Рабочая программа по литературному чтению
рабочая программа на тему

Әдәби укудан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_b_dbi_uku.doc289 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Әдәби укудан 3 нче  Б сыйныфының рус төркеме өчен  эш программасы

                                                                                                                                                     

                                                                                           

                                                                                                           Аңлатма язуы

   Рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы   Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартларына , “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен  татар теле һәм әдәби уку” фәненнән үрнәк программа, 1-4 сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан – 2011,  “Урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә  укыту программасына (1-11 нче сыйныфлар), Казан, 2014,төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,  1 нче урта мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планына  нигезләнеп төзелде.

Дәресләр саны – 102 сәгать

Атнага – 3 дәрес

        Эш программасын гамәлгә ашыру “ Татар теле һәм уку китабы (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең  3 нче сыйныфы өчен дәреслек)” Ике  кисәктә.: Р.З.Хәйдарова,     Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. - Казан, “Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел дәреслеге белән тәэмин ителә.

                           Әдәби укуга  өйрәтүнең төп максатлары:

           - башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең    барлык төрләре          (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру; 

             - укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

             - татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү;

             -укучыларны мәдәниятара диалогка тарту;

             -татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа башлангыч гомуми белем бирү баскычын тәмамлаучының шәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

  • укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;
  • гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;
  • тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;
  • белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;
  • гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;
  • тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;
  • үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

Программа буенча укучыларның башлангыч гомуми белем бирү баскычында алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:

  • шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
  • үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
  • Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән  горурлану хисләренә ия;
  • төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
  • бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
  • рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
  • тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

 Сөйләм  эшчәнлегенең барлык  төрләре ( тыңлап  аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла.

  Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру, әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларның эзлеклелегенә төшенү.

   Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү ( көзге табигать, кышкы матурлык, урманда, яшелчә кибетендә, минем сыйныфташым, Казан Кремле, сабантуйда, безнең  районның истәлекле  урыннары). Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

    Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Дөрес һәм матур  язу күнекмәләрен үзләштерү.  Төрле  типтагы  язма  эшләр( диктант, изложение, сочинение)  башкарыла.

                                                       Татар теленә өйрәтүнең кыйммәти юнәлешләре :

-милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан,  дөньяны бердәм һәм бер бөтен итеп кабул итү нигезендә шәхеснең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;  

-әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, , әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

-әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти- мәгънәви даирәсен үстерү ;

-үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлелеген һәм җаваплылыгын үстерү.  

      Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.

                                          Укытуның башлангыч этабында шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре

        Укытуның башлангыч этабының гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

-коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-“Татар теле һәм әдәби уку” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус  күнекмәләр  формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

                       Татар теленнән укытуның башлангыч этабында мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку кунекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтләрен формалаштыру;  
  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;  
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;          
  • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
  • мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлеге белән шөгыльләнә  алу.  

Укытуның башлангыч этабында татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • программа кысаларында татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗатының гади үрнәкләре белән таныштыру.  
  • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
  • предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
  • үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү; - укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

Укытуның башлангыч этабын  тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  • балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;
  • персонажга кыскача характеристика бирү;

Тыңлап аңлау

  • аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;
  • аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Укытуның башлангыч этабын  тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен,  тел фаразлавын куллану.

Уку

  • татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;
  • укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
  • өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
  • өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;
  • тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
  • укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • контекст нигезендә таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
  • әсәрнең исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, аның эчтәлеген күзаллау;  
  • текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү; текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.  

Язу

  • тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
  • үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
  • үрнәк буенча дустыңа хат язу;
  • үтелгән тема буенча кечкенә инша язу;
  • сөйләм бурычын аңлап, кыскача үз фикереңне язмача белдерү.

Укытуның башлангыч этабын тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
  • терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;
  • гади анкетаны тутыру.

    Укытуның башлангыч этабын тәмамлаучы түбәндәге күнекмәләргә ия була: татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язу; татар алфавитын  яттан әйтә белү; текстны үзгәрешсез күчереп язу;актив         үзләштерелгән  сүзләрне уку һәм язу, орфографик кагыйдәләрне куллана белү; татар теленә хас булган авазларны  транскрипция билгеләре белән күрсәтә белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

  • барлык татар авазларын ишетеп аера белү һәм адекват рәвештә әйтү;  
  • аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;
  • әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
  • ритм һәм интонаци үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

Укытуның башлангыч этабын тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • санау  интонациясен үтәү;
  • сүз басымы белән бәйле искәрмәләрне белү (сорау алмашлыклары, хикәя фигыльнең юклык формасы, боерык фигыль,  –мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләр);
  • транскрипция буенча сүзләрне уку.

