Әдәбияттан дәрес планнары
план-конспект занятия (11 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

11 нче сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11nchesyynyf.dbiyat.doc99 КБ

Предварительный просмотр:

2.09.2011.

11 нче сыйныф. Татар әдәбияты.

Дәрес №1-2

Тема. Кереш. (Өйрәнәсе материалның темалары, эчтәлеге). Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятына кереш. Хакыйкать.

Максат. Чорлар бәйләнешен күзаллау. Бу сыйныфта үтәсе материалны барлау. 40 нчы еллар әдәбияты үзенчәлеген аңлап хәтердә калдыру.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучыларның портретлары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Укучыларның җәйге ллары турында әңгәмә.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбияты турында фикер алышу. Укучылар укыган әдәби әсәрләр турында сорашу.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Чорлар арасындагы бәйләнешләр.
  2. Дәреслекнең фәннилеге.
  3. 30 нчы еллар әдәбиятының үзенчәлеге.
  4. Әдәбият үсешенең дәвамлыглыгы.

IV. “Кереш”, “Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты”өлешләрен сөйләп аңлату. Идеология, иҗтимагый төшенчәләренә аңлатма бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Бүлекләрне укырга. “Кыя” шигырен укырга, анализларга. Бирем һәм сорауларга җаваплар әзерләргә.

11 нче сыйныф. Татар әдәбияты.

6.09.2011

Дәрес №3

Тема. Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятында тема төрлелеге. Ә.Ерикәй әсәрләре. “Кыя”, “Хакыйкать”, “Җил”, “Караңгыда” шигырьләренә анализ.

Максат. Әхмәт Ерикәй иҗаты мисалында әдәбиятның бу еллардагы ике юнәлешен, фәлсәфәсен өйрәнү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбияты турында фикер алышу. Укучылар укыган әдәби әсәрләр турында сорашу.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Әдәбияттагы романтик юнәлеш үзенчәлеге.
  2. Әдәбиятның реализм юнәлеше. Хакыйкать.
  3. Ә.Ерикәй шигырьләрен бөтен бер күренеш-бер кеше иҗаты итеп күзаллау.

IV. “Кыя”, “Хакыйкать”, “Җил” шигырьләренә анализ.

Нәтиҗә.

“Хакыйкать” шигыре белән “Җил” шигыре , беренче чиратта, темаларының уртаклыгы белән охшаш. Әмма  сугыш башында язылган язылган хакыйкатенә автор хәзер яңа эчтәлек өсти. Сугышның кешеләр башына төшкән фаҗига булуын әйтә.Иң мөһиме-хакыйкатьнең әйтелмәвен шулай ук хакыйкать ди.

Уртаклыклар. Бу шигырьләрнең барысында да сугышчы образы бар. Батыр үлеме ил чшәве белән аклана. Сугыштагы үлем шулай итеп үлемсезлеккә әйләнә.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Сугыш турында татар язучыларының әсәрләрен укырга.Бирем һәм сорауларга җаваплар әзерләргә.

10.09.2011

Дәрес №4

Тема. Гомумиләштерү. Өйрәнгән әсәрләрнең уртак якларын табу.

Максат. Әсәрләр арасындагы бәйләнешләрне табарга өйрәнү. Сугыш еллары фәлсәфәсе.

Ш.Маннурның “Чәчәкләр һәм снарядлар”, Шәрәф Мөдәриснең  “Минем моңым”, “Парча”, С.Хәкимнең “Куллар” шигырьләренә анализ.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучыларның портретлары. Китапларыннан күргәзмә. Алар турында газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбияты турында фикер алышу. С.Хәким, Ш. Мөдәррис, Ш.Маннур иҗатлары турында фикер алышу.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Әсәрләрдәге уртак тема. Уртак фәлсәфә.
  2. Матурлыкны бетерү хаклыгы.
  3. Туган ил хаклыгы.
  4. Сугыш еллары әдәбиятында сагыну темасы.

IV. Ш.Маннурның “Чәчәкләр һәм снарядлар”шигыренә анализ.

Шомырт чәчәгенең тапталуы автор хисенең эчтәлеген тәшкил итүче сәбәп. Автор чәчәкнең көпчәкләр астына салынуында сугыш хаклыгы барлыгын яза һәм шул хаклыкның яшәвенә хәсрәтләнә. Сугышта матурлыкның юкка чыгу-хакыйкать, әмма кешеләрне кайгыга батыра торган яман хакыйкать.

