9 нчы сыйныфлар өчен тест
тест (9 класс)

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен арадаш аттестация материалы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 59_dbiyat_pro_attestatsiya.docx25 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен туган әдәбиятыннан

 арадаш аттестация  эше   (тест)

1 нче бүлек

1-4 биремнәренә җавап бирегез. А тибындагы биремнәргә җавап бирү барышында, тәкъдим ителгән өч вариант арасыннан, үзегез дөрес дип уйлаган җавапны билгеләгез.

1. Р.Фәйзуллинның шигырь җыентыгы:        

1) «Нюанслар иле»

        2) «Мин әйттем»        

        3) «Кармәт истәлекләре»

2. Х.Туфанның хәсрәт мотивына корылган шигырьләре кайсы чор иҗатында актив:

        1) тоткынлык чоры иҗаты

        2) беренче чор иҗаты

        3) 1960-80 нче еллар иҗаты

3. Х.Туфанның «Каеннар сары иде» шигырендә лирик геройга хас сыйфатларны чагылдырган вариантны билгеләгез:

1) сабый балалар язмышы өчен сызланучы

2)        илдәге тәртипләргә каршы чыгучы бунтарь

3)        яшәү кыйбласын югалткан шәхес

4. «Үлсәм, җырларымда калыр / Сөю, сагышлар, / Кыр казы йөзгән күлләрдә, / Шаулар камышлар» юллары Ф.Кәримнең кайсы шигыреннән алынган:

        1) «Кошчык»

        2) «Кыр казы»

3) «Шомырт куагы»

5 – 7 биремнәренә бер сүз яки сүзтезмә белән генә җавап бирегез. Төшенчәне БАШ хәрефләр белән языгыз, бернинди тыныш билгеләре яки символлар куймагыз, ике яки өч сүз булган очракта, алар арасында буш ара (пробел) калдырыгыз. Җавапны язганнан соң нокта куймагыз.  Җавап саннар белән язылган очракта саннар арасында буш ара (пробел) калдырмагыз, инструкциядә язылганны игътибар белән укыгыз. Әсәр исемнәрен язган вакытта да тыныш билгеләре куймагыз.

5.  Р.Харис иҗат иткән «Сабантуй» шигыренең жанры:

Җавап: _______________

6. Шигырь һәм аның авторын туры китереп тәңгәлләштерегез:

А) «Гөлләр инде яфрак яралар»

1) Х.Туфан

Ә) «Төрмәдә төш»

2) Ф.Кәрим

Б)  «Кыр казы»

3) М.Җәлил

Җавап: _______________

ИНСТРУКЦИЯ: Биремнең җавабы булып, саннар тезмәсе генә килә ала. Җавапны буш ара калдырмыйча, өтер яки башка символларсыз языгыз.

7. «Чәнечкеле тимер чыбык белән / Уратылган безнең йортыбыз. / Көне буе шунда казынабыз, / Әйтерсең лә тирес корты без» юлларында  кулланылган тел-сурәтләү чарасы. «Чагыштыру», «Синоним», «Символ» төшенчәләре арасыннан сайлап алыгыз:

Җавап: _______________

2 нче бүлек

8 – 11 биремнәренә җавап бирегез. А тибындагы биремнәргә җавап бирү барышында, тәкъдим ителгән өч вариант арасыннан, үзегез дөрес дип уйлаган җавапны билгеләгез.

8. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә урын алган теманы күрсәтегез:

1) кылганнар йөгерүе

2) васыять әйтү

3) буыннар арасында рухи бәйләнеш

9. Г.Исхакыйның «Көз» повестенда пейзаж элементлары:

1) көзге табигать күренеше

2)        Әбиләр чуагы

3)        Кышкы табигать күренеше

10. Н.Фәттах иҗат иткән «Итил суы ака торур» романының жанр төрен билгеләгез:

        1) психологик роман

        2) тарихи роман

        3) роман-эпопея

11. А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәрендә гомер агышын гомумиләштергән образ:

        1) 58 чакрым юл

        2) зират

        3) авыл

12-14 биремнәргә бер сүз яки сүзтезмә белән генә җавап бирегез. Төшенчәне БАШ хәрефләр белән языгыз, бернинди тыныш билгеләре яки символлар куймагыз, ике яки өч сүз булган очракта, алар арасында буш ара (пробел) калдырыгыз. Җавапны язганнан соң нокта куймагыз.  Җавап саннар белән язылган очракта саннар арасында буш ара (пробел) калдырмагыз, инструкциядә язылганны игътибар белән укыгыз. Әсәр исемнәрен язган вакытта да тыныш билгеләре куймагыз.

