5-6 нчы сыйныфлар өчен тест
материал для подготовки к егэ (гиа, 5 класс) на тему

5-6 нчы сыйныфлар өчен тест. Тест бердәм дәүләт тесты формасында төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_5-6kl.docx20.49 КБ

Предварительный просмотр:

Ι вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Безнең сыйныф

Мин алтынчы сыйныфта укыйм. Сыйныфта егерме дүрт укучы: унике малай, унике кыз.  Безнең сыйныф бүлмәсе мәктәпнең икенче катында урнашкан. Сыйныфыбызның тәрәзәләре урам якка карый. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсә. Сыйныф бүлмәсендә 1 өстәл, егерме дүрт урындык бар.  Безнең сыйныф бүлмәсе бик матур һәм якты.

А1.Ул сигезенче сыйныфта укый.

1.туры килә        2.туры килми        3.текста әйтелми

А2. Сыйныфта 12 малай, 12 кыз.

1.туры килә        2.туры килми        3.текста әйтелми        

А3.Сыйныф бүлмәсендә ике шкаф бар.

1.туры килә        2.туры килми        3.текста әйтелми

А4. Тәрәзә төпләрендә зәңгәр чәчәкле гөлләр үсә.

1.туры килә        2.туры килми        3.текста әйтелми

А5.Сыйныф бүлмәсе матур, якты

1.туры килә        2.туры килми        3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Көз        2. Кыш        3. Яз        4. Җәй        

А        Табигать үзгәрде. Җирне ап-ак кар каплады. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Без сыйныфыбыз белән шугалакка тимераякта шуарга бардык. Бу ел фасылын без бик яратабыз.

        Ә        Табигать үзгәрде.  Көннәр озайды, төннәр кыскарды. Кояш кыздыра. Без болынга туп тип белән уйнарга бардык.Елга буенда чәчәкләр күренә. Без анда төрле уеннар уйныйбыз. Бу ел фасылында бик күңелле.

Б        Табигать үзгәрде.  Кояш ныграк җылыта башлады. Көннәр озайды. Карлар эри. Җылы яктан кошлар кайталар.  Җирдә үлән күренә башлады. Бк ел фасылында бөтен табигать уяна.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Дәрес беткәч, укучылар  ______ чыгалар.

СЫЙНЫФ

В3

Укытучы ___________ җавап көтә.

УКУЧЫ

В4

Алар бергә ___________ керделәр.

МӘКТӘП

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Залдагы ________ кул чапты

ТАМАША

В6

Бер сыйныфта укучы ________ була

СЫЙНЫФ

В7

Безнең мәктәптә _______ шәхес укыган

ТАНЫ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Мин 6нчы сыйныфта укыйм.  

Сезнең сыйныфта ничә кеше? Сыйныфыгыз зурмы?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Сообщи другу, что завтра всем классом идете в кино.
  2. Предложи одноклассникам побывать в районной библиотетке.
  3. Посоветуй однокласснику прочитать книгу татарских писателей.

ΙΙ вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Безнең мәктәп

Бу безнең мәктәбебез. Мәктәп яңа, зур һәм чиста.Мәктәбебез өч катлы. Ул Нур Баян  урамында урнашкан. Сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Мәктәптә китапханә, ашханә, зур спорт залы бар. Китапханә беренче катта урнашкан.Анда китаплар бик күп. Ашханәбез дә беренче катта. Ашханәдә тәмле ашлар ашыйбыз. Без мәктәптә төрле фәннәр өйрәнәбез, төрле түгәрәкләргә йөрибез.

А1. Безнең мәктәбебез яңа һәм зур

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2. Мәктәбебез биш катлы

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3. Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешерәләр.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Мәктәптә укучылар төрле түгәрәкләргә йөриләр.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5. Китапханә беренче катта урнашкан.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Заппишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1.        Уку елы башлана

2.        Зур ярдәмче

3.        Көндәлек режим

4.        Тырыш укучы

А   1нче сентябрь – Белем көне. Яңа уку елы башлана. Укучылар мәктәпкә җыела. Һәркайсының кулында чәчәк бәйләме. Бәйрәм тантаналы линейкалар белән үтә. Мәктәптә гимн яңгырый.

Ә  Минем исемем Маша. Миңа 10 яшь. Мин рус милләтеннән. Мәктәптә яхшы укыйм. Өйдә дә әнигә булышам: савыт-саба юам, чүп ташлыйм, идән себерәм, тузан сөртәм. Иртән урын-җирне җыештырам.

Б Минем исемем Маша. Миңа 10 яшь. Мин сәгать җидедә торам, урынымны җыям. Зарядка ясыйм, салкын су белән юынам. Аннан соң иртәнге ашны ашыйм. Әнигә булышам: кибеткә барам, өй җыештырам. Аннан соң дәрес әзерлим.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2

Безнең гаиләдә _________ һәркем ярата.

КИТАП

В3

Татарларда мең ел элек кулъязма _______ булган.

КИТАП

В4

Китап- минем якын дус, чөнки мин китапта төрле _________ белән очрашам.        

ГЕРОЙ

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Китап – синең __________

КИҢӘШ

В6

Каюм Насыйри _________ язган

ДӘРЕС

В7

Мин мәктәпне тәмамлагач __________ булам.

ТАРИХ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Мин китаплар укырга яратам.

Күбрәк нинди китап укырга яратасың? Соңгы вакытта укыган китабың нәрсә турында?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Сообщите другу, что вы сегодня идете в библиотеку.
  2. Предложи другу прочитать книгу о животных.
  3. Посоветуй друзьям внимательно слушать учителя


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфлар өчен тест.

6 нчы сыйныфларның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше....

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты....

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

7нче сыйныфлар өчен тест

Бу тестны мин рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен ясадым...

И.Л.Литвинов дәреслеге буенча 1,2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен тест материалы.

Әлеге тест материалы И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың 1-4 сыйныф  "Татар теле" дәреслекләре буенча төзелгән. Алар 1, 2, 3, 4 нче сыйныф рус төркемнәрендә укучыларның 1...

9 нчы сыйныфлар өчен тест

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен арадаш аттестация материалы...