Татар теленнән эш программасы 10 нчы сыйныф
календарно-тематическое планирование (10 класс) на тему

Татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10kl_tat.doc160 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия Федерациясенең Конституциясе(26,68 м.);Татарстан Республикасының Конституциясе (8 м.) “ Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы  Федераль Законы №273-ФЗ(Федераль закондагы үзгәрешләрне  исәпкә алып, 3 февраль 2014 ел,№11-ФЗ,15-ФЗ), Татарстанның “Мәгариф турында”гы Законы, №68-3РТ22 июль,2013 ел, 8м., Татарстан  Мәгариф  һәм фән Министрлыгының  рус мәктәпләрдәге  татар  төркеме укучыларына татар теленнән гомуми  белем бирүнең  дәүләт стандарты (2008) салынды ;”Россия Федерациясе халыкларының   телләре турында”законы (24 июль ,1998 ел,№126-ФЗ;Россия Федерациясенең милли мәгариф сәяси концепциясе  (3август,2006 ел, №201); ”Татарстан  Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (8июль 1992 ел №1560-XII (03.03.2012);”2014-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк”-“Будущее);”2014-2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү” буенча программасы), “ Татарстан Республикасында 2014-2020 нче елларга мәгариф һәм фәнне үстерү” дәүләт программасына;“Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм   әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар” га (төзүче авторлары: Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011), “Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова; Татарстан республикасы  Әлмәт муниципаль районының  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе  “2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”нең   укыту планына (2015-2016 уку елы өчен) һәм мәктәпнең   «Положение о рабочей программе» локаль актына  нигезләнеп төзедем.

Эш программасы структурасы

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең  төп максаты һәм бурычлары.

 Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты- укучыларда лингвистик,аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенция булдыру.

 Лингвистик компетения . фонемалар, морфемалар,сүз ясалышы, сүзтезмәләр,җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр,лингвистик анализны һ.б. үз эченэ ала.

         

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

   Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

    Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

   Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

   Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.  Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция. Укучыларны  сөйләмгә өйрәткәндә, рухи,эстетик тәрбия һәм белем бирү  чарасы буларак , милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү,тормыш-көнкүреш ,гореф-гадәт үзенчәлекләрен ,сынлы сәнгатҗ әсәрләрен ,халык аваз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

  Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп бурычлары:

  1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә , аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
  2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
  3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур,дөрес аралашырга өйрәтү.
  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
  5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
  6. Татар телшен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
  7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
  8. Татар теле дәресләрендә . белем бирү белән бергә , тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлеләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту дә зур әһәмияткә ия. Изложениеләр һәм сочинениеләр  дә тәрбияви бурычны күз алдында тотып яздырылырга тиешләр.
  9. Программа укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү бурычын куя. Балалар , ана телендә аралашканда ,фикерләрен ачык, аңлаешлы,эзлекле. Стилистик яктан дөрес,төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләмә һәм язма сөйләмгә карый.
  10. Дәреслек,өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү , уку язу күнекмәләрен камилләштерү.

10 нчы сыйныфта татар теленә  программа буенча 70 сәгать каралган. Мәктәпнең  планы буенча татар теленә атнага 1 сәгать бирелә. 1 чиректә-9 , 2нче чиректә -7, 3нче чиректә -10, 4 нче чиректә -9 сәгать. Елга 35  сәгать.

Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә  үтәлә.

Татар  теле   уку-укытуның эчтәлеге

                        

Бүлек темасы

Дәреснең темалары

Сәгатьләр саны

1

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш. Телнең төп функцияләре.     Х.ө.э.Тел һәм сөйләм. Сөйләм төрләре.

4

2

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема

Аваз һәм хәрефләр. Транскрипция. Аваз үзгәрешләре. Сузык авазлар үзгәреше. Х.ө.э.Сузык авазлар үзгәрешен ныгыту. Тартык авазлар үзгәреше. Интонация. Басым. Пауза. Сөйләм темпы. Орфография. Орфоэпия. Сүзгә фонетик анализ  ясау.

8

3

Лексикология.

Х.ө.э.Синонимнар. Антонимнар. Күп  мәгънәле сүзләр. Омонимнар .  Фразеологизмнар. Этимология. Калькалар. Тарихи сүзләр ,архаизмнар һәм неологизмнар. Лексикография. Сүзгә лексик анализ ясау.

7

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Сүз ясалу ысуллары. Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

4

5

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

 Тел һәм сөйләм. Фонетика . Лексикология. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

5

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Керү диктанты. Яшәү сафлыгы. Контроль сочинение. Туган тел. 1 нче яртыеллыкка контроль эш. Сочинение. Контроль изложение. Сочинение. Икенче яртыеллыкка контроль эш .

