлыйсы,биисе генә килә.Шундый рәхәт!

Әнисе. Әйе,кызым,әйе.Тик шөкер итәргә онытма. Сиңа карап, шатлансам да, күңелем әллә нигә борчылып тора әле. Нигә икәнен дә аңламыйм,хәерлегә булсын инде.

Айсылу.Юкка борчылма әле,әнием,бар да яхшы. (Тәрәзәгә карап) Әнә олы абыем да кайтып килә.

(Өйгә Мансур,Айсылуның олы абыйсы керә. Айсылу,ул кереп басу белән, аның борын төбенә   аттестатын китереп)

Айсылу. Абый,мин аттестат алдым.Котла мине!

Мансур. Минем кечкенә сеңлем дә үсеп җиттемени инде.Котлыйм. Моның хәтле бишлеләр булгач,бик әйбәт инде.Ә киләчәктә кем булырга телисең соң?

Айсылу.Беләсеңме,абыем,мин табиб булачакмын.Ак халатлар киеп,барлык кешеләрне дә дәвалаячакмын.

Мансур. О-хо-хо! Теләкләр зурдан синең,сеңелкәш. Димәк,безнең гаиләдә дә врач булачак.

Айсылу.Абый,ә без бүген сыйныфташлар белән болынга төшәбез. Иртәгесе таңны бергәләп каршылая-

чакбыз. Шушы матур июнь көннәрен,җәйге ал таңнарны гүзәл бер истәлек итеп,хәтердә калдырасы иде. Укырга киткәч тә,сагынып сөйләрлек булсын.

Мансур. Ярар,ярар.Без әйләнеп китәрбез әле су буйларын, тәртибегезне карап. Аяз да шунда буламы соң?

Айсылу.(оялып) Ярар инде ,абый,без сыйныфташлар бит.

( Шулвакыт бертөркем егетләр,кызлар Айсылуны чакыралар.)

Ег.-кызлар. Айсылу,син әзерме соң? Әйдә,киттек.

(Айсылу тәрәзәдән башын тыгып кычкыра.)

Айсылу. Хәзер чыгам, бер генә минут көтегез инде.

( Айсылуның әнисе килеп керә.)

Айсылу. Әнием,без таң каршыларга барабыз,яме?!

Әнисе. Өстеңә калынрак кием дә ал. Таң алдыннан салкынча була ул.

Айсылу. Ярар,әнием! (йөгереп чыгып китә.)

(Әнисе белән Мансур елмаешып карап калалар.)

Әнисе. Әйдә,улым.Чәй әзер.Кулларыңны ю да,чәй эчеп алырбыз.

( Сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр.)

(Ут сүнеп ала.Сәхнәдә күренеш алышына.

Слайдта авыл кырыенда урнашкан күл буе.                    

Бертөркем егетләр,кызлар шау-гөр киләләр.Барысы да шат.

Шунда бер кыз уйнарга чакыра.)

---- Әйдәгез,уйнап алабыз,ә?!

---- Бик теләп.Ә нәрсә уйныйбыз соң?

(Монда җырлы-биюле бер уен уйнала.)

                     

(Җыр-уен тәмамлана.

 Егетләр,кызлар учак тирәсенә җыелышып,ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Җәйге   матур төн(Ярымкараңгы сәхнә). Сызылып кына таң атып килә.

Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы.

Шул кош сайравына кушылып бер егет җыр башлый,бер куплет җырлагач туктый.)

Сөмбел. Эх,Хәлил,үзәкләргә үтәрдәй итеп җырлыйсың да соң. Җырчы булырсың инде син,әйеме?

Хәлил. Булдырып булса,исәп бар анысы!

Аяз. Син дә булдырмасаң!

Ә мин менә очучы булачакмын.Очучыларны Оренбург очучылар мәктәбендә әзерлиләр икән.Хәтерлисезме,мәктәптәге очрашуны?Анда бер очучы килгән иде.Аның сөйләве буенча,мин бу һөнәрнең авыр,җитди,ихтыяр көче соравына төшендем.Мин үз хезмәтемне яратырга,үземдә ихтыяр көче тудырырга телим.

