Мастер-класс "Туган тел"
учебно-методический материал на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел».

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                        Заместителю Премьер-министра

                                                        Республики Татарстан –

                                                                  Министру образования и науки                                                  

                                                                  Республики Татарстан

                                                                  Э.Н. Фаттахову

                         

                                                                  от учителя татарского языка и

                                                                  литературы МБОУ «Куркачинская  

                                                                  общеобразовательная школа»                                    

                                                                  Высокогорского муниципального  

                                                                  района      

                                                                  Рамазановой  Розалии Гарифулловны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

              Я,  Рамазанова Розалия Гарифулловна        

                    (фамилия, имя, отчество участника Конкурса)

в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»

даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

__               Рамазанова Розалия Гарифулловна________

          (Ф.И.О. полностью, подпись)

«17 » февраль 2016 г.



Предварительный просмотр:

Заявка

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал.категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

РТ, Высокогорский район

422730 РТ Высокогорский район п ж/д рзд Куркачи ул.Строителей д.5

+7(843)-657-11-09

Рамазанова Розалия Гарифулловна

89375250648

Учитель татарского языка и литературы  , 26лет

http://nsportal.ru/ramazanova-rozaliya-garifullovna

https://edu.tatar.ru/v_gora/kurkachi/sch/page2870644.htm



Предварительный просмотр:

     Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Коркачык гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Розалия Гарифулла кызының педагогик эшчәнлегенә

                                                 бәяләмә

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы – үз предметын яхшы белүче, талантлы һәм оста педагог. Мәктәптә 26 ел эшләү дәверендә ул үзен һәрьяклап эзләнүче, үз тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклашучы, иҗади эшчәнлеккә омтылучы укытучы буларак күрсәтте. Ул 1989 елда Арча педагогия училищесын, ә 1995 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.   Аның методик эш темасы – “Укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм сәләтен үстерүдә системалылык”.

Рамазанова Р.Г. югары профессиональ үсешкә ирешкән укытучы буларак, 2016 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, финалга үтте. Район һәм республика күләмендә үткәрелә торган конференцияләрдә,бәйгеләрдә дипломнарга лаек булды.

Розалия Гарифулла кызының дәресләре кызыклы, бай эчтәлекле һәм инновацион эшчәнлеккә, заманча технологияләргә корылган булуы белән аерылып тора. Аның компьютер технологияләренә нигезләнеп үткәрелгән барлык дәресләре дә укучыларның мөстәкыйль һәм логик фикерләвен үстерүгә, иҗади уйлануга, интеллектуаль сәләтләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. “Татарстан – күпмилләтле республика”, “Игелекнең чиге юк” һ.б. дәресләре балаларда толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүне күздә тотса, “Төрле әкиятләрне чагыштыру һәм үзенчәлекләрен ачу”, “Табигатьне саклау ни өчен кирәк?” темаларына үткәрелгәннәре укучыларны иҗади эзләнүгә, шәхси фикерләрен раслый белү осталыгын үстерүгә юнәлтелгән.

Аның укучылары һәр елны республика олимпиадасының муниципаль этабында, республика күләмендәге төрле  интеллектуаль конкурсларда, семинарларда, конференцияләрдә, фестивальләрдә катнашалар һәм  призлы урыннар, җиңүләр  яулыйлар.

 Укучыларының соңгы өч ел эчендәге уңышлары:

Эш төре

Дәрәҗәсе (район,республика,төбәкара,халыкара)

Нәтиҗә(алган урыны)

Үткәрү вакыты

 Раслаучы белешмә

Рәниф Шәрипов исемендәге I республикакүләм  шигырь һәм поэмалар бәйгесе

республика

3 урын

2013

Грамота

" РФ символлары" республикакүләм бәйге

республика

1урын

2013

Грамота

II республикакүләм бәйге “Татарларга тылмачлар кирәк”