7

Барлыгы

35

Контроль эшләр

Бүлек темасы

Контроль эш

Гомуми саны

1

 Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.

Керү диктанты.

1

Контроль сочинение. 

1

Изложение.

1

2

Лексикология

Сочинение.

1

1 нче яртыеллыкка контроль диктант.

1

Сочинение  

1

Сочинение.

1

3

 10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

 Диктант .

1

Контроль изложение.

1

Диктант.

1

 Контроль сочинение.

1

Д-4(2),излож-2(1),соч-6(2)-5

 Сочинение.

1

Контроль эшләр графигы

Бүлек темасы

Контроль эш

дата

1

 Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.

Керү диктанты.

17.09

2

Контроль сочинение. 

21.10

3

Лексикология

1 нче яртыеллыкка контроль диктант.

17.12

4

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Контроль изложение.

04.03

5

 Контроль сочинение.

22.04

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

          l. Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Фонетика һәм орфоэпия буенча:

1.        Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү.

2.        Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдө дөрес интонация куллану.

3.        Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4.        Сүзләргә транскрипция ясау.

5.        Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү. Татар теленеҗ язу тарихын, орфографик принципларны үзләштерү.

Лексикология һәм фразеология буенча:

1.        Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

2.        Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу.

3.        Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү

Стилистика буенча:

1.        Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

2.        Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча:

1.        Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез һәм кушымчаларга аңлатма бирү.

2.        Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Морфология буенча:

1.        Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

2.        Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

3.        Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

4.        Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

1.        Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

2.        Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.

3.        Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

4.        Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.

5.        Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

6.        Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

7.        Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

8.        Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

9.        Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

10.Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау

11. Тыныш билгеләрен куюны аңлату.

12. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.

13. Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

14. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.

15. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

               ll. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

1.        Телдән һәм язма сөйләмдә:

•        репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

•        продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм өзлекле итеп оештырылган сөйләм;

2.        Төрле стильдәге текстларны ңћлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

3.        Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

4.        Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

5.        Төрле китапларга аннотация язу.

6.        Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

7.        Газета-журналларга мәкаләләр язу.

8.        Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Календарь – тематик план.

Дәрес темасы

(дәрес тибы)

Сәг. Саны

Эчтәлекнең мәҗбүри элементы

Укучылырның әзерлегенә таләпләр

(көтелгән нәтиҗә)

Контроль төре

Уку эчтәлегенә характеристика

Үткәрелү вакыты.

План

Факт.

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш. (4+1)

1

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

1

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш икәнлеген төшендерү. Сөйләмдә  аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре.

Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.

Тел ул- җөмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче фактор икәнлеген аңлау.

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш икәнлеген төшендерү. Күнегүләр эшлэү. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлата белү.

03.09

 2

Телнең төп функцияләре.

1

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр. башка телләр арасында татар теленең тоткан урыны. Татарлар яши торган төбәкләр. Телнең иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Төрки телләр һәм татар теле.

Татар әдәби теле һәм сөйләмдә алардан урынлы файдалану.

Икетеллелек һәм күптеллелек.  

Укучыларны туган телнең язмышы турында уйланырга мәҗбүр итү. Аралашуның төрле өлкәләренә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Татар теленең функцияләре турында мәгълүмат бирү, телнең иҗтимагый ролен аңлату. Күнегүләр эшлэү. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлата белү.

08.09

3

 Керү диктанты.

1

Алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тикшерү.

Диктантны дөрес итеп язу.

контроль

Диктантны дөрес итеп яза белү.

17.09

4

Х.ө.э.Тел һәм сөйләм.

1

Татар теленең төп тармаклары:фонетика,лексикология, сүз ясалышы, грамматика,орфография һәм пунктуация. Телдән һәм язма сөйләм.

Төрле характердагы текстларны укып аңлату, төп мәгълүматны дөрес кабул итү.

Диктантта булган хаталарны төзәтү. Татар тел белеменең төп тармаклары турында белү.

Эш кәгазьләре яза белү.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзү.

22.09

5

Сөйләм төрләре.

1

Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз.,җөмлә, текст. Сөйләм эшчәнлегенең  барлык төрләрен (тыңлап аңлау,сөйләү, язу) камилләштерүне дәвам итү.

Сөйләмнең төп берәмлекләре – сүз, җөмлә, текст турында белү.

Язма сөйләм һәм телдән сөйләм. Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз.,җөмлә, текст.

30.09

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема. (8+2)

6

Аваз һәм хәрефләр. Транскрипция.

1

Татар теленең фонетик,график ,орфографик, орфоэпик нормаларын үзләштерүне дәвам итү.

