Татар теленнән "Әдәби сөйләм һәм аның стильләре" исемле презентация
презентация к уроку (9 класс) по теме

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

9 сыйныфта файдаланырга мөмкин. Стильләрнең төп билгеләре күрсәтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_soylm_hm_anyn_stillre.pptx272.27 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тукай муниципаль районы сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе Әдәби сөйләм һәм аның стил ь ләре I квалифика цион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы 2013 нче ел

Слайд 2

Әдәби сөйләм – билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең , гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча , фикерне аңлаешлы һәм төгәл итеп җиткерүләре ул.

Слайд 3

Сөйләм стиле – язганда яки сөйләгәндә, алга куелган максатка яраклы рәвештә тел- сурәтләү чараларыннан файдалану үзенчәлекләре ул.

Слайд 4

Сөйләм стиленең төрләре 1 – әдәби стил ь 2 – публицистик стиль 3 – ф әнни стиль 4 – рәсми стиль 5 – сөйләмә стил ь ( хатлар стиле)

Слайд 5

Стиль – 1. С әнгат ьт ә билгеле бер чорның, юнәлешнең яки аерым авторның иҗат эшчәнлегенә хас булган үзенчәлекләр 2. Берәүнең эш алымнарына, берәр төрле эшчәнлек өлкәсенә хас билгеләр 3. Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнары

Слайд 6

Әдәби стильнең үзенчәлекләре - әдәби телнең нигезен тәшкил итә, -башка стил ьл әргә караганда күбрәк кулланыла, -әдәби тел нормалары бу стил ьд ә эшкәртелә , -бу стил ь бел ән барлык әдәби әсәрләр языла, -әдәби стил ь дәге әсәрләрдә кулланылучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләр эстетик хис тәрбиялиләр (матурлык тойгысы уяталар), - һәртөрле сурәтләү чаралары (эпитет, метафора, чагыштыру, гипербола һ.б .) күбрәк кулланыла, -персона ж ларның кара-каршы сөйләшүләре (диалог) кулланыла, -халык авыз иҗаты әсәр тукымасына кертелә , -аерым персона жларны ң тел үзенчәлекләренә урын бирелә ( диалектал ь, һөнәрчелек һ.б.ш . с үзләр кулланыла).

Слайд 7

Публи цистик стиль - бу стильд ә газета- журнал м әкаләләре , тәнкыйть материаллары, өндәмәләр, юл ъязмалар , очерк, фельетон, репортаж, памфлет, рецензия, ачык хат и җат ителә -төп максаты – яңалыкны хәбәр итү, авторның уй-фикерләрен халыкка җиткерү -аларда иҗтимагый вакыйгалар, ик ътисади тал әпләр чагылдырыла , аларга бәя бирелә фикереңнең хаклыгына ышандырырлык сурәтләү чаралары, сүзләр кулланыла -сәясәткә караган терминнар һәм төрле кичерешләрне (ирония, нәфрәт, ү з итү) белдерүче сүзләр куллану Һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылуы шарт публицистик текстларның төп компонентлары - факт, фикер, аргумент, проблема. к онцепция, нәтиҗә.

Слайд 8

Рәсми стил ь Юридик эш кәгазьл әре , карар, беркетмә, гариза, аңлатма, ышаныч язуы, акт, резюме, белдерүләр языла Һәркайсында үзенә бер хас калып белән сүзләр кулланыла Озак еллар дәвамында үзенең тотрыклылыгын саклап килә

Слайд 9

Фәнни стил ь Гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр , диссертацияләр языла Махсус фәнни терминнар күбрәк кулланыла, сүзләр туры мәг ънәсендә бирелә Кереш сүзләр күп урын ала, аныклагычлар еш кулланыла Хәбәре төшем юнәлешендәге , III зат күплек сандагы фигыл ь белән белдерелгән гади җөмләләр кулланыла Мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләр дә билгеле бер үзенчәлек бирә

Слайд 10

Сөйләмә стил ь Көндәлек аралашу вакытында кулланыла Башлыча диалог (кара-каршы сөйләшү) формасында төзелә Гади, ким җөмләләр, һәр кешегә аңлаешлы сүзләр күбрәк урын ала Алдан уйланып язылмый, аралашу барышында ясала, телдән сөйләү формасында яши Персона ж ларның үзара сөйләшүе формасында матур әдәбиятта һәм хатлар язганда кулланыла.

Слайд 11

Белемегезне тикшерегез 1.Нәрсә ул әдәби сөйләм? 2. Стил ь с үзен нинди очракларда кулланалар? 3. Хәзерге татар сөйләме нинди стил ьләрне үз эченә ала? 4. Стилистика фәне нәрсә өйрәнә? 5. Һәр стил ьгә хас булган төп үзенчәлекләрне санап чыгыгыз .

Слайд 12

Файдаланылган әдәбият 1. М.З.Зәкиев , С.М. Ибраһимов.Татар теле. 9нчы сыйныф өчен дәреслек . 2008 нче ел. 2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II том. 1979 нчы ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...