Чаллы җире-шанлы җир
проект на тему

Гайсина Гульфия Габделзуфаровна

Әлеге проект эше Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы янында урнашкан Чаллы шәһәрчеге турында.  Аның тарихы ерак бабаларыбызга барып тоташа. Аларның нигезе булган әлеге изге җирләрне өйрәнү һәм укучыларга җиткерү минем төп максатым иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chally_zhire-shanly_zhir.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе  муниципаль районы

“Котлы-Бүкәш  урта гомуми белем мәктәбе”

Тема: Чаллы җире-шанлы җир

Россия тарихында минем туган авылым тарихы

Проект эше

   Гайсина Гөлфия Габделзөфәр кызы

                   1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

                               

2014 нче ел

Эчтәлек

Кереш .................................................................................................  3 бит

Төп өлеш

1. Чаллы каласының төзелү вакыты һәм төзелеше.........................  4-6 бит

2. Азатлык өчен изге көрәш..............................................................   7-9 бит

3. “Чаллы шәһәрчеге” мәйданында һәйкәлләр һәм изге урыннар..  10 бит

Йомгаклау............................................................................................ 11-13 бит

Кулланылган әдәбият исемлеге   ....................................................... 14 бит

Кереш

Бөек мәгърифәтчеләр: “Кеше  үз төбәгенең җимеше,”- дигән фикер әйтеп калдыралар. Әйе, бүген без, ягъни татар балалары, үз төбәгебезнең, милләтебезнең вәкиле булып формалашырга тиеш, ләкин милли шәхес тәрбияләү шул вакытта тормышка ашачак, әгәр дә милли тәрбия дәүләт күләмендә мөһим бурыч булып әверелсә. Мәктәбебездә туган ягыбызга, милләтебезгә, милли мөхитебезгә мәхәббәт тәрбияләү гамәлләре алып барыла һәм тәрбия бирүнең яңа сыйфатлары ачыла бара. Шундый сыйфатларның берсе булып үз төбәгендә яшәгән, халыкка хезмәтен, белемен кызганмаган һәм тирән ихтирамга лаек булган  шәхесләрнең яшәү рәвешен, гамәли эшләрен өйрәнү тора. Шушы изге максаттан чыгып, мин дә борынгы бабаларыбызның нигезе булган җирләрне өйрәндем.

Борынгы Болгар дәүләте, Казан ханлыгы шәһәрләре... Кайчандыр аларда тормыш кайнап торган: кешеләр туган һәм үлгән, базарлар гөрләгән, балта, пычкы, чүкеч тавышлары ишетелгән. Ә хәзер аларның урыннары гына билгеле. Күпме генә эзләнүләр алып барылса да, бу шәһәр калдыклары бездән әле бик күп серләрне яшерә. Шундый шәһәрләрнең берсе-Чаллы каласы. Татарлар аны “Чаллытау”, “Калатау” дип атап йөрткәннәр. Үзенең зурлыгы, әһәмияте белән Казан ханлыгының иң билгеле шәһәрләренең берсе булган бу кала Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы янында Чаллы (Шомбыт) елгасының сулъяк ярында урнашкан була.

Төп өлеш

Хаклык-бар диннәрдән дә өстен.

(Елена Блаватская)

I. Чаллы каласының төзелү вакыты һәм төзелеше.

 Чаллы каласы турында әһәмиятле материалларны белүдә, урынын, зурлыгын һәм кайчан барлыкка килүен билгеләүдә археологик эзләнүләр зур ярдәм итә. Татарстан республикасының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих фәннәре институты фәнни хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидаты Ф.Хуҗин, архиологлар А.М.Гөбәйдуллин, И.Р.Газимҗанов, Н.Г.Гариповлар тарафыннан алып барылган архиолог тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, “Чаллы шәһәрчеге”нең төзелү вакыты- XII  йөзгә, ә 1955 нче елгы тикшеренү нәтиҗәләре буенча XIV нче йөзгә туры килә дип билгеләнгән иде. Димәк, шәһәрчекнең яшәү вакыты XII- XVI нче йөзнең урталарына туры килә.

