Тамырдаш сүзләр
план-конспект урока на тему

Хуснутдинова Гульназ Агмалутдиновна

Тамырдаш сүзләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamyrdash_suzlr_3_syynyf.docx29.67 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

Балык Бистәсе районы

 Олы Кульга төп гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теле. 3 класс.

 “Тамырдаш сүзләр”

                 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                       Хөснетдинова Гөлназ Агмалетдин кызының  дәрес эшкәртмәсе.

                 

3 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта

Укытучы: Хөснетдинова Г.А..

Тема

Тамырдаш сүзләр.

Максат

Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;

 укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:

үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.Татар теле Харисов Ф.Ф.

2. Дидактик карточкалар, “Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучылар төркемнәрдә дүртәр кеше утыралар. 2 һәм 3 цифралары, укытучыга карап торырлык итеп, мэнэджмэт җайлап куелган.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

1 слайд. Укытучы:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Кара-каршы партнёрыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнёрларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

(Слайд1)

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру

Укытучы өчен максат:

сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

2-3-4 слайд. Матур язу күнегүе өстендә эшлибез.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз. Бб хәрефләрен һәм җөмләне матур итеп күчереп язабыз..

Бб

Балыкчы күлдә балык тота.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

 -Балыкчы һәм балык сүзләрендә нинди охшашлык бар?

-Нәрсә соң ул тамыр?

5 слайд.

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

- Болар нинди сүзләр? (авылдаш, сыйныфташ, партадаш, )

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

6 слайд

-Балык сүзенә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була?

-Тактадагы сүзләргә карагыз әле, аларга нинди кушымчалар ялгана?

-ни өчен кибетчегә –че кушымчасы, ә сатучыга –чы кушымчасы ялгадыгыз?

.

Укучыларның җаваплары тыңлана. 

  Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше)

- балык

- Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була

- Тамырдаш

- Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.

- Кушымча

Кибет+че, сату+чы

-Кушымчалар тамыр сүзнең әйтелешенә карап ялгана. Калын әйтелешле

сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана

 

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

-  Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди була?

 

-Без бүген дәрестә нәрсә өйрәнергә тиеш булабыз?

Укытучы    гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләр турында , тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.

8 слайд.       Физминутка

Тейк оф тач даун структурасы.

 ( Укытучының фикерен дөрес дип санасагыз-физик күнегүләр үтибез, дөрес түгел дип уйласагыз- урында калабыз)

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була

-Су, сулык, сулы –тамырдаш сүзләр

-Татар алфавитында 33 хәреф бар

-Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез

-О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла

-Апа сүзе нечкә әйтелешле сүз

-Дөнья сүзендә ь билгесе аеру билгесе булып тора

-Бер сүз әйтмичә дә үзебезнең белемнәрне күрсәтеп була икән. Молодцы!

Укучыларның җаваплары

-Тамырдаш сүзләр

  -Сүзнең тамырын билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

сүз ясагыч кушымча турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар  китереп раслый белү

9 слайд. -Ә хәзер без сезнең белән бер әкият карап китәрбез. Әкиятне игътибар белән тыңлагыз һәм тамырдаш сүзләрне истә калдырыгыз.

10 слайд.

- әкияттә нинди тамырдаш сүзләр ишеттегез?

11слайд.

-Бу сүзләр нәрсәне аңлата соң? Әйдәгез карап китик.

Юлдаш- иптәш, дус

Юлчы- юлдан баручы

Юлаучы- үтеп баручы

Юлбасар- юлда урлаучы кеше

 -Безнең дә алмагачабыз үскән. Хәзер алмагачтан алмалар җыябыз. Һәр төркемнән  2нче номерлы  укучы такта янына чыгып 4 төстәге 4  алма ала һәм төркемдәге укучыларга өләшә. Һәр алма артына бер тамыр сүз язылган. Төркемнәрдә яңа сүзәлр  ясап алга куелган битләргә язабыз.

Моның өчен сезгә 30 секунд  вакыт бирелә.

-Ә хәзер үзегез ясаган сүзләрне төркемнәрдә укыйбыз. Төркемдәге 1нче укучыдан башлыйбыз.

- Ә хәзер 3нче номерлы укучы такта янына чыгып үзенең сүзен тактага яза һәм тамырын билгели, ә калганнар бу эшне дәфтәрләрдә эшлиләр.

- бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Ә хәзер берәр сүз белән җөмләләр төзеп карыйк. (1минут)

-Җөмләләрне үзара укыгыз, уңышлы дип санаган җөмләгезне 4нче номерлы укучы укып күрсәтер.

-Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Артык сүзне тап уенын уйныйбыз.  (15 секунд)

12 слайд. Урман – урманчы – урманга – урманлы

Җыр – җырчы – җырның –җырлый

Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда

Таш –ташчы – ташка - ташлык

 

- Шулай итеп, нинди сүзләр тамырдаш сүзләр була инде?

- Безнең нәтиҗә белән китапта язылган кагыйдә туры киләме?

 Китапларның 60нчы битен ачып укып алыйк әле.

Димәк,без дөрес юлдан барабыз

  • Юлдаш
  • Юлчы
  • Юлбасар
  • Юлаучы

Тамырдаш сүзләр.

Тикшерү

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Баш, башлы, башла, башлык сүзләре-тамырдаш сүзләр. Баш-тамыр сүз.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Динамик пауза

Микс-фриз-груп структурасы

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый.

-Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.

-Бүген сезнең класста ничә укучы бар? Укучы санынча төркем барлыкка китерегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.

- Аккош сүзе ничә тамырдан тора Шул санча төркемнәргә берләшегез.

-Молодцы, укучылар.  Сез бик игътибарлы булдыгыз.Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.

4 фасылын

8укучы

2 тамырдан

Яңа белемнәрне ныгыту

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек  кулланып камилләштерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры,  тамырдаш сүзләр, кушымчалар турында белемнәрне практик куллана белү

Релли  тэйбл структурасы

(Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер - бер артлы язма эш башкаралар)

Хәзер мин сезгә тамырдаш сүзләр язылган карточкалар таратам. Шушы сүзләрне кертеп  кечкенә генә хикәя төзеп язабыз. Хикәяне А партнерлар  яза башлый.

3минут вакыт бирелә.

-Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез әле, белеп алыйк, кайсы пар  ничә җөмлә язган икән?

-Җөмләләрне тыңлап китик.

(Берничә өстәлдән укытырга)

-Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!

Өстәл№1 бакча, бакчачы, бакчалы

Өстәл№2 кибет кибетче, кибетле

Өстәл№3  чаңгы, чаңгычы, чаңгылы

Өстәл№4  тоз, тозлы, тозсыз

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

-Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз.

- Без бу дәрестә нәрсәләр белдек?

-ничек белдек?

-Сезгә дәреснең кайсы өлешләре ошады?

-Бу дәрестә һәркем үзенә билге куйсын әле. Кем үзен 5лелек эшләде дип уйлый?

-Кем үзен 4лелек эшләде дип уйлый? Кул күтәрәбез.

-Өй эше 194 нче күнегү (аңлатам) һәм теләгән кешеләргә мин тагын бирем бирәм. Миннән килеп ала аласыз.

- Белемнәрне  бәяләү.

Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә!

.

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тамырдаш сүзләр

тамырдаш сүзләр презентация...

2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.Бурычлар.Белем бирү: лексик-грамм...

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....