ЭССЕ"Минем бәхетем-җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә"
учебно-методический материал на тему

Махмутова Зайтуна Гаяновна

Минем бәхетем-җирдә балаларны,

Хезмәтемне өзелеп сөюдә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse-mahmutova_z.g.docx36.41 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Зайтуна\Desktop\свадьба\IMG_20140417_212604.jpg

 

Мәхмүтова Зәйтүнә Гаян кызы-   Кызыл Тау урта гомуми белем  мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                    Минем бәхетем-җирдә балаларны,

Хезмәтемне өзелеп сөюдә

         Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды.”Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади эшкә сәләтле , эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Педагогик идеяләр турында сүз чыккач,үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Укучыларны активлаштыру чарасы буларак үстерелешле укыту, компьютер технологияләренә еш мөрәҗәгать итәм. Шулай да аларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү,милли тәрбия бирүне көчәйтү максатыннан күренекле мәгърифәтче, галим, дин белгече Р.Фәхретдин хезмәтләрен дә еш кулланам. Аның хезмәтләре- миһербанлылык, игелеклелек, инсафлылык, әйләнә-тирәгә игътибарлылык тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә.

     “ Хәлбүки, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр  эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле”-ди Р. Фәхретдин.

         Гомумән алганда, Р.Фәхретдин һәм башка мәгърифәтчеләрнең өйрәтүләре , киңәшләре бүгенге көн балаларын бәхетле итеп тәрбияләүнең нигезе булып тора.Алар таянган  дини хәдисләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре бүгенге көн педагогикасының асылын тәшкил итә.

       Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе,  бу чынлап та шулай,  чөнки мин -укытучы. Укытучы , беренче чиратта , ул – бала күңеленә яхшылык,  рәхимлелек,   сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

  Мин үз гомеремнең чирек гасырын  балаларны укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Мәктәптә укыган вакытта ук үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын! Шушы карарым мине Казан дәүләт педагогия институтына китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм. 

    Мин үземнең педагогик эшчәнлегемне 1988 нче елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрдем. Миңа балаларны татар теленә өйрәтүнең күп кенә ысуллары билгеле.Үземнең педагогик практикама шәхесне иҗади үстерү, үстерелешле һәм  проблемалы укытуның алымнарын кертергә тырышам.

       Дәресләремне балаларның уйлау сәләтен активлаштыру юнәлешендә оештырам. Стандарт һәм стандарт булмаган дәресләрне чиратлаштырып үткәреп барам. Еш кына дәресләрем лекцияләр, семинарлар, диспутлар, дәрес-әңгәмәләр формасында уза.

       Укыткан балаларымны шәхес буларак аңларга тырышам. Бу юнәлештә төрле чыганаклардан мәгълүматлар җыям һәм аларны эш практикамда кулланам. Мәктәп психологы белән тыгыз бәйләнештә эшләү, психология өлкәсендә үзбелемемне күтәрү өстендә эшләү, психологик мәгълүматлар җыю өстендә эшләү татар теленә өйрәткәндә балаларымда психологик уңайлыклар булдырырга ярдәм итә.

        Балалар эшчәнлеге һәм алар үзләштергән материал минем тарафтан даими контрольдә тотыла. Контроль төрләрен һәрвакыт үзгәртеп торам. Күбрәк заман таләпләренә туры китереп төзелгәннәрен кулланырга тырышам.

         Шәхси һәм һөнәри җаваплылыгым зур дип саныйм. Педагогик эшем барышында, хезмәттәшләрем белән ничек  якын аралашып эшләсәм, балалар һәм әти-әниләр белән дә шулай ук җылы мөнәсәбәттә яшим.

      Методик берләшмә һәм педагогик киңәшмә утырышларында  үз тәҗрибәм белән уртаклашам.Үз чыгышларымда теоретик сорауларга да, билгеле бер темалардагы практик сорауларга да тукталганым бар. Мәсәлән, “Диалогик сөйләмгә өйрәтү алымнары”, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үстерелешле укыту”,”Телдән сөйләм телен активлаштыруда коммуникатив-үстерелешле укыту ысуллары” һәм  башкалар. Педагогик киңәшмә утырышларында “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларны укыту һәм тәрбияләү процессын камилләштерү чаралары”, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә профильле укыту”дигән темаларга чыгыш ясадым.