Разыя. Беләсезме,дусларым,киләчәктә мин укытучы булачакмын.Үземнең бөтен гомеремне балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирәчәкмен.

Алмаз. Ә мин авылда калачакмын. Әнә күрәсезме,нинди матур таң атып килә.Шул таңнарны һәрвакыт күрер өчен мин туган авылның кырларыннан аерыласым килми.

Айсылу. Ә мин табибә булачакмын. Ишетүемчә,табибә булу өчен Казан шәһәренә барып укырга кирәк.Минем авыруларга ярдәм итәсем,аларны терелтәсем,киләчәккә ышанычларын уятасым килә.

Хәлил.(сөйләүчеләрне бүлдереп) Ярар,иптәшләр,хыял капчыкларыгызны ябып торыгыз.Инде күптән таң атты.(Горурланып) Безнең таң бу,без аттырдык аны.1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе.Әйдәгез,чәй кайнатып эчик әле.Сөйли-сөйли тамаклар кибеп бетте монда.

(Гөрләшеп урыннарыннан кузгалалар.Берсе чәйнеккә су сала башлый.

Икенчесе учакка утын өсти. Шулвакыт ерактан кычкыра-кычкыра берәүнең килгәне күренә.

Барысы да аңа текәләләр.Килеп җитәр-җитмәс :

---- Сугыш,сугыш башланган,- дип кычкыра.                  

---- Нинди сугыш,нәрсә сөйлисең син?

---- Гитлер сугыш башлаган.Бүген таңда,кисәтмичә, туган җиребезгә бәреп кергән.

Магнитофон язмасында Левитан тавышы яңгырый.

  “Внимание! Говорит Москва! Передаём важное правительственное сообщение.Граждани и гражданки Советского Союза,сегодня в 4 часа утра,без всякого объявления войны, германские вооружённые силы атаковали границы Советского Союза. Началась Великая Отечественная война советского народа против немецко- фашистских захватчиков.Наше дело правое, враг будет разбит.Победа будет за нами!        

( Хәбәр бирүче чыгып китә. Егет-кызларның кулларыннан әйберләре төшеп китә,

йөзләреннән елмаю  югала.)

Алмаз. (Слайдтагы кырларга карап) Эх,кырларым,туган ягым, сезне ташлап китәрбез,ахры.

(Кызлар елыйлар,әйберләрен алып чыгып китәләр.)

( Ут сүнеп ала.Күренеш алышына.

Шул ук көн.22 нче июнь,1941 нче ел (слайдта языла).Бөтен халык җыелган.

Сугышка озату күренеше.  Берничә эпизод чиратлашып үтә.)

    1нче эпизод – Кыз сөйгәнен сугышка озата.

Айсылу. Аяз,бәгърем,исән-сау әйләнеп кайт берүк. Хыялланганча килеп чыкмады безнең киләчәк.    

Аяз. Кайгырма,Айсылу,озак тормабыз.Дошманның койрыгын кыскарту белән кайтып җитәрбез. Айсылу,көтәрсеңме мине?

Айсылу. Әлбәттә,Аяз!Бу нинди сүз инде тагын?! (оялып кына кулъяулык суза)Аяз,кулъяулыгым сиңа юлдаш булсын.Сагынганда,күңелеңне юатсын.

Аяз. Рәхмәт,Айсылуым! Минем өчен бик кадерле бүләк бу.Ә син көт, мин кайтырмын,һичшиксез кайтырмын.

(Кулга - кул  тотынышып читкәрәк китәләр.)

2 нче эпизод – Хатын үзенең балалары белән ирен сугышка озата.

Хәдичә. (елый) Мин синең белән китәм. Балалар белән мин ялгызым нишләп бетәрмен?!

Газиз. Син ни сөйлисең инде,Хәдичә.Без озак тормабыз.Менә күрерсең,берничә айдан әйләнеп тә кайтырбыз әле.Дошманны бик тиз куып җибәрербез.

Хәдичә. Хатларыңны язып тор,яме.Без сине һәрвакыт көтәрбез.Менә шушы,әле берни дә белмәгән нәни улың да көтеп торачак.Син кайт кына,яме.

Газиз. Ярар,әнисе,ярар.Борчылма,яме.

(Бер кулына баланы ала,бер кулы белән хатынын кочаклый.

Һәм Ф.Кәримнең   “Ант”шигырен сөйли.)

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә-балам.Син- әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен,шушы бала өчен,

Нәселем  өчен,Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...

(Кочаклашкан көе читкәрәк китәләр)

3 нче эпизод – Кечкенә малай белән әтисе чыгалар.

Азат. Әти,әти, ә син озакка китәсеңме?

Әтисе. Ничек булыр бит әле,улым! Менә фашистларны туган җиребездән куып чыгаргач та кайтырмын, яме?!

Азат. Әти, ә нигә алар безнең җиргә кергәннәр,үзләренең җирләре юкмыни?

Әтисе.Бар да бит,улым.Тик алар безнең матур урманнарыбызга,тирән күлләребезгә,иркен кырларыбызга кызыкканнар,тартып аласылары килгән.Шуңа сугыш башлаганнар.

Азат. Әти, ә минем үзебезнең авылыбызны да, бернәрсәне дә андый усал абыйларга бирәсем килми.

Әтисе. Бирмәбез,улым,бер дә кайгырма.

Азат. Әтием, ә мин сине бик тә сагынырмын.

Әтисе. Мин дә сагынырмын,улым.

Азат. (муенына сарыла) Әтием,ә мин сине  бик тә,бик тә яратам!

Әтисе. Ә мин сине ничек яратам,улым (күзләренә яшь тыгыла).

Азат. Әтием,син тиз кайт инде,яме?!

Әтисе. Ярар,улым,тырышырмын.Син дә сынатма,яме.Син өйдә зур егет булып каласың.Әниеңне тыңла,сеңелләреңә яхшы абый бул,аларны караш. Укырга өйрән,яхшы укы. Безнең йөзгә кызыллык китермә,яме?!

(Улын күтәреп  читкәрәк китә.)

4 нче эпизод – Ана үзенең улларын сугышка озата.Бу- Айсылу һәм аның абыйларының әнисе.

Ана. Балакайларым,исән йөреп,сау кайтыгыз берүк.Илгә килгән кайгыны ил белән күтәрми хәл юк.

1 нче улы. Әнкәй,син бетеренмә инде,яме,үзеңне сакла.

2 нче улы. Әнкәй,без ике-өч айдан әйләнеп тә кайтырбыз.Ил белән күтәрелгәч,озак тора алмас дошман безнең җирдә.

3 нче улы.Әнкәй,без сиңа хатларыбызны ешрак язарбыз.Тиздән дошманны тар-мар итеп,төрлебез төрле яктан кайтып керербез.

Ана. Әй,балалар.Гитлер өчен үстердеммени мин сезне?!Бер-бер артлы үсеп,җиткән егетләр булуыгызны да сизми калганмын. Инде менә барыгыз бергә сугышка китәсез.Ай,җиңел түгел шул,җиңел түгел.

Фашист илбасарларын тар-мар итеп,исән-сау әйләнеп кайтыгыз,балакайларым.Сынатмагыз,нык булыгыз,ил язмышы сезнең кулларда.

1 нче улы. Сынатмабыз,әнкәй.Ватаныбыз өчен утка-суга керербез. (Чыгып китәләр.)

( Сугышка китүчеләр саубуллашып,”Герман”көен җырлап,юлга кузгалалар.Хатын-                                кызлар,бала-чагалар елашып озаталар.Җыр:


Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Бераздан сәхнә бушап кала.Барысы да әкрен-әкрен чыгып бетәләр.)

Слайдта поезд күренеше.Солдатлар тезелешеп басканнар.Аларны исемлектән барлыйлар.

Аннары поездларга утырту башлана. Поезд тавышы.

Шул вакытта “Озатып вокзаллар каршында” җыры башкарыла.

Ут сүнеп ала. Күренеш алышына. Слайдта сугыш күренешләре.