Сөйләмнең лексик ягы

  • башлангыч мәктәптә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану;
  • аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану.

Укытуның башлангыч этабын тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • гади сүз ясагыч  элементларны тану;
  • текстларны укыганда яки тыңлаганда, тел тапкырлыгына таяну.

Сөйләмнең грамматик ягы

  • җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану;  
  • өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу.  
  • һәм, ә, ләкин теркәгечле кушма җөмләләрне тану һәм куллану;
  • чөнки теркәгечле иярченле кушма җөмләләрне тану һәм куллану.

                                                                     

                       

                                          3 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби укудан календарь-тематик план

                 Тема

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге

   Үткәрү вакыты

             Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет

УУГ

Шәхси нәтиҗә

календарь буенча

фактта

1.

1нче сентябрь - Белем көне!

Диалогның төп фикерен аңлау. Өйрәнгән сүзләрне кулланып, дустыңны, укытучыны бәйрәм белән котлау.

Рольләргә бүлеп уку.

Өйрәнгән сүзләрне кулланып, дустыңны, укытучыны бәйрәм белән котлау.

Мәктәбең белән горурлану хисе тәрбияләү.

 Үз хезмәтеңне оештыра  белү күнекмәләре.

2.

“Бәйрәм белән котлыйм!”

Уку әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү.

Лексик берәмлекләрне җөмләләрдә куллану.

Авазларны дөрес әйтә белү.

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белн укый белү.

3.

 Уку-язу әсбаплары.

Диалогның төп фикерен аңлау.

Белем бәйрәме, яңа уку елы, уңыш, килешә, телим сүзләрен  сөйләмдә куллану.

Өйрәнгән сүзләрне кулланып, дустыңны, укытучыны бәйрәм белән котлау.

Сүзләрне дөрес басым белән укый белү.

4.

 Уку әсбаплары. Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

  Предметның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү.  Сумкага нәрсә салганын, предметның санын әйтә белү.                

Сумкага нәрсә салганын, предметның санын әйтү.

Лексиканы кулланып сөйләү.

Уңай мотив булдыру,уку теләге булдыру.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән кушма җөмләләр.

5.

Төсләр.

Бер-береңнең хәлен сорый белү. Комплиментлар әйтә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

Өйрәнгән сүзләрне куллану.

Уку мәсьәләсен куя белү.

6.

“Бер- беребезне мактыйбыз”.

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү.

Хәзерге, үткән  заман формаларын сөйләмдә куллану.

Өйрәнгән лексиканы кулланып сыйн,укучылар  турында сөйләү.

 Сүзлек дәфтәрләре белән эш.

7.

“Безнең сыйныф”. Без дәрестә.

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, ничек укуын әйтә белү.

Хәзерге  заман хикәя  фигыльнең берлек һәм күплек сан формасын  сөйләмдә куллану.

Өйрәнгән сүзләрне кулланып сөйләү.

 Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

8.

“Безнең билгеләр”.

Диктантта нинди хата барлыгын һәм нинди билге алуы турында әйтә белү.

Иптәшенең, үзенең нинди билге алуын әйтә белү.

Диктант язуы, нинди билге алуы турында сөйләү.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

9.

“Без диктант язабыз”.

Укыганга бәя бирә белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллану.

Өйрәнгән сүзләрне куллану.

Текстта  туры җавап булмаган  сораулар төзү.

10.

“Без ничек укыйбыз”.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.

 Ярдәм сорады, хикәя укыды, мисал чиште сүзләрен куллана, җөмләләр төзү.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Дәреслек белән эш итә белү.

11.

М.Галлямова. “Чын иптәш”.

Шигырьне аңлау.  Сөйли белү.

Шигырьне сәнгатьле уку.

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәлә-ре.

Мәсәлне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

12.

Ш.Галиев. “Онытылган” шигыре.

Китапханәгә барганыңны, анда нинди китап алганыңны әйтә белү.

Китапханәгә чакыра белү.

Диалогта катнашу.

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү.  

13.

“Китапханәдә”тексты.

