Нәүрүз бәйрәме
материал по теме

Март ае-яз башы,бик матур ай.Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән.Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.Нәүрүз-язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме

  Музыка бүлмәсе,авыл күренеше белән бизәлгән. Авыл урамы, йортлар тезелеп киткән. Читән өсләренә татар орнаментлары белән бизәлгән сөлгеләр эленеп тора.

               Балалар ярымтүгәрәк ясап кереп басалар

Алып  баручы. Хәерле көн балалар,апалар, абыйлар.Бүген без Нәүрүз бәйрәменә җыелдык.Март ае-яз башы,бик матур ай.Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән.Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.Нәүрүз-язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.

Ведущий.Новый год булгары встречали не как мы в декабре, а 21 марта, когда день равнялся ночи и когда солнце начинала пригревать. В этот день мальчики и девочки ходили из дома  в  дом, поздравляли всех праздником, говорили пословицы и поговорки, посвященные празднику. Праздник сопровождался  танцами, песнями, играми и богатым застольем.

           Дуслар,эшләрегез уң булсын

          Теләгегез юш булсын

           Күңелегез хуш булсын

           Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бала.Гөрләвекләр ага, кояш елмая

          Торналар үтте тезелеп бая

           Гөрләвекләрдә уйный үрдәк,каз

           Илне яшәртеп шаулап килә яз.

Бала. Көннәр аяз, күктән алсу

           Нур сибеп кояш көлә

           Җиргә тама көмеш тамчы

           Сагынып көткән яз килә.

Бала.Язгы ташу башлануын

           Хәбәр итеп дөньяга

           Зәңгәр бозлар агып китте

           Зәңгәр сулы дәрьяга.

Бала.Шаулап акты кар сулары

           Яуды  Ләйсән яңгыры.

            Шәһәрләрдә,авылларда

            Яңгырады яз җыры.

                        Җыр “Яз килә”

Ведущий.Дорогие ребята! Дорогие гости! Мы сегодня тоже собрались на праздник  Навруз. А пока Нәүрүзбикә не пришла, давайте поздравим хозяев с праздником, пожелаем им счастья, здоровья.

            Балалар беренче өй янына килеп Нәүрүз әйтә.

Бала: 

        Ач ишекне керәбез

           Нәүрүз әйтә киләбез

           Нәүрүз бәйрәменә

           Без кунакка киләбез.

           Нәүрүз котлы булсын!

           Нәүрүз котлы булсын!

1нче түтәй:Нәүрүз котлы булсын оланнар!

Бала:Әйдәле түтәй,бир безгә биш күкәй, безгә бирсәң биш күкәй,тавыгың салыр100күкәй.

1нче түтәй: Нәүрүз котлы булсын оланнар.Мәгез сезгә күчтәнәч.Изге бәйрәм хөрмәтенә сезгә дип  әзерләдем.

Бала: Рәхмәт түтәй, әйдә безнең белән бәйрәмгә.

                        Икенче ишеккә шакыйлар.

Бала: 

          Ач ишекне керәбез

           Нәүрүз әйтә киләбез

           Нәүрүз бәйрәменә

           Без кунакка киләбез.

           Нәүрүз котлы булсын!

           Нәүрүз котлы булсын!

1нче түтәй:Нәүрүз котлы булсын оланнар! Сыйлыйк әле үзегезне мәгез күчтәнәч.

Бала: Рәхмәт түтәй әйдә безнең белән бәйрәмгә.

 А.б.Балалар бигрәк сый-хөрмәт күп җыйгансыз.Әйдәгез күчтәнәчләребезне  куеп уенга басыйк.

                        Уен “Кәрия-Зәкәрия”.(Балалар утыра)

 Навруз идёт,Навруз идёт

 Богатство и счастье

 Пусть он всем принесёт

 И не знайте бед

 Живите до сто лет.

                Нәүрүз әйтәбез сезгә

                Хакын бирегез безгә

                Яшегез җитсен  йөзгә

                Малыгыз артсын көзгә

                Нәүрүз мөбәрәк булсын.

 С праздником Навруз

 Пусть богатым будет урожай

 И в каждом доме вкусный каравай

                Нәүрүз мөбәрәк булсын!

                Тормыш түгәрәк булсын!

                Табыныгыз мул булсын!

                Игеннәрегез уңсын.

 Слушайте,слушайте

 Приказ царя природы

 Всем,всем,всем

 Идёт Навруз!

Нәүрүз( керә).