республика

2013

сертификат

Г.Тукай исемендәге IV шигырь  укучылар бәйгесе

район

2014

Кыйммәтле бүләк

III республика Габдулла Тукай  укулары

республика

Номинациядә җиңүче

2014

Диплом

Рәниф Шәрипов исемендәге  II республикакүләм  шигырь һәм поэмалар бәйгесе  

республика

3 урын

2014

Грамота

Татар теленнән төбәкара олимпиада

төбәкара

интернет –тур җиңүчесе

2014

Сертификат

Г.Тукай исемендәге V шигырь укучылар бәйгесе

район

3 урын

2015

Грамота

Татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиада

халыкара

җиңүчеләр

2015

Дипломнар

 «А.Алиш эзләреннән» I төбәкара фәнни-гамәли конференция

төбәкара

3 урын

2015

Диплом

IV республикакүләм Габдулла Тукай  укулары 

республика

җиңүче

2015

Диплом

Рәниф Шәрипов исемендәге  I районара  шигырь һәм поэмалар бәйгесе  

районара

1,3 урыннар

2015

Грамоталар

“Илхам” бәйгесе

республиканский

2016

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада

халыкара

1тур җиңүчесе

2016

Сертификат

       Иҗади эшләүче укытучы буларак, Розалия Гарифулла кызы шәхескә юнәлдерелгән әхлакый коммуникатив-үстерелешле технология куллана. Укучыларның иҗади һәм фәнни-эзләнү сәләтләрен, әхлакый сыйфатларын үстерү проблемасы өстендә эшли. Укытучының бөтен эшчәнлеге, тулы бер система тәшкил итеп, әлеге максатны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Патриотик хисләр тәрбияләү, милли йолаларны пропагандалау максатыннан, укытучы ”Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы төзеде.  

«Сабантуй», “Көмеш кыңгырау” газеталары битләрендә укучыларның бик күп мәкаләләре, иҗади эшләре яктыртылды.

Укытучының алдынгы эш тәҗрибәсе район, республика күләмендә яктыртыла: укытучы даими рәвештә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрә, фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда инновацион технологияләрне куллану; укыту-тәрбия өлкәсендә халык педагогикасының әһәмияте турында чыгышлар ясый. Республика күләмендәге фәнни-методик матбугатта мәкаләләре, дәрес һәм класстан тыш эшләр эшкәртмәләре басылып чыкты.

Розалия Гарифулла кызы  мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучы” конкурсының ике тапкыр җиңүчесе (2013, 2014) булды.

Рамазанова Р.Г. – бик гадел, кешелекле һәм искиткеч ярдәмчел шәхес. Үз коллегалары арасында абруй казанган иҗади эшләүче һәм алдынгы карашлы укытучыны мәктәп укытучылары хөрмәт итәләр. Мәктәп администрациясе аны көчле методист, практик һәм яңалыкка омтылучы укытучы, укучыларның креатив җитәкчесе буларак, зур ихтирамга лаек дип саный.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе:                               Р.Р.Гаязов

                                     

                                                                       17 нче февраль, 2016 нчы ел



Предварительный просмотр:

Мин - укытучы.

                                                        (эссе)

                                                                                            Укытучы, мәктәп! Киләчәкне

                                                                                           Күзалламыйм алар  югында.

                                                                                              Серле утрау сыман тарта сине,

                                                                                         Алып чыга тормыш юлына.

                                                                                           Гомер бакый үзгәрмичә кала

                                                                                          Укытучы гына шул килеш...

                                                                                               Ул үзенең тоткан кыйбласында

                                                                                              Сүнмәс йолдыз булырга тиеш!

                                                                                                                          Г.Айзатуллова

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Аннан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Укытучы һөнәрен тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы  кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр көн саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яктылык кына. Башкача мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына яхшылык, саф хисләр бүләк итә. Балачак бик тиз  уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, яхшылык кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны алып бару  өчен  канат куя. Ул тәрбияли, белем бирә, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да үзебездән кечерәк сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Арча педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты  факультеты... Мөгаллимлек хезмәтемне Арча районы Яңасала урта мәктәбендә башладым. Биредә 22 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.Яңасала авыл җирлеге башлыгы итеп куйгач та, мәктәбемнән,укучыларымнан аерылырга теләмичә, дәресләр укытып йөргән идем. Башлык  булып эшләү дә эзсез узмаган,тәҗрибәмне арттырган. Коркачык мәктәбендә эшли башлавыма да 5 ел була. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

Мин – укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда, мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйлап та җиткермәгәнмендер. Өстәвенә, мин бит әле телебез сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән,  иҗади шәхес тәрбияләргә тиеш.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү  миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”.

Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә,ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... 
Укучыларым өчен укытучы апа түгел мин,ә киңәшче, ярдәмче. Аларга менү юлларын күрсәтмим,  юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Мин укучыларыма чын дус, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, фикер алышсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып  кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Яңалыклар заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.  Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә укытучыга заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши  алмый. Шуңа да дәресләрдә күбрәк сөйләштерергә тырышам. Үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Бары аралашып кына сөйләшергә өйрәтеп була.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта.

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 26 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый!  Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак  яллап алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.  

Укучылар югары технологияләрне иярләгән чорда дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана бик тиз үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Ләкин нигәдер китап уку модасы гына югала бара. Укучылардан артка калмас өчен, барлык мөмкинчелекләрне дә эшкә җигәргә туры килә. Берни эшләр хәлең юк. “Татар теле нигә кирәк? ”- дип утырган рус баласын кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Атналыкларга да ныклап әзерләнәбез. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле.  Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә. Икенчеләре, бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

 Фәнни җитәкче булу җиңел түгел. Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?!  Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем?

Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район  конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар. Габдулла Тукай укуларында фәнни-гамәли конференциядә җиңүче дипломына ия булдылар. Р.Шәрипов исемендәге шигырь һәм поэмалар кокурсында ел саен призлы урыннар алып сөендерәләр. Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашып та 2 укучым дипломга ия булдылар.  Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле. Өйдә дә үз балаларым мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, бәйгеләргә материаллар туплап утырам. Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Укытучы гомер буе аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кәгазьдәй чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Укучы кызларга  «кызлар-йолдызлар» дип эндәшәм. «Ничек инде без йолдыз булыйк?» дип әйтүчеләр дә бар. «Сез барыгыз да йолдыз, тик кабызырга гына кирәк», дим. Яхшы якларын да санап күрсәтәм. Укучыга үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне башка беркем дә аңардан да яхшырак итеп эшли алмаячагына төшендерү – минем төп бурычым. Һәр бала үзен шәхес, көчле итеп тоярга тиеш, дип уйлыйм. Төрле технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.    

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел алар белән сөйләшә.

Укучылар остазларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать  итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, мөгаллим булуың белән горурлана аласың. Алар белән янәшә бару, киләчәкләре турында кайгырту - безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе. Үз халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр укучым үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Чыгарылыш укучыларына алмашка кечерәкләре килә. Югыйсә һәр сыйныфны озатканда: “Иң яхшылары китә бит! Алмашлары булырмы?“ - дип уфтанасың.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып, үзем дә мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым. “Безнең яхшы укытучыбыз” республика конкурсы грантына ике ел рәттән ия булуым да эшкә гел рухландырып тора. “Ел укытучысы-2016”бәйгесенең муниципаль этабында татар теле укытучылары арасында 1 нче урынга лаек булдым.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен,  мультимедиа презентацияләр  кулланам. Яңа теманы  шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультимедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!  

Кызыклы бәйгеләр, язучылар һәм дәреслек авторлары белән очрашулар үткәрелде. Эчтәлекле район,  республика яки төбәкара семинарлары оештырылды.  Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими таныштырып барырга туры килде. Артка борылып карасаң  үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта.  Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Ул – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм яшәү шарты. Тел - рухи экология. Туган телдә - мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы?

Уйлап карасаң, укытучы эшен  мөһим һөнәрләргә санамыйлар. Чыгарылыш укучылары арасында да укытучы булырга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки укытучыга карата  мөнәсәбәт бик акрын  үзгәрә. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз  укытучы  образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы,  киң фикер йөртүче иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле?   Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара  дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кереп бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын  кулланып белем бирү — замана таләбе.

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның  теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Р.Фәхреддин тарафыннын  “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”дигән фикер белән килешәм мин. Галим мөгаллимдә түбәндәге сыйфатларны күрергә теләгәндер: төпле белем, гаделлек, сабырлык, укучыларга шәхси якын килә белү, үз белемен күтәрү, һөнәри осталыкка ия булу. Укытучы исемен зур хәреф белән язарлык Укытучы булып калыр өчен, безне дөнья мәшәкатьләре басмаска тиеш,  дип  саныйм мин.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә булачак. “Бары тик укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!



Предварительный просмотр:

Ссылка на Всероссийский конкурс  мастер-класс  (видео мастер-класс,презентация «Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем” «Туган тел» https://edu.tatar.ru/v_gora/kurkachi/sch/page2870644.htm

Ссылка видео фрагмента мастер-класс «Туган тел» https://cloud.mail.ru/public/rDkn/SgxPPAWh4