Текст буенча җавап бирү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү.

Китапханә, китапханәче, алдында, еш, артында, янында сүзләрен куллану. Дөрес сораулар төзү.

Сорауларга тулы җавап бирә белү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

14.

“Без китапханәгә йөрибез”.      

Диалогик сөйләм үстерү.

Җөмләләрне дөрес урнаштыру.

Диалогта катнашу.

Уку теләге булдыру.

Мәсәлне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

15.

“Без китаплар укыйбыз”. Диалогик сөйләм.

Шигырьне аңлау. Китап укуга омтылыш тәрбияләү.

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү.

Мәсәлне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

16.

Җ.Тәрҗеманов.”Якын дус”.    

Шигырьне сәнгатьле уку, сөйли белү.

Авазларны дөрес әйтү, интонация белән уку.

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү.

Дуслык , туганлык кыйммәте формалаш-тыру.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

17.

Ә.Исхак. “Сөмбелә” шигыре..

Атна исемнәрен әйтә белү.

Сәнгатьле уку.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

18.

Г.Зәйнашева.”Бер атнада ничә көн”шигыре.

Көз турында сөйли белү.

Җырның көен өйрәнү,  көз турында сөйләү.

Аңлап уку күнекмәләре.

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү.  

19.

Г. Гәрәева.”Көз һәм балалар җыры”.

Көз турында сөйли белү.

Җырның көен белә, көз турында сөйләү.

Аңлап уку күнекмәләре.

Табигатькә соклану хисләре уяту.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

20.

“Бу эшләрне мин кайчан эшлим?”

Вакыт берәмлекләрен әйтү.

Вакыт берәмлекләрен сорарга һәм җавап бирергә өйрәнү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Мәсәлне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

21.

“Минем көндәлек режимым”.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Үзенең көндәлек режимы турында сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап , уку эшчәнлеген оештыра белү.

Вакытны тигез бүлергә өйрәнү.

22.

Режим моментлары. Диалогик-монологик сөйләм.

Татар халык җырлары белән танышу. Көйне отып  җырлау.

Хәрәкәтле, җырлы уенда катнашу.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

23.

“Кәрия-Зәкәрия” – хәрәкәтле җыр.

Китап, китапханәгә бару  турында сөйли белү.

Бәйләнешле итеп сөйли белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

24.

 Р.Гыйззәтуллин.”Кечкенә Ринат” .                                                                                                                                                                                            

Лексиканы актив кулланып сөйләү.

Зарядка, шатлана, спорт, файдалы сүзләрен активлаштыру.

Билгеләнгән критерийга таянып,эш сыйфатына бәя бирү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

25.

“Көндәлек  режим” темасын   кабатлау дәресе.

Лексиканы актив кулланып сөйләү.

Зарядка, шатлана, спорт, файдалы сүзләрен активлаштыру.

Фикерне логик чылбырга салу.

Дуслык , туганлык кыйммәте формалаш-тыру.

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү.  

26.

“Ашханәдә ” тексты. Без ашыйбыз.

Тема буенча сораулар куярга һәм җавап бирергә  өйрәнү.

Текст буенча аларга җавап бирү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү.

Уңай мотив булдыру,уку теләге булдыру.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

27.

“Ашханәдә”. Диалогик сөйләм.

Татар халык ашлары исемнәрен белү. Өйрәнелгән сүзләрне кулланып “Пешекче ...әзерли” монологын  сөйли белү.

Сөйләм берәмлеклекләрен логик тәртипкә салу.

Мәсәлне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

28.

“Кунаклар каршылыйбыз”.        

Сәнгатьле уку. Аш табыны янында үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

Аш урыны, Әдәпсез, чайкый, әдәпле сүзләрен куллану. Аңлап укый белү.

Эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Текстны укыганда эчтәлекне аңлап, дөрес уку.

29.

Б. Рәхмәт. “ Аш вакыты”.  

Гаиләдә бергәләшеп табын әзерләү турында сөйләү.

Үтелгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Төп мәгълүматны сайлап алу, тиешле мәгълүматны  аеру.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

30.

“Без табын әзерлибез”.

Табын янында үзеңне дөрес тоту, бер-береңне кыстый белү турында сорау  һәм җавап бирү.

Аңлап сөйли белү.

Әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү.  

31.

“Табын янында”. Диалогик    сөйләмгә чыгу.

 Геройларга хас сыйфатларны ачыклау, аларга бәя бирү.

