Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм "Көз" әсәренә технологик карта
план-конспект урока (10 класс) на тему

1.Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен өйрәнүгә технологик карта.

2.Гаяз Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнугә технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_sren_tehnologik_karta.doc238.5 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта -  

  • дәрес материалын график планлаштыру;
  • укытучы сайлаган, кирәк дип тапкан  дәрес структурасы берәмлекләрен таблицада күрсәтү.

Асылы: танып-белү процессын технология дәрәҗәсендә -  укытучының да , укучыларның да гамәлләрен ( проектлаштыру һәм төзү –конструирование  (күзаллау) һәм бәян итү (описание).

Технологик карта А.Г.Яхинның методикасына нигезләнеп төзелде

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Гаяз Исхакый “Көз” повесте.

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1 нче дәрес темасы: “Көз” повестенең сюжет сызыгы

2 нче дәрес темасы: “Көз” повесте эчтәлеге

3 нче дәрес темасы: “Көз” повесте аша Гаяз Исхакыйның тормыш юлы

Максатлар

1) дидактик: бөек язучы Г. Исхакыйның  тормыш  юлы һәм иҗаты   аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү; әсәргә  анализ ясап, эчтәлеген, темасын, автор әйтергә теләген идеясен табу.                              

2)  үстерешле: бәйләнешле сөйләмне, иҗади фикерләүне һәм әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үстерү.     

3) тәрбияви: әдип иҗатына хөрмәт уяту; кеше үз язмышына хуҗа булсын өчен, актив булырга, ныклы, иманлы булырга тиешлеген тоя белү өчен җирлек тудыру

Гаяз Исхакыйның иҗатына кызыксыну, шәхесенә ихтирам хисе уяту өчен җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча: Гаяз Исхакый тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, повесткә анализ ясау. Инша язу.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

  • танып белү гамәлләре: повестькә анализ ясау ысулы, эчтәлекне модельләштерү;
  • комуникатив: әсәрне укып кабул итү, алда күтәрелгән проблеммаларга карата дәлилле фикер белдерә белү;
  • регулятив: үз эшчәнлегенә адекват бәя бирә белү.

Төп ресурслар

  1. Әдәбият (XX йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин һ.б. .Г.Әхмәдуллин редакциясендә. -3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2. Әдәбияттан хресто матия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Н.Г.Юзиев. - 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2005.

Өстәмә ресурслар

  1. Аңлатмалы сүзлек.
  2. Татар әдәбияты тарихы. III томда.
  3. Интерактив такта

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелны бетерү – нигездә, үзконтроль, үзбәя;
  • чаралар – нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

1 нче дәрес

“Көз” повестенең сюжет сызыгын өйрәнү

I.Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.        

2. Актуальләште-рү.

Өйдә сез Г.Исхакыйның  Көз” повестен  укып килергә тиеш идегез. Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез: Чәчмә әсәрне ничек өйрәнәбез?

( анализ ысулы искә төшерелә):

– сюжетын өйрәнәбез

– темасын ачыклыйбыз;

 – вакыйгаларны аерып алабыз;

 – охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырабыз;

– ике өлешнең мәгънәсен кушып әсәрдә күтәрелгән проблеманы;

 –  әлеге проблеманың  автор тәкъдим иткән чишү юлы –автор фикере;

–  әсәрнең идеясе ( авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) аерып алабыз

Чәчмә әсәргә анализ ысулы актуальләштерелде

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек;

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  уртак эш башкардылар, фикерләрен дәлилле якладылар  

Тезмә әсәргә анализ ысулы электрон тактада  күрсәтелә.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада  күрсәтелә.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   (процессы)

Эшне нәрсәдән башларбыз?

- сюжетын өйрәнербез: игътибар белән укыйбыз,  вакыйгаларны өйрәбез, вакыйгаларга исем бирәбез, әсәр текстына якын итеп сөйлибез,   модельләштерәбез = гомумиләштерәбез.

4. Үзбәя

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Әсәрнең сюжетын өйрәнүне  ике зур төркемгә берләшеп оештырырга тәкүдим итәм.  1,2 төркем  Нәфисә язмышын сөйләргә әзерләнә, ә 3,4 төркемнәр  Гөлсем язмышын сөйләргә әзерләнә. Уку мәсьәләсен проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә - УМ = 1,2,3)  адымлап чишү оештырыла:

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

1 + н2+ н3= Н) УМнең

чишелеше була.

Вакыт бирелә. Көтелгән җавап: 

-  Нәфисә  чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, эчке дөньясы матур, күңеле кушканча эшли, нык ихтыярлы, көчле рухлы, кечкенә вакытыннан ук дини тәрбия ала, фикерен кыю әйтә, үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле. Ул иске карашлы әти-әнисенә каршы килеп, яраткан кешесенә кияүгә чыга. Нәфисәгә күңеле кушканны, үзе дөрес дип тапканны эшләү ныклык бирә. Ул гаиләдә бәхетле. Азактан әти-әниләре кызның фикере, аның тормыш юлы белән килешәләр.

  • Гөлсем - мирза кызы.  чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, йомшак күңелле,  икеләнүчән, каршылыкларга ия, ихтыярсыз, характерсыз, кыйбласыз, кистереп карар итми. Аңа кешеләр нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә ( Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми). Үз фикерен әйтә алмаганга ике милләт арасында буталып кала. Чөнки, берьяклы  гына тәрбия бирелми. Үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Ул гаиләдә бәхетсез.

Сюжет сызыкларын аерып алу аша Г.Исхакыйның  Көз” повесте сюжеты үзләштерелү өчен җирлек  тудырылды  

Модельләштерү күнекмәләре үсеше.

Дәреслек, хрестоматия (әсәрнең тулы эчтәлеге).

Модельләштерү электрон тактада күрсәтелә (дәфтәргә күчереп алу).

2. Модельләште-рү

Эшчәнлек барышы  тактада һәм эш дәфтәрләрендә схемада  түбәндәгечә чагылдырыла:

Нәфисә

Гөлсем

Уртак сыйфатлары

Чибәр, тырыш, белемле, тәртипле,  эчке дөньялары матур, холклары әйбәт.

Аермалы яклары

кечкенә вакытыннан ук әти-әнисенән дини тәрбия ала

берьяклы  гына тәрбия бирелми

нык ихтыярлы, көчле рухлы

ихтыяр көче җитми

фикерен кыю әйтә

кистереп карар итми

үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле

үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез

иске карашлы әти-әнисенә каршы чыгып булса да , яраткан кешесенә кияүгә чыга -  язмышын тормышын күңеле кушканча  башлый

икләнүләре нәтиҗәсендә яраткан кешесен югалта, күңеле кушканча эшли алмый

аның яраткан ире һәм бәхетле балалары бар

ире исерек, балалары әтиләрен яратмыйлар

Нәфисә һәм аның гаиләсе бәхетле

гаилә бәхетсез

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Төркемнәрдә киңәшеп рефлексия ясыйбыз:  

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?

- Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең сюжетын өйрәнергә тиеш идек.

Повестьтә ничә сюжет сызыгы булуын ачыкладык.

Әсәрнең сюжетын модельләштердек

Чәчмә әсәрнең анализ ысулын искә төшердек. Чәчмә әсәрнең сюжетын өйрәндек.

Повестьтә ике сюжет сызыгы  - ике хатын-кыз язмышы сурәтләнүен ачыкладык. Һәр сюжет сызыгын - Нәфисә һәм Гөлсем язмышын җентекләү өйрәндек. Нәфисә һәм Гөлсем язмышын чагыштырып модельләштердек. 

Сюжет сызыгы буенча

аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек.

Үз эшчәнлегеңне  

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  билгеләр куялар һәм дәлилләп яклыйлар.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

Өйгә эш электрон тактада күрсәтелә.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

- Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең сюжетын терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

Укучылар  белән килешеп журналга куела

Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

 Нинди билгеләр куелуы ачыклана:

«1»ле -   фәлән укучы

«2»ле -   фәлән укучы

«3»ле -   фәлән укучы

«4»ле -   фәлән укучы

«5»ле -   фәлән укучы

3. Өйгә эш алу.

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә: Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең сюжетын сөйләргә өйрәнергә (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);        
  • конструктив эшчәнлеккә: әсәр буенча гади план төзергә
  • иҗади эшчәнлеккә: тормыштан яки башка әдәби әсәрдән Нәфисә кебек үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхесләр турында материал алып килү.

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

2 нче дәрес

“Көз” повесте эчтәлеген үзләштерү

I.Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.        

2. Актуальләш-терү.

Без Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең сюжетын өйрәнеп бетердек. Ә бүген исә шул әсәр буенча йомгак ясарга тиешбез. Йомгак безгә өйдә бу әсәр буенча инша язарга, әсәргә карата, тормышта булган охшаш вакыйгаларга карата үз фикерегезне булдырырга ярдәм итәчәк.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез: Чәчмә әсәрне ничек өйрәнәдек?