Сүзләргә транскрипция ясау.

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре.Сингармонизм законы:рәт гармониясе, ирен гармониясе.  Редукция күренеше. Тулы һәм өлешчә редукция. Ике сүз арасында сузыклар үзгәреше.

Туган тел темасын ача белү.

Сузык авазларның үзгәреше. Мисаллар өстендә аңлату.

 Тартык авазларның үзгәрешен сөйләмдә күрсәтү. Тартыклар ассимиляциясе: уңай һәм кире охшашлану. Тартыклар чиратлашу.

Күнегүләр өстендә тартык авазлар үзгәрешен күрсәтә белү.

Интонация. Басым : иҗек басымы,тоташ басым. Сүз төркемнәрендә басым куелышы. Пауза. Сөйләм темпы

 Орфоэпия турында төшенчә. Татар орфоэпиясе: әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган очраклар,әдәби әйтелешне бозу очраклары һәм сәбәпләре.

Орфографик принциплар,орфографиянең кыен очраклары.  

Авазларның дәрес әйтелеше. .

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Бу өлкәләрдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.

Сүзләргә транскрипция ясый белү.

Сүзләргә транскрипция ясау.

07.10

7

Аваз үзгәрешләре. Сузык авазлар үзгәреше.

1

Сузык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү.

Күнегүләр эшләү. Сузык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү.

14.10

8

Контроль сочинение.Туган тел.

1

 

Контроль

Теманы ачып, сочинение язу.

21.10

9

Х.ө.э.Сузык авазлар үзгәрешен ныгыту.

1

Сузык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү.

Күнегүләр эшләү. Сузык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү. Мөстәкыйль эшли белү.

28.10

10

Тартык авазлар үзгәреше.

1

Тартык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү.

Күнегүләр эшләү Тартык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү

12.11

11

Изложение.

1

Тартык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү.

Күнегүләр эшләү Тартык авазлар үзгәрешен мисалларда аңлата белү. Мөстәкыйль эшли белү.

19.11

12

Интонация. Басым. Пауза. Сөйләм темпы.

1

Интонация белән укый белү.

Интонация. Басым. Сөйләм темпы турында мисалларда аңлата белү.

26.11

13

Сочинение. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы

1

Орфография һәм орфоэпия турында төшенчәне аңлата белү.

Күнегүләр эшләү.

Орфография һәм орфоэпия турында төшенчәне аңлата белү

03.12

14

Орфография. Орфоэпия. Сүзгә фонетик анализ  ясау.

1

Сүзгә фонетик анализ ясый белү.

Сүзгә фонетик анализ ясый белү

10.12

15

1 нче яртыеллыкка контроль диктант.

1

Бирелгән эшне төгәл үтәү.

контроль эшне дөрес үтәү.

контроль

Контроль эшне дөрес эшләү.

17.12

Лексикология. (7+1)

16

Х.ө.э.Синонимнар. Антонимнар.Омонимнар Күп  мәгънәле сүзләр.

1

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Лексикология фәне, аның тармаклары. Абсолют һәм идеографик синонимнар.  Антонимнар. Сүзнең күп мәгънәлелеге

Сүзнең лексик мәгънәсе. Омонимнар. Аларга якын сүзләр. охшаш яңгырашлы сүзләр.

Фразеологизмнар. Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Аларның төрле стильләрдә кулланылышы һәм сөйләмдәге вазифасы.

Сүзнең килеп чыгышы. Алынма сүзләр.

 

Бирелгән теманы ача белү.

Калькалар. Тарихи сүзләр ,архаизмнар һәм неологизмнар.актив һәм пассив сүзләр. неологизмнар барлыкка килүе.

Лексикография. Төрле типтагы сүзлекләр,алардан файдалану.

Бу өлкәдә эшләгән галимнәр һәм аларның хезмәтләре белән танышу.

Синоним һәм антонимнар кертеп җомләләр төзи белү.

Күнегүләр эшләү. Кагыйдә өйрәнү. Мисаллар китерү.

Җөмләләр төзү.

24.12

17

Сочинение

1

Омонимнарның күп мәгънәле сүзләрдән аермасы.  Аларны дөрес тәрҗемә итә белү.

Күнегүләр эшләү. Кагыйдә өйрәнү. Мисаллар китерү.

14.01

18

Фразеологизмнар.

1

Фразеологизмнарны куллана белү,русчага тәрҗемә итә белү.

 

Фразеологизмар кертеп, җөмләләр төзү. Күнегүләр эшләү. Тәрҗемә итү.

21.01

19

Этимология.

1

Сүзләрнең килеп чыгышын аңлата белү.