Парча дип кыска шигырьгә яки хикәягә әйтәләр. Шәрәф Мөдәриснең  “Минем моңым”, “Парча”, С.Хәкимнең “Куллар” шигырьләренә анализ.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Әхмәт Фәйзинең “Әйхәдинең хатыны Мәйшәкәр белән саубуллашуы” әсәрен укырга, анализга әзерләнергә.

13.09.2011

Дәрес №5

Тема. Сугыш елларында язылган әсәрләрдә сугыш хакыйкате һәм кешеләр теләге. Әхмәт Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”

Максат. Әсәргә мөстәкыйль анализ ясату һәм бу чор өчен актуаль булган теманы укчыларның үзләреннән таптыру. Язучы иҗатына кызыксыну уяту, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучыларның портретлары. Китапларыннан күргәзмә. Алар турында газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбияты турында фикер алышу. С.Хәким, Ш. Мөдәррис, Ш.Маннур иҗатлары турында фикер алышу.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Бу шигырьдә хакыйкать темасының чишелеше.
  2. Майшәкәр образы
  3. Әсәрдәге юмористик алым

IV. Эш планы нигезендә инша язу.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Әмирхан Еникинең “Бер генә сәгатькә” әсәрен укырга, анализга әзерләнергә.

17.09.2011

Дәрес №6

Тема. Сугыш елларында язылган әсәрләрдә теләк һәм мәҗбүриятлек темасын ачу.

Максат. Әсәргә мөстәкыйль анализ ясату һәм бу чор өчен актуаль булган теманы укчыларның үзләреннән таптыру. Сугыш фаҗигасен ачу. Язучы иҗатына кызыксыну уяту, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучыларның портретлары. Китапларыннан күргәзмә. Алар турында газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбиятыннан нинди әсәрләр укыдыгыз? соравына җавап бирү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Әхмәт Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы” шигырендә  хакыйкать темасының чишелеше. Шигырьгә анализ
  2. Сәнгатьле укырга өйрәнү
  3. “Бер генә сәгатькә “ хикәясенең үзара бәйләнешкә керергә мөмкин булган кисәкләрен барлау.

Нәтиҗә ясау.

Майшәкәр үзенчә хаклы. Әмма Әүхәдинең дә үз хаклыгы бар: мин йортымны, ирегемне, хатынымны, баламны саклар өчен китәм ,ди, үзенең хаклы булуын нигезли. Ике хакыйкать каршылыкка килә һәм Әүхәди хакыйкате өстен чыга, чунки ул сугыш еллары хакыйкатен әйтә. Майшәкәр бу бәхәстә җиңелми, ул болай да үз мәнфәгатенең ил мәнфәгатеннән өстен булмавын яхшы белә. Ил сүзен ишетү белән килешә.

IV. “Бер генә сәгатькә” хикәясен сәнгатьле уку, сюжетын сөйләтү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Әмирхан Еникинең “Бала”, “Ялгыз каз” һ.б. әсәрен укырга, анализга әзерләнергә.”Бер генә сәгатькә” анализ.

20.09.2011

Дәрес № 7

Тема.  Бурыч `һәм хис каршылыгы. Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”

Максат. Әсәргә мөстәкыйль анализ ясату һәм бу чор өчен актуаль булган теманы укчыларның үзләреннән таптыру. Сугыш фаҗигасен ачу. Язучы иҗатына кызыксыну уяту, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучыларның портретлары. Китапларыннан күргәзмә. Алар турында газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Бөек Ватан сугышы әдәбиятыннан нинди әсәрләр укыдыгыз? соравына җавап бирү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Хикәягә анализ ясау алымы
  2. Әсәрдә хакыйкать темасының ачылу үзенчәлекләре
  3. Хикәядәге стиль үзенчәлеге

IV.  Сорауларга җавап бирү.

-Әсәрне ике өлешкә ничек бүләр идегез?

-Ни өчен автор хикәясен “Бер генә сәгатькә дип атаган?

-Ни өчен әсәрнең башында һәм ахырында вокзал күренеше кабатлана?

-Заһидәнең  юанычы  бармы?

-Әгәр дә Гомәрне күреп сөйләшкән булса, кыз шулай гасабиланып елар идеме?

- Гомәрнең һәм Заһидәнең мәхәббәте турында ниләр әйтә аласыз?

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнергә, бер шигырен ятларга.

