Габдулла Тукай - мәңге безнең йөрәкләрдә
план-конспект по теме

Целью данного материала является знакомство с жизнью и творчеством татарского народного писателя Габдуллы Тукая. Заинтересовать детей , привить любовь к родному языку через стихотворения и сказки Габдуллы Тукая.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         

          Сценарий: Габдулла Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә.

 Максат: Татар халкының  бөек  шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре,әкиятләре аша  туган  телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

         Музыка астында балалар залга кереп утыралар

Тәрбияче.

     И туган телем.Туган тел.

        Сүзең алтын булган тел,

        Син татар баласы диеп,

        Сайрап торган изге тел!

                 Без бит Тукай оныклары,

                 Туган тел оныклары

                 Оныкларның үз нәселен

                 Кирәк бит онытмавы.

Бала.  Туган тел. Габдулла  Тукай сүзләре

        И туган тел, и матур тел

        Әткәм-әнкәмнең теле

        Дөньяда күп нәрсә белдем

        Син туган тел аркылы.

         Иң элек бу тел белән

         Әнкәм бишектә көйләгән

          Аннары төннәр буе

          Әбкәм хикәят сөйләгән

       “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән слайд карау.

Тәрбияче. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч,агач  һәм куакларда  хуш  исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 нчы апрельдә аның тууына 128 ел була. Без бүген аның туган көн кичәсенә  җыелдык, Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен күп  шигырьләр әкиятләр язган.

     Балалар шигырьләрен сөйлиләр.

           “Карлыгач”

           “Бала белән күбәләк”.

           “Гали белән кәҗә”

            “Кызыклы шәкерт”

            “Кошларга”

Тәрбияче. Бөек Тукаебызның эшен дәвам иттереп безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар,аны мактаганнар.

Бала. Телсез идек –Тукай безне телле итте.

           Җырсыз идек Тукай безне  җырлы итте.

Бала. Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел

           Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.

Бала. Татарчасы туган тел,безгә газиз булган тел

           Атаң-анаң,әби-бабаң сине сөя торган тел.

Бала.Алыштырмам  бу телне мин бер телгә дә

          Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә.

Тәрбияче.  Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

                      Телләребез ачыла.

                      “Су анасы”,”Шүрәлеләр”-

                        Безнең дуслар барсы да.

Тәрбияче. Хәзер сезнең игътибарга “Кәҗә белән сарык” әкиятен тәгъдим итәбез.

Кәҗә,Сарык. Ай-яй, бигрәк авыр бу тормыш.

Сарык. (бүре башын күреп ала)Кәҗә, сакалбай, бу нәрсә?

Кәҗә. Бүре башы ләбаса. Әйдә,сарык абзый,син көчлерәк,алып сал бүре башын кирәге чыгар.

Сарык . Син,сакалбай,гайрәтлерәк, син сал.

Кәҗә.(икесе дә шикләнә) Әйдә икебез дә ике колагыннан тотып салабыз(салалар, юлны дәвам иттерәләр)

Сарык.(ут күрә) Кәҗә,әнә ерак түгел бер ут яна,әйдә шунда барып куныйк,бүреләр дә килмәсләр.

Кәҗә. Ярый иптәш барсак барыйк(учак янында бүреләр утыра)

Кәҗә.(куркуын күрсәтмичә)Исәнмесез,дуслар,бүре әфәнделәр.

Бүреләр.(шатлана)Ит клде,ит килде.Менә ит үз аягы белән килде. Менә ит таптык боткабызга.

Кәҗә. Кайгырмагыз,бездә ит күп.Ул ит белән барыбыз да булыр тук. Ул ит барыбызга да җитәр.Тизрәк сарык китер капчыктагы бүре башын алып.

Сарык. Менә кәҗә,бүре башы.

Кәҗә.(хәйләгә керешә) Микики,микики,микики, капчыкта бит бүре башы унике.Ах уңмаган,юләр сарык,надан сарык. Моннан зуррак бүре башын китер табып.

Сарык.Ярый,ярый,хәзер китерәм.(сала да,шундук алып килә кәҗәгә) Менә кәҗә иң зурысын китердем.

Кәҗә. Менә монысы ярап торыр.

Бүреләр.(куркып бер-берсенә караша)Ботканың суы беткән,мин су алып килим әле(чиләк алып суга китә)

Бүре.(көтәләр)Туктагыз әле бик озаклады.Мин эзләп кайтыйм.

Бүре. (шикләнәләр)Һаман юк,һаман юк,һаман юк. Без дә эзләп кайтыйк. Бигрәк озакладылар.