Икмәк, ашханә, чәнечке, начар эш, ач, тук  сүзләр

Сөйләм берәмлеклекләрен логик тәртипкә салу.

Дуслык , туганлык кыйммәте формалаш-тыру.

Текстны укыганда эчтәлекне аңлап, дөрес уку

32.

Х. Гарданов. “Икмәк”. Минем яраткан ашларым.

Текстны уку барышында төп фикерне аңлау.

Татар  халык ашлары исемнәр ен (коймак, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак, кош теле) дөрес уку, аңлау, куллана белү.

Күмәк эшне планлаштыру

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

33.

Ш. Галиев. “Кунаклар”.

Текстны уку барышында төп фикерне аңлау.

Татар  халык ашлары исемнәр ен (коймак, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак, кош теле) дөрес уку, аңлау, куллана белү.

Эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

Фикерне  куелган логикасында үстерә белү.

34.

Г.Тукай – бөек шагыйрь.

Г. Тукай турында белгәннәрне үз сүзләрең белән сөйли белү.

Булган белемнәргә таянып тема буенча дөрес җөмләләр төзү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

35.

Г.Тукай иҗаты.

Эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү.

Бергә,ата-ана, хатын кыз, бала-чага сүзләрен куллану.Тәрҗемә белән уку.

Фикерне логик чылбырга салу.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

36.

Г.Тукай .“Безнең гаилә”. “Минем әти-әнием кем булып эшлиләр?”    

Хикәяне сәнатьле уку, эчтәлеген сөйли белү. Ни өчен? соравына җавап бирә белү.

Хикәяне сәнатьле уку, эчтәлеген сөйли белү. Ни өчен? соравына җавап бирә белү.

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Дуслык , туганлык кыйммәте формалаш-тыру.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

37.

“Акыллы малай” тексты.

Монологик сөйләмне активлаштыру.

Өйрәнелгән лексиканы системалаштыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Дустыңны тыңлый белү.

38.

“Акыллы малай”. Монологик сөйләм.

Диалогик сөйләмне активлаштыру.

Өйрәнелгән лексиканы системалаштыру.

Мәгълүматны  туплау өчен күмәк эш башкару.

Текстны укыганда эчтәлекне аңлап, дөрес уку.

39.

Аңлап йөгерек, чиста укый белү.

Диалогик сөйләм үстерү.Рольләп укый белү.

Җөмләләрне дөрес урнаштыру.

Уку эшчәнлеген оештыра белү.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

40.

И.Туктар.”Ялкау өчен ботка суынган.”

Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, төп фикерне ачыклау. Образга бәя бирә белү.

Чисталык, үзем сүзләрен куллану. Сорауларга дөрес җавап бирү.

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

Чыгыш ясый белү күнекмәләре.

41.

И.Әхтәм.”Ана рәхмәте”.

Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. Образга бәя бирү.

Табын әзерләү, уң як. Сул як сүзләрен дөрес куллану.

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

42.

“Эшчән кыз” тексты.

Өй хезмәтендә катнашуыңны, әбиеңә булышуыңны әйтә белү.

Әбиесенә булышуы турында әйтә белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Дустыңны тыңлый белү.

43.

“Мин әбиемә булышам”. “Без өйдә булышабыз”.

Сәнгатьле уку, фикереңне әйтә белү.

Үзенең әбисе турында сөйли белү.

Мәгълүматны  туплау өчен күмәк эш башкару.

Чыгыш ясый белү күнекмәләре.

44.

Ә. Бикчәнтәева. “Дәү әнием” .

Өй хезмәтендә катнашуыңны, әниеңә булышуыңны әйтә белү.

Шигырьне сәнгатьле уку.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

 Үзе турында сөйли белү.

45.

К.Булатова.”Әниемнең кызы юк”.

Бакчада әтиеңә ничек булышуыңны әйтә белү.

Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

46.

Р.Вәлиева.”Без- бакчачылар”.

Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Сүзләрне дөрес әйтеп уку.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

47.

В.Хәйруллина.”Әнием-табибә”.

Шигырьне сәнгатьле уку, яңа лексиканы сөйләмдә активлаштыру.

Ничәү, онык, барыбыз сүзләрен куллану.

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

 Үзе турында сөйли белү.

48.

Х.Халиков. “Без ничәү?” “Яңа ел бәйрәме”.

Диалогик сөйләмне активлаштыру.