24.09.2011

Дәрес № 8

Тема.  Муса Җәлил иҗаты

Максат.Тормыш юлы белән танышу. Шигырьләрен өйрәнеп, әдип инанган хакыйкатьне ачыклау. Язучы иҗатына кызыксыну уяту, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырлардан килгән батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез ? соравына җавап бирү.Индивидуаль әзерләнгән укучыларның чыгышларын тыңлау.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Муса Җәлилнең тормыш юлы.(лекция)
  2. М. Җәлил иҗатына гомуми бәя
  3. М. Җәлилнең “Әйдә җырым, шигыренә” анализ
  4. Анализ нәтиҗәсендә  әдипнең дөньяга карашын (инанган хакыйкатен, төп темасын ) дәлилләү.

Әдип иҗатының үзенчәлегенә караган төп сыйфатлары:

М.Җәлил Советлар иленең бәхетле, матур ил булуына чын күңеленнән ышана. Бу –аның өчен бәхәссез хакыйкать. Хакыйкать буларак дөньяга карашының һәм фәлсәфәсенең нигезен тәшкил итә.

IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында интернет-сайтлардан мәгълүматлар тупларга, бер шигырен ятларга.

27.09.2011

Дәрес № 9

Тема.  Муса Җәлил иҗаты. Әсирлеккә төшкәнче иҗат иткән шигырьләре.

Максат.Шигырьгә анализ ясау юлларын өйрәтү. Үрнәк анализга карап мөстәкыйль анализ ясату. Шигырьләрнең уртак эчтәлеген һәм аермасын табу.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырлардан килгән батырлык” дискы.

Өйрәнелә торган әсәрләр. М.Җәлил. “Чулпанга”, “Хуш акыллым”, “Окоптан хат”

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан уку.
  2. . “Чулпанга”, “Хуш акыллым” шигырьләренә анализ ясау.
  3. М. Җәлилнең “Окоптан хат ” шигыренә мөстәкыйль анализ
  4. Анализ нәтиҗәсендә  әдипнең дөньяга карашын (инанган хакыйкатен, төп темасын ) дәлилләү.

Әдип иҗатының үзенчәлегенә караган төп сыйфатлары:

М.Җәлил Советлар иленең бәхетле, матур ил булуына чын күңеленнән ышана. Бу –аның өчен бәхәссез хакыйкать. Хакыйкать буларак дөньяга карашының һәм фәлсәфәсенең нигезен тәшкил итә.

Юану- лирик геройның яраткан кешесе белән күрешү теләге. Шигырьдә лирик геройның мәхәббәт дәрәҗәсе үлемне җиңеләйтергә тиеш була. Шуңа күрә аны геройның юануы дип әйтә алабыз.

IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында интернет-сайтлардан мәгълүматлар тупларга, шигырьләренә анализ.

27.09.2011

Дәрес № 10

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән шигырьләре. М.Җәлил шигырьләрендә ике хакыйкать. Шагыйрьнең үз хакыйкате һәм идеология хакыйкате.

Максат.Шигырьгә анализ ясау юлларын өйрәтү.

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Кичер  илем”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырларда калыр батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә   төшерү

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан уку.
  2. . “Кичер илем” шигыренә анализ ясау.

а) Шигырьне сыйныфта кычкырып уку. Матур һәм дөрес итеп укырга өйрәнү.

б) Шигырьгә анализ ясарга өйрәнү

в) Шигырь эчтәлеген алдагы дәресләрдә өйрәнгән шигырьләр белән чагыштырып, М.Җәлил иҗатындагы яңалыкларны табу.

             3. Сыйныфта сөйләгәннәрне укучылардан кабатлап сөйләтү.

Нәтиҗәләр.

М.җәлил Туган ил эчтәлегенә үзенә генә кадерле кешеләрне дә куша, тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләрендә туган ил эчтәлеге тагын да байый төшә. Хәзер аңа шагыйрьнең хәтере дә кушыла.

Үлем темасына мөнәсәбәт үзгәрә.Аерым кешенең үлеме фаҗига буларак сурәтдәнә. Ул шигырьләрен укучы-язучы диалогы итеп яза башлый.

IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында интернет-сайтлардан мәгълүматлар тупларга, шигырьләренә анализ.

4.10.2011

Дәрес № 11

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән шигырьләре. Шәхес хакыйкате.

Максат. Мөстәкыйль уйларга өйрәтү. Әсәр белән әсәр арасындагы эчтшлек бәйләнешләрен  табарга өйрәтү..

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Соңгы үпкә”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырларда калыр батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә   төшерү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Узган дәресне кабатлау.
  2. . “Соңгы үпкә” шигыренә анализ ясау.

а) Шигырьне сыйныфта кычкырып уку. Матур һәм дөрес итеп укырга өйрәнү.

