Иярчен кире җөмлә
план-конспект урока (9 класс) на тему

Максат:

1) дидактик – иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

2) үстереш – иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;

3) тәрбияви үз-үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ (уку мәсьәләсе) кую һәм чишү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchen_kire_zhomllr.docx39.27 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Иярчен кире  җөмлә”

(9 нчы сыйныфта татар теленнән ФДГББС таләпләренә туры китереп

эшләнгән дәрес эшкәртмәсе)

 Максат:

1) дидактик – иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

2) үстереш – иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;

3) тәрбияви үз-үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ (уку мәсьәләсе) кую һәм чишү.

1. Ориентлашу этабы.

        1.        психологик уңай халәт тудыру;

        2.        белемнәрне тигезләү:

                -        үткән дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?

(Укучылар, гөрләшеп, төркемнәрдә искә төшереп алалар).

Көтелгән җавап:

(Теләсә кайсы төркемнән 1 укучы җавап бирә).

-        Без үткән дәрестә иярчен шарт җөмләләрне өйрәндек. Баш җөмләдәге эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәү шартын белдереп, нинди шартта? нишләсә? кебек сорауларның берсенә җавап биргән иярчен җөмлә иярчен шарт җөмлә дип атала. Төзелеше ягыннан иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре була. Моны без бәйләүче чараның хәбәр составында булу-булмавыннан чыгып билгелибез.

Үзбәя.

Өй эшенең ярым иҗади төрен тыңлау:

Әдәби әсәрләрдән иярчен шарт җөмләләре булган 6 иярчен кушма җөмлә эзләп язарга, схемаларын төзергә.

Көтелгән җавап:

Үзбәя.

Өй эшенең иҗади төрен тыңлау.

Көтелгән җавап:

Үзбәя.

3)         УМ кую.

Тактада тулы булмаган модель тәкъдим ителә.

Бирем: иярчен хәл җөмләләрнең өйрәнгән төрләрен язарга, әле кайсы төре аерым өйрәнелмәде? Шуңа нигезләнеп, бүгенге дәрескә УМ формалаштырырга.

Иярчен хәл җөмләләр.

  ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

Көтелгән җавап:

Вакыт            урын    рәвеш    күләм    сәбәп    максат    шарт    кире

Иярчен кире җөмләләр әле аерым өйрәнелмәде. Димәк, бүген иярчен кире җөмләләрне өйрәнербез.

Үзбәя.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә язып куела.

II. Адымлап башкару этабы.

4)         УМ чишү.

1 нче бирем. Бирелгән җөмләләрне язарга, грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче чараны аерып чыгарырга.

  1. Куркып уянулар бетсә дә, йөрәгенә, таш булып, ниндидер авыр нәрсә утырды.

Көтелгән җавап:

(…-сә  дә), [ ] - шарт фигыль кушымчасы - сә+дә  кисәкчәсе.

Үзбәя.

2.         Вакыт инде шактый соң булуга карамастан, Мәрзия ханым һаман юк иде..

(… - га карамастан), [ ] - Юн.к.  кушымчасы + карамастан сүзе.

Үзбәя.

3.        Октябрь ахыры иде, шуңа карамастан көндезләрен дә эссе иде..

( ), [… шуңа карамастан … ] - мөнәсәбәтле сүз.

4.         Кайсы якка гына ул борылмасын, кояш яндыра, көйдерә иде.

       (… - сын), [ ] - III зат боерык фигыль кушымчасы.

2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән җөмләләрнең кайсылары синтетик, ә кайсылары аналитик иярчен җөмләләр? Дәлилләргә.

Көтелгән җавап:

1, 2, 4 нче җөмләләр – синтетик, 3 нче җөмлә – аналитик иярчен кире җөмләләр, чөнки 1, 2, 4 нче җөмләләрдә бәйләүче чара - хәбәр составында, ә 3 нче җөмләдә ул хәбәр составында түгел.

Үзбәя.

5)         гомуми ысулны модельләштерү.

3 нче бирем. Иярчен кире җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм модельдә чагылдырырга.

Көтелгән җавап:

Иярчен кире җөмлә

-        көтелгән эш - хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә,

-        нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? ни генә булмасын?..

белдерелә

1)        ш.ф.куш.- са+да кис.,                                        1) мөнәсәбәтле сүз        

2)        Ю.к.куш.+карамастан сүзе,

                

3)        III з.б.ф.куш.

                

синтетик                                                                                 аналитик        

Үзбәя.

4 нче бирем. Нинди җөмлә иярчен кире җөмлә дип атала? Модельдән файдаланып, билгеләмә чыгарырга.

Көтелгән җавап:

Көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган иярчен җөмлә иярчен кире җөмлә дип атала.

Кагыйдә бер-берсенә, үз-үзләренә әйтелә.

Үзбәя.

6)         гомуми ысулны куллану буенча  72 нче күнегү.

5 нче бирем. Күнегүнең 2 нче җөмләсеннән башлап,иярчен кире җөмләләрне күчереп язарга, схемаларын төзергә, төзелеш ягыннан төрен билгеләргә.

4.         ( ), [ шулай булса да … ] - аналитик иярчен кире җөмлә.

5.         ( ), [ алай да … ] - аналитик иярчен кире җөмлә.

6.         (… - сыннар), [ ] - синтетик иярчен кире җөмлә.

Үзбәя.

Ш. Рефлексия.         Дәрескә нинди УМ алган идек?

                                                 Ниләр башкардык?

Көтелгән җавап: (1нче укучы тыңлана)

Без бүген иярчен кире җөмләләр турында сөйләштек. Бирелгән җөмләләрнең грамматик нигезләренең асларына сыздык, схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек, аларның төзелеш ягыннан төрләрен билгеләдек. Аннан соң, иярчен кире җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштереп,модельгә тошердек. Модельдән файдаланып, кагыйдә чыгардык. Аны бер-беребезгә, үз-үзебезгә әйтеп карадык. Белгәннәрне ныгыту максатыннан 72 нче күнегүне эшләдек.

Дәрескә гомуми бәя кую.

Өй эше.

1.        134 нче күнегү, (бирем буенча, мәҗбүри).

2.        Иярчен кире җөмләләре булган 5-6 мәкаль эзләп язарга, (ярым иҗади).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Тема: “Иярчен кире җөмлә”

9нчы сыйныфның татар төркемендә ФДББС туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

Иярчен кире җөмлә

дәрес планы...

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә....