Сыйфатлар иленә сәяхәт - 6 нчы сыйныфлар өчен ачык дәрес планы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Ахметова Гулия Закирзановна

6 нчы сыйныфларның сыйфат темасын йомгаклау буенча ачык дәресе конспекты.

Дәреснең максаты : 

1) сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау;

2) укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү, сыйфатларны сөйләм телендә дөрес куллана алуларына ирешү;

3) газиз әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Сыйфатлар иленә сәяхәт.

               (Сыйфат темасын йомгаклау)

Максат:  1) сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау;

2) укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү, сыйфатларны сөйләм                                                   телендә дөрес куллана алуларына ирешү;

3) газиз әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, туп, башваткыч, тест.

Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең методы: сәяхәт дәрес.

Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, биремнәр башкару.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Дәрестә уңай халәт булдыру.

2.Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.

-Укучылар, инде без алдагы дәресләрдә нинди сүз төркеме белән таныштык? Ә бүген без сезнең белән сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрербез. Сезнең сыйфат сүз төркемнәре турындагы белемнәрегезне, сөйләмдә ни дәрәҗәдә куллана алуыгызны тикшереп карарбыз.

         Ә инде дәреснең төренә килгәндә, без бүген сәяхәт дәрес үткәрербез, һәм без сезнең белән сыйфатлар иленә сәяхәт итәрбез.

         Шуңа күрә. Укучылар, сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матур итеп әйтеп бирүегез сорала.

Әйдәгез сыйфатлар иленә сәяхәтебезне башлап җибәрик.

Сәяхәтебезнең беренче тукталышы – “Туган ягыбызга кыш килде”

            Сезгә өй эше итеп сыйфатлар кулланып кыш темасына багышлап хикәя язып килергә бирелгән иде. (Тикшерү) Рәхмәт, бик әйбәт.

 

   Сәяхәтебезне дәвам итәбез! Икенче тукталыш – “Белемнәребезне сынап карыйк”.

Бу тукталышта без сезнең белән узган дәресләрдә өйрәнелгән сыйфат темасына тест сорауларына җавап бирерсез.

  1. Сыйфат нинди сорауга җавап бирә?

а) нишли?

б) нәрсә?

в) нинди? кайсы?

    2) Ул нәрсәне белдерә?

        а) эшне

        б) билгене

 в) хәлне

     3) Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

                     а) бер

                     б) дүрт

                     в) өч

     4) “Яшелрәк” сүзе нинди дәрәҗәдә?

        а) чагыштыру

                      б) кимлек

         в) гади

     5) “Сап-сары” сүзенең дәрәҗәсе?

                      а) артыклык

                      б) чагыштыру

                      в) кимлек

- Рәхмәт , балалар!          Әйдәгез алга таба сәяхәтебзне дәвам итик. Киләсе тукталыш – “Әнием бердәнберем”. ( Дәреслектәге “Әни” шигырен уку, сыйфатларның дәрәҗәләрен табу. Сорауларга җавап бирү. Әниләр туында диалоглар төзү)

Укытучы сүзе:

     Балалар, “әни” сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә, күңелләрдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый. Әниләребезне хөрмәтлик, яратыйк, аларга исәнлек-саулык телик.

Инде бераз арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк.(Ял минуты)

     Ә хәзер язып алыйк. (194 нче күнегү өстендә эшләү) Рәхмәт, балалар.

     Ә без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Дүртенче тукталыш – “Җөмләләр иленә сәяхәт”.( Рәсемгә карап җөмләләр төзү)

     Бишенче тукталыш – “Кем игътибарлырак?” уены. (Уен үткәрелә)

     Алтынчы тукталыш – “Башваткыч”. ( Башваткыч чишү)

1) Үзе аяксыз

    Үзе йөри (Сәгать)

2) Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет. ( Чыршы)

3) Кечкенә генә эт,

    Өрми дә, җибәрми дә. ( Йозак)

4)Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп китә (Яфрак)

5) Алсу битле кыз үсте,

    Тып итеп куактан сикереп төште. (Алма)

6)  Иелә, бөгелә,

     Ак мамыгы түгелә,

    Кара күзе күренә.

                                  (Шомырт)

     -   Укучылар, булдырдыгаз! Рәхмәт! Шулай итеп, сез бүгенге дәрестә сыйфатлар иленә сәяхәт иттегез һәм берсендә дә үзегезне сынатмадыгыз.

          Димәк, сез сыйфат турындагы белемнәрне бик яхшы үзләштергәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз. Үзегезне беркайчан да сынатмагыз. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз.

          Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларның барысына да билгеләр куям.

               Сезгә өй эше:

1нче төркем: кыш темасына сыйфатлар кулланып шигырь язарга;

2нче төркем: 200нче күнегү, “Сабантуй” гәҗитеннән төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән алты җөмлә табып язарга.

        Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....