Авторская песня "Яр Чаллы"
план-конспект урока по музыке по теме

Миргалимова Эльвира Илгизовна

Песня

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Туган җирем - нурлы җирем"16.13 КБ
Файл tugan_zhirem.docx19.62 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Миргалимова Э.И.

Тылсымлы ромашка

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен бәйрәм кичәсе)

Бурычлар:

  1. Балаларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Аларга зарарлы гадәтләрнең тискәре йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү.
  2. Эстетик һәм иҗади активлыкны үстерү
  3. Табигатьне,тирә-юньне,чисталыкны ярата белергә өйрәтү

Җиһазлар:Магнитофон,алмалар,чәчәкләр,микрофон,аудиоязъмалар.

Бәйрәмнең барышы:

(Бәйрәм балалар бакчасының ишегалдында үткәрелә)

(Музыка яңгырый)

Алып баручы: Исәнмесез,балалар!Хәерле көн барыгызга да! Кәефегез яхшымы?Яхшы булса,  мин бик шат!Әйдәгез барыбызга да хәерле көн телик!(Музыкага Ромашка чәчәге керә)

Ромашка: Хәерле көн,агачлар,

                  Хәерле көн, кошлар,

                  Хәерле көн табигать,

                  Хәерле көн,дуслар!

-Балалар, ә сез беләсезме? “Саулык- иң зур байлык”,диләр.Чыннан да,сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе.Балалар,ә сез  сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме? Мин сезгә мәкальне әйтә башлыйм,сез дәвам итәрсез:1)Байлык - бер айлык,....(саулык- гомерлек).2)Сәламәтлек ул- кул астындагы (хәзинә).3)Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Алып баручы: Менә инде Ромашка күрәсенме безнең балалар бик күп мэкальләр генә түгел,ә җырлар да беләләр.

(“Хәерле көн” җыры)

Алып баручы: Ромашка синең таҗларың бигрәк матур,анда нәрсәләр язылган?

Ромашка: Әйе,алар тылсымлы таҗлар.Ягез карыйк әле.(Бер таҗын ала.Музыкага Тузан патшасы керә)

Тузан патшасы: Мин Тузан патшасы, ялкаулар арасында яшим.Чисталыкны,пөхтәлекне,ялт-йолт иткәнне яратмыйм.Алардан бик куркам,үзләрен күрсәм,калтырана башлыйм, качам, посам.Чүп,тузан,пычракны күз карасыдай саклыйм.

1

Алып баручы:Балалар,әйдәгез Тузанны куркытабыз,җыр-җырлап күрсәтәбез.

(Җыр “Без яулыклар юабыз”)

Тузан патшасы:Ай,яй,миңа тизрәк качарга кирәк,сез бигрәк тә чиста-пөхтә балалар икәнсез!(Музыкага йөгереп чыгып китә).

Ромашка: Ягез  әле,тагын таҗымны тартып карыйм (тарта).

(Музыкага Спортчы керә)

Спортчы:Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Төрле физик күнегүләр,хәрәкәтле уеннар,спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлекне ныгытучы чаралар.Ә хәзер әйдәгез, иртәнге гимнастика ясап алыйк.

(Ритмик музыка уйный.Балалар белән бергә зарядка ясыйлар).

Алып  баручы: Менә рәхмәт, сиңа Спортчы.Без балалар белән көн дә зарядка ясыйбыз.

Спортчы: Ярый мин бик шат,ә хәзер миңа бүтән балалар бакчасына  барырга вакыт,саубулыгыз!(чыга).

Алып баручы:Бигрәк кызык Ромашка,яле тагын таҗыңны тартып кара. (Ромашка таҗын тарта. Музыкага Юындыр керә)

Юындыр: Исәнмесез,балалар!Мин- бөек Юындыр.Юындыр –ул начальник.Минем әле,ярдәмчеләрем дә бар,аларның кем икәнен сез мин әйткән табышмаклардан белерсез: (Һәрбер җиһаз алга тезелеп бара)

  1. Үзе шома күбеккә күмә,хуш исле ул,я кем белә?(Сабын)
  2. Аркасында сөяге,сөягендә мыегы ак койманы агарта,мыегы белән чистарта.(Теш щеткасы)
  3. Он түгел үзе –ак,авызыңа куеп бак,тешне агарта,ап-ак итә,бу ни була?Әйтеп кал(Теш пастасы).
  4. Кирәк була мунчада,минем исемем ...(мунчала)
  5. Битне кулны,муенны корыта.Үзе дә чисталыкны ярата(Сөлге)

Барсы бергә:Безнең илдә закон нык,шапшакларга урын юк.