Бомба шартлаган тавышлар ишетелә. Шул сугыш күренешләре барганда,

“Священная война” җыры яки музыкасы яңгырый.

Бу күренешләр 2-3 минут дәвам итә.

Тагын ут сүнеп ала.Күренеш алышына.Слайдта күгәрчен рәсеме.

Сәхнәгә Ана чыга.

Ана.

 -Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче,зинһар,үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага:

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә:

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме,әллә үлемгә?

(Ана слайдтагы күгәрченгә карап,сөйли башлый.)

-Син,күгәрчен,беләм,күргәнсең,

Салма мине сагыш утына.

Сөйлә дөресен,кая зур улым?

Дөньядамы бәгърем,күз нурым?

Күгәрчен. (Тавыш яңгырый)

-Кайгы сиңа,ана,Кырымда

Улың үлде сугыш кырында.

(Ана катып кала.Акрын гына тотынып утыра.

Кулларын йөзенә каплап елый.Бу вакытта ниндидер бер көй яңгырап торырга тиеш.

Ярты минутлап вакыт үткәч,акрын гына тагын сөйли башлый.)

Ана.

-Өч баламны,очар кош итеп,

Мин очырдым ерак далага,

Әйтсәгезче якын дус итеп,

Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,

Сугышып үлде,бәгърем,күз нурым,

Уртанчысы бәлки исәндер,

Җил аңардан миңа исәдер?

(Җил тавышы ишетелә.Слайдта җил рәсеме күренә.Ана җилгә карап сөйли башлый.)

-Әйтче,җилкәй,йөргән җиреңдә

Күрмәдеңме минем улымны?

Җил тавышы ишетелә:

-Кайгы сиңа,ана,уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.

(Ана катып кала. Башындагы яулыгын салып,битен каплый.Егылам дигәндә генә  кызы

Айсылу чыгып,әнисен тотып кереп китә.Ике хатын: Хәдичә белән Фатыйма аларга булышалар. Күренешне аларның сөйләшүе дәвам итә.)

Хәдичә. Миңсылу апаны әйтәм,бигрәк бетереште.

Фатыйма. Уен эшмени-и,ике улыңның үле хәбәрен китерсеннәр әле.

Хәдичә. Әйе,тол хатыннар,әтисез  калган балалар, ялгыз аналар саны арта гына тора.Без дә һәркөнне хат көтәбез,нигәдер бу арада озаклады хатлар.

Фатыйма. Өметне өзмик әле,Хәдичә. Сугыш кыры бит ул.Без монда сөйләгәнчә генә түгел,җайлары юктыр.

( Шулчак йөгереп почтальон кыз килеп керә.)

Поч.кыз.Хәдичә апа,бие, Газиз абыйдан хат бар.

Фатыйма. Үскәнем,нинди бию ди инде ул,бир тизрәк үзенә. Газаплама кешене.

(Хатны Хәдичәгә алып тоттыра. Хәдичә ачып хатны укый башлый.)

“Исәнмесез,минем өчен якын,кадерле булган Хәдичә сөеклем һәм газиз балаларым. Сезгә сагынычлы кайнар сәламнәр җибәреп,фронттан Газиз хат яза.Барча туганнарга,авылдашларга сәлам.

      Сәламәтлекләрегез ничек? Балалар исән-саумы? Үзегездә нинди яңалыклар бар? Үзем исән-сау.Сезне бик сагындым.Күрешү көннәрен түземсезлек белән көтәм.Тиздән,дошманны җиңеп,туган якларга әйләнеп кайтырбыз.

(Хәдичә хатны кычкырып укудан туктый.

Хат магн.язмасындагы Газизнең җыры белән дәвам итә.)

Өч ел үтте яуда, бер гомер,

Юл тузаны маңгай сырында.

Туган җирнең изге туфрагы

Солдатларның һәрчак уенда.

Таң җилләре сине сагынуны

Хәбәр итәр тизрәк хатымнан.

Ядрәләрдән саклый мәхәббәт

Хәтта дөрләп янган ялкыннан.

     Сагындым урманнар шаулавын

     Синең ак кулъяулык болгавың.