        Шулай ук район мәктәпләре укытучылары белән дә, ачык дәресләр яки чыгышлар формасында, тәҗрибәм белән уртаклашам.

      Мәктәптә көчле балалар белән дә аерым эш алып барам. Даими рәвештә район күләмендә һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларга, конкурсларга укучыларымны әзерлим. Ел саен диярлек балаларым призёр булалар.

        “Егет солтаны”, “Каурый каләм”,”Йолдызлык”конкурсларына балалар әзерлим. Һәр елда да диярлек призлы урыннарга лаек булып киләбез.

        Район укытучылары арасында үкәрелгән, “Иң яхшы ел укытучысы” конкурсында   катнаштым.

      Районда методик эшне үстерүдә зур өлеш керткәнем өчен һәм иҗади конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешүем өчен бирелгән күп кенә грамоталарым бар. Шулай ук район,республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда катнашканым өчен дә грамоталарым һәм рәхмәт хатларым бик күп.

      Бүгенге көндә хезмәттәшләрем, укучыларым һәм әти-әниләр арасында ихтирамга иямен. Шулай булгач, ничек итеп бар көчеңне кызганмыйча эшләмәскә?! Балаларыбызга туган тел серләрен ачуда әле озак еллар хезмәт итәргә әзермен.

   Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм сине хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. 

       Тормыш һәм бәхет- аерылгысыз ике төшенчә. Нәрсә соң ул бәхет? Бу гомерлек сорау. Аңа җавап эзләп карамаган кеше юктыр. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, шуңа күрә аның соравы җавабына караганда да мөһимрәк. Мондый сорауларны үз-үзебезгә биреп, тормышның , җир йөзендә яшәвебезнең мәгънәсенә төшенергә телибез, мөгаен. Атаклы фәлсәфәчеләрнең акыллы фикерләрен,  шагыйрьләрнең шигырь өзекләрен мисал итеп китерергә, аның белән ризалашырга яисә кире кагырга була.Кирәкле төшенчә табарга һәм башкаларны шуңа төшендерергә була. Бәхетне эзләп табарга, югалтырга мөмкин...

       Кайбер кешеләр үз бәхетләренең чикләрен үзләре билгелиләр. Аны таптым дип тизрәк тотып алырга телиләр, җибәрмәскә тырышалар. Ә чигендә- бушлык...Шуңа күрә, минемчә, бәхет артыннан куарга кирәкми, артыннан йөгергән саен нәфис күбәләктәй синнән еракка омтылачак. Кул кушырып утыру да “бәхетле тормыш сукмагы”на илтмәс. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый.

       Шуңа курә мин вакытымны әрәмгә уздырырга яратмыйм, күп нәрсәгә өйрәнергә  тырышам. Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы , кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Белем- менә нәрсә кирәк адәм баласына гомере буе.    

 “Бик күпләрне бәхетле иткән кеше бәхетле кеше була”, -дигән француз фәлсәфәчесе Дидро. Мин бу фикер белән килешәм. Үз балаларымны, укучыларымны да бер-берсенә карата якты йөзле, яшерен сүзсез, кырын эшсез булырга өндим.Менә шундый омтылышларның тормышка ашуын бәхет дип саныйм мин. Кеше һәр кылган гамәлен бәхеткә ирешү өчен эшләргә тиеш. Рәзил Вәлиев сүзләре белән әйтсәк: “Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Ул күңел түрендәге хис, рух, халәт”.

    Бу мизгелдә бәхетле булсам да, тормыш юлы бакча юлы түгел икәнен бик яхшы аңлыйм. Мин дә бәхетем өчен көрәшәм, аңа омтылып яшим.

 Бәхетем булып гөлләр чәчәк ата,

Минем бәхетем-җиргә килүдә.

Минем бәхетем-җирдә балаларны,

Хезмәтемне өзелеп сөюдә!                                                     

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе "Минии ажалаймни олзонууд"

Эссе "Мои педагогические находки"...

Эссе "Минең методик табыштарым"

Эссе "Минең методик табыштарым"...

Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"

Татар теленең меңъеллык тарихы бар. Ул – борынгы һәм һәръяклы үсеш алган телләрнең берсе. Юкка гына дөньяда яшәүче кырыкка якын төрки телләре арасында  БМО карары буенча аралашу теле итеп  т...