- Сюжетын өйрәндек: игътибар белән укыдык,  вакыйгаларны өйрәндек, вакыйгаларга исем бирдек, әсәр текстына якын итеп сөйләдек,   модельләштердек = гомумиләштердек.

Берничә укучы әсәрнең эчтәлеген сөйли һәм үзләре төзегән планнары белән таныштыралар.

Тезмә әсәрнең сюжетын өйрәнү актуальләштерелде

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек;

Әсәргә анализ ысулы электрон тактада күрсәтелә.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   (процессы)

Эшне нәрсәдән башларбыз?

( анализ ысулы искә төшерелә):

– сюжетын өйрәнәбез

– темасын ачыклыйбыз;

 – вакыйгаларны аерып алабыз;

 – охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырабыз;

– ике өлешнең мәгънәсен кушып әсәрдә күтәрелгән проблеманы;

 –  әлеге проблеманың  автор тәкъдим иткән чишү юлы –автор фикере;

–  әсәрнең идеясен ( авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) аерып алабыз

4. Үзбәя

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Повестьне анализлауны дүрт зур төркемдә оештырырга тәкъдим итәм. 1 төркем әсәрнең темасын ачыклый һәм вакыйгаларны аерып ала, 2 төркем охшаш һәм капма-каршы вакыйгаларны берләштерә, 3 төркем әсәрдә күтәрелгән проблеманы һәм автор тәкъдим иткән чишү юлы – автор фикерен ачыклый, 4 төркем  әсәрнең идеясе (авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) турында сөйләргә әзерләнә. Уку мәсьәләсен проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә - УМ = 1,2,3)  адымлап чишү оештырыла:

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

1 + н2+ н3= Н) УМнең

чишелеше була.

Вакыт бирелә. Көтелгән җавап: 

1) Тема: бәхет (мәңгелек тема)

2) Капма-каршы вакыйгалар:

  1. Көзге караңгылык, тынлык. Өермә.
  2. Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте.  Гөлсем үскән мохит, яшьлек мәхәббәте.

3. Яз - яшьлектә очрашкан вакыт. Көз - сары яфраклар, күңелдә моң, сагыш, үкенеч.

4. Нәфисәнең бәхетле гаилә тормышы. Гөлсемнең бәхетсез гаилә тормышы.

5. Хәлил сүзләре: “Инде көз булды, Гөлсем туташ, миләшнеке - миләшчә, алманыкы-алмача”.          

Охшаш вакыйгалар:

  1. Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары.
  2. Яшьлектә сөйгән ярларының бер үк кеше - Хәлил - булып чыгуы.
  3. Гөлсем белән Хәлилнең мәхәббәте бер үк җирдә башлана һәм  төгәлләнә.

3)  Проблема: ничек бәхетле булырга.

 Автор тарафыннан проблеманың чишелеше.

Рус мохитендә үскән Нәфисә үз сүзен өзеп әйтә алмый, икеләнүчән, эчке каршылыкларга ия, ихтыярсыз, характерсыз, кыйбласыз, кистереп карар итми, шуңа күрә бәхетсез тормышка юлыга.

  1. Идеясе: тигез гаилә тормышына, үз бәхетеңә ирешү өчен нык ихтыярлы булу, туган халкың, аның гореф-гадәтләре белән бәйләнештә тору кирәк (үткәнгә кире кайту юк.Үкенмәслек итеп яшәргә, үкенмәслек гамәлләр кылырга кирәк).

Вакыйгаларны аерып ала алу аша Г.Исхакыйның  “Көз” повестенә анализ ясау өчен җирлек  тудырылды  

Модельләштерү күнекмәләре үсеше.

Модельләштерү электрон тактада күрсәтелә (дәфтәргә күчереп алу).

2. Модельләштерү

Эшчәнлек барышы  тактада һәм эш дәфтәрләрендә схемада  түбәндәгечә чагылдырыла:

Охшаш вакыйгалар:

Капма-каршы вакыйгалар

1. Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары.

1. Көзге караңгылык, тынлык. Өермә.

2.  Яшьлектә сөйгән ярларының бер үк кеше - Хәлил - булып чыгуы.

2. Нәфисә үскән мохит яшьлек мәхәббәте.  Гөлсем үскән мохит, яшьлек мәхәббәте.

3. Гөлсем белән Хәлилнең мәхәббәте бер үк җирдә башлана һәм  төгәлләнә.