Юындыр:Дусларым,сезгә тагын әйтәсе сүзем бар.Чисталык-сәламәтлек нигезе.Бу әйтемне бервакытта да исегездән чыгармагыз.Сау сәламәт булыгыз,хушыгыз!(Чыга)

Уен.Эстафета “Чәчәкләр утырту”

(Җыр “Җәй килде” Л.Батыр-Болгари муз.)

Ромашка:Ягез әйдә, соңгы таҗымны тартып карыйм әле (тарта).

Шәфкать туташы (керә):Балалар,мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам.  (Мәтрүшкә чыгып баса)

Шәфкать туташы: Кая барасың мәтрүшкә? Менә күрше кызының температурасы күтәрелгән шуны дәваларга барам.(Энҗе чәчәге чыга)

2

Шәфкать туташы: Энҗе чәчәк, ә син кая ашыгасың?

Энҗе чәчәк:Гафу,гафу Хәния әбинең нервлары какшаган, шуны дәваларга кирәк.

(Бака яфрагы чыга)

Шәфкать туташы:Бака яфрагы, ә син кая юл тоттың?

Бака яфрагы:Гали бабайның күзенә арпа чыккан,шуны дәваларга кирәк.

(Кычыткан чыга)

Шәфкать туташы:Кычыткан синме соң бу?Син кая барасың?

Кычыткан:Айнур дигән малай янына,бүген тагын “2”ле алган,юньсез.

Алып баручы: Карале Шәфкать туташы сез безнең бакчадагы алмаларны күрдегезме?Әйдәгез уен уйнап алабыз.

Уен “Алмалар җыю”

Шәфкать туташы:Булдырдыгыз!Рәхмәт балалар!Хәзер сез,аңладыгызмы,һәрбер үләннең кешегә файдалы икәнен?

Балалар:Әйе.

Алып баручы:Менә рәхмәт сиңа Ромашка чәчәге!Без синең таҗларың белән әйтерсең лә,сәламәтлек сәяхәтендә булдык!Балалар,шуның белән бәйрәмебезне күңелле бию белән тәмамлыйк.

(“Чәчәкләр бию”е).



Предварительный просмотр:

                                                             47 “Айгөл” Балалар бакчасының

                                       Музыка җитәкчесе:

                                                                      Миргалимова Эльвира Илгизовна

                                                   

Тема: «Туган җирем-нурлы җирем”

(зурлар һәм мәктәпкә-әзерлек төркемнәре өчен)

Максат: Балалаларны Татарстан дәүләте белән таныштыру.

                Туган ягыбызның табигате, милләте   турында сөйләү.

Бурычлар:

1.Туган илебезгә карата мәхәббәт уяту,гүзәлллекне күрә белергә өйрәтү.

2.Эстетик һәм иҗади активлыкны үстерү.

3.Татарстан дәүләтебезнең символлары турында мәгълүмат бирү,милли уеннар,милли ризыклар белән таныштыру.

Җиһазлау: Татарстан Республикасы турында рәсемнәр, флагы, картасы, СD җыентыклар:З.Минһаҗева “Балалар өчен җырлар”,Г.Зарипова “Балалар өчен яңа җырлар” ,уеннар,биюләр өчен атрибутлар.Музыкаль центр,микрофон.

Балаларны алдан әзерләү:Шигырьләр,җырлар,биюләр алдан өйрәтелә.

 (Музыкаль зал Татарстан Республикасы рәсемнәре, флагы белән бизәлә.Музыка яңгырый:кошлар тавышы,чишмә тавышы.Залның уртасында ут яна ,аның артында кояш утыра.Кырыенда чәчәкләр булып киенгән балалар чүгәләгәннәр.)

Бәйрәмнең барышы.

Кояш (уяна):Ишетәсезме, балалар!

                        Челтерәп аккан чишмә тавышы...

                        Бу могҗиза!Бу чын гаҗәп,

                        Табигатьнең гүзәл агышы.

 (музыка җитәкчесе сайлавы буенча“Чәчәкләр биюе” башкарыла.

(Кояш янына килеп түгәрәк эченә алалар да,чыгып китәләр).

Кояш:Хәерле көн,кечкенә дусларым!Бәйрәмебезне башлыйк!Сез мине таныдыгызмы?Һәр көн иртән сезне кем уята?Нурлары белән җылыта!Әйе –мин кояш!Сезнең иң якын дустыгыз!Бүген без туган җиребезгә багышланган  бәйрәмгә җыелдык.Ә сез беләсезме иң гүзәл шәһәр Татарстан Республикасының Кама елгасы кырыенда урнашкан-ул Яр Чаллы шәһәре.Без яши торган шәһәр.