Шәһәрчек төзелеше буеча өч өлештән тора. Беренчесе 110*115 метр мәйданны биләгән. Ул дүрт рәт җир һәм агач ныгытмалар белән әйләндереп алынган. Уртада эре җир биләүче - бәк йорты, каралты-куралар, хезмәтчеләр һәм каравылчы йортлары. Икенче төрле без аны хәрби ныгытма-крепость дип атыйбыз. Икенче өлеше - ныгытмаларның тышкы стенасыннан 10-15метр арырак башланган һөнәрчеләр бистәсе. Шул тирәләрдә тимерче алачыгы, чүлмәк ясау һәм сөяк кисү остаханәләрнең табылуы шуны исбатлый. Өченче өлеше - бистәләрдән 150-250 метрлап читтәрәк урнашкан авыллар.

“Чаллы шәһәрчеге”ндә барлыгы ике авыл булуы билгеле, ә аларда игенчеләр һәм терлекчеләр яшәгән. Шәһәрчекнең гомуми мәйданы 65 гектар чамасы. Ул уртача зурлыктагы шәһәрчек булган.

Фәнни тикшеренүләр вакытында табылган күп санлы кирамика (балчык савыт-сабалар, бизәнү әйберләре, хуҗалык җиһазлары) Бөек Болгар дәүләтендә, болгар осталары тарафыннан ясалганнарга охшаш. Ныгытмаларның төзелеше, остаханәләрнең урнашу һәм эшләү тәртибе, шәһәрчек өчен сайланган географик урын да шәһәрчеккә болгарларның нигез салуын исбатлый сыман.  Димәк, туган ягыбыз Бөек Болгар дәүләтенең бер өлеше булган дип әйтергә җирлек бар.

Республикабызның тарих институты хезмәткәре, архиолог Айрат Гобәйдуллинның “Чаллы шәһәрчеге” ныгытмалары буенча язылган эш нәтиҗәләре белән танышып чыкканнан соң, мин ныгытмалар турында тагын да тирән мәгълүматлы булдым. Анда әйтелгәнчә, “Чаллы шәһәрчеге” ныгытмалары эчке яктан төзелә башлаган һәм тышка таба биегәя һәм киңәя барган. Беренче һәм икенче ныгытмаларның төзелү вакыты X- XIII йөзләргә карый. Ныгытмаларның аскы өлеше, архиологлар әйткәнчә, “мендәре таш белән түшәлгән, ә аның өстенә  ныгытылып балчык өелгән”. Өемнәр өстеннән өске өлеше очланган һәм бер-берсе белән якын итеп урнаштырылган агач стена барган. Аның биеклеге 5-6 метрга җиткән. Өченче ныгытма иң озак һәм көчле ныгытма итеп төзелгән. Аның төзелеше өч чорда алып барылган. Болгар чорыннан Казан чорына кадәр дәвам иткән. Аның аскы нигезе 11метр киңлегендә, ә биеклеге урыны белән 4-5 метрлар чамасы булган. Ныгытманың өске өлеше алдагы ике ныгытманыкыннан бик нык аерылган. Балчык өемнәр өстеннән агачтан бурап эшләнгән ике катлы стена узган. Стена өсте түбә белән капланган, эчке ягындагы ике стена арасындагы мәйданчыкта сакчылар йөргән. Ә XVI йөзләрдә анда пушкалар да куелган. 1884 нче елда шәһәрчектә булган Күгәрчен авылы мулласы Мөхәммәтҗан Биккинин Зәитов җир өстеннән чуен ядрә табуы турында яза.

Дүртенче ныгытма Казан ханлыгы чорына туры килә. Ныгытмаларның төзелү сәбәбенә килгәндә, төп ике сәбәпне күрсәтергә кирәк. Беренчесе-тышкы дошманнардан, икенчесе-халык фетнәләреннән саклау булган.

Шәһәрнең үзәге (Кремль) Чаллы елгасы белән Мәшләк елгасы кушылган урындагы үзәнлектән 24метр биеклектәге калкулыкта булган. Ул хәзер дә, гасырлар буена җимерелүенә дә карамастан, биек тау башыннан үзенең бөтен бөеклеген, мәһабәтлеген белгертеп тора.

Бу ханлыкның үзәге урнашкан биеклектән хәзер дә 7-8 чакрым ераклыктагы унлап татар авылы күренеп тора. Соңрак чорда бу тирәдә авылларның күп булуы һәм шәһәрнең тиз үсүе аларның борынгы Ногай юлы өстендә урнашуына да бәйле. Хәзерге Чаллы (КамАЗ) юлы да борынгы Чаллыга тияр-тимәс уза.

Шәһәрчектән бистәгә һәм Иске Чаллы юлына чыгу өчен төньякта, ә авылларга чыгу өчен көнчыгыш юнәлешләрдә капкалар булган. Капкаларның өске өлеше бурап, манаралы итеп эшләнгән, чөнки алар бер үк вакытта күзәтү  урыны да булып хезмәт иткәннәр. Ачылып ябыла торган өлеше калын имән борыслардан, тимер белән тышлап ясалган. Халык күңелендә әле хәзер дә сакланган “алтын капка”ның әлегәчә табылганы юк. Булдымы икән ул?

II . Азатлык өчен изге көрәш.

“Чаллы шәһәрчеге”ндә яшәгән халыкның тормышы фаҗигале рәвештә туктала. 1552 нче елның 2 нче октябрендә Рәсәй яугирләре, патша явыз Иван җитәкчелегендә, Казан ханлыгының башкаласы Казанны алалар. Алар чәчәк аткан ватаныбызны талыйлар, изге урыннарыбызны - зиратларны хурлыйлар. Иманыбыз кимсетелә, физик җәберләүләргә түзә алмаслык рухи газаплар өстәлә. Татар халкы, моңа түзә алмыйча, азатлык өчен изге көрәшкә күтәрелә. Аның үзәге булып “Чаллы шәһәрчеге” тора.

Тирә-як авыл халкының хәзергә чаклы сакланган сөйләмнәре буенча, илбасарлар Чаллы шәһәренә элекке Көчек, хәзерге Биектау авылы ягыннан килеп чыгып, шул яктан һөҗүм итәләр. Бу як элекке чордагы кебек хәзер дә  тирән елгалар белән капланган. Беренче сугышларда зур уңышсызлыклар кичергәннән соң, илбасарлар зур авырлыклар белән Чаллы каласын әйләнеп узып, аның тау ягына үтәләр һәм урман ягыннан килеп, туплар белән ваттырып алалар.

Бу көрәшнең башында торган йөз бәге баһадир Мамыш Бирде ханлыкны торгызырга уйлый һәм ханлык тәхетенә утырту өчен Ногай ханлыгының олуг мирасы Йосиф мирза малае - Сөембикәнең энесе Гали Әкрамны чакыра. Гали Әкрам 300 кешелек Ногай отряды белән Чаллы шәһәрчегенә килеп җитә һәм тәхеткә утыра.

1556 нчы елның апрелендә воевода М.Морозов җитәкчелегендә урыс яугирләре “Чаллы шәһәрчеге”нә һөҗүм оештыралар. Аны саклаучылар батырларча көрәшсәләр дә, Чаллы ныгытмалары шартлатыла, халык өлешчә үтерелә, өлешчә куыла. Калатауны ялкын били. Бу көрәш барышында Гали Әкрам үтерелә, ә бәйсезлек өчен көрәшнең күренекле җитәкчесе Мамыш Бирде дошман кулына эләгә һәм Мәскәүдә җаны өзелә.

“Чаллы шәһәрчеге” алынгач, якын-тирә авыллар, Чулман тарафлары бушап кала: халык кырыла, йорт-җирләре туздырыла, мал-туарлары талана.

Басып алучылар, баш күтәрүчеләрне җиңдек дип уйласалар да, алар ялгышканнар. Азатлык байрагын Әхмәд баһадир кабат күтәрә һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшне дәвам итә. “Чаллы шәһәрчеге”ндә исән калганнар, тормышларын дәвам итү өчен үзләре яшәгән урыннан ерак китмичә, Иске йорт, Шаһизада һәм Би-Әмир авылларына нигез салганнар. Авылларның беренчесе хәзерге Сатлыган авылыннан төньяккарак урнашкан, икенчесе, Шаһизада исемле аксакал тарафыннан Котлы Бүкәш авылының көньягындагы Ташлы елга буена төзелгән, өченчесе шәһәрчектән көнчыгышта, Би-Әмир исемле аксакал тарафыннан, хәзерге вакытта Пимәр дип аталган елга буена төзелгән.