     Көтәрмен,җанашым,диюең,

     Сакласын яуларда сөюең.

Язлар җиткәч,җиңеп мин дошманны

Кыр казлары белән кайтырмын.

Ышан бары,берүк өзелеп көт,

Кочагыңда әле ятармын.

     Сагындым урманнар шаулавын

     Синең ак кулъяулык болгавың.

     Көтәрмен,җанашым,диюең,

     Сакласын яуларда сөюең.

(Хәдичә хатны күкрәгенә куеп чыгып китә.)

( Сәхнәгә “сугыш уены”уйнап,берничә малай чыга.Агач мылтыклар тотканнар.)

1нче малай.(мылтыктан аткан кебек кыланып) Ту-ту-ту.Егыл инде,егыл,фриц.

2нче малай.Йөрмәссең монда бүтән сугыш башлап.

(Уеннарын туктатып,ярымтүгәрәк ясап утыралар.Берсе кесәсеннән кулъяулыкка төргән

ипи кисәге алып,ашый башлый.Башкаларга да бүлеп бирә.

Сөйләшә-сөйләшә ашыйлар.)

3нче малай. Ә безнең әтидән кичә хат килде.Аның инде медальләре дә бар.

1нче малай. Ә без абыйдан үткән атнада гына хат алдык.Яраланып госпитальгә эләккән.

Азат.Ә безнең әтинең,нишләптер,һаман хаты килми.Нишләп язмыйдыр ул? Вакыты юкмы икән?

(Шулвакыт Азатның нәни сеңлесе йөгереп керә.

Кулында өчпочмаклы хат.)

Сеңлесе. Абый,абый,әтидән хат бар.Әле генә хат ташучы апа бирде.Үскәнем,әниеңә алып кайтып бир,диде.ә мин башта синең яныңа йөгердем.Абый,укы инде,син бит укый беләсең.

Азат. Бир тизрәк. (Укый башлый.) (Хатны укыган вакытта малайлар әкрен генә чыгып китәләр.)

“Сәлам фронттан!

Азат энем,сезнең әтиегезгә язган хатыгызны алып укыдым.Сез анда әтиегезне сагынуыгыз турында сөйлисез.Аның сезгә еш хат язуын үтенәсез.Энем Азат,гафу итегез,әтиегез сезгә бүтән хат яза алмаячак инде.Ул батырларча һәлак булды.”

Сеңлесе. Абый,абый,әти үлгәнмени? Безнең  әтиебез булмаячакмыни?

Азат. (еламсырап) Әти!Әтием! Син бит кайтырга сүз бирдең.Син бит безне яратам,дидең.Без әнием белән бергәләп синнән хат көттек.Мин инде зур үстем,әти.

      Юк,ышанмыйм,ышанмыйм мин моңа.Әтием!!! Син исән,исән! (Үзе елый,үзе сеңлесенә сөйли.)

(Елаган сеңлесенә карап) Беләсеңме,Рәйсә,әти исән.Монда ялгыш язганнар.Бу хатны без беркемгә дә күрсәтмәбез.Әнигә дә әйтмәбез.Бу безнең серебез булыр.Ә әти кайтыр,көтик без аны.

(Хатны ерталар.Үзләре йөгереп чыгып китәләр.)

(Ут сүнеп ала. Күренеш алышына.Слайдта сугыш күренеше.

Ярты минуттан ул “Кызыл ромашка”шигырендәге эчтәлек белән дәвам итә.

М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”шигыре буенча инсцинировка.

Ромашка киеменә киенгән кечкенә кызлар(8-10 кыз кирәк булачак) тик кенә утыралар.Ярымкараңгы сәхнә,чөнки сугыш төнлә бара.Бер сугышчы егет ромашкалар арасында ятып,фашистлар белән сугыша.Таң алдыннан кулы яралана.Аның каны бер ромашканың чукларында кала.

Үзе шуышып чыгып китә.

Кечкенә ромашка кызлары акрын гына таң нурында уяналар,бер-берсенә карашып хәл сорашалар.

Биюдә шигырьнең эчтәлеге чагылырга тиеш.

