«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››
методическая разработка (6 класс) на тему

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kzhul_chitek.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Татарстан Республикасы муниципаль белем бирү учреждениесе

                 1 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе

 «Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”   әсәренә анализ››

                                                             Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

                                                            Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызының

                                                            6 нчы А сыйныфының татар төркемендә

                                                            үткәргән әдәбият дәресе.

Максат: 1. Символлар hәм образлар аша әсәргә анализ ясау.

              2. Иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

              3. Халкыбызның милли бәйрәмнәренә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: Г. Исхакый портреты, “Милли киемнәр” стенды, татар халкының милли ризыклары сурәтләнгән рәсемнәр.

                                        Дәрес барышы.

І. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

ІІ. Актуальләштерү.

1. Гаяз Исхакый турында белгәннәрне искә төшерү.

2. Дини бәйрәмнәр турында әңгәмә.

ІІІ. Яңа материал өйрәнү.

1. - Бу нинди жанрдагы әсәр? (Хикәя.) Ни өчен? Дәлилләгез.

 - Әсәр нәрсә турында? (Читек турында.)

 - Төп герое кем? (Әхмәдулла.)

 - Үткән дәрестә без бу исемнең мәгънәсен дәфтәрләребезгә язган идек. Ул нәрсәне аңлата? (“Иң дәрәҗәле “дигәнне аңлата.)

 2. - Әхмәдулланың портретын төзик.

   Әхмәдулланың киемнәре: чапан, чалма, читек, казаки, кәвеш.

 3. Бу киемнәрнең нинди кием булуын hәм нәрсә өчен хезмәт итүен ачыклау.

 4. hәр киемнең мәгънәсен ачыклау.

 а) – Чапан турында әсәрдә нәрсә язылган? (Әтисенең чапаныннан тегелгән.)

  - Әтисе кем? (Мулла.) Димәк, мулла чапаныннан тегелгән. Ни өчен? (Мулла малае, яңасы юк, экономия өчен.)

  - Материалы нинди? (Җем – җем итеп тора, саранҗы, искерми, боhар патшасының улы гына кия, яшел.) Ни өчен?

 - Ни өчен чапан, башка кием түгел? (Чөнки мулла малае, дәрәҗә, алдынгы кеше.)

 - Ни өчен искерми? (Чөнки муллалар hәрвакыт булырга тиеш.)

 - Ни өчен җемелди? (Дәрәҗәгә ия.)

 - Ни өчен яшел? (Мөселман, дин төсе.)

 - Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш.

 б) –Чалма турында нтләр укыдыгыз? (Чалма чуар.)

   - Гадәттә чалма нинди төстә? (Ак.) Әтисенең чалмасы нинди булыр? (Ак. ) Ни өчен?

   - Ни өчен башка баш киеме бирмәгән язучы? Мәсәлән, бүрек яки түбәтәй? (Чөнки әтисе – дин әhеле.)

  - Малайның чалмасы нигә чуар? (Ул әле кечкенә, уйлары тәртиптә түгел, шуңа чуардыр.)

  - Үскәч, Әхмәдулла нинди чалма кияр? (Ак.)

 Нәтиҗә: Әлегә Әхмәдулланың уйлары төрле, ләкин ул әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш.

в) – Читек турында сөйләшәбез. (Тактага язып барыла.)

                                       

                                               Читек

 хыялдагы                               яңа                               тегелгән

кызыл сәхтиянлы                 таман түгел                     әнисенеке, кызыл

тип – тигез киселгән            киләсе елга таман           үлек өстендә бир.

солдатныкы кебек түгел      абыйсына бирә               карага буялган

чем кара                                 ураза гаетендә була

кәҗүл читек

  - Ни өчен читек алынган, башка аяк киеме түгел? (Өстенлекне күрсәтә, дәрәҗәле; ул - Әхмәдулла бит!)

  - Әхмәдулла хикәя ахырында да читексез кала, чөнки ул – ир-ат, тәҗрибә тупларга, читекне көрәшеп алырга тиеш.

5. Әхмәдулланы башка образлар белән бәйләнештә карау.

 - Малайлар Әхмәдулланы ни өчен кыйныйлар? ( Чөрки ул бердәнбер белемле, дәрәҗәле малай.)

 - Әйе, укучылар, наданнар арасында белемле кыйнала.

 - Малайның әтисе кем? Әнисе кем? Әбисе кем? (Тормыш тартучы, ашатучы, киендерүче, тәрбияче.

 - Әхмәдулланың матур сыйфатларын санагыз. (Үзен юата ала, ихтыяр көче нык, рухын сакларга көч таба.)

 6. Йолаларга игътибар итү.

 -Нинди бәйрәм турында язылган? Нинди йола, гореф-гадәтләр турында сүз бара? (Гает бәйрәме турында сөйләшү.)

 7.Төп проблеманы ачыклау. Тәрбия проблемасы – төп проблема.

 8. Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән? ( Әхмәдулла кулында милләт язмышы.)

 - Әйе, милләт язмышы тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш.

Іv.Ныгыту.

- “Кәҗүл читек” бүген актуальме?  Нинди яңалык алдык? Шул турыда сөйләп чыгыйк.

v.Йомгаклау.

Билгеләр кую.

vІ. Өйгә эш бирү. “Әхмәдулла образы миңа нәрсә бирде?” – инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә анализ.

10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат:  1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...