Сорауларны дөрес төзү, дөрес җавап бирү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

49.

“Без әти-әниләргә булышабыз” темасын ныгыту.

Диалогик сөйләмне активлаштыру.

Сорауларны дөрес төзү, дөрес җавап бирү.

Фикерне логик чылбырга салу.

Горурлык,гражданлык хисләре формалаш-тыру.

Чыгыш ясый белү күнекмәләре.

50.

Г.Бакир..”Карлар ява”.                “Чыршы бәйрәме” тексты.

Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, төп фикерне ачыклау.

Эчтән укый белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Дустыңны тыңлый белү.

51.

И.Туктар.  “Авыраяк”.

Рольләргә бүлеп уку күнекмәсе булдыру.

Озак, каткан, тимераяк, бәйли, эзли, эри, сүзләрен куллану.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

52.

И.Туктар . “Авыраяк.” Диалогик –монологик сөйләм үстерү дәресе.

Өйрәнгән лексиканы кулланып,  диалогик сөйләмне активлаштыру.

Өйрәнелгән лексиканы системалаштыру.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

53.

“Кышкы уеннар”. Диалогик сөйләм.

Шигырьне сәнгатьле уку. Кыш айларын атый белү.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйләү.

Уку эшчәнлеген оештыра белү.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

54.

Ә.Бикчәнтәева. “Салкын саф һава”. Һава торышы.

Өйрәнелгәннәрне кулланып сөйләү.

Сүзләрне куллану.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.

Фикерне  куелган логикасында үстерә белү.

55.

БСҮ.”Кышкы көн”.

Рәсемнәр урынына сүзләр куеп сөйли белү.

Җөмләләрне дәвам итә.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

56.

“Тауда” хикәясе.

Лексиканы активлаштыру.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

 Үзе турында сөйли белү.

57.

“Дуслар” тексты .

Әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

58.

“Каникулда” тексты.

Сәхнәләштерү, рольләп укый белү.

Уенлы җырлар өйрәнү.

Фикерне логик чылбырга салу.

59.

М.Җәлил.”Куян”.(уенлы җыр) .                          

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли.

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

60.

“Туган якка кыш килде”.

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

61.

“Татарстан- минем Ватаным”.

Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны сөйли белү.

Кайсы урамда яшәгәнен, нинди фатирда торганын сөйли белү

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

 Дәреслек белән эшләү. күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

62.

“Без кайда яшибез?”

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли.

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

63.

“Минем шәһәрем” тексты. Татарстан шәһәрләре.

Шәһәргә барырга чакыра белү.Нәрсәдә,сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү.

Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә, сәгать ничәдә барганын әйтә белү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

 Тексттан төп фикерне аерып ала белү.

64.

“Без Казанга барабыз”.

Укыган хикәя буенча план төзү.

Дөрес итеп сорау җөмләләр төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

65.

“ Безнең авыл” тексты.

 Диалогик сөйләм үстерү.

 Яңа лексиканы диалогик сөйләмдә аңлап куллану.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү

 Дәреслек белән эшләү. күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

66.

  Ф.Яруллин .“Туган ягы кирәк кешегә”.

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Сәнгатьле укый белү.

Эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

67.

Ә.Рәшитов.”Кояшлы ил”.  

Сүзләрне дөрес әйтеп уку.

Театр, күренекле шәхесләрнең исемнәрен искә төшерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белн укый белү.

68.

Казан – театрлар шәһәре.(көндәлек матбугаттан)

Тәрҗемә белән уку.

Милләтләр арасында дуслык, татаулык тәрбияләү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

69.

Татарстанда яшәүче   милләтләр.

Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сораулар төзү, дуслык  темасына караган лексиканы активлаштыру.

 Сәнгатьле укый,җырлый белү.

Фикерне логик чылбырга салу.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

70.

Р.Рәкыйпов.”Мин яратам сине, Татарстан”.

Сәнгатьле уку, дуслык  темасына караган лексиканы активлаштыру.  

 Сәнгатьле укый,җырлый

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

71.

“8.нче Март – Әниләр бәйрәме”. З.Туфайлова. “Әни сүзе”.

8 нче Март бәйрәменең нинди бәй рәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә ни нди бүләкләр бирү турында  сөйләшү.

Сүзлек өстендә эшли белү.

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

72.

Г.Гыйльманов.”Бүләк”. Туган көнгә чакыру. Телефоннан әдәпле сөйләшү.

Әниләргә бүләк бирү, бәйрәмдә аланы котлый белү.

Туган көнгә әдәпле чакыра белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

73.

Ш.Галиев. “Мактаныша”.

Туган көнгә әдәпле чакыра белү.

Уенда катнашу.

Фикерне логик чылбырга салу.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

74.

Н.Исәнбәт.”Ак калач”. “Табын янында”.

Җыр эчтәлеген аңлап уку, иптәшеңне котлый белү.

Сүзләрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

75.

Тәмле сүзләр. Әдәпле сөйләшү. “Без бүләкләр бирәбез”.

Әдәпле сөйләшә белү. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

Урын, кеше, буш сүзләрен куллану.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

76.

М.Галләмова.”Трамвайда”.

 

Геройларга хас сыйфатларны ачыклау, аларга бәя бирү.

Татлы, үтте, орлык, чәчә, рәхмәт әйтә сүзләрен куллану.  

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

77.

“Өч ул”. Дәрдемәнд.

Текстның эчтәлеге белән танышу,  яңа лексиканы активлаштыру.

Үтелгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

78.

Р.Фәйзуллин. ”Ни җитмәгән”.

Гигиена кагыйдәләрен белү.

Елмая,тайгак, аяк асты, егыла, җавап бирә сүзләрен куллану. Сәнгатьле уку.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

 Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

79.

В.Осеева “ Бер әби ич”.

Текстның эчтәлеген  аңлап  уку, тәрҗемә итү, рәсем буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

 Шигырьнең төп фикерен әйтә белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

80.

 Р.Корбан. ”Хәерле иртә”.

Шигырьне сәнгатьле уку. Диалогик сөйләм үстерү.

Укылган текст буенча сорауларга җавап бирә белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

81.

Тыңлап аңлау.“Әдәпле бала”.

Өйрәнелгән лексиканы системалаштыру.

Укылган текст буенча сорауларга җавап бирә белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Әхлакый сыйфатлар формалаш-тыру.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

82.

М.Галләмова. ”Дуслар” хикәясе.

Текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү, тәрҗемә итү.

Тиешле тизлектә дөрес сөйли белү.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

83.

М. Җәлил.”Маэмай” шигыре.

Лексиканы кулланып сөйләү.

Хәйләкәр, көчле, койрык, йомшак,тота сүзләрен куллана белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

 Дәреслек белән эшләү күнекмәләре.

Күзәтүдән чыгып  сораулар куя, җавап бирә белү.

84.

“Минем  песием” хикәясе.

Текстны уку,                          тәрҗемә итү.

Рольләп укый белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру.

Йорт хайваннарына карата мәрхәмәтле булу.

 Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

85.

“Кем нәрсә ярата?” әкияте.

Әкиятне аңлап уку, сәхнәләштерүдә катнашу.

Шигырьне аңлап уку.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

86.

Г.Тукай.”Гали белән кәҗә”.”Туган тел”.

Шигырьне сәхнәләштерү.

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйләү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белн укый белү.

87.

Р.Батулла.”Нурбәк”әкия-те.

Рольләп укый,лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү.

Лексиканы активлаштыру.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

88.

Сочинение .“Минем дүрт аяклы дустым” .

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Фикерне логик чылбырга салу.

Дуслык ,туганлык кыйммәте формалаш-тыру.

Текстта  туры җавап булмаган  сораулар төзү.

89.

Хаталар өстендә эш. “Өч кыз”, Наян төлке” әкиятләре.

Хаталарны таба, кагыйдәләрне искә төшерү.

Үткәннәрне йомгаклап кабатлау.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишүысулларын булдыру.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

90.

Г.Тукай. “ Бу кайсы вакыт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Шигырьне сәнгатьле уку, җәй темасына караган лексиканы активлаштыру.

Хикәяне сәнгатьле уку, яз темасына караган лексиканы активлаштыру.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Текстта  туры җавап булмаган  сораулар төзү..

91.

Г.Бәширов.”Табигатьтә яз”, “Ел фасыллары билгеләре”.

Хикәяне сәнгатьле уку, яз темасына караган лексиканы активлаштыру.

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Табигатькә сак караш   тәрбияләү

 Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белн укый белү.

92.

Б. Рәхмәт. “ Матур җәй” шигыре. “Без җәйне яратабыз”.

Шигырьне сәнгатьле уку, җәй темасына караган лексиканы активлаштыру.

Тату, дус, гел, әйтә, мактана сүзләрен куллану. Сәнгатьле уку.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

93.

Татар халык әкияте. “Төсләр”. “Җәй җитә”.

Әкиятнең эчтәлеген үзләштерү,сор аулар төзү, рольләргә бүлеп уку.

Сүзлек өстендә эшләү.

Фикерне логик чылбырга салу.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

94.

В.Хәйруллина. “Билгесез солдат”.

Бөек Ватан сугышы, ветеранннар турында сөйли белү.

Тәрҗемә белән укый белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишүысулларын булдыру.

 Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

95.

Р.Файзуллин. “ Җиләк кайда күп?”

Шигырьне сәнгатьле уку,

эчтәлеге буенча сораулар төзү.

Уенны уйный белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәт-ле укучы карашы формалаш-тыру.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

96.

А.Алиш .“Сертотмас үрдәк”.

Уенны уйнау өчен текстны өйрәнү.

Җитми, кычыт-кан,мәтрүшкә, гөл-җимеш сүзләрен куллану.  Сәнгатьле укый белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Текстта  туры җавап булмаган  сораулар төзү.

97.

Х,Халиков. ”Витаминлы аш”хикәясен уку.

Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, рольләргә бүлеп уку.

Сүзлек өстендә эшли белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

98.

Х.Халиков.“ Витаминлы аш” (дәвамы).

Текстның дәвамын сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, рольләргә бүлеп уку.

Лексиканы диалогик сөйләмдә аңлап куллану.

Фикерне логик чылбырга салу.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

99.

     ДС. “Без җиләккә барабыз”.

 Диалогик сөйләм үстерү.

Сәнгатьле укый белү.

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

100.

“Сабан туе” тексты.

Текстны тәрҗемә итү.

Сәнгатьле укый, яшелчә исемнәрен сөйләм телендә активлаштыру.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре.

101.

Р.Миңнуллин”К”лар тулган бакчага”шигырен уку.

Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен әйтә белү.

Шигырьне сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишүысулларын булдыру.

 Күмәк фикер алышуга кушылу.

102.

Г.Тукай”Бала белән күбә-   ләк”шигыре.  “Җәйге ял”.

Шигырьне сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.

Сорау җөмләләр төзи, җавап бирә  белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

 Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү.

Күмәк фикер алышуга кушылу.

Белем бирү процессын материаль-техник яктан тәэмин  итү

1. “Күңелле татар теле” Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен); Р.З.Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина – Казан: “Татармультфильм, 2013 белән тәэмин ителә.

2.”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 3 нче сыйныф, укытучылар өчен методик кулланма, Р.З.Хәйдәрова, Г.И.Газизуллина, Л.Ә.Гыйниятуллина – Казан: “Татармультфильм, 2013

3.”Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр”, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. –Яр Чаллы, 2011.

4.Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр. Р.З.Хәйдәрова,Р.М.Исхакова –Яр Чаллы, 2013.

5. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив  технология нигезендә укыту. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. –Яр Чаллы, 2015.

6.“Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында” Ф.Ф.Харисов, Ч.Ф.Харисова, “Издательство Магариф» , Казан, 2009

7.”Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников”,Ф.С.Сафиуллина, “Тарих”, Казань, 2012

Интернет ресурслар:

http://www.mon.tatar.ru

             http://www.edu.tatar.ru

             http://www.tatarschool

       

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для 1 клас

Рабочая программа курса «Литературное чтение»  разработана на основе авторской программы, Л.Ф.Климановой, В.Г.Горецкого, М.В.Головановой, Москва «Просвещение», 2007. Авторская программа соо...

Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса

Рабочая программа по литературному чтению  для 2 класса. образовательная система "Школа 2100"...

Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса.

Рабочая программа для 4 класса школы 7 вида с включением часов по курсу Санкт - Петербург....

Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса.

Рабочая программа для 4 класса школы 7 вида с включением часов по курсу Санкт - Петербург....

Рабочая программа по литературному чтению (2 класс)

Рабочая программа по литературному чтению (2 класс)...

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса

Программа разработана на основе авторской программы  по литературному чтению  Л.А.Ефросининой и снабжена учебно-методическим комплектом  «Начальная   школа XXI века»Литературн...

рабочая программа по литературному чтению 10 класс.(Русская группа)

Рабочая программа по литературному чтению.(10 класс .По Хайдаровой Р.З.)...