б) Шигырьгә анализ ясарга өйрәнү

в) Шигырь эчтәлеген алдагы дәресләрдә өйрәнгән шигырьләр белән чагыштырып, М.Җәлил иҗатындагы яңалыкларны , уртаклыгы һәм аермасын табу.

             3. Сыйныфта сөйләгәннәрне укучылардан кабатлап сөйләтү.

Нәтиҗәләр.

Бу шигырьдә яшәү үлемгә каршы куела. Яшәү Муса Җәлил өчен – ирек, яраткан кешеләре белән күрешү һәм көрәш. Илне азат итү өчен көрәш.Хәзнр яшәү белән үлем урыннарын алмаштыралар. Яшәү бәхеткә әйләнә. Үлү- коллыктан котылу чарасы, юану, яшәүне раслаучы дәлил булып кала. Аның шәүси хакыйкате-  намуслы кешенең кыен чакларда да кеше булып калуы.

IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  шигырьләренә анализ.

8.10.2011

Дәрес № 12

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән шигырьләре. Шәхес хакыйкате.

Максат. Мөстәкыйль уйларга өйрәтү. Әсәр белән әсәр арасындагы эчтшлек бәйләнешләрен  табарга өйрәтү..

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Ышанма”, “Дуска”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырларда калыр батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә   төшерү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

  1. Узган дәресне кабатлау.
  2. . “Ышанма, “Дуска”, “Җырларым” шигырьләренә анализ ясау.

а) Шигырьне сыйныфта кычкырып уку. Матур һәм дөрес итеп укырга өйрәнү.

б) Шигырьгә анализ ясарга өйрәнү. Анализ нәтиҗәләрен гомумиләштерү. Шигырьләрнең уртак темасын, эчтәлеген табу.

в) Шигырь эчтәлеген алдагы дәресләрдә өйрәнгән шигырьләр белән чагыштырып, М.Җәлил иҗатындагы яңалыкларны , уртаклыгы һәм аермасын табу.

             3. Сыйныфта сөйләгәннәрне укучылардан кабатлап сөйләтү.

Нәтиҗәләр.

Бу  әсәрләрендә Муса Җәлил сугыш хакыйкатенең аерым шәхес өчен генә түгел, ә күпләр өчен хакыйкать булуын әйтә. Үз язмышының башкалар язмышы белән уртак булуын күрсәтә.Үзе кебек бәхетсез язмышка дучар булган меңнәрчә, йөз меңнәрчә сугышчыны аклый.

 IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  шигырьләренә анализ.

11.10.2011

Дәрес № 13-14

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән шигырьләре. Хакыйкатьне илгә ирештерү темасы.

Максат. Мөстәкыйль уйларга өйрәтү. Әсәр белән әсәр арасындагы эчтәлек бәйләнешләрен  табарга өйрәтү.Мөстәкыйль рәвештә гомумиләштерергә өйрәтү.

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Җырларым”, “Кошчык”, “Төрмәдә төш”, “Күлмәк”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырларда калыр батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә   төшерү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2.Җырларым”, “Кошчык”, “Төрмәдә төш”, “Күлмәк” шигырьләренә анализ ясау.

а) Шигырьне сыйныфта кычкырып уку. Матур һәм дөрес итеп укырга өйрәнү.

б) Шигырьгә анализ ясарга өйрәнү. Анализ нәтиҗәләрен гомумиләштерү. Шигырьләрнең уртак темасын, эчтәлеген табу.

в) Шигырь эчтәлеген алдагы дәресләрдә өйрәнгән шигырьләр белән чагыштырып, М.Җәлил иҗатындагы яңалыкларны , уртаклыгы һәм аермасын табу.

             3. Сыйныфта сөйләгәннәрне укучылардан кабатлап сөйләтү.

Нәтиҗәләр.

Бу  әсәрләрендә Муса Җәлил сугыш хакыйкатенең аерым шәхес өчен генә түгел, ә күпләр өчен хакыйкать булуын әйтә. Үз язмышының башкалар язмышы белән уртак булуын күрсәтә.Үзе кебек бәхетсез язмышка дучар булган меңнәрчә, йөз меңнәрчә сугышчыны аклый.

 IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  шигырьләренә анализ. Котроль эшкә эзерләнергә

15.10.2011

Дәрес № 15

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән юмористик шигырьләре. Йомгак

Максат. Мөстәкыйль уйларга өйрәтү. М.Җәлил иҗатын бөтен бкр күренеш итеп күз алдына китерү. Фәнни текстка анализ ясау.