Чаллы өчен сугышларда янә Камай мирзаның кулы уйнагандыр, дияргә җирлек бар. Казан алынганнан соң Арча төбәкләрендә барган азатлык сугышларына каршы киртә буларак элекке "яхшылыклары" өчен аңа Эчке (Иске) Казан тирәләреннән зур гына җирләр бирәләр. Казан ягын Чаллы төбәгеннән саклау өчен дә шул ук алым кулланыла. Җимерелгән Чаллы буйларын, аңа каршы актив сугышкан Камай мирзаның улы Кадрәккә бүлеп бирәләр. Әмма ул бу якларда әледән-әле зур каршылыкларга очрый. Бары Чаллыдан Казан ягына таба 4-5 чакрым ераклыкка сузылган Югары Чаллы, Яна Чаллы һәм башка берничә авыллар тирәсендә генә аларның кешеләрен куып, анда урыс казакларын һәм яңа чукындырылган үз кешеләрен китереп кенә ныгып урнаша ала. Шулай да монда тынычлык таба алмыйча, үзенең Казанда торуы мәгълүм. Бу җирләрдә хәзер дә шул чорларның эзе булып алда әйтеп узылган Чаллы авыллары урынында хәзерге Казаклар, Кече Кадрәк, Олы Кадрәк һ.б. авыллар гына утыра.

Тирә-як авылларының иң борынгы Чаллыбаш авылы тарихын да, аның аксакаллары барысы да үзгәртүсез, бер төрле итеп сөйли. Имеш, элекке Лаеш кичүе белән Чаллы кичүе арасыннан зур юл узган. Аның Уракчы авылы тирәсеннән бер зур тармагы Борынгы Чаллыга борыла. Менә шул юл уртасына Чаллы ханы утырта да инде үз кешеләрен. Алар юлда йөрүчеләрне барлап, булган бер үзгәреш яңалыкларны вакытында Чаллыга хәбәр итеп торырга тиеш булганнар.Чаллы төбәгенең башлангыч җире булганга, аны Чаллы башы дип атала

Юл, дөрестән дә, билгеле. Тирә-як авылларны талап, 1554 елда бу юлдан Чаллыга Н.Ф.Мстиславский килсә дә, аның сугыш хәрәкәтләре унышсызлыкка очрый.

III . “Чаллы шәһәрчеге” мәйданында һәйкәлләр һәм изге урыннар.

 “Чаллы шәһәрчеге” мәйданында соңгы елларда, билгеле бер максатларны күздә тотып, башкалабыз галимнәре, һәвәскәр тарихчыларыбыз һәм рәссамнарыбыз тарафыннан һәйкәлләр куела.

Аларның берсе Тәберде Чаллысы юлы белән ындыр табагына күтәрелгәндә сул якта кала. Бу һәйкәл бер яктан “Чаллы шәһәрчеге” мәйданының башлануын аңлатса, икенче яктан 1184 нче елда челмәтләрнең Болгар башкаласы Биләрдә урыс явыннан коткару өчен яуга баруларын искәртә. Куелу вакыты - 1994 нче ел. Икенчесе үзешчән рәссам Камил Гайнетдинов тарафыннан моннан 600 еллар элек җирләнгән борынгы кардәшләребез өстенә куелган. Монысы “Чаллы шәһәрчеге”нең беренче каберлеге булган Сатлыган авылына баручы юл өстендә кала. Куелу вакыты-1991 нче ел. Өченче һәйкәл – шәһәрчекне әйләндереп алган дүртенче ныгытма биек яр кырыена килеп туктаган урында. Ул 1552-1556 нчы елларда Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган якташларыбыз, каһарман бабаларырыбыз истәлегенә якташыбыз Нурулла Гарипов һәм рәссам Зиннур Гаянов тарафыннан 1998 нче елда куелды.

Ачыклауда ярдәм итәрлек, әмма әле файдаланылмаган телсез тарихи һәйкәлләрне санап китеп, Чаллыдан ерак булмаган, бу чорларда калын урманнар белән капланган хәзерге Чаллыбаш авылы янындагы "изгеләр мәчете" дип аталып йөртелгән урын турында әйтеп үтәсем килә. Ул әлегә чаклы археологик һәйкәлләр исәбенә дә кертелмәгән. Аннан ерак түгел генә изгеләр каберлеге дә бар. Авыл чишмәсеннән ерак түгел генә тирән елга ярына казып эшләнгән бу урын кешеләрнең шул чор вакытындагы тору урынын хәтерләтә. Котлы Бүкәш Чаллысы авылы зираты янындагы Чокмак улы Нияз мулланың  кабере, Бирдебәк Чаллысы авылына илтүче юл өстендә Бохарадан килгән Хаҗи Хәбибулла кабере, Мәмле Казаклар Чаллысы уртасында изге чишмә янындагы өч кабер шундыйлардан саналалар.

