Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.
статья на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

МАтериал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dreslrend_interaktiv_takta_kullanu.docx22.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.  10.04.15

Сабирзянова Л.М.

Балаларны татар сөйләменә өйрәтү максаты киңкырлы, һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Мин чыгышымны танып белү, үстерү макстатының эчтәлекләренә  тукталып китәсем килә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен  табу, фикерли белү

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү.

Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Гимназия  шартлары миңа дәресләрдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетта  интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, интерактив такта, проектор бар. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Дәресләргә төрле видео, презентацияләр ясыйм. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр, укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы.

 Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар. Татар теле дәреслере өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар. (2 сыйныф “Кошлар” презентациясе)

Дәрестә интерактив тактаны куллану балаларның мотивациясен арттыра, аларда кызыксыну уята.  Балалар тактага тиз ияләшә. Зур экран барыбызга да бергә эшләргә рөхсәт итә.

Интерактив такта  ярдәмендә проблемалы укучылар да үзгәрә. Элек дәшми  утырган балалар дәрестә катнаша башлыйлар. Балалар группалап эшләргә өйрәнәләр.

Дәрестә интерактив тактаны  кулланганда дәрес уен кебек бара.

Хәзерге вакытта кесә  телефоны, компьютер белән һәр бала куллана , шуңа күрә укучы такта белән эшләргә бик тиз өйрәнде.

Тактада төрле рәсемнәр күрсәтеп була, шулай  ук  мин интерактив тактаны  гади такта итеп тә кулланам.

Татар группаларында сузыкларны өйрәнгәндә төрле төстәге маркерлар белән эшләү. Мәсәлән: кызыл  маркер-калын сузык, зәңгәр маркер- нечкә сузык. Укучылар үзләре дә сизмәстән дәрескә кызыксынып карыйлар.

Интерактив такта  ярдәмендә:

  • Төрле рәсемнәр күрсәтәм,  аннан соң  укучылар рәсемгә  исем бирәләр
  • Хаталар өстендә эш үткәрәм
  • Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне, сүзләрне куябыз
  • Тәрҗемә итәбез
  • Язучының биографиясе белән таныштырам
  • Яңа сүзләр белән эшлибез
  • Төрле хәрефләрдән сүзләр төзибез
  • Презентациядә кроссворд ясыйм, дөресен  икенче слайдта тикшерәбез
  • Презентациядәге рәсемгә  музыка кертеп, җыр җырлыйбыз
  • Физминуткалар ясап, ял итәбез

Дәрестә интерактив такта куллану санитар гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Федераль  Дәүләт  стандартларында белем бирү үсешенең төп юнәлеше- системалы-эшчәнлекле  юнәлеш ( системно-деятельностный подход), ә системаны барлыкка китерә торган төп  компонент- нәтиҗә: шәхси,  метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Укыту ысулларының нәтиҗәлелегенә карата кытайларның бик акыллы бер әйтеме бар: “ Мин ишетәм- онытам, мин күрәм- аңлыйм, мин эшлим- истә калдырам”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  информацион технологияләрне куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...