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Гашыйк һәм сыер”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Аның турында газета-журнал материаллары.Мультимедиа әсбаплар. “Гасырларда калыр батырлык” дискы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә   төшерү.

III. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2.”Гашыйк һәм сыер”  шигыренә  анализ ясау.

3. Муса Җәлил иҗатына йомгак. Лекция.

4. Яңа материалны кабатлау.

Әдипнең тоткынлыкта язган “Томаулы гыйшык”, “Хәдичә”, “Борча”, “Күршеләр” кебек юмористик әсәрләрен уку.

.

IV.  Сорауларга җавап бирү.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Муса Җәлилнең  шигырьләренә анализ. Контроль эшкә әзерләнергә

18.10.2011

Дәрес № 16-17

Тема.  Муса Җәлилнең тоткында  иҗат иткән юмористик шигырьләре. Йомгак.

Максат. Мөстәкыйль уйларга өйрәтү. Өйрәнгәннәрне кабатлау. Укучыларның белем дәрәҗәләрен сынау. Белгәнне кыска һәм дөрес итеп язарга өйрәтү.

Өйрәнелә торган әсәр. М.Җәлил. “Гашыйк һәм сыер”

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2.Контроль эш яздыру..

IV.  Сораулар.

  1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?Языгыз.
  2. Муса Җәлилнең нинди әсәрләрен беләсез? Исемнәрен языгыз.
  3. Муса Җәлилнең бер шигыренә  анализ ясагыз.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.  Сыйныфтан тыш укуга әзерләнергә.

18.10.2011

Дәрес № 18

Тема.  Ибраһим Сәләхов иҗаты. “Тайгак кичү” романы

Максат. Ибраһим Сәлаховның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Контроль эшкә бәя биреп, укучыларның хаталарын төзәтү. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Өйрәнелә торган әсәр. И.Сәләхов. Тайгак кичү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә.Газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2.Контроль эш  нәтиҗәләре белән таныштыру.

3. Ибраһим Сәләховның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Индивидуаль әзерләнгән укчыларның чыгышын тыңлау

4. “Тайгак кичү” романыннан өзекләр уку.

IV. Сорауларга җавап бирү

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.  “Тайгак кичү” романын укырга

22.10.2011

Дәрес № 19

Тема.  Ибраһим Сәләхов иҗаты. “Тайгак кичү” романы

Максат. Ибраһим Сәлахов иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Әдәби әсәргә бәя бирү. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Өйрәнелә торган әсәр. И.Сәләхов. Тайгак кичү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

3. Әсәрнең жанр үзенчәлеген ачыклау

4. “Тайгак кичү” романыннан өзекләр уку.

IV. Сорауларга җавап бирү

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.  “Тайгак кичү” романын укырга

25.10.2011

Дәрес № 20

Тема.  Ибраһим Сәләхов иҗаты. “Тайгак кичү” романында шәхес һәм ил фаҗигасе.

Максат. Ибраһим Сәлахов иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Әдәби әсәргә бәя бирү.әсәр эчтәлеген табарга өйрәнү.  Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Өйрәнелә торган әсәр. И.Сәләхов.Тайгак кичү.

Җиһаз. Дәреслек. Методик ярдәмлек. Язучының портреты. Китапларыннан күргәзмә. Газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Эш планы.

1.Узган дәресне кабатлау.

2. Яңа материал. Әсәргә анализ..

3. Әсәрнең жанр үзенчәлеген ачыклау. Әсәр исеменең мәгънәләрен табу.

4. “Тайгак кичү” романыннан өзекләр уку.

IV. Нәтиҗәләр.

Персонажлар икегә бүленә.

Хөкемдарлар –ирекле кешеләр, закон ягында торып, халык дошманнарын  җәмгыятьтән аерып торучылар. Ә тоткыннар-халык дошманнары. Әмма әсәр ахырында бәяләр үзгәрә. Тоткыннар барлые яктан да үзләрен җәзалаучылардан өстен булып чыгалар.

Гомумиләштерәбез, әсәрне ике генә өлешкә калдырабыз.

1. Тоткыннарның кешелеклелеге.2. Хөкемдарларның кешелексезлеге.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.  “Тайгак кичү” романын  тулысы белән укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш планнары

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш планнары, 2012-2013ел...

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар...

Татар теленнән дәрес планнары

Рус мәктәпләрендә татар теленнән конспект планы...

Татар теленнән дәрес планнары

Рус мәктәпләрендә татар теле дәресе...

10-гу класска тыва дылга кичээл планнары

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17522799","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17522801","...

6-гы класска тыва дылга кичээл планнары

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17523726","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17523734","...