В.Галинең "Артык кашык" хикәясенә тәнкыйть мәкалә
статья на тему

Галиахметова Ильфира Фаритовна

В.Галинең "Артык кашык" хикәясенә тәнкыйть мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tnkyyt_mkal.docx18.46 КБ

Предварительный просмотр:

Галиәхмәтова Ильфира

“Кеше кулларына калырга язмасын икән”

(В.Галинең “Артык кашык” хикәясенә

тәнкыйть мәкалә)

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист һәм язучы

Вәрис Галинең “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге” кебек китаплары бар. Вәрис Галинең каләме җиңел. Һәр җиргә җитез генә кагылып уза ала торган җитез тасвирлы. Аның теле матур, каләме шома йөри, җиңел һәм рәхәт яза. Шул ук вакытта тирәнгә дә чуммый. “Идел” журналының сентябрь аенда басылып чыккан “Артык кашык” дигән хикәясе мине уйланырга мәҗбүр итте.

Унынчы яше киткән Нинаның әтисе вакытсыз гүр иясе була. Кызчык әтисенең үлемен бик авыр кичерә. Әнисе Вера кызын үзенең олы апасы Анастасиядә калдырып, эш эзләп, шәһәргә китә. Хатын шунда кияүгә чыга, “яңа әтиеңә ияләним, киләсе елга сине үзебезгә алырбыз”,-дип кызы янына ара-тирә кайтып-китеп йөри.Анастасия түтинең ире Тимофей холыксызрак, эчәргә дә ярата. Нина аларда артык кашык булып яши башлый, бик күп җәфа чигә: олы-олы чиләкләр белән бәрәңге ташый, өйдән куыла, сәндерәләрдә йокысыз төннәр үткәрә...Өйдәгеләр аңа караңгы чырай күрсәтәләр, арт санына да аз эләкми кызның. Кызның бердәнбер юанычы – әтисенең кабере. Ул анда һәрдаим бара, Ходайга “әтиемне терелт” дип ялварып, үксеп-үксеп елый. Нинаның укытучысының әнисе Галина Егоровна кызны үзенә алып кайта. Кыз миһербанлы карчыкта, әнисе ире белән килешеп, аны шәһәргә алып киткәнче яши.

Дөресен генә әйткәндә, әсәр бик күп сораулар һәм фикерләр тудыра. Ни өчен авторның геройларында рус исемнәре? Автор чыннан да башка милләт җәмгыятен сурәтлиме? Әллә кызына караганда үз тормышын җайлау кадерлерәк булган татар “анасын” маска эчендә күрсәтү галәмәтеме?

Әсәрдән күренгәнчә, кызчыкның әтисе Нократ елгасына балык тотарга киткәч вафат була. Географиядән белгәнебезчә, Нократ елгасы Мамадышның төньяк өлеше (Киров өлкәсе) белән чиктәш. Димәк, вакыйгалар Мамадыш якларындабара. (Вәрис Гали шунда яшәп иҗат итә.) Мамадышта татар, рус, мари, удмурт, әрмән, чуваш, башкорт, украин, мордва халык вәкилләре яши. 45005 кешенең 34317се татар милләтеннән. Геройларны рус исемнәре белән бирү мәсьәләсе минем өчен билгесез, автор гына бу сорауга җавап бирә ала. Мин бары тик фаразлый гына алам. Бәлки, автор татар милләте кешеләрен күздә тотып, исемнәрен үзгәртеп язгандыр, бәлки башка милләт кешеләре турында сүз барадыр. Ничек кенә булмасын, безнеңдәүләт күпмилләтле, җәмгыятебез бер һәм әсәрдә күтәрелгән проблемалар да барыбыз өчен актуаль.

Унынчы яше киткән кыз бала сәндерәләрдә җан әрнеше белән йокысыз төннәр үткәрергә мәҗбүр. Кем гаепле? Вакытсыз үлгән ата кешеме?

Әтисе үлү сәбәпле кызның йөрәге авырта: “Йөрәгенең кайда урнашканын да шул көннәрдә беренче тапкыр белде ул. Бүтән бит ул беркайчан да булмаячак, елмаеп ишектән килеп кермәячәк, сары чәчбием, почык борынлым дип, башларыннан сөймәячәк, иркәләмәячәк. Шуларны уйлап эчтән генә елап утырганда, сул яктан күкрәк читлеге әрни башлады.” Кыз әтисенең үлемен авыр кичерә. Ләкин ни өчен 9 яшьлек (унынчы киткән) кыз бала эчтән генә елый? Нина әле бала бит, бала психологиясе буенча авырлык килгәндә кычкырып елый, уйлаганын теле белән әйтә. Теле белән әйтмәсә дә, балаларның нәрсәгә елауларын аңлау кыен түгел. Бала эчтән генә елагач, әтисен бик нык юксынгач, бәлки әнисен алай ук якын күрмидер. Хикәядә әнисенең кызын юату моментлары күренми. Ә бит әтисе каберенә килеп Нина үз хәлләрен үкси-үкси сөйли: “Кире чыга, аны яклый алмый шул ул хәзер”. Шулай ук укытучысының әнисе Галина Егоровна да җайлаштырып сорагач, Нина нәрсә булганын сөйләп бирә. Ана кызы янына шәһәрдән ялга кайткалаганда кызның аңа ияреп китәсе килә, ләкин кыз әйтергә кыймый. Бу шулай ук кыз белән ана араларының бик үк якын булмавын күрсәтә.  