Дөньяда иң -иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

“Туган ил”җыры башкарыла(З.Минһаҗева “Балалар өчен җырлар”СDҗыентыгы )

(4 бала ярымтүгәрәккә басалар)

1 бала: 

Татарстан-уз илебез,

Безнең газиз жиребез.

Шушы газиз жиребезнен-

Балалары инде без.

2 бала: 

Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездэ таң.

Таң шикелле якты Туган илем.

Бәхет биргэн жирем – Татарстан.

3 бала:

 Нәрсә сон ул- Татарстан?

Татарстан – ул минем Туган илем,

Торган жирем,туган йортым.

Татарстан – ул минем гаиләм!

4 нче бала:

 (Зәкия Туфайлова)

Туган ил ул – алтын арышлар

Туган ил ул – иркен болыннар,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадрен бел генә!(утыралар)

“Туган тел”З.Минһаҗева җырына күмәк бию башкарыла.

Алып баручы:Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була.Безнең беренче президентыбыз:М.Ш.Шәймиев.

 (Музыка яңгырый татар киемнәреннән малайлар керә).Җыр башкаралар:

“Җырлыйк әле”татар халык көе:

                                              Җырлыйк әле,җырлыйк әле

                                              Яр Чаллы егетләре,

                                              Безнең кебек уңганнарны

                                              Кайдан табарсыз,әле!

Алып баручы:Ягез егетләр сез кайдан?

Егетләр:Без Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчасыннан!Без сезгә өч төрле яулык алып килдек:( күрсәтәләр)

1 нче малай:  Кызыл – кояш, ут төсе.

2 нче малай: Яшел – яз, яңарыш, тынычлык төсе

3 нче малай:   Ак – сафлык, тынычлык билгесе.   (утыралар.)    

Кояш:Балалар ,ә сез беләсезме бу төсләр Татарстанның дәүләт флагында кулланылган,ә инде аннары дәүләт гербы кабул ителгән. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

Уен “Яулык биреш”(уен түгәрәктә уйнала,музыкага бала түгәрәк тышыннан барып икенче баланын кулына бирә.Икесе ике якка йөгереп китәләр ,кем беренче буш урынга баса.)

5 нче бала:Ах, гармуннар уйный белсәм,

                   Их, бер сыздырыр идем.

                   Биючеләрнең табанын

                   Уттай кыздырыр идем.

Г.Зәрипова музыкасы.“Әй ,гармуным!”(җыр һәм бию ансамбле башкара)

 (Музыкаяңгырый.Сөембикә гүзәле чәк-чәк тотып керә)

Сөембикә:Исәнмесез,балалар!Мин Сөембикә сезгә татар халкының милли ризыгы-чәк-чәк алып килдем ,кабул итеп алыгыз!Ягез әле, бергәләп биеп алыйк. 

Уен “Иң оста биюче”.(Төрле милләт музыкасы куела.)

Сөембикә:Рәхмәт,сезгә бик күнелле яшисез икән.Мин сезнең Яр Чаллы шәһәре балалар бакчасында кунак булып калырмын!

Алып баручы: Кадерледән дә кадерле

                         Туган үскән ил генә

                         Чит- ят җирләр күп булса да,

                         Туган җирем бер генә!

                         Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам!

( Г.Зәрипова музыкасы “Балалар тавышы”җырына бию башкарыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Авторская методика Пак Лидии Петровны "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей"

Учебно-методическое пособие "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей", автором которой является преподаватель Ногинской детской художественной школы (г. Ногинск М...

Авторская песня "Династия врачей моей семьи"Бурловой Марии,воспитанницы студии "Камертон", объединения "Авторская песня"

Авторская песня "Династия врачей моей семьи"Бурловой Марии - 9 лет, воспитанницы студии "Камертон", объединения "Авторская песня" МКОУ ДОД Дом детского творчества г. Кушва, Свердловской области.Эта пе...

Чаллы җире-шанлы җир

Әлеге проект эше Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы янында урнашкан Чаллы шәһәрчеге турында.  Аның тарихы ерак бабаларыбызга барып тоташа. Аларның нигезе булган әлеге изге җирләрне өйрәнү...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ПРЕДМЕТУ ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ 5-7 КЛАССОВ (составлена на основе авторской программы «Изобразительное искусство и художественный труд» авторского коллектива под руководством Б. М. Нем

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАПО ПРЕДМЕТУ  ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ  5-7  КЛАССОВ(составлена на основе авторской программы «Изобразительное искус...

Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ Мурадхановой (Султановой) Гулизат Меджидовны

     Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ  Мурадхановой (Султановой) Гулиза...

Чаллы язучылары

Факил Сафинның тормыш юлы...