12. Г.Ибраһимов иҗат иткән «Казакъ кызы» әсәренең жанры:

Җавап: _______________

13. Г.Исхакыйның «Көз» повестендагы образ һәм аның төрен туры китереп тәңгәлләштерегез:

А) Нәфисә

1) символ

Ә) Хәлил

2) төп герой

Б) көз  

3) ярдәмче герой

Җавап: _______________

ИНСТРУКЦИЯ: Биремнең җавабы булып, саннар тезмәсе генә килә ала. Җавапны буш ара калдырмыйча, өтер яки башка символларсыз языгыз.

14. «Башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет». Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Арысланбайны характерлаган әлеге сурәтнең әдәбият белемендәге атамасын языгыз. «Портрет», «Психологизм», «Образ» төшенчәләре арасыннан сайлап алыгыз:

Җавап: _______________

3 нче бүлек

15.1 һәм 15.2. биремнәренә 5-8 җөмлә күләмендәге киңәйтелгән эзлекле җавап таләп ителә.  Биремнең номерын күрсәткәннән соң, БЕРСЕН генә сайлап алып җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез.

        15.1. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәреннән өзекне тыңлагыз һәм «Ә син учагын  карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен» юлларына игътибар итегез.  Миңлебай картның бу сүзләре аша укучыга нинди фикер җиткерелә?

15.2. Р.Харисның «Ак сөлге» шигырендә ак сөлге образы аша нинди фикерләр үткәрелә?

Җаваплар.  Ачык һәм ябык тестларга җаваплар

Биремнең саны

Җавабы

1

1

2

1

3

1

4

2

5

ГРАЖДАНЛЫК ЛИРИКАСЫ

6

132

7

ЧАГЫШТЫРУ

8

3

9

1

10

2

11

1

12

РОМАН

13

231

14

ПОРТРЕТ

Киңәйтелгән җавапларны (5-8 җөмлә күләмендә) бәяләү критерийлары

5-8 җөмлә күләмендәге киңәйтелгән җавапны таләп итә торган бирем. Җавапка билгеләнгән күләм шартлы, ул сорауның катлаулылыгына һәм эчтәлегенә бәйле. Укучы сорауга эчтәлеге ягыннан тулы җавап язарга, әмма үз җавабын мөмкин булган кадәр кыска формалаштырырга тиеш.

Критерий

Балл

1. Фикер тирәнлеге һәм җавапның дәлилләнгән булуы

а) укучы биремнең үзенчәлегенә төшенгән: сорауны аңлап җавап биргән, автор позициясен ачкан, үз фикерен дәлилләгән, фактик хаталар юк / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштырган

2

б) укучы сорауга җавап бирә, ләкин җавабын нигезләп бетерә алмый / яки җавабын әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү белән генә чикли, җавап хаталы һәм төгәл түгел / яки җавапта  бер-ике фактик хата күзәтелә / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштырып җиткермәгән

1

в) укучы сорауга бөтенләй җавап бирмәгән / яки эчтәлеге ягыннан сорауга туры килми торган җавапны язган / яки 3 һәм аннан да күбрәк фактик хата ясалган  / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштыра алмаган

0

  1. Җавапның сөйләм нормаларына туры килүе

а) Җавапта бер генә сөйләм хатасы бар

1

б) җавапта сөйләм хаталары бердән артык

0

Иң югары балл

3

1-14 сорауларга  1 әр  балл, 6,13-3әр балл бирелә; 3нче бүлек- 10 - балл

Максималь баллар суммасы –28  

Балларны билгегә күчерү.

“5”- 28-25 балл;

“4”- 25–18 балл;

“3”-  17-11 балл;

“2”- 10  hәм   аннан  ким булган эшкә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфлар өчен тест.

6 нчы сыйныфларның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше....

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты....

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

5-6 нчы сыйныфлар өчен тест

5-6 нчы сыйныфлар өчен тест. Тест бердәм дәүләт тесты формасында төзелгән...

7нче сыйныфлар өчен тест

Бу тестны мин рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен ясадым...

И.Л.Литвинов дәреслеге буенча 1,2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен тест материалы.

Әлеге тест материалы И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың 1-4 сыйныф  "Татар теле" дәреслекләре буенча төзелгән. Алар 1, 2, 3, 4 нче сыйныф рус төркемнәрендә укучыларның 1...