Мастер-класс-эссе "Моё педагогическое мастерство"
статья на тему

Яруллина Гульшат Минасхатовна

                                                       Укытучы!

                    Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

                    Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

                    Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

                     Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

                      Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

                     Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

               

                                Эссе-  Минем педагогик осталыгым.

                                                                                               Укытучы!

                                                                         Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

                                                                     Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

                                                                        Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

                                                                      Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

                                                                      Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

                                                                      Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

        Мин Яруллина Гөлшат Минәсхәт кызы 1995 нче елны Арча педучилищесын  тәмамлап , туган авылымда  башлангыч  сыйныф укытучысы булып эшли башладым. Язмыш кушуы булгандырмы ,белмим, ләкин  миңа укытучы булырга этәргеч ясаган, үрнәк булган үземнең беренче укытучым Хамитова Әлфия апага алмашка кайттым.Мин 5 нче сыйныфта укыганда ук : “Син  чын укытучы булачаксың, мин сиңа ышанам “-диде.Безнең чорда укытучы сүзе “закон” иде. Мин укуымны тәмамлап кайткач та ул: “Хәзер мин тыныч күңел белән лаеклы ялга китә алам“ диде. Еллар узган саен мин үземне “чын укытучы “ итеп хис итәм!

   Минемчә,мәктәп - ул иң гаҗәеп ил, андагы бер көн дә бер-берсенә охшамаган,  көннең һәр мизгеле - ул ниндидер яңалык , кызык. Анда күңелсезләнеп ,башыңны аска иеп утырырга, башкалар белән әрләшергә ,тормыштан зарланырга һәм вакытны бушка үткәрергә ярамый. Бу  дөньяда әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакытта да кызыклы, үрнәк  булу өчен  һәрчак ашыгырга, аларга үзеңнең энергияңне, көчеңне , белемнәреңне һәм күнекмәләреңне бирергә кирәк. Шуңа күрә дә бу илдә иң нык, түземле, эчкерсез, җаваплы, шәфкатьле,кызыклы һәм гаҗәеп кешеләр яши. Аларны  “чын укытучылар”дип атыйлар.

       “ Чын  укытучы”га хас  сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнеңне су кебек эчү, түземлелек, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән булу һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны  чын-чынлап ярату.

   Дөньяда иң авыр һәм иң җаваплы һөнәр ияләре кемнәр дисәләр,бердә уйлап тормыйча “укытучы һөнәре” дип җавап   бирер идем.

      Үз белемеңне, тәҗрибәңне укучыларыңа җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә  бердә җиңел түгел шул . Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы була ала. Салкын, ваемсыз, каты күңелле, үз–үзен генә яратучы кешенең укытучы булырга хакы юк дип саныйм.

     Җәмгыять яңа заман укытучысына югары таләпләр куя. Заман укытучысының максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Заман укытучы укучының мөмкинлеген  һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Ул үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.

     Укытучының бөтен яшәеше ,тормышы мәктәп белән бәйләнгән .  Аның тормышы өзлексез хәрәкәттә: һөнәри осталыгын  камилләштерү, белемен тирәнәйтү өстендә, укучылар, ата – аналар белән эшли, фәнни китаплар укый, практик семинарларда, конкурсларда катнаша, иҗади эзләнә,  һәрвакыт яңалыкка, профессиональлеккә омтылып яши. Бер кешедә шулкадәр күп яңа уй – фикерләр, искиткеч идеяләр җыйналган булуына ышанасы да килми. Ләкин шулай булганда гына, талантлы һәм сәләтле балалар тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.  Минемчә,укыту чы һөнәре- һөнәр генә түгел, ә барлык тормышым да.  Уйлап карасаң , шушы 21 ел эшләү дәверендә нинди генә укучылар очрамаган минем юлымда.Бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы  балаларга,аларның тормыш сукмакларына ,юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кая  барсам, ни эшләсәм дә күңелем  шул балалар  белән сөйләшә. Әгәр алар турында яхшы хәбәр ишетсәм ,минем  башым күккә тия. Шушы укучы шундый начарлык эшләгән дисәләр,кайгырам,үземне гаепле итеп тоям,каядыр мин бу балага игътибарсыз булганмындыр. Шул вакытта әниләрнең «карагыз йөзгә кызыллык китермәгез “дигән сүзләре искә төшә.Шул сүзләрне укучыларыма да аңлатырга тырышам.

 Шулай ук мин укытучы һөнәрен җиһанга ,дөньяга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурларына тиңләр идем . Алтын кояш нурлары да бит яз җиткән  саен табигатьнең күзен ача, аны иркәли.Ә  укытучы күңелендә  һәрчак яз гына. Шәхси тормышында килеп чыккан кара болытларны балаларга сиздерми ул.Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы матур чәчәкләрен, самими хисләрен бүләк итә. Балачак сиздерми дә узып китә, әмма күңелләрдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек  күңелләргә кереп кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта,һәркемне Кеше итәргә омтыла. Мине дөрес тәрбияләп,миңа якты тормыш юлын күрсәткән,Кеше иткән әти-әнимә,укытучыларыма   рәхмәтлемен. Беренче укытучым инде күптән ак яулыклы әби. Шулай булуга да карамастан, ул- минем күңелемдә һәрвакыт яшь,   көләч йөзле ,туры  сүзле , якты юл күрсәтүче  үрнәк остазым...Мин аңа мең-мең рәхмәтлемен.

                                                                          Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

                                                                          Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

                                                                          Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                                         “ Укытучыма,” дияр идем, башым иеп.

     

       .  

         

     

       

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Школа педагогического мастерства "Устный опрос как один из методов педагогического контроля"

Школа педагогического мастерства по теме "Устный опрос как один из методов педагогического контроля" предполагает работу педагогического коллектива в группах....

Из опыта участия в конкурсе педагогического мастерства "Мир в твоих руках" в номинации "Учитель года" (выступление на педагогической конференции)

Всем тем, кто хочет попробовать себя в конкурсе педагогического мастерства в номинации "Учитель года", кто побаивается или сомневается, кто интересуется и хочет узнать побольше о данном конкурсе помож...

Педагогический совет на тему "Педагогическое мастерство классного руководителя: сущность и методы его работы"

Цель педсовета: выявить уровень профессиональной подготовленности  классных руководителей, развивать сплоченность, умение работать в команде, аргументировано отстаивать свою точку зрения....

Педагогически совет - фестиваль педагогического мастерства под девизом "Без творчества нет учителя"

В стремительно меняющемся открытом мире главным профессиональным качеством, которое педагог должен постоянно демонстрировать своим ученикам, становится умение учиться. Готовность к переменам, мобильно...

Педагогически совет - фестиваль педагогического мастерства под девизом "Без творчества нет учителя"

В стремительно меняющемся открытом мире главным профессиональным качеством, которое педагог должен постоянно демонстрировать своим ученикам, становится умение учиться. Готовность к переменам, мобильно...

педагогический совет"Профессионализм и педагогическое мастерство"

данный материал поможет понять вопросы профессионализма и педагогического мастерства,  найти пути повышения мотивации к совершенствованию профессионального мастерства учителя....

Сценарий конкурса педагогического мастерства "Педагогический дебют"

Сценарий состоит из двух частей :торжественная и основная .Проводится среди педагогов дополнительного образования...