Кызыл ромашка  образы аерылып чыга.Ул моңсу.Талгын гына бию хәрәкәтләре башкара.

Музыканың тавышы әкренәя.Ромашкалар сөйләшә башлыйлар.)

Ромашкалар.

-Син сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?

Кызыл ромашка.

-Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде,тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.
Егет китте,мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.

(Ромашкалар биюе аз гына дәвам итә.Алар кызыл ромашканы юатып,чыгып китәләр.)

(Ут сүнеп ала.Күренеш үзгәрә.

Сугыш тынып торган вакыт.Сугышчылар ял итә.Монда солдат киемнәре кигән егетләр,кызлар.

Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә.Берсе хат яза,берсе винтовка чистарта,берсе гимнастёрка чистарта,берсе чәй кайната,берсе кулына перевязка ясый(санитар кыз),берсе радиоалгыч көйли.)

1нче сугышчы. Ә көне нинди матур,көне.Әйтерсең,бернинди сугыш  юк .

Хәлил. Безнең якларда да кояш шулай яктыртамы икән?!Эх,бер генә минутка туган җиргә кайтып киләсе иде.Бигрәкләр дә сагындым.

(Хәлил “Үз ягыма кайтсам” җырын башкара,яки маг-га гына кушылып җырлый.

Бөтенесе тын калып тыңлый.)

2нче сугышчы. Чәй кайнады,эчәсезме? (Кателокларына чәй сала.)

Санитар кыз. Моңаеп утырмагыз әле.Без Җиңүгә таба барабыз.Илья,әйдә сыздыр гармуныңнан “Катюша”ны.

(Я  “Катюша” көенә, я ”Смуглянка” көенә, я “Синий платочек” көенә

кызлар бииләр, егетләр кушыла.

Биеп бетереп туктауга, русча җыр дәвам итә.

3нче сугышчы.Туктагыз әле,иптәшләр! Мәскәү сөйли,тыңлагыз!

(Левитанның фашистик Германиянең капитуляциясе турындагы хәбәре яңгырый.)

«Внимание! Говорит Москва!

8 мая 1945 года в Берлине представителями германского верховного командования подписан акт о безоговорочной капитуляции германских вооружённых сил. Великая Отечественная Война, который вёл советский народ  против немецко-фашистских захватчиков победоносно завершена.Германия полностью разгромлена.Вечная слава героям, павшим в боях за свободу и независимость нашей Родины.”

(Левитан сөйләп бетерүгә,” День победы” җыры яңгырый башлый.Солдатлар урыннарыннан торып,берсен-берсе кочаклыйлар.Бергәләшеп чыгып китәләр.)

(Ут сүнеп ала. Күренеш алышына.

Сәхнәгә Ана килеп чыга. Ул инде сукырайган.Әкрен генә чыга-чыга сөйли башлый.)

Ана.

--- Өч баламны,очар кош итеп,

Мин очырдым шомлы далага,

Әйтегезче,зинһар,үз итеп,

Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,

Бер өметем калды тормышта:

Күрмәсәм дә бергә өчесен,

Мин күрермен,бәлки,кечесен?

(Шулвакыт “Кайталар,кайталар!”дигән тавышлар ишетелә.Ана кая барырга белмичә басып тора.Сәхнәгә, иң беренче булып,ананың өченче улы йөгереп керә.Ананы кочаклап ала.)

--- Балам!

Кайттыңмы,улым,алтыным!

Куанычым минем,актыгым!

Улы.

--- Я,тынычлан,анам,борчылма,

Сиңа улың – синең актыгың

Алып кайтты алмаз кылычында

Ил саулыгын,җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта

Җиңү юлын сызып үлделәр.

Гомерләрен соңгы сулышта

Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта

Абыйларның батыр гәүдәсен,

Алып кайттым данлы байракта

Каннарының алсу шәүләсен...

(Ананы кочаклап,читкә китә.)

(Сәхнәгә Азатның әтисе һәм башка ир-егетләр керә.Аларга каршы авыл халкы чыга.

Күрешәләр,елашалар,кочакланышалар.

Азат  әтисен күреп,йөгереп барып кочаклый.