Күнегүләр эшләү. Кагыйдә өйрәнү.

Сүзлек белән эшли белү.

28.01

20

Сочинение. Гаяз Исхакый драмаларында    милли геройлар”

1

Бирелгән теманы аңлатып, сочинение язу.

Сочинение язу.

Теман буенча үз фикереңне әйтү.

04.02

21

Калькалар. Тарихи сүзләр ,архаизмнар һәм неологизмнар.

1

Калькалар. Тарихи сүзләр ,архаизмнар һәм неологизмнар турында аңлата белү. Мисаллар китерү.

Кагыйдәләр өстендә эш. Мисаллар китерү. Җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү кунекмәләре.

11.02

22

Диктант

1

Сүзлекләр белән эшли белү.

Күнегүләр эшләү. Кагыйдә өйрәнү-русчадан татарчага тәрҗемә итү.

18.02

23

Сүзгә лексик анализ ясау.

1

Сүзгә лексик анализ ясарга өйрәтү..

Сүзгә лексик анализ ясый белү.

Мөстәкыйль эшләү

Мисаллар өстендә лексик анализ ясау. Мөстәкыйль эшләү.

25.02

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. (4+1)

24

Контроль.

1

Бирелгән текстны текстка якын китереп язу.

Дөрес итеп язу.

Контроль

Текстны уку. План төзү. План нигезендә язу.

04.03

25

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар.

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

  • сүзнең тамыры , нигезе һәм кушымчалар;

  • сүз ясалу ысуллары

Ясагыч кушымчалар, фонетик ысул белән ясалган сүзләр,ике яки берничә тамыр берегеп ясалган сүзләр,кушма сүзләр,тезмә сүзләр, парлы сүзләр,кыскартылма сүзләр.

Татар һәм рус телләрендәгет сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Тамыр үзенчәлеге. Морфемалар ялгану тәртибе.

Бу өлкәдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.  

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү Сүзне тамыр, нигез кушымчага аерып карый белү.

 

Кагыйдәләрне өйрәнү. Күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эшләү.

11.03

26

Сүз ясалу ысуллары.

1

Ясалма,кушма,тезмә,парлы,кыскартылма сүзләр турындагы белемнәрне камилләштерү. Сүз ясау ысулларын белү. Яңа сүзләр ясый белү.

 

Кагыйдәләрне өйрәнү. Күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эшләү.

18.03

27

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше.

1

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен чагыштыру.

Кагыйдә өйрәнү. Мисаллар китереп аңлату. Күнегүләр эшләү.

01.04

28

Диктант.

1

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерә белү.

Мөстәкыйль эшләү

Мисаллар өстендә   анализ ясау. Мөстәкыйль эшләү.

08.04

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. (5+2)

29

Тел һәм сөйләм.

1

Тел һәм сөйләм, фонетика, лексикология бүлекләре буенча белемнәрне кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында белемнәрне ныгыту.

Контроль эшне дөрес эшләү.

Тел һәм сөйләм турында белгәннәрне камилләштерү.

Күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эшләү.

15.04

30

Контроль сочинение.Туган ягым -Татарстан

1

Теманы ачып бирә белү.

Контроль

Тема буенча әңгәмә.

22.04

31

Фонетика.

1

Фонетиканы камилләштерү.

Сүзләргә фонетик анализ ясау. Мөстәкыйль эшләү.

29.04

32

Лексикология.

1

Лексикология турындагы белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту.

Күнегүләр эшләү. Тәрҗемә итү.

Мөстәкыйль эшләү.

06.05

33

Сочинение Күңелемә уелып калган әсәрләр.

1

Контроль эшне дөрес эшләү.

Сочинение язу

Бирелгән биремне үтәү.

13.05

34

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында алган белемнәрне ныгыту.

Күнегүләр эшләү. Тәрҗемә итү. Мисаллар китерү. Мөстәкыйль эшләү.

20.05

35

Гомумиләштереп кабатлау.

1

 27.05

Кулланылган әдәбият

1 Р..С.Абдуллина ,Г.М.Шәйхиева .Татар теле:рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт.10 нчы с-фы өчен дәреслек (татар балалары   өчен) (Казан, Тат.китап. нәшр., 2012)

2. А.М.Юсипова,Г.А.Әхмәдуллина,Р.Г.Һадиева,З.А.Шәфигуллина .Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре.(Казан:РИЦ “Школа”,2003

3.Рифә Рахман.Татар телендә 100 сочинение.Казан.”Раннур” нәшрияты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теленнән эш программасы 3 сыйныф

Рус мәктәбенең 3 сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән эш программасы...

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф.

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф....

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф.

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...