Агымсулар кичтем мин

Сезгә килеп җиттем мин

 Нәүрүз әйтеп үттем мин

 Бәйрәмегез күңелле булсын

 Эшләрегез уң булсын

                   Теләгегез юш булсын

                   Күңелегез хуш булсын

                   Нәүрүз котлы булсын!

                   Нәүрүз котлы булсын!

Балалар:Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз:  Газиз балаларым һәм дусларым.Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез.Бер-берегезгә ягымлы булыгыз.Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.Балалар мин күчтәнәчкә уен алып килгән идем.Әйдәгез уйнап алабыз.

                          Уен “Менә сиңа уң кулым”

                         Кыңгырау тавышы.

Дедушка Мороз .Что за шум, что за веселье? Кто хочет занять моё место?

Ведущий. Дед Мороз, ты зря злишься на нас, твои дни зачтены.Пора отдавать твои владенья Наврузбике –Весне. Посмотри в окошко. Солнце ярко светит, снег тает, из тёплых стран птицы прилетают- идёт весна.

Дедушка  Мороз:  Подождите, подождите!  Я никуда собираюсь уходить! Я ещё в своих силах! Если не верите  давайте померимся с силами. Я так просто не уйду, не уступлю свои владения Наврузбике.

Навруз: Дед Мороз, я согласна с твоими условиями. Какое твоё первое испытание?

Дедушка Мороз. Кашыкка салып күкәйне

          Йөгерегез тизерәк.

          Күрик әле бу ярышта

          Кайсыгыз җитезрәк.                                                                                            

 Вот ложка, вот яйцо. Игра называется «Кто быстрее перенесёт яйцо в ложке»

                  (Навруз- первая.  Дети  играют)

Дедушка  Мороз. Ладно. Ты победила, но это ничего не значит. Второе моё условие. Будем тянуть канат. Но ты не надейся, что я уступлю. (Д.М.побеждает)

Ведущий . Ребята, давайте поможем Наврузбике. (Дети играют).

Дедушка Мороз.  Третье  моё  условие «Кто кого перепляшет»  (Татарский  танец  Деда  Мороза и Наврузбике. Дед. Мороз  падает)

Дедушка  Мороз. Уф, я устал. Я таю,  я поеду к себе на север. У вас здесь очень жарко.

Вед.  Давайте, попрощаемся с Дедом Морозом.

Нәүрүз:Бик булдыклы,акыллы балалар икәнсез. Менә мин сезгә мәкальләр алып килдем. Я начну вы продолжите.

      -эшләмәгән (ашамый)

      -эш беткәч (уйнарга ярый)

      -аз сөйлә (күп эшлә)

Ведущий. Нәүрүзбикә,а наши ребята тоже знают пословицы о весне.

       - каз килсә-яз килә.

        -яз уңмаган көз уңмас.

        -язның байлыгы-кояш

         көзнең байлыгы-уңыш.

        -язның бер көне ел туйдыра.

        -весенний дождь  лишним не бывает.

        -весна красна цветами,а осень пирогами.

Ведущий. Нәүрүзбикә,давай послушай, у нас дети и стихи знают.

               “Кошларга” Габдулла Тукай.

               “Кызыклы шәкерт”  Габдулла Тукай.                              

Алып баручы. Икегезгә ике капчык

                           Ягез әле, тотыгыз

                           Нәүрүз бәйрәмендә

                           Сез дә уйнап алыгыз.

                    Игра “Бег в мешках”

Ведущий. Праздник продолжается.Нәүрузбикә , Давайте веселиться,петь и плясать.

          Тыпыр-тыпыр тыпырдый

          Аяк бер дә тик тормый

          Бию көе уйналсын

          Ә кызлар биеп алсын.

                Кызлар башкаруында татар халык биюе .

Алып баручы. Җырла-җырла дип әйтәсез

                        Сезгә  нинди җыр кирәк?

                         Җыр белмәгән,җыр сөймәгән

                         Татар халкында сирәк.

                  ............ башкаруында җыр.

Нәүрүз:Рәхмәт,балалар.Менә сезнең белән хушлашыр вакыт та җитте. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын. Язлар имин,көзләр мул килсен,өстәлләр икмәк белән тулып торсын. Табигатьне саклыйк,елгаларның суы саекмасын,күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.Сау булыгыз. (Күчтәнәчләр өләшә)

Вед. Вот и завершился праздник Навруз. Расставаться нам пора

         На прощанье всем желаем. Мира, счастья и добра.