Әтисенең уң кулы юк.)

Азат. Әйттем бит әтием исән,дип. Син кайттың,әтием, кайттың.Син сүзеңдә тордың.Ә без сине шундый көттек.Теге , сине үлгән, дип язган куркыныч хатка да ышанмадык.

Әтисе. Әйе,улым,кайттым. Ә хат белән ялгышканнардыр,сугышта андый хәлләр була инде ул. (Кулына күрсәтеп) Тик менә сугыш минем бер кулымны алып калды шул. Мин сезне бик сагындым,улым.Ә әниең, сеңелләрең  кайда соң?

Азат.Әйдә,әнә алар да монда йөгерә.Әйдә,әтием,аларга каршы киттек.

Әтисе. Әйдә,улым. (Йөгереп чыгып китәләр.)

(Авыл халкы сугыштан кайтучыларны каршылыйлар.Сораулар бирәләр.)

--- Исән-сау кайттыгызмы? Безнекеләрне күрмәдегезме?

--- Юк шул,күрмәдек.

--- Безнең ирләребез кайтмады бит.

--- Кайтырлар,кайтырлар.Исәннәр бер кайтачак.

Нәфис. (бер кечкенә малай йөгереп килеп,бер сугышчының итәгенә сарыла.) Хәмит абый,ә минем әтием кайда? Ул кайтмадымыни? Сез бит сугышка бергә киткән идегез?!

(Сугышчы әкрен генә малайны кочаклап ала,маңгаеннан үбә.

Һәм кесәсеннән хат чыгарып,малайга тоттыра.)

Хәмит. Нәфис үскәнем! Әтиең туган якларга әйләнеп кайта алмаячак инде.Синең әтиең – батыр.

Менә аның орден-медальләре.Ә бусы сиңа язган хаты.

(Әкрен генә музыка яңгырый.Барысы да тынып калалар.

Малай яшьле күзләрен сөртеп,хатны ача.

Сәхнә эченнән “Сугыш кырында ятып калган әтиләрнең васыять сүзе” ишетелә.

Сәхнәдәге бар халык әлеге сүзне тыңлый.)

   “ Әй,балам,илләр-җирләр күреп кайт,дөньяда ни булса,барын күреп кайт,ләкин мин күргәннәрне күрмә!

     Баллар,майлар,җимешләр таты,дөньяда нинди татлы тәм бар,барсын таты,ләкин мин татыганны татыма!

     Сандугачлар сайравын,халык җырларын ишет, дөньяда нинди моң бар,барын да ишет,ләкин мин ишеткәннәрне ишетмә!

     И балам! Тау-ташларны актарып,алтыннар,нефть,күмер эзлә;иксез-чиксез галәмнәр гизеп,яңа планеталар эзлә; дөньяда нинди кызык,нинди сер бар,барын эзлә.Тик оныима,беренче чиратта безнең каберләрне эзлә!

     Тынычлыкта яшә,бәхетле бул,балам!”

(Хат укылып бетүгә ,шигырьләр ялганып китә.)

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Утлы еллар үтте,Җиңү килде.

Күпләр әйләнеп тә кайтмады.

Исән-саулар Берлингача җитеп,

Туган якларына атлады.

Җиңү көне,күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Сагынабыз,горурланабыз да,

Онытылмый корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда,

Җиңеп кайткан,исән калганнар.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты,матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

(Бер минутлык тынлык.Бар кеше тын калып сугышта үлгәннәрне искә алалар.

Бу вакытта секундларның санавы ишетелә.)

Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк елый һәрбер солдат өчен,

Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра, җыр,тыйнак илем өчен,

Рәхмәт,Ватан,җиңдең,талпындың.

Яңгыра,җыр,бүген шушы җирдә

Горурлыгы булып халкымның!

(Сөйләп бетергәч, җыр яңгырый.Барсы да җырлый.

Пәрдә төшә.)

Файдаланылган әдәбият.

1.Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар.- Казан:Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты,2005.

2.Җәлил М. Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты,2004.

3.”Ачык дәрес” газеталарының төрле номерлары.

4.”Җырлар” җыентыгы.