К Всероссийскому конкурсу мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"
материал по теме

Набиуллина Ландыш Ильдусовна

К Всероссийскому конкурсу мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_tabyshlarym1.docx22.13 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик табышларым.

Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.

   Мин 17 ел мәктәптә балалар белән эшлим. Бу –эзләнүләр, уйланулар елы булды.  Бүген, педагогик эзләнүләр юлына  басканда әле күп нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлыйм. Педагогика өлкәсендә күпне белергә, яңа программаларны, технологияләрне өйрәнергә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итә алырлык  ысулларны  эзләргә. Бу бүгенгесе көндә минем педагогик эшчәнлегемнең беренче принцибы. Дәрескә кергәч балалар белән аралашам, аларга үземнең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтемне ачам. Сөйләшү чын күңелдән булырга тиеш, теләсә нинди ясалмалыкны балалар тиз сизәләр . Тугры, намуслы, эчкерсез булу - бу минем икенче принцибым.

     Чираттагы  принцип   әхлак  тәрбиясенә караган -дөреслек, изгелек, шәхес, ирек, мәхәббәт, иҗат. Аларны кабул итү аркылы кешенең рухи культурасы формалаша.  Укытучының роле баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итү, үзеңне башка кешеләр белән аралашканда шәхес итеп хис итү, үзеңнең эш-гамәлләреңне уйлау, нәтиҗәләреңне бәяләү, мөстәкыйльлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру- укыту һәм тәрбияләүнең дүртенче принцибы.

   Һәр укытучы дәрестә йоклап, моңсуланып утырган йөзләрне күреп борчыла. Әгәрдә укучылар мавыгып эшләсәләр ,укытучы зур  канәгатьләнү кичерә. Әгәр звонок тавышын ишетеп коридорга йөгермиләр, минем белән калалар икән, дәрестән соң яныма килеп сораулар бирәләр икән – димәк, бар да яхшы, димәк, кызыксындыра алдым. Укучыларны үзеңнең фәнең белән кызыксындыру – һәрбер  педагогның омтылуы. Бу минем педагогик фәлсәфәнең бишенче принцибы.

   Алтынчы принцип-  баланың үсүенә нигезләр формалаштыру. Дәресләрдә балалар белән бу темага еш сөйләшәбез. Аларда белем алуга кызыксындыру уятырга телим. Үземнең мәктәптә, университетта укуым турында, ул белемнәремнең тормышымда ничек кирәк булганлыгы турында сөйлим. Алган  белемнәренең   киләчәк тормышларында кирәгүен мисаллар өстендә аңлатырга тырышам.

   Җиденче принцип- хезмәттәшлек.  Укытучы укучыга теге яки бу ситуациягә дөрес чишелешне такмый, ә үзенә  чишү юлын табарга ирек бирә. Аның өстеннән җитәкчелек итми, аның янында була. Укытучы белән укучы арасында ара булырга тиешме дигән сорау юк. Сүз дә юк, булырга тиеш. Ләкин ул стена да,  сикереп чыгарга ярамый торган барьер да түгел, ә биек баскыч булырга тиеш. Ул баскычка укучылар сине үзләре күтәргән , хөрмәт булырга тиеш. Шул биеклектән син үз артыңнан баручыларга белем баскычына менәргә ярдәм кулыңны сузасың. Дәрес тәмам, ләкин сораулар бетми. Димәк, дулкынландырдың.  Таралырга вакыт, ә бәхәс дәвам итә. Димәк, хезмәттәшлек бар. Болар барысы да көн дә иҗат итәргә яңа көч бирә. Тормышның көндәлек мәсьәләләрне ишек артында калдырып сыйныфка керәсең һәм белем серләрен ачасың.

   Эшемдә менә шушы төп принципларга таянам. Алар бер-берсенә бәйләнгән, һәрберсе уку- тәрбия системасының бердәмлеген тәшкил итүче буын булып торалар. Максатларга ирешү өчен укытуның төрле ысулларын, алымнарын, формаларын кулланам.

   Кабат звонок шалтырый, дәрес тәмам. Әмма иртәгә тагы дәрес. Алар  төрле була. Иң яхшысы- укучылар бәхәсләшкәндә, сорашканда, үз фикерләрен белдергәндә. Минем тормышымда тагы күпме звонок, күпме дәрес булыр?      Көннәр, еллар үтә. Тиз үтә. Ә күпне эшләргә өлгерәсе килә. Тормыш үзгәрә, ләкин укытучының бурычлары үзгәрми. Мин моны аңлыйм, кабул итәм. Минем педагогик аксиомам шундый. Бәлки алар бик гади тоеладыр? Бу гаҗәп түгел. Минем педагогик стажым бик зур түгел. Ләкин шул елларда мин укытучының осталыгы очраклы бәхетле табыш түгеллеген, ә системалы хезмәт, эзләнү, еш кына  борчулы уйланулар, ачышлар  икәнен аңладым.

   Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы.  Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык  арулар  югала,  хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

   Мин бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Читтән торып, Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлау - минем өчен зур бәхет иде. Безнең нәселдә укытучылар юк, ләкин алган белемем, дөньяга карашым буенча да мин үз һөнәремне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм. Гомерем буе тәртипле коллективта эшлим, укучылар һәм ата-аналар алдында да йөзем ак.

   Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Бурычым – ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба.

  Замана гел үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техникасын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Укучыларым презентация ясый беләләр, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру -минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

  Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Укучыларымның күбесенең өендә компьютер, шуңа күрә бу эшчәнлек ярыйсы ук дәрәҗәдә куелган. Өстәвенә, эзләгән авторның башка әсәрләрен дә табып киләләр. Ә бу информация укытучының кулына эләктеме, ул аны барыбер укучының файдасына кулланачак. Өстәмә билге – өстәмә шатлык һәм укучының сиңа булган уңай мөнәсәбәте (менә сиңа шәхескә юнәлдерелгән технология). һәр бала – шәхес (әле нинди генә)! Шуңа күрә дәресләремне әлеге технологиягә нигезләнеп төзим дә. Укучының мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль карточкалар бенча эш эшләтү; сәләтлеләргә үтелгән тема буенча чыгыш (1-1,5 минутлык ) ясау; әсәр буенча ассоциация уенын үткәргәннән соң, шуңа нигезләнеп, укучы тарафыннан дәрескә йомгак ясау; кабатлау дәресендә эксперт комиссиясен эшләтү балаларда күңел күтәренкелеге, үз-үзенә ышаныч тудыра. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә зур куаныч. Әлеге моментлар проблемалы укыту алымын кулланганда да күзәтелә. Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы — мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк.

  Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Күңелдә шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Укучыларым зур тормышка аяк басарлар, туры юлдан китәрләр дип ышанам.

  Укыту-тәрбия эшемдә гел ярдәмчеләрем булган әти-әниемә, туган мәктәбемә, туган төбәгемә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга мең-мең рәхмәтле мин!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"

ПредставлениеЗаявление и разрешение на обработку персональных данныхОценка педагогической деятельностиЭссе "Моё педагогическое мастерство"ПортфолиоВидео http://nsportal.ru/user/763129/videoПрезен...

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"

Урок чувашского языка 2 класФрагмент урока чувашского языка 3 классУрок чувашского языка 5 классПрезентация 2 классВнеклассное мероприятие "Своя игра"...

Личное заявление на участие в муниципальном этапе Всероссийского конкурса мастер – класса учителей родных языков «Туган тел»

Личное заявление на участие в муниципальном  этапе Всероссийского конкурса мастер- класса учителей родных языков "Туган тел"...

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.

Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...