3. Яз - яшьлектә очрашкан вакыт. Көз - сары яфраклар, күңелдә моң, сагыш, үкенеч.

4. Нәфисәнең бәхетле гаилә тормышы. Гөлсемнең бәхетсез гаилә тормышы.

5. Хәлил сүзләре: “Инде көз булды, Гөлсем туташ, миләшнеке - миләшчә, алманыкы-алмача”.          

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Төркемнәрдә киңәшеп рефлексия ясыйбыз:  

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?

- Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте әсәрен анализларга тиеш идек.

– сюжетын сөйләдек

– темасын ачыкладык;

 – вакыйгаларны аерып алдык;

  • охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырдык (модельләштердек);

– ике өлешнең мәгънәсен кушып әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыкладык;

 –  әлеге проблеманың  автор тәкъдим иткән чишү юлы –автор фикерен белдек ;

–  әсәрнең идеясен ( авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) аерып алдык.

Үзләренең анализ буенча

аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек.

Үз эшчәнлегеңне  

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  билгеләр куялар һәм дәлилләп яклыйлар.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

Өйгә эш электрон тактада күрсәтелә.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

- Гаяз Исхакыйның “Көз” повестына анализны терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

Укучылар  белән килешеп журналга куела

Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

 Нинди билгеләр куелуы ачыклана:

«1»ле -   фәлән укучы

«2»ле -   фәлән укучы

«3»ле -   фәлән укучы

«4»ле -   фәлән укучы

«5»ле -   фәлән укучы

3. Өйгә эш алу.

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә: Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенең анализын сөйләргә өйрәнергә (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);        
  • конструктив эшчәнлеккә: “Мохитнең тәрбияви көче  (“Көз” повесте мисалында)” дигән темага инша язу өчен план төзегез.
  • иҗади эшчәнлеккә: тема белән бәйле шигырь мәкальл, әйтемнәр язып карарга (алып килергә)

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Дә-рес-

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

3 нче дәрес

“Көз” повесте аша Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнү

I.Ориентла-шу,  мотивлашты-ру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.        

2. Актуальләште-рү.

Өйдә сез Г.Исхакыйның  Көз” повестенең анализын сөйләргә өйрәнергә тиеш идегез. Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез: Чәчмә әсәрне ничек өйрәнәбез?

- Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте әсәрен анализларга тиеш идек.

– сюжетын сөйләдек

– темасын ачыкладык;

 – вакыйгаларны аерып алдык;

  • охшаш вакыйгаларны берләштереп ике өлешкә калдырдык (модельләштердек);

– ике өлешнең мәгънәсен кушып әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыкладык;

 –  әлеге проблеманың  автор тәкъдим иткән чишү юлы –автор фикерен белдек ;

–  әсәрнең идеясен ( авторның эх, шулай булса иде, яисә  эх, шулай булмаса иде! дигән теләге) аерып алдык.

Берничә укучы әсәргә анализны үрнәк буенча сөйли һәм үзләре төзегән планнары белән таныштыралар.

Тезмә әсәргә анализ ысулы актуальләштерелде

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек;

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  уртак эш башкардылар, фикерләрен дәлилле якладылар  

Анализ ысулы үрнәген электрон тактадан карап искә төшерү.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   (процессы)

  • Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез:
  1. әдәби уку дәресләрендә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

  1. Авторның биографиясе    белән ничек эшлибез?

  1. Көтелгән җаваплар:
  • Әсәрне укыйбыз.
  • Сюжетын өйрәнәбез.
  • Анализлыйбыз.
  • Әдипләр белән танышабыз.

  1. Көтелгән җаваплар:

- Авторның тормыш юлын укыйбыз.

- Әдип турында алган мәгълүматларны искә төшерәбез (алдагы елларда үтелгән булса).

- Мөһим фактларга игътибар итәбез, истә калдырабыз.

- Авторның үзенчәлеген һәм әһәмиятен ачыклыйбыз.

Модельләштерәбез.

- Укыганны үз сүзләребез белән сөйлибез.

4. Үзбәя

Анализ ысулын үрнәк буенча сөйләү:

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

1. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында укыйбыз.  

Алдагы сыйныфта алган белемнәрне искә төшерәбез(тормыш юлын аерым битләрдә һәм дәреслекләрдән уку).

Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне  ике зур төркемгә берләшеп оештырырга тәкүдим итәм.  1,2 төркем  тормыш юлын сөйләргә әзерләнә, ә 3,4 төркемнәр  иҗатын сөйләргә әзерләнә. Уку мәсьәләсен проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә - УМ = 1,2,3)  адымлап чишү оештырыла:

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

1 + н2+ н3= Н) УМнең

чишелеше була.

