Х Сарьянның "Бер ананың биш улы" әсәре
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хуҗина Налия Сәгыйть кызы

Дәрестә Х.Сарьянның "Бер ананың биш улы" әсәре анализланды.Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен,фикер йөртү сәләтләрен үстерүгә игътибар бирелде.Моңа ирешү өчен, сингапур структураларын куллану отышлы булды.Ата-анага хөрмәт хисе тәрбияләү,хәмернең кешедәге җаваплылык хисләрен югалттыра торган агу икәнлегенә басым ясалды.Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әби-бабайларыннан язып килгән истәлекләре бик урынлы булды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber_ananyn_bish_uly.docx27.8 КБ

Предварительный просмотр:

 “Татарстан Республикасы Кайбыч районы Мөрәле гомуми белем бирү    мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

        Тема:Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәре.

         (Сингапур структурасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

                                             Төзеде:татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Хуҗина Налия Сәгыйть кызы

                                     Мөрәле ,2015 нче  ел

 Тема: Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре.

Максат: 1.Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен анализлау.

               2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен ,фикер йөртү,уйлау сәләтләрен үстерү.

              3.Ата-анага,туганнарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, хәмернең кешедәге җаваплылык хисләрен югалттыра торган агу икәнлегенә төшендерү.

Җиһазлау:  Язучының портреты,презентация,дәреслек-7 нче сыйныф,Х.Сарьян җыентыклары.

Кулланылган сингапур структуралары:Конэрс,Релли-Робин,Микс Пэа Шэа,Сорт  Кардс.

                  

         

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

2.Актуальләштерү.

Без-әтинең  биш баласы.

Биш баласы-без,биш бармак.

Язмыш җилләре кагылмас,

Биш туган гел бергә булсак.

     -Укучылар,  әлеге шигъри юллардан чыгып сез нәрсә әйтә аласыз?

(Укучылар җавабы)

-Әйе, бик дөрес әйттегез. Һәркемгә үз туганы, кан- кардәше якын , кадерле була. Иң авыр минутларда без барыбыз да әнигә яки туганнарга барып сыенабыз.

   - Без укыган “Бер ананың биш улы”әсәре белән уртак ягы бармы бу җырның?

( Әйе, ... ).

 3.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәре өстендә эш.

-Укучылар,сезгә бу әсәр ошадымы? Анда язучы нинди мәсьәләләрне күтәрә?

(Бу әсәр безгә бик ошады. Язучы анда берничә төрле мәсьәләгә кагылып үтә. Мәсәлән, туганнарның бер – берсенә мөнәсәбәте, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, эчкечелек, гаилә алдындагы җаваплылык, сугыш китергән афәт һ.б.)

               Бүгенге көндә кайсы проблеманы мөһимрәк дип уйлыйсыз?Бу сорауга җавап бирү өчен,  Конэрс структурасын үткәрәчәкбез.Бүлмәнең дүрт почмагына куелган төшенчәләрнең кайсысы аеруча мөһим дип уйлыйлар,шунда басалар.

     .  Ата-анага мәхәббәт.

     .   Балалар һәм аналар ,туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр.

     .  Мәхәббәт.

     .  Алкоголизм чире.

-Бу төшенчәнең кайсысы мөһимрәк?Ә кайсысы  иң куркынычы?

(Бу сорауга җавап бирер өчен,Релли Робин –парларда эшләүне кулланабыз.Беренче булып,мәсәлән,озынрак буйлы укучы башлый,аның фикерен тыңлагач,икенче укучы сөйли.Һәр почмактагы укучылар үз фикерләрен әйтеп чыга)

                 

-Әсәр ничек башланып китә?Әсәрне ничә өлешкә бүләргә булыр иде?

1.Сугышка кадәр.2.Сугыш еллары.3.Сугыштан соңгы чор.

(Маһисәрвәр апа һәм Солтан абый гаиләсендә биш ир бала үсеп килә. Алар бар да үткеннәр, тазалар, акыллылар, бер-берсенә ярдәмчелләр. Тыныч кына, матур гына яшәгәндә әтиләре үлеп китә. Алар ятим кала. Ә аннары сугыш башлана.)

-Сугыш бу гаиләгә ничек тәэсир итә?        

( Раббани белән Мирза китәләр, икесе дә тагын да ныгып, ир булып кайталар)

-Шулай булгач, сугыш бу гаиләгә фаҗига китермәгән булып чыга?

(Юк, алай түгел. Абыйлары исән-сау кайтса да, Хәвадискә ул үз чирен салып китә)

-Ничек була сон ул? Хәвадис ни сәбәпле авырый башлый?

(Хәвадиснең язмышы турында бер укучы сөйли)

-Хәвадисның эчке дөньясы әсәрдә ничек бирелә?

-Кайсы урыннарда күренә?

(Хәвадисне укырга озату. Кырымга дәваларга озату)

-Кырымнан тазарып кайтамы?

(Юк, чөнки ул анда туган ягын бик сагына, хатларында да шул турыда яза.)

-Язучы аның үлемен ничек сурәтли?Ул нәрсәгә үкенә?

(Бер укучы шул урынны яттан сөйли).

-Әйе, Хәвадиснең гомере шулай иртә өзелә. Моңа сугыш гаепле дибез. Әгәр абыйлары өйдә булса, илләр тыныч булса, алар шул язгы ташуда басуда йөрмәсләр иде.

-Укучылар, сугыш беткәнгә быел 7о ел тула, ләкин аның газаплары әле бүген дә онытылмый. Фронтта булганнарның гына түгел, тылда калган кешеләр күңеленә дә ул тирән хәсрәт салып киткән.Бу хакта сугыш чоры  әби-бабайлардан истәлекләр  язып килергә әйтелгән иде.

( Бер укучы истәлекне укый)

-Сугыштан исән-сау кайткан Раббани белән Мирза үз тормышларын ничек дәвам итә?

(1 укучы Раббани, 1 укучы Мирза турында сөйли)

-Мирзаның гомере ничек өзелә?

-Раббани ни өчен эчкечелеккә сабыша?

(Мирзаның үлеменнән соң кайгысын оныту өчен эчкәли, ә соңрак бу чиргә әйләнә)

 -Эчкән кешедә әхлакый сыйфатлар югаламы?Гомере ничек тәмамлана?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Р.Фәхретдин үзенең хезмәтендә исерткеч эчүдән булган зарарларны санап киткән. (Өзекне укып  китү)

-Укучылар, ә шушы вакытта Сирин, Әдрән өлкән абыйларына ярдәм кулын сузганнармы?

(Әйе, алар аны төрлечә үгетләп карыйлар, аннары хастаханәгә озаталар, ул вакытта да гел янына барып торалар, ә туктата алмыйлар. Димәк, аракыга яшьтән үк якын бармаска кирәк икән)

-Без гел туганнар турында сөйләдек әле. Ә шушы авырлыкларга ана ничек түзде соң? Ул көчлеме?

(Балаларының үлеме Маһисәрвәр апага бик авыр тәэсир итә, әлбәттә. Кайсы гына ана баласын югалтуга битараф кала ала соң? Тик шулай да ана түзә, бирешми, сабырлык күрсәтә. Мирза үлгән көнне  Сирингә туй үткәрергә ризалык бирә, Раббани үлгәч, аның чәчләре ап-ак була, тик ул сынмый, сыгылмый. Ул көчле рухлы.Маһисәрвәр апа –татар хатыннарына хас булган барлык сыйфатларны үзенә туплаган образ,милләт анасы.Аңарда халыкның гасырлар дәвамында туплаган акылы,тәҗрибәсе чагыла.Ул шушы сыйфатларның кайсына туры килә?)

-Әсәр ахырында Сирин белән ана арасында булган әңгәмәне кем әйтеп бирә ала?

(Җавап)

Микс Пэа  Шэа-музыка астында укучылар бию хәрәкәтләре ясап кабинет буйлап йөриләр,музыка туктагач ук,парлар табалар һәм укытучы сорауларына Релли Робин структурасы буенча җавап бирәләр.

- Илсинә үзенең  әниләргә багышлап язган шигырен укып китәчәк.

-Ә хәзер образларга характеристика бирү өчен,Сорт Кардс структурасын кулланабыз.Алдыгыздагы карточкаларда биш образга туры килгән бәяләмәләр язылган.Сез билгеле бер вакыт эчендә образларга туры килгән характеристикаларны дөрес итеп тупларга тиеш буласыз.(Җавапларны тыңлау)

4.Йомгаклау.

-Х Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен бүгенге көндә әһәмиятле дип саныйсызмы?

(Минемчә, әсәрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Аны укып чыккан кеше әнисенә, туганнарына хөрмәт хисен, гаиләсе алдындагы бурычын онытмас, хәмердән ераграк булырга тырышыр, дип уйлыйм)

- Кадерле укучылар, бүгенге дәресебездә яңгыраган фикерләр күңелләрегезгә үтеп кергәндер дип ышанам.Әниләрегезгә, туганнарыгызга мәрхәмәтле булып яшәсәгез иде.

Өйгә эш:”Кешенең язмышы-үз кулында” темасына әңгәмәгә әзерләнеп                         килергә.

Дәрес “Туганыма” җырын тыңлау  белән тәмамлана.

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследование. Портреты Анны Ахматовой на границе живописи и поэзии

Исследование. Портреты Анны Ахматовой на границе живописи и поэзии....

Персональная запись Игнатьевой Анны (руководитель Глухова Светлана Анатольевна) на Международной детской Доске почёта

  Воспитанница МБОУ  ДОД "Янтиковская детская школа искусств" – Игнатьева Анна (руководитель Глухова Светлана Анатольевна) за свои победы на конкурсах разного уровня решением к...

Беседы по истории хореографии. Анна Павлова

Работа о творчестве выдающейся русской балерины А. Павловой...

Çĕре –Анне, ĕçĕ – Аттемĕр тейĕр» Ухсай Яккăвĕн «Атте-анне» поэмине пĕтĕмĕшле тишкермелли урок

Урок тĕсĕлирика  хайлавне вуласа тишкермелли урок  - хутăш урок.Урок тĕллевĕсем:Сапăрлăх тĕллевĕ:ачасене паллă поэтăмăр пултарулăхĕпе кăсăкланма мухтанма, ăна тĕслĕх вырăнне хумаллине вĕрент...

Мартирос Сарьян

Биография. Творчество. Стихи, посвященные Сарьяну....

Мартирос Сарьян

Биография. Творчество. Стихи, посвященные Сарьяну....

Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре буенча йомгаклау дәресе. Рамазанова Розалия Гарифулла кызы Биектау районы Коркачык мәктәбе

1. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикер йөртү, уйлау сәләтләрен үстерү, камилләштерү эшен дәвам итү .               2. Укучыл...