Милли ядкярьләребез
учебно-методический материал по теме

Сагдиева Ляля Фоатовна

 Мәктәп музее буенча "Милли ядкярьләребез" темасына экскурсия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_yadkyarlrebez_ekskursiya.doc32 КБ
Office presentation icon ekskursiya.ppt2.35 МБ

Предварительный просмотр:

Җирдә милләтләр бик күп. Без –татар милләтеннән.Һәрбер милләтнең үз теле, яшәү рәвеше, дәүләте була. Безнең дәүләтебез Татарстан исемен йөртә. Аны дөньяның бөтен якларында яхшы беләләр. Безгә үз милләтебез белән горурланырлык сәбәпләр бик күп. Халкыбызның бай һәм данлы тарихы бар, ул элек-электән олы дәүләтләр төзеп яшәгән, мәдәниятле, югары дәрәҗәдә аң-белемле булган. Күрше халыклар белән дус-тату яшәргә омтылган. Аның үзенә хас кием-салымы, бизәнү әйберләре, йола-гадәтләре, бәйрәмнәре булган. Болар турында күбрәк мәгълүмат алу өчен без бүген  Казан шәһәренең Мәскәү районы 87 нче мәктәп музеена экскурсия ясарбыз. Бу музей  “Милли ядкярьләребез” дип атала. Безнең музей 2009 нчы елда төзелде. Музеебызга .экспонатларны бөтен мәктәп укучылары белән җыйдык.

Безнең алдыбызда авыл өенең эчке күренеше. Авыл өенең яме һәм җылылык чыганагы булып авыл миче тора. Ул һәрвакытта да агартылып, чистартылып торган. Уңган хуҗабикәләр анда аш-су әзерләгәннәр.

Мичкә терәп кисәү, табагач куелган. Азыкны мичтә пешерү өчен чуен һәм чүлмәкләр тотканнар. Мич авызында таба, чуен. Чуенда –бәрәңге, кайчагында борчаклы аш,ә чүлмәктә төрле боткалар пешергәннәр. Татар халкында бәлешләр һәм гөбәдия өчен зур тирән табалар киң кулланыла. Мичкә яккан күмерне чүлмәккә алып сүндергәннәр. Кызу күмерне үтүк өчен, ә сүндерелгәнен – самовар кайнату өчен файдаланганнар. Сезнең алдыгызда күмер үтүге, тимер үтүк.  Элек татарларда агачтан эшләнгән кухня кирәк-ярагы: уклаулар һәм камыр өчен куна такталар, төрле ашамлыклар әзерләгәндә болгату өчен тукмак киң кулланылган.

Мич янында лакан,  аның өстендә комган.  Мөселман ир-егетләре һәм хатын-кызлары комганнан файдаланганнар. Комган белән тәһарәт алганнар, коенганнар.

Көянтә белән чишмәгә суга йөрү зур осталык сораган.Су буе яшьләрнең танышу – кавышу урыны да булып торган.

Мич кырында өстәл. Өстәл өстенә эскәтер җәелгән. Җиз подноста җиз самовар тора. Татар халкы чәйне кечкенә чынаяклардан эчәргә яраткан. Чынаяклар, өлеш тәлинкәләре, шикәр савыты, чәй пешерү өчен чәйнек, самовар чәй өстәленең күрке булган. Өстәлдәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган самовар күңелне күтәреп җибәргән, бәйрәмнәрдә дә табынны безәгән.

Татар халкы элек-электән зиннәтле итеп киенергә яраткан. Биредә сез милли киемнәребезне күрәсез. Ситсыдан тегелгән бала итәкле күлмәк, чигүле һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән камзул һәм калфак, ак ефәк шәл, күн итек-кәвешләр әби-бабаларыбызны ямьләп-бизәп торган.  

Өстәлдән читтәрәк сәке.  Еш кына сәке көндез ашау-эчү урынаы булса, кичен йоклау урыны булып торган. Сәке өстендә урын-җир әйберләре. Биредә бик кыйммәтле экспонат бар. Ул әби-бабаларыбыздан калган, гарәп шрифты белән язылган китап. Биредә керосин лампасы да бар Аның яктысында хуҗабикәләр кул эшләре эшләгәннәр, бала-чагалар уйнаган яки китап укыган,ә ир-егетләр хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән.

Өйне бизәү-киендерүнең төп әйбере булып-чигүле япмалар, чаршаулар, сөлгеләр, келәмнәр һ.б. торган.  Алар үзләренең бизәкләре, тегү һәм чигү алымнары, төсләрнең байлыгы, затлылык белән һәркемне таң калдыра. Чигүдән тыш татар хатын-кызлары оста итеп челтәр бәйли белүләре һәм туку осталыклары белән аерылып торганнар. Челтәр бәйләмен пәрдәләрне, сөлге башларын, эскәтерләрне бизәү өчен кулланганнар.  Татар хатын-кызларының тормышында зур урынны тукучылык алып торган. Аслап сугу һәм чүпләмле туку ысуллары татарлар өчен аеруча хас булган. Бу эшнең аерым осталары булган. Алар туку станогында сәке япмалары, идән келәмнәре, сөлге һәм тастымаллар тукыганнар, биредә сез йон эрләү кабасын, орчыкны күрәсез. Шундый кабалар белән йоннан җеп эрләгәннәр, оекбашлар, бияләйләр, оеклар бәйләгәннәр.

Сәке кырыенда сандыклар. Татар хатын-кызлары кием-салымнарын, сөлгеләрен, урын-җир әйбәрләрен сандыкта саклаган.

Сәке өстендә бала бишеге. Бишек чыбылдык (бишек япмасы) белән ябылган. Ул нарасыйны чит күзләр төшүдән саклаган. Чыбылдыкны еш кына чигешләр белән бизәкләп, бала итәкләре өстәп теккәннәр.

Эшләп аргач,татарлар матур итеп ял да итә белгәннәр.Милли бәйрәмнәребездә (мәсәлән: Сабантуй, Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз һ.б.) милли уеннар уйналган, җырлар башкарылган. Кичләрен дә гармунда уйнап патефон тыңлап ял иткәннәр.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.

Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Тәрбиядә милли хәзинәләр

Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Статья по татарскому языку "Әлмәтемне милли итеп күрәсем килә..."

Можно использовать на уроках татарского языка...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...