Вакыт бирелә. Көтелгән җавап: 

  • Гаяз Исхакый – 1878 елның 10 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында татарның мәгърифәтле гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай да атаклы хәзрәт кызы була. Атасы ярдәмендә башлангыч белемне алгач, 1890 елда аны Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Биредә 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлый һәм Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә урнаша. Г.Исхакыйның әдәбият мәйданына килүенә йогынты ясаган факторлар:
  1. Талантлы әйбәт гаиләдә тәрбия алуы.
  2. XIX гасырның соңында көчәеп киткән җәдитчелек хәрәкәтенең тәэсире.
  3. 1989 елдан 1902 елга кадәр Казан татар укытучылар мәктәбендә укуы.

1902 елда, Г.Исхакый Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучылык итә, төрле мәдәни чаралар үткәрә.

1903 елда ул моннан да китеп Казанга университетка керергә тели, ләкин әнисе авырып киткәнлектән авылга муллалык итәргә чакыралар. Ул авылда мәктәп ачтыра, күрше авылга митинглар оештыра. Әмма муллалыгын ташлап Казанга килә һәм сәясәт, көрәш дөньясына ташлана. 1905 елда “Таң йолдызы” исемле революцион эчтәлекле газета чыгара. Ул газета ябылганнан соң “Тавыш” гәзитендә эшчәнлеген дәвам итә.

1906 елда крестьяннар арасында пропоганда алып барганы өчен аны беренче мәртәбә кулга алалар. Чистай төрмәсендә ул автобиографик роман яза “Зиндан”.

1907 елны тагын кулга алынып, Архангель губернасына 3 елга сөргенгә җибәрелә. 1908 нче елны сөргеннән качып, башта Петербургта яши, аннан Төркиягә китә.

1911 елны Петербургта чит кеше паспорты белән яшәсә дә кулга алынып яңадан сөргенгә озатыла.

1913 елда Казанга кайтмау шарты белән чыгарыла.

Ул башта Петербургта, соңыннан Мәскәүдә “Ил”, “Сүз”, “Безнең юл” гәзитләрендә эшли.

Ул 1917 елны Февраль революциясен шатланып каршы ала.

Әдип Бөтенроссия мөселманнарының 2 съездын әзерләүдә катнаша.

1917 елны ул мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе белән яна. Әмма бу идея бар яктан да кысыла, җитәкчеләр кулга алына. Илдә исән-сау яшәү мөмкинлеге калмагач, Ватанны ташлап, чит илгә – мөһәҗирлеккәкитәргә мәҗбүр була. Парижга килә, Берлин, Вашава, Польша шәһәрләрендә яши. 1939 елда Гитлер Германиясе Польшага басып кергәч Төркиягә күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда кала.

Мөһәҗирлектә дә Г.Исхакый сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итә. “Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак” исемле гәзит-журналларчыгара.

Г.Исхакый 1954 елның 22 июлендә 76 яшендә Анкара шәһәрендә вафат була. Үзенең васияте буенча Истанбулда Әдернәкапы зиратында күмелгән.                      

***

  • Г.Исхакыйның иҗаты галимнәр тарафыннан 2 дәвергә бүлеп өйрәнелә:
  1. XX гасыр башы (1897-1919). Әлеге чорны тагы берничә төркемгә бүләләр:

а) Мәгърифәтчелек (1897-1904): “Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясе, “Тәгалемдә – сәгадәт” хикәяләре һ.б.

б) Таңчылык дәвере (1905 - 1911): “Сөннәтче бабай”, “Көтелгән бикәч” хикәяләре һ.б.

в) Милләтчелек дәвере (1905 – 1918): “Мөгаллимә”, “Зөләйха”

  1. Мөһаҗирлек дәвере: “Көз”, “Җан Баевич” һ.б. әсәрләре

Сүзлек эше оештырыла: мәгърифәтле, мәдәни, сәясәт, зиндан, мөһәҗирлек сәгадәт сүзләренә ачыклык кертелә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» белән эш оештырыла (дәфтәрләрдә)

Вакыйгаларны аерып ала алу аша Г.Исхакыйның  тормыш юлын өйрәнү өчен җирлек  тудырылды  

Модельләштерү күнекмәләре үсеше.

Авторның биографиясе тәкъдим ителә (дәреслек һәм ак битләрдә өстәмә материаллар)

Модельләштерү электрон тактада күрсәтелә (дәфтәргә күчереп алу).