Кәҗә.( җиңел сулап куялар)Аллга шөкер.Киттеләр бугай.Тынычлап ял итәргә була.(ботка ашыйлар) Ай-яй боткалары тәмле булган.

Сарык.  Ай-яй тәмле ботка.

Су анасы.(музыка астында керә) Качма!Качма!Тукта!Тукта и карак!

                                                         Ник аласың син аны,ул бит минем алтын тарак!

Тәрбияче. Нәрсә булды Су анасы? Кем сине рәнҗетте?Кемне ачуланасың?

Су анасы.Ничек ачуланмаска,кемдер минем алтын таракны урлаган?Бәлки ул сезнең арададыр?Синме,бәлки синдер?Бирегез тизрәк.Кайда минем алтын тарак?

 Тәрбияче.  Су анасы син безгә үпкәләмә.Андый балалар безнең арада юк.Син аларны башка җирдән эзлә.

Су анасы.Сезнең арада булмавына мин  бик шат.Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый

Тәрбияче.  Ә син бәйрәмгә кал,безнең белән уйнарсың,күңел ачарсың.

Су анасы. Рәхмәт,мин уйнарга бик яратам.

                   Уен “Менә сиңа уң кулым”

       

      Менә сиңа уң кулым

       Менә сиңа сул кулым.

       Син бит минем якын дустым

       Менә сиңа пар кулым.

                  Әй зилем-зиләле,

                  Сандугачым кил әле.

                  Кил әле, дустым,кил әле

                  Бергә әйләник әле.

Су анасы.Булдырдыгыз ,балалар.Ә сез мәкальләр беләсезме?Хәзер мин мәкальне башлыйм,ә сез дәвам итегез.

   -Эш беткәч... (уйнарга ярый).

   -Эше юкның..(ашы юк).

   -Аз сөйлә..(күп эшлә).

   -Кем эшләми..(шул ашамый).

   -Калган эшкә..(кар ява).

 Су анасы.Рәхмәт балалар,бик күп беләсез.

Шүрәле:(керә) Кысты,кысты бармагымны былтыр кысты.

                             Ай авырта бармагым. Нишлим? Бик авырта.

                             Мин яхшы булырга,начарлык эшләмәскә сүз бирәм.

Тәрбияче. Балалар, нишлик?Ярдәм итәбезме Шүрәлегә?

Балалар.Әйе,ул яхшы булырга сүз бирде.

Шүрәле. Рәхмәт,балалар ышанычыгыз өчен.

               Рәхмәт инде,балалар

               Калдырасыз кичәгә

               Мин үзем бик яратам

               Бергәләп ял итәргә.

               Ә сезне уенга чакырам.

Уен “Миңлебай”

     Без йөрибез әйләнеп,                      Бер болай,бер болай,

     Син уртада, Миңлебай,                    Йә,кыланагыз шулай.

     Син нишләсәң,ни кылансаң,          Бер болай,бер болай,

     Без кыланырбыз шулай.                  Моны эшләү бик уңай.

Тәрбияче.Балалар,Су анасы белән Шүрәле уйнарга бик яраталар икән.Әйдәгез бер биетеп тә алыйк әле үзләрен.

                 Су анасы белән Шүрәле бии.

Су анасы.Рәхмәт сезгә,балалар.Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм.Сау булыгыз балалар. Җәй көне су буена ял итәргә коенырга, балык тотарга килегез.

Шүрәле.Балалар,сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Рәхмәт сезгә балалар.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Аның шигырләрен,әкиятләрен укып,яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы аласыз. Туган телебезгә Тукай кебек тугры булып үсегез.Менә сезгә бүләк. Кабул итеп алыгыз.Сау булыгыз. Җәй көне урманга гөмбә җыярга килегез.

Тәрбияче.Шаян да инде бу Шүрәле.Карагыз әле,балалар,гөмбә бүләк итте.Тукта-тукта бу гади гөмбә түгел икән. Биредә сезгә күчтәнәч.

               Җыр “Яратам”    

                                Эльмира Зиннатуллина  музыкасы

                                Земфира Вәлиева сүзләре.

Мин үсәм,үсәм,үсәм                                              

Кояш нурын яратам.

Кояшта мине сөя

Юлларыма гөл сибә.

Мин җырлыйм,җырлыйм,

Туган телемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм

Туган илемне зурлыйм.

Тәрбияче.Туган телне күңел гөле итеп

                     Саф көенчә сакла гомергә.

                   

           Рухый кыйблаң булсын Тукай моңы

            Илең., йөрсен уйда гел бергә                          



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Габдулла Тукай. Тест-презентация.

Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест-презентация....

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык язык

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык...

Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"

дополнительный материал к уроку...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....