Әнисе эш эзләп китә, кызын апаларында калдыра. Апасының кияве Тимофей сүзсез генә көрсенә, “Аның болай да кара тимгелле йөзе бөтенләй каралып, гомер агармый торган кызыл борыны күгәреп үк чыкты. Мондый кыяфәтеннән соң хәвеф көтәргә кирәген белгән өлкәннәр бер сүз дәшми, күрмәмешкә салышалар”. Ана нинди йөрәк белән баланы белә торып утка сала?! Белә торып үзе «яңа әти»гә ияләнгәндә бала авыр тормышта яшәп торсын имеш… “Быел тутаңнарда яшәп тор. Яңа әтиеңә ияләнәм. Киләсе елга сине үзебезгә алырбыз”, - ди ана. “Кызның бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып китә. Күзләренә яшь тула...” Кыз ни өчен елый? Мөгаен тагын бер ел апасының исерек ире белән җәфа чигеп яшисе бар икәнен күз алдына китергәнгәдер. Бәлки үзенең әтисен “яңа әтигә” алыштырырга теләмәү сәбәпледер. Кызчык миһербанлы карчыкта яши башлагач та, ана кеше ире белән килешкәнче баланы алмый. Нәтиҗә: анага баласына караганда үз тормышын җайлау беренче урында тора.

Анастасия кызны анасына ышандырап алып кала: “Өченче янына тагын берәү сыяр әле”.Шул ук вакытта  кыз турында: «Артык кеше асраганчы, арык сарык асрармын. Бик борчылсаң, үзеңә ал», - ди карчыкка. Кыз җизнәсеннән куркып кунарга кайтмагач та, туганнарыннан бер кешедә аны эзләргә чыкмый, икенче көнне кайткач аңа: “Аяк асында чуалып йөрмә әле монда” - диләр. Анастасия кыз өчен җаваплы бит. Бу аның кешелексез, ә иренең кансыз икәнлеген ачып сала. Апалары аңа борылып та карамыйлар. Гомумән, Анастасияләр гаиләләре белән үк мәрхәмәтсез. Үз балалары да шундый ук булып үсеп киләләр. Экономик яктан гаилә ярлы түгел бит, бер кечкенә кызга-туганнарына урын табылыр иде әле.Анастасияләрнең ике бакчасы бар, Нина куллары өзелеп төшәрдәй булып сызлаганчы бәрәңге алыша.Анастасияләргаиләсе мораль яктан түбән. Нина белән кечкенә Апушны (Г.Тукай) чагыштырып карап була. Икесе дә ятим, үксез бала (Нина әнисе шәһәргә киткәч, ятим дип бирелә), икесе дә туганнары өчен “артык кашык”, икесе дә бәрәңге бакчасында физик авыру алалар… Шәһәргә күчкәч Нинаны ниди язмыш көтә? Бәлки, Г. Тукай белән охшаш балачак мизгелләре юктан гына түгелдер? Бәлки, Нина да татар әдәбиятында үзенең урынын алыр…

Кечкенә Нина ачы тормыш авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә татыса да, миһербанлылыгын югалтмый. Сәндерәләрдә йокласа да, укуын онытмый. Кызый үзенең беркемгә дә кирәге калмавын аңлый, ләкин авыр уйларын куарга теләп, дәресен кабатлый. Анасының тормышы яңадан җайга салынуын тели. «Нәни йөрәге белән дә аның канаты каерылгандай йөрүен сизә бит». Юк, Нинаның күкрәгендә олы йөрәк тибә. Шуңа күрә туганнарына кирәк булмаган кызга чит хатын битараф калмый, аңа ярдәм кулын суза.

Автор бу хикәясе белән укучыларга ни әйтергә тели соң? Җавапны Нинаның сүзләрендә табарга мөмкин:“Кеше кулларына калырга язмасын икән. Үз туганнарыңа да кирәк түгел син”.

Бүгенге әдәбият исә бик нык авыру. Әсәрләрне бүген укысаң берничә көннән онытыла. Әлбәттә, Т.Галиуллин, Р.Батулла кебек үзләренең әсәрләре белән куандыручы өлкән буын әдипләребезгә бу сүз кагылмый. Өметле яшь язучылар да бар. Ләкин күпчелек масса әсәрләрдә яңалык юк. Вакыт уздыру, вакытлы эмоция алу өчен генә укылган әсәрләрне күңелгә үтеп керердәйлекләре белән алыштырасы килә. “Артык кашык” хикәясе минем күңелемә нык тәэсир ясады. Проблема үз туганнарыңның мәрхәмәтсезлегендә. Автор юкка гына мәрхәмәтсез туганнар белән балага катышы булмаган мәрхәмәтле чит хатынны антитеза алымы белән укучылар күз алдына китереп бастырмый. Бу проблема, кызганычка каршы, хәзерге заманда, хәзерге җәмгыятьтә дә еш (көндәлек) очрый, ягъни актуаль. Шуңа күрә әдәбиятта бу хикәягә урын бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мәгариф" журналында мәкалә. “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер”

"Мәгариф" журналы  "Г.Тукай - публицист" конкурсы игълан итте. Күз угымда торган материалларны барлап,   “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер” дигән темага дәрес-семинар эшкәртмәсе эшләдем. Дәрес ...

Шәриф Камал иҗатына карата язылган тәнкыйть мәкаләләре.

Шәриф Камал иҗатына карата язылган тәнкыйть мәкаләләре. Бәлки, кирәге чыгар...