2.Модельләш-терү

Эшчәнлек барышы  тактада һәм эш дәфтәрләрендә схемада  түбәндәгечә чагылдырыла:

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы

Белемгә омтылыш:

Яуширмә авылы (әтисе – әнисе)

1878

Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

1890

Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә урнаша.

1893

Яуширмә авылында муллалык итә, мәктәп ачтыра, күрше авылга митинглар оештыра.

1903

Мабугаттагы эшчәнлеге

“Таң йолдызы”, “Тавыш” исемле газеталарында  эшчәнлеген дәвам итә.

1905

Сөргендәге тормышы

Кулга алалар

1906

Архангель губернасына 3 елга сөргенгә җибәрелә

1907

Сөргеннән качып, башта Петербургта яши, аннан Төркиягә китә.

1908

Яңадан сөргенгә озатыла.

1911

Казанга кайтмау шарты белән чыгарыла.

1913

Мабугаттагы эшчәнлеге

Петербургта, соңыннан Мәскәүдә “Ил”, “Сүз”, “Безнең юл” гәзитләрендә эшли.

Белемгә омтылыш:

Бөтенроссиямөселманнарының 2 съездын әзерләүдә катнаша.

1917

Иреккә омтылыш (милләтчелек)

Мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе белән яна.

1917

Мөһәҗирлек тормышы

Парижга килә, Берлин, Вашава, Польша шәһәрләрендә яши.

Мабугаттагы эшчәнлеге

“Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак” исемле гәзит-журналларчыгара.

Мөһәҗирлек тормышы

Гомеренең соңгы көннәрен Төркиядә үткәрә

1939

Г.Исхакый  Анкара шәһәрендә вафат була.

1954

Гаяз Исхакыйның иҗаты

XX гасыр башы (1897-1919).

Мөһаҗирлек дәвере: “Көз”, “Җан Баевич” һ.б. әсәрләре

а) Мәгърифәтчелек (1897-1904): “Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясе, “Тәгалемдә – сәгадәт” хикәяләре һ.б.

б) Таңчылык дәвере (1905 - 1911): “Сөннәтче бабай”, “Көтелгән бикәч” хикәяләре һ.б.

в) Милләтчелек дәвере (1905 – 1918): “Мөгаллимә”, “Зөләйха”

III.Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

Төркемнәрдә киңәшеп рефлексия ясыйбыз:  

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык?

- Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнергә тиеш идек.

- Әсәргә анализны үрнәк буенча сөйләдек

- Авторның тормыш юлын укыдык.

- Әдип турында алган мәгълүматларны искә төшерәбез (алдагы елларда үтелгән булса).

- Мөһим фактларга игътибар иттек, истә калдырдык.

- Авторның үзенчәлеген һәм әһәмиятен ачыклыйбыз.

- Модельләштердек.

Үзләренең анализ буенча

аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек.

Үз эшчәнлегеңне  

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  билгеләр куялар һәм дәлилләп яклыйлар.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

Өйгә эш электрон тактада күрсәтелә.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

- Гаяз Исхакыйның тормыш юлын терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

Укучылар  белән килешеп журналга куела.

Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

 Нинди билгеләр куелуы ачыклана:

«1»ле -   фәлән укучы

«2»ле -   фәлән укучы

«3»ле -   фәлән укучы

«4»ле -   фәлән укучы

«5»ле -   фәлән укучы

3. Өйгә эш алу.

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә: Гаяз Исхакыйның тормыш юлын сөйләргә өйрәнергә (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);        
  • конструктив эшчәнлеккә: әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация ясап килергә
  • иҗади эшчәнлеккә: инша язып килергә.

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Кулланылган чыганаклар:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).
  • Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)
  • Татар әдәбиты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тутыл.2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.
  • Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014
  • Яхин А.Г. “Әдәбият дәресләре: Укытучылар,югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. - Казан:Мәгариф, 2003. – 159 б.
  • Әдәбият (XX йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин һ.б. .Г.Әхмәдуллин редакциясендә. -3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
  • Әдәбияттан хресто матия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Н.Г.Юзиев. - 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2005.
  • Г.Исхакый “Сайланма әсәрләр”. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. -480б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.
  • Татар әдәбияты тарихы., 5 том – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989 -544 б.
  • http://biklyan.ucoz.ru/blog/2008-05-04-21
  • http://www.openclass.ru/node/181954


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә анализ.

10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты

Танылган язучы Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат....