Гаяз Исхакый «Кәҗүл читек»
план-конспект урока (7 класс)

Халикова ГульнараДаниловна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gayaz_ishakyy_kzhul_chitek.docx59.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

 «Күшәр төп  гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе.

Тема:

Гаяз Исхакый  «Кәҗүл читек»

( 7 нче сыйныфта  үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе)






2020-2021 нче уку елы

   Максат: "Кәҗүл читек" хикәясенең эчтәлеген ачу, аны аңлап укуларына ирешү; хикәядә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, нәтиҗәләр чыгарырга, системага салырга, иҗади уйларга өйрәтү;   халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолаларына мәхәббәт тәрбияләү. 

  Җиһазлау: Г. Исхакыйның портреты. Әсәрләреннән күргәзмә. Татар халык киемнәреннән күргәзмә. “Татар  исемнәре” китабы. Ноутбук, презентация. 

   Кулланылган ысул һәм алымнар: укытучы сөйләве, эзләнү һәм иҗади ысуллар,күрсәтмә .һәм тикшеренү ысулы, укытучының һәм укучының сәнгатьле укуы, эзләнүчән әңгәмә, телдән сыйфатлама  иллюстрация өстендә эш, чагыштыру алымы, сөйләм алымы.

Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе.

План

1.Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

а) Өй эшен тикшерү.

б) Тест сорауларына җавап бирү

Ш.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. Хикәя өстендә эш:

а) Әсәрнең жарын билгеләү;

б) Өлешләргә бүлү һәм исем бирү;

в) Читекне тасвирлаган урынны табып уку һәм экрандагы читек белән
чагыштыру,әңгәмә үткәрү;

  1. Гает бәйрәме турында әңгәмә үткәрү;
  2. Әхмәдулланың читекне көткәндәге кичерешләре турында укучылардан сөйләтү;
  3. Иллюстрация өстендә эш;
  4. Автор Әхмәдулланың кичерешләрен ничек тасвирлаган? Шул урынны табып уку;
  5. Инценировка;
  1. Укытучының үрнәк укуы;
  2. Рольләргә бүлеп уку;

10.Рәсем буенча укучылардан сөйләтү;

11 .Хикәядән тел-сурәтләү чараларын табу;

12. Әсәрнең идеясын билгеләү;

IV.Йомгаклау.

Автор нәрсә әйтергә теләгән? Г.Исхакый иҗатының әһәмияте.

V. Өй эше        

  1. вариант- Хикәяне дәвам итәргә.
  1. вариант- Әхмәдуллага характеристика язарга.

V/. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.
Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде? (Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында кабатларга һәм аның "Кәҗүл читек" әсәрен укып бетерергә. )

II.Актуальләштерү, өй эшен тикшерү.

1.- Әйдәгез, өй эшен тест ярдәмендә тикшереп алыйк (1 слайд)

( Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән тест сорауларына җавап бирү.)

ТЕСТ СОРАУЛАРЫ.

1.Г.Исхакыйның туган авылы:

а) Кушлавыч;

б) Яуширмә; .

в) Солтанморат.

2.Г.Исхакыйның әтисенең исеме ничек?

а)Гыйлаҗетдин;

б)Мөхәммәтҗан;

в)Мостафа.

3.1898 нче елда Г.Исхакый кайсы уку йортына укырга керә?

а) Күл буе мәдәрәсәсенә;

б) “Хөсәения” мәдрәсәсенә;

в) Казан татар укытучылар мәктәбенә.

4.Г. Исхакыйның 17 яшендә язган беренче әсәре:

а) «Кияү»;

б) «Көз»;

в) «Тәгаллемдә сәгадәт».

5. Г.Исхакый Казанда нинди газетада эшли?

а) «Таң йолдызы»;

б) «Яшь сталинчы»;

в) «Яшь ленинчы».

6.Г.Исхакый “Хөсәения” мәдәрәсәсендә кайсы елларда эшли?

а)1902-1903;

б)1898-1901;

в)1905-1906.

7. Г.Исхакый чит илгә кайчан китә?

а) 1933;

б) 1954;

в) 1919;

8. Г.Исхакый ничәнче елда вафат була?

а) 1945;'

б) 1954;

в) 1939;

9. Г.Исхакыйның кабере кайсы илдә?

а) Польшада;

б) Германиядә;

в) Төркиядә.

10.Кайсы юлдагы әсәрләр Г.Исхакыйныкы?

а)”Теләнче кыз”, “Зөләйха”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”;

б) “Алмачуар”,”Кызыл чәчәкләр”, “Казакъ кызы”;        

в) “Алмачуар”, “Матур туганда”, Хаҗи әфәнде өйләнә”.

2. Тест эшен тикшерү (2 слайд).

3. Презентация карау.

–Укучылар, .... бүгенге дәрескә Г.Исхакый турында өстәмә мәгълүмат табып, презентация әзерләп килгән. Әйдәгез, аны тыңлап китик әле.

4.Аудиоязма тыңлау.

 –Укучылар, дәрескә әзерләнгәндә мин Г. Исхакыйның сөйләме яздырылган аудиоязмага юлыктым. Хәзер сезгә дә аны ишеттерәсем килә.

5.Телдән журнал: «Г.Исхакый турында».

-Ә хәзер сүзне .... бирик. Ул безне танылган шәхесләребезнең Г.Исхакый иҗатына биргән бәяләре белән таныштырыр.

 -“Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле.”

(Шагыйрь Әхәт Гаффар)  

   -Гаяз Исхакый  — җәмәгать эшлеклесе дә, халкыбызның киләчәге турында уйлап иҗат иткән әдип тә, милли азатлык хәрәкәтенә үзенең зур өлешен керткән көрәшче дә. 

(Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллин)

 

   -Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.                                                    

(Әдәбият галиме Җамал Вәлиди.)

-Исеме төрки дөньяда сүнмәс йолдыз булып калыккан мәшһүр Гаяз Исхакый- күпкырлы олы талант иясе, татар әдәбияты классигы, ялкынлы публицист һәм сәясәтче. Аның туган халкыбызга калдырган интеллектуаль мирасының кыйммәте әйтеп бетергез.

(Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш. Шәймиев)

6.Укытучы сүзе.

 -Г.Исхакыйның мирасы 1980 еллар ахырында гына  халыкка кире кайтарыла. Исхакый исемен аклау эшенә әдәбият галиме И. Нуруллин һәм язучы Ә. Еники зур өлеш кертәләр. Аның әдәби иҗаты, сәяси-тарихи карашлары Н. Дәүләт, С. Чыгътай, М. Таһир, И. Нуруллин, Һ. Мәхмүтов, Л. Гайнанова, М. Хәсәнов, Ф. Мусин, М. Сәхапов, Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Ф. Ибраһимова, Р. Ганиева, А. Шәмсутова, Р. Харрасова, Р. Яруллина, Б.Т. Гали һ.б. авторларның хезмәтләрендә яктыртыла. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңә, әдип аклана.  

III. Яңа белемнәр формалаштыру.

1.Максатны билгеләү.

-Г.Исхакыйның әдәби мирасы бик бай. Ул  романнар,  драма әсәрләре язган,  күп санда повесть һәм хикәяләр иҗат иткән. Шулардан  сез өйдә  «Кәҗүл читек» әсәрен укыдыгыз.  Һәм  бүгенге дәресебезнең максаты: әсәренең эчтәлеген ачу, хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрне билгелү,  аларга карата үз фикеребезне җиткерү. (үзләреннән әйттерү)

-Укучылар, әсәрне укып чыккач та туган беренче фикерегезне бер сүз, бер җөмлә  белән генә әйтегез әле. (тактага язу). (Әхмәдулла кызганыч, иптәшләре усал, һ.б..) Дәресебез ахырында без аларга кабат кайтырбыз.

 2Хикәя өстендә эш.

1)Чорга характеристика.

 - Әсәр ничәнче елда язылган? (1912) . Бу чорга характеристика бирегез әле.

(1905-1918 елларда татар халкы алып барган милли-азатлык көрәше - бай тарих ул. "Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән..." - даһи Тукайның бу сүзләре 1905 елда башланган инкыйлаб-революциянең тәэсире белән халкыбыздагы гомум бер уянуны ачык чагылдыра. Бишенче ел инкыйлабының башлангыч чорында ук төрле милли хәрәкәтләр оешып, партияләр, берлекләр барлыкка килә башлый. Шуларның иң беренчеләреннән булып "Таңчылар" берлеге”, "Иттифак әл-мөслимин"  ("Мөселманнар берлеге") төзелә. "Иттифак әл-мөслимин" нең һәм, гомумән, татар милли-азатлык хәрәкәтенең ул вакыттагы җитәкчеләре - халкыбызның асыл затлары, аның азатлык көрәшендә һәм мәдәният тарихында якты йолдыз булып янган бөек шәхесләр: Исмәгыйль Гаспралы, Рәшит Ибраһимов, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдинов, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, бертуган Максудилар, Бубилар, Шәрәфләр... Ләкин Столыпин реакциясе башлангач, бу оешма  зур кыенлыклар кичерә һәм 1914 елда яшәүдән туктый.

 Татар халкының XX йөз башы сәяси тарихында шактый ук билгеле эз калдырган тагын бер оешма - Рәсәйнең Дәүләт Думасындагы мөселманнар фракциясе. 1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының берничә съезд-корылтае булып уза: май аенда Мәскәүдә үткәрелгән I корылтай һәм июльдә Казанда бергә үткәрелгән өч корылтай - II Бөтенроссия съезды, I Бөтенроссия мөселман гаскәрләре съезды һәм мөселман руханилары корылтае. Казан корылтайларында эчке Россия һәм Себер мөселманнарының, ягъни татарлар белән башкортларның, милли-мәдәни мохтариаты игълан ителә. Мохтариатны тормышка ашыру максатында Садри Максуди җитәкчелегендә 12 кешедән торган комиссия төзелә, ул, мохтариатның законнар чыгаручы югары оешмасы итеп Милли идарә төзүне оештыра; дин, мәгариф һәм финанс эшләре буенчаөч нәзарәт, ягъни министрлык булдырыла. Милләт Мәҗлесе 1917 елның декабрендә Уфа шәһәрендә җыела, анда татар һәм башкорт халыкларының территориаль берлеге - "Идел-Урал штаты" төзелә. Баштарак мөстәкыйль оешма булып барлыкка килгән, соңыннан "Идел-Урал"га буйсынган Хәрби Шура карамагында 60 меңлек милли гаскәр була.

Әмма татар халкының чын үз дәүләтен торгызуга багышланган бу изге эшләренә тормышка ашырга насыйп булмый. Большевикларның шул ук 1917 елда хакимияткә килүе һәм 1918 елда Россиядә гражданнар сугышы башлангач, Милли оешмалар туздырылып, законнан тыш дип игълан ителәләр.)

- Бу елларда язылгач, димәк, әсәр нәрсәгә багышланган булыр? (милләткә)

2)Хикәя жанрына билгеләмә бирү.

 -Укучылар, “Кәҗүл читек” әсәрен нинди жанрга кертер идегез һәм ни өчен?

( Хикәя жанрына, чөнки әсәрдә Әхмәдулла белән булган бер генә вакыйга турында бара.) (Хикәя- бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр.)

-Укучылар, әйдәгез, әсәрне өлешләргә бүлеп карыйк әле. Ничә өлешкә бүлеп булыр иде икән? (ике) Аларга исем бирегез (1- Әхмәдулланың татлы хыялы; 2 – Өзелгән өмет).

3)Сүзлек эше.

-Әсәрдә без хәзер телебездә кулланмый, мәгънәсен аңламый торган сүзләр бар. Әйдәгез аларны карап китик әле.  (3 слайд)

кәҗүл читек- кәҗә тиресеннән эшләнгән читек

сауры-ат тиресеннән эшләнгән күн

зияб (зяблик )- кызылтүш

гает- мөселманнарның дини бәйрәме

сәхтиян-кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән йомшак күн

саранҗы-саржа (тукыма )

чалма-мөселманнар кия торган баш киеме

кызамык- авыру (корь)

балтыр-чалтыр – аякның тездән аскы өлеше

мәхдүм- дин башлыкларының ир балаларын шулай атыйлар

чак булу- ярау, туры килү

дәүкәди- зур

атыңа- исемеңә

гарәфә көн- гает алды көне

элгәре - башта

казаки-озын камзулга охшаган, озын җиңле өске кием

сару-урау

вәгазь-үгет-нәсыйхәт

Әлхәм- Коръәннең беренче сүрәсе, Аллага дан җырлау

рөкүгъ-намазда иелеп тору, тезләнү

Әттәхият-намазда тезләнеп утырып укый торган дога

4)Әсәрне анализлау.

   -Яхшы, әйдәгез, әсәрнең эчтәлегенә күчик. Хикәянең төп герое кем? (Әхмәдулла)

   -Әхмәдулла исеме нинди мәгънәгә ия? (“Иң дәрәҗәле” .“Татар исемнәре” китабын күрсәтү)

   -Безнең әби-бабаларыбыз балаларына тирән мәгънәле исемнәр генә кушканнар, башка милләт исемнәрен бирмәгәннәр. Әлеге китаптан сез үз исемнәрегезнең дә аңлатмасын таба аласыз.

   -Әхмәдулла ни өчен әтисен түземсезлек белән көтә? (читек өчен).  

   -Укучылар, әйдәгез әле, тексттан Әхмәдулланың хыялындагы читекне сурәтләгән урынны табып укыйк әле.(262 нче биттә бирелгән өзекне табып укыйлар) (4 слайд)

   -Укучылар, хәзерге вакытта читек кигән кешеләрне күргәнегез бармы? Кайда күргәнегез бар? (Олылар мәчеткә барганда, намаз укыганда кияргә мөмкин. Шулай ук спектакльләрдә, биючеләрнең аякларында күрергә мөмкин.)

   -  Әхмәдулланың читекне көткәндәге кичерешләре турында әйтеп үтегез әле. (Әхмәдулла янып-көеп, түземсезләнеп көтә. Ул көтү каршыларга чыккан, үз кичерешләренә малайларны да бөтереп кертә, аларга тәмле прәннекләр бирергә вәгъдә итә, хыяллана, күз алдына китерә, мактана)

   -Әхмәдулла читекне киеп кая барачак? (гает бәйрәменә)

   -Нинди бәйрәм соң ул гает бәйрәме? Сезнең анда барганыгыз бармы?  Менә бүген сыйныфташыбыз Фәннүр безне милли бәйрәмнәребезнең, йолаларыбызның берничәсе белән таныштырып китәр (укучы сөйләме).

(Корбан бәйрәме яки корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач, 70 көн узуга билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш, начар эшләр эшләмәскә, олыларга-хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.  

 Ураза́ бәйрәме́ яки ураза - Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләнгән  Ислам бәйрәме. 624 елда билгеләнә башлый. Бәйрәм алдыннан фитыр сәдакасы бирелә. Бәйрәм бер көн дәвам итә.

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә куша. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора.

Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.   Гарәфә көнендә мөселманнар өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар. Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.)

    -Чыннан да, укучылар, әлеге  бәйрәмнәребезне без көтеп алабыз, тәмле коймаклар, пәрәмәчләр пешерәбез, таба исе чыгарабыз, туганнарыбызны, күршеләрне, дусларны, авылдашларны кунакка дәшәбез, самовар–чәйнекләрдә чәй кайнатып сыйлыйбыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Алар безне  яхшылыклар гына эшләргә, дус бердәм булып яшәргә өйрәтә.  Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.

   -Укучылар, Әхмәдулла гаеткә тагын ниләр киеп барачак? Алар нинди? Әсәрдән табып укыгыз әле. (чапан-өр-яңа, җем-җем итә, яшел; чалма- кызыл телемҗуллы, ак, әтисенең чапаныннан тегелгән; кәвеш- өр-яңа, азрак кибеп киткән, каз мае белән майлана; казаки- кыска җиңле).

   -Әлеге киемнәрне сезнең күргәнегез бармы? (5 слайд)

   - Гадәттә чалма нинди төстә була? (ак) Әтисенең чалмасы нинди булыр? (ак) Ни өчен? - Малайның чалмасы нигә чуар?   Чалманы кем чала? Абыйсы нинди? (укымышлы) Үскәч Әхмәдулла нинди чалма кияр? Киярме?

   -Ни өчен язучы башка баш киеме бирмәгән? Мәсәлән, бүрек яки түбәтәй? Ни өчен читек алынган, башка аяк киеме түгел? (өстенлекне күрсәтә, дәрәҗәле)

   -Нигә чапанны искедән теккәннәр, читек алып кайтмаганнар? (сакчыллык, уңганлык, булдыклылык, булганны әрәм итмәү)

  - Ни өчен бәйрәмнәргә яңа кием булдырганнар? (...)

   -Әхмәдулла мәчеткә әлеге киемнәрне киеп барырга, иптәшләре арасында азрак мактанып алырга хыяллана. Аның хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы? (Юк. Аның хыяллары чәлпәрәмә килде.)

   - Нинди вакыйгалар булды соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

   -Язучы Әхмәдулланың кичерешләрен бик оста итеп тасвирлаган.
Әйдәгез шул урынны табып укыйк әле.(271-272  нче битләрдә бирелгән өзекне уку)

   -Ни өчен яңа читек булмыйча кала? ( Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган була, шуңа күрә Әхмәдуллага дигән кәҗүл читекне ураза гаетенә генә тегеп өлгертә ала. Ә гаеткә киеп барырга Миңлесәхип апаларының кодаларыннан гына алып торалар. Читек Әхмәдуллага бик зур була.)

   - Бәйрәм көнне Әхмәдулла ни өчен кыен хәлдә кала? (Читекне әбисе кара майга буяган була. Намаз укыган вакытта Әхмәдулланың читегендәге кара буяу чапанына буяла. Малайлар моны күреп алып, Әхмәдулладан “Әнисе читеген кигән” дип көләләр)

   -Балалар, Әхмәдулланың гаиләсе турында да әйтеп китегез әле. Алар нинди? (әтисе-мулла, әнисе, мулла абыйсы, сеңлесе Рәбига. ) Әхмәдулланың  әти-әнисе, әбисе аның күңелен күтәрү өчен ниләр эшлиләр соң? (саплы калач алып кайталар, чапан тегәләр, юаталар, яратып эшдәшәләр, читекне буяп бирәләр, әбисе аны тәрбияли һ.б.) 

  - Безнең Әхмәдулланың өлкәннәргә мөнәсәбәте нинди? (Аларны хөрмәт итә.Әтиесенә соклана, аны олылый. Читекне мулла абыйсына бирә. Ул  әбисенә тартыла, аны тыңлый, хөрмәт итә, үрнәк ала. )

   -Әйе, гаиләдә бер-береңне ярату, олыларны хөрмәт итү, олылыклау, яклау, авыр чакта терәк булу, җылы мөнәсәбәтләр булырга тиеш.

 -Укучылар,  төп героебыз Әхмәдуллага нинди сыйфатлар хас? Әхмәдуллага телдән сыйфатлама төзик эле. (Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Ул үз ишләре арасында мактанырга ярата. Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен, шаяруларын күңеленә бик авыр кабул итә. Аның кәефе әледән-әле үзгәреп торучан.)

   - Сез Әхмәдуллага нинди киңәшләр бирер идегез?

   -Укучылар, Әхмәдулланың дуслары белән килешәсезме? Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме? (Юк, алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздермәскә тиешләр иде. Берсе генә булса да якларга тиеш иде, минемчә.
Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр.) Ни өчен шулай эшләгәннәр дип уйлыйсыз?
(Чөнки ул –   белемле, дәрәҗәле малай, мулла малае) Хәзер дә шулай түгелме?

  - Ә хәзер, укучылар,  Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?  Менә шул сорауга үзебезнең фикерләребезне әйтеп карыйк (акыл штурмы),  ( укучыларның фикерләре тыңлана һәм яздырып алына).

   Физкультминутка ясау.

   -Әсәрнең темасын билгеләгез. (Гаиләдә милли гореф-гадәтләргә, йолаларга нигезләнеп, Тәрбия  бирү.)

   - Гаяз Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән икән? (Беренчедән, тыйнак булырга, сабырлыкка, кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер-береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска; икенчедән,динебез, гореф-гадәтләребезгә инану, алар белән горурланырга кирәк икәнлекне күрсәткән

   - Димәк, Г. Исхакый гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан, «Кәҗүл читек» әсәре дә  шул максаттан языла. Язучы үз әсәрендә татар халкын халык иткән гореф - гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлегенә ишарә ясый.

  IV . Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Әйдәгез, хикәядәге тел-сурәтләү чараларын табыйк әле.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Мондый тел-сурәтләү чаралары ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

-Алар текстның тәэсир көчен арттыралар.

V. Йомгаклау.

 1.Нәтиҗә ясау.

-Әхмәдулла образында үзегезгә хас сыйфатларны күрдегезме?

   - Әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуальме?(Әйе)

   - Укучылар, татар халкы - үз гореф - гадәтләренә бай булган олы халык. Аның башка милләтләрдән аерып торучы үз традицияләре бар. Без татар милләтеннән булуыбыз белән горурланырга тиешбез. “Кәҗүл читек” хикәясе-ислам диненең уңай традицияләрен, йолаларын сезгә, балаларга, җиткерергә булышучы әсәр. Татар язмышы, милләт язмышы тәрбияле яшьләр, ягъни сезнең кулыгызда.

2.Хикәядән чыгып, автор иҗаты турында фикерләр әйттерү:

-балалар турында яза;

-тискәре сыйфатларга да юмор белән карый;

-үз милләте белән горурлана?

VI. Рефлексия.

VII.Өйгә эш.

-Көндәлекләрегезне ачып өй эше языйк:

1. Хикәяне дәвам итәргә.

2.Әхмәдулла кем булып үсәр? (Фикерләрне язып килергә)

-“Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле.”

              (Шагыйрь Әхәт Гаффар)  

   -Гаяз Исхакый  — җәмәгать эшлеклесе дә, халкыбызның киләчәге турында уйлап иҗат иткән әдип тә, милли азатлык хәрәкәтенә үзенең зур өлешен керткән көрәшче дә. 

(Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллин)

         

   -Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.                                                    

       (Әдәбият галиме Җамал Вәлиди.)

-Исеме төрки дөньяда сүнмәс йолдыз булып калыккан мәшһүр Гаяз Исхакый- күпкырлы олы талант иясе, татар әдәбияты классигы, ялкынлы публицист һәм сәясәтче. Аның туган халкыбызга калдырган интеллектуаль мирасының кыйммәте әйтеп бетергез.

(Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш. Шәймиев)

 

Хикәя- бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр

кәҗүл читек- кәҗә тиресеннән эшләнгән читек

сауры-ат тиресеннән эшләнгән күн

зияб (зяблик )- кызылтүш

гает- мөселманнарның дини бәйрәме

сәхтиян-кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән йомшак күн

саранҗы-саржа (тукыма )

чалма-мөселманнар кия торган баш киеме

кызамык- авыру (корь)

балтыр-чалтыр – аякның тездән аскы өлеше

мәхдүм- дин башлыкларының ир балаларын шулай атыйлар

чак булу- ярау, туры килү

дәүкәди- зур

атыңа- исемеңә

гарәфә көн- гает алды көне

элгәре - башта

казаки-озын камзулга охшаган, озын җиңле өске кием

сару-урау

вәгазь-үгет-нәсыйхәт

Әлхәм- Коръәннең беренче сүрәсе, Аллага дан җырлау

рөкүгъ-намазда иелеп тору, тезләнү

Әттәхият-намазда тезләнеп утырып укый торган дога

Корбан бәйрәме яки корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән     Ислам         бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач, 70 көн узуга билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш, начар эшләр эшләмәскә, олыларга-хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.

 Ураза́ бәйрәме́ яки ураза - Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләнгән  Ислам бәйрәме. 624 елда билгеләнә башлый. Бәйрәм алдыннан фитыр сәдакасы бирелә. Бәйрәм бер көн дәвам итә.

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә куша. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора.

Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.   Гарәфә көнендә мөселманнар өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар. Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....