Сыйфатны гомумиләштереп бирү
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hazieva_f.f._kssh.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1.Сыйфат-сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау;

                   2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү,       хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшен дәвам итү.

                    3.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

  Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

   Методлар:  презентация карау, әңгәмә,  төркем   белән   эш,   тестлаштыру,   таблица   белән эш,  индивидуаль  мөстәкыйль  эш,  рәсем буенча   иҗади язма эш, сайланма һәм иҗади диктантлар.

   Җиһазлау:  дәреслек (Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек, Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова) компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”,  карточкалар, тест сораулары, пейзажлы рәсем, видеоязма.

                                           

                                             Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

 Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Бүген бездә татар теле дәресе.  Дәрестә без сезнең белән бик күп төрле эшләр башкарырбыз. Ә сезгә үз чиратында бу  дәрестә игътибарлы булырга һәм бөтен белгәннәрегезне эшкә җигәргә генә кала.Уңышлар сезгә!

 Тел дигән дәрья бар,

 Дәрья төбендә мәрҗән бар,

 Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәнннәр коры калыр.

 Менә тагын яңа көн туды. Тышта ап-ак кар, саф hава. Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр шикелле. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаик та, дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү.

1.Кереш-әңгәмә үткәрү.

-Әйдәгез, үзебез турында сөйләп алыйк әле . Сез үзегез турында нәрсәләр әйтә аласыз?Сез нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур... һ.б.)

-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Димәк, без бүгенге дәрестә нинди темага сөйләшербез?

2.Теманы, максатны хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

3.Акыл штурмы үткәрү. (сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү)

-Сыйфат турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(Укучылар интерактив такта янына чыгып, сыйфат турында белгәннәрен атап, язып чыгалар).

4.Нәтиҗә ясау.

III.Төп өлеш.

     1.Төркемнәрдә эш

   1 төркем. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? Мисаллар.

   2 төркем. Ясалышы буенча сыйфатларның нинди төрләре бар? Нинди сыйфат ясагыч кушымчаларны беләсез ? Мисаллар.

   3 төркем. Сыйфатларның исемләшүен аңлатырга. Мисаллар китерергә.

    4 төркем. Асыл hәм нисби сыйфатлар. Мисаллар.

    5 төркем. Сыйфатлар җөмләнең кайсы кисәкләре булырга мөмкин? Мисаллар.

   Контроль: 1 минуттан соң, һәр төркем үз соравы буенча җавап бирә.

-Әйбәт, бик төгәл җавап бирдегез. Җавапларның төгәллеген, дөреслеген ачыклар өчен, компьютер презентациясен карап үтик (слайдлар буенча тикшерү.)

Слайд № 5-9.

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

 2.Тест.

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: ачы, тәмле, төче.

а) төс                 б) тәм                  в) форма

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: бик уңган, кып-кызыл, иң кечкенә.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл  

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

Слайд № 10

 Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – в                                     “5”-   10 балл      
  2. – в
  3. – б                                     “4”  -7-9 балл
  4. – г
  5. – в                                     “3”-  4-6 балл
  6. – б
  7. – г                                      “2”- 3тән түбән балл
  8. – в

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 10 балл булса “5” була.

VI.Физминут (магнитофон язмасы буенча көйгә эшләү).

Слайд № 11

Укытучы: Хәзер, балалар, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын искә төшерик. Бу таблица сезгә таныш. Әйдәгез, кабат хәтердә яңартыйк.

     

 Слайд № 12

Таблица  буенча әңгәмә

  1. Сыйфатлар күп очракта нинди җөмлә кисәге булалар? (аергыч, хәбәр)
  2. Сирәгрәк очракта, фигыльне ачыкласа, нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
  3. Әгәр исемләшсә ... (ия яки тәмамлык була)

   Хәзер мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкадагы сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Карточка буенча индивидуаль дифференциаль  эш

Көчле укучылар өчен

  1.  Калын урманнар тып-тын. Агачлар йомшак мамык шәл ябынган
  2. Шау-шулы кичәдән соң бик күңелсез. Моңлы  тавышлы кыз бала бик  матур җырлады.

“5” ле билгесенә

  1. Кышкы урман ап-ак. Яшел чыршы горур басып тора.

2. Яхшы укучы барысына үрнәк. Җәйге каникул күңелле үтә..

“4” ле билгесенә

  1. Тиздән күңелле бәйрәм җитә.  Кышкы кичтә йолдызлар җемелдәшә.
  2. Мансур- игелекле бала. Урамда салкын.

                       Берничә укучыны такта янында эшләтү.

Укытучы: Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле. Нинди искиткеч матур кышкы көн! Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый! Ә кемнең кыш көне урманга барганы бар? Менә мин сезгә кышкы урманнан фоторепортаж алып кайттым. Хәзер шуны карап китик әле. Менә шушы  рәсем буенча иҗади эш башкарырбыз. Үзегезнең бөтен фантазиягезне эшкә җигеп, сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып, кышкы урман турында кечкенә генә хикәя язарга кирәк.

       Слайд № 13

Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик.

Укытучы: Бик матур иҗат җимешләре туган.Татар теленең сүз байлыгы чиксез шул.

Ял итү  (Мактама турында видеоязма карау)

Дәреслек белән эш.

 -Ә хәзер дәреслектәге автор хикәясе белән танышыйк. (230 нчы күнегү.)Язучы кышкы урманны ничек тасвирлаган? Хикәягә нинди исем биреп була?  Текстның 1-2 абзацларыннан сыйфатларны табыйк әле. Аларга морфологик анализ ясыйк.

Сыйфатка морфологик анализ

Слайд № 14

   Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

   V.Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

-Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлауның нәтиҗәсе киләсе дәрестә язачак диктантта күренер дип уйлыйм. Дәрес өчен билгеләр тест сорауларына hәм дәрестә җавап бирүегезгә карап куелыр.

 Өй эше.

Слайд № 15

1.Модель буенча сыйфат  турында сөйли белергә.

2.“Туган ягым кышы “ темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.

 Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Дәрес конспекты. Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау

Учебный проект Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау Автор проектаҖиһангирова Римма Мирхатовна Предмет, классТатар теле, 6 нчы класс Краткая аннотация проектаДәрескә...