Бу изге урыннарны һәм һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндереп тору, бизәү безнең изге бурычыбыз.

Йомгаклау

Чаллы шәһәрлеге әле үзендә күп серләрне саклый. Тик аның бүгенге халәте моннан 830 ел элек булганнан да аянычрак. Бүгенге көнгәчә анда археолог көрәге урынына бульдозер пычаклары ешрак ялтырый. Әйтеп үтелгән 4 гектар жир өстендә хәзер машина-трактор паркы, каберләр өстендә ындыр табагы булуын да әйтеп китү авыр миңа. Ханлыкның үзәге—Калатау хәзерге көндә җимерелеп, аның уртасында ягулык саклау урыны оештырылган. Шулай да шәһәрнең үзәге, урыны-урыны белән ныгытма хәрабәләре әле дә сакланган.

1993-1997 нче елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган археологик экспедиция (җитәкчесе Ф.Хужин) дәвамлы тикшеренүләр уздырды. Археологлар шәһәрнең тарихын һәм аның тарихтагы ролен билгеле бер югарылыкка күтәреп, Котлы Бөкәш авыл Советы, республикабызның мәдәният министрлыгы каршында Чаллы шәһәрлеген жимерүне туктату таләбен бар кискенлеге белән куйдылар. Шулай ук 1994 нче елның 4 июнендә, алар катнашында, Чаллы кешеләренең 810 еллар элек искә алынулары хөрмәтенә Борынгы Чаллы буйларына таш куелуны да күркәм эш дип билгеләп узасы килә. Якташыбыз Нурулла Гарифның да шәһәрчекне өйрәнүдәге өлеше гаять зур булды. Аның “Борынгы Чаллы” исемле китабы безгә Калатау турында бик күпне белергә ярдәм итте. Мәктәбебезнең ветеран укытучысы, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәримулла күп тапкырлар укучылары белән тикшерү эшләрендә катнашты һәм музеебызның бер почмагын Чаллы шәһәрчегенә багышлады. Тик ни өчендер соңгы елларда гына тикшерү эшләре туктатылды. Чаллыны тикшерәсе, өйрәнәсе, аның тулы тарихын өйрәнәсе бар.

Янә Чаллы шәһәре һәм аның тирә-ягын күзаллап, аның тарихын барлап, әйтәсе килгәнем шул: моннан 830 еллар элек искә алынган, биредә яшәгән Саба Күл, Тәмте һәм Чаллы кешеләре - безнең болгар бабаларыбыз. Алар бердәм булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр, кайгы-шатлыклары да уртак булган. Бу чорларга караган матур, бизәкле кабер ташлары аларның үзләренең әби-бабаларына да хөрмәтле булуларын белгертә.

     Күп авырлыклар, кимсетүләр кичергән милләтебез, дәүләтебез якты киләчәккә мең тапкыр лаек. Бу юлда изгеләребез дә саклый безне. Аларны онытмыйк, изгелеккә омтылыйк! Бу урында якташыбыз Рәсимә Гарифуллинаның “Чаллы җире-шанлы җир” поэмасыннан түбәндәге юлларны китерү урынлы булыр:

Күтәрелә кояш югарыга,

Нурын сибә кала өстенә.

Чаллы җире сабый бала кебек,

Бездән шәфкать, ярдәм үтенә.

Дуслык, Иман, Миһербанлык-

Мирасыбыз булсын яшьләргә.

Без бурычлы горур халык булып,

Горур Татар булып яшәргә.

Яна-яна күтәрелә кояш,

Бөтен дөнья нурга төренә.

Бар нәрсәдән өстен хаклык иңә,

Данлы илем-Чаллы җиренә.

Кулланылган әдәбият

1. Гариф Н. Г.  Борынгы Чаллы.  – Казан: 2000.

2. Гариф Н. Г. Балык Бистәсе районы биләмәсендәге археологик һәйкәлләр һәм торак урыннар турында белешмә. –Казан: 2009.

3.  Гариф Н. Г.  Без кемнәрнең оныклары әле?!  - Казан : 2009.

4. Гариф Н. Г. Нәселеңә корт керсә. – Казан: Тарих институты басмаханәсе, 2008.

5.  Гариф Н. Г.  Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. –Казан: 2009.

   6. Гыйләҗ К., Гарифуллина Р. Йолдызлар юл күрсәтер. - Казан: 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Чаллы язучылары

Факил Сафинның тормыш юлы...