ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.
проект на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos_shartlarynda_ukuchylarnyn_izhadi.docx33.61 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное общеобразовательное бюджетное

учреждение средняя общеобразовательная школа

с.Мустафино муниципального района

Бакалинский район Республики Башкортостан

Научно-практическая конференция « ФГОС начального и общего образования:

создание системы непрерывного образования: опыт, проблемы, преемственность

«Развитие творческих способностей учащихся на основе

инновационных педагогических технологий в условиях ФГОС»

                            Выполнила учитель   татарского

                                          языка и  литературы  Зиннатуллина Ф.А.

Мустафино, 2015.

   План

I.Кереш өлеш

1.ФГОС шартларында заманча  технологияләр  нигезендә укучыларның иҗади потенциалын   үстерү.

II.

1.Сәләтле балалар- үзенчәлекле балалар категориясе.

2. Максатка ирешү юллары.

3. Әдәбият -әдәпкә өйрәтүче фән буларак яңа стандарт шартларында.

4. Иҗади сәләт белемгә, тәрбиягә, үстерүгә мохтаж

Ш   Эш тәҗрибәсеннән

  1. Иҗат иткән баладан да гүзәлрәк бала юк.
  2. Компютер технологияләрен уңышлы файдалану- нәтиҗәлелеккә юл.

IV.Туган тел – рухи мирас.

I  . Бүгенге мәктәпнең төп бурычларының берсе – укучыларның иҗади сәләтләрен, потенциалын ачу һәм үстерү, чөнки 21 гасыр –мәгълүмат технологияләре һәм мәгариф өлкәсендә зур мөмкинлекләр тудырган заман.Безнең Мостафа урта мәктәбе ”Уку- укыту процессында  шәхескә  индивидуаль  якын килеп, инновацион технологияләр нигезендә иҗади сәләтләрен үстерү” темасы буенча балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшли. Шул юнәлештә үземнең педагогик тәҗрибәм турында сөйләп үтәсем килә: ”Заманча технологияләр нигезендәукучыларның иҗади потенциалын үстерү”. Бүгенге көндә ФГОС шартларында заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы укыту- безнең төп бурычыбыз.

II.

    Сәләтле балалар – үзенчә бер төрле балалар категориясе.Алар белән эш укытучыдан иҗадилык  һәм уку- укыту процессын заман таләпләренә ярашлы итеп оештыруны таләп итә.Бу җәһәттән , хәзерге педагогика төрле инновацион уку-укыту технологияләре тәкъдим итә.Технологиянең критерийлары түбәндәгечә:

   -Концептуальлек:билгеле бер концепиягә таянган булу; философик, психологик,дидактик һәм соиаль-педагогик нәтиҗәләргә таянып билгеле бер бурычны тормышка ашыру;

- Системалылык:педагогик технология системасының бөтен билгеләренә  дә ия була: (процесс логикасы, аларның үзара бәйләнеше, бөтенлек);

- Идарә ителмәле:уку процессын  планлаштыруга , проектлауга , этап белән диагностикалауга мөмкинчелек тудыру; нәтиҗәне үзгәртү һәм төзәтү максатында метод һәм алымнардан дөрес файдалану.

Ә нәрсә соң ул иҗади сәләт?Һәр балага хасмы андый сыйфат?Иҗади сәләтне үстерү мәктәптә ничек куелган? Әдәбиятны өйрәнүдә нинди проблемалар бар?Әдәби әсәрне уку осталыгы ничек тора?Әнә шулай сорау артыннан сорау туа.Чөнки аларның һәрберсе баланың иҗади сәләтен үстерүгә мөнәсәбәтле.Бүгенге көндә баланың гомуми , рухи һәм иҗади үсеше әдәбият дәресләрендә хәл ителә.Баланың гомуми үсеше дигәндә нәрсә күз уңында тотыла соң?Әлбәттә ,аның кешелек сыйфатлары , милли үзаңы , рухи булмышы , зәвык күәсе,иҗади сәләте , әдәп- әхлак мөнәсәбәтләре турында сүз бара.

2.   Укучыларыбыз белемле, патриотик рухлы шәхес булып үссен өчен ФГОС шартларында түбәндәге максатка ирешү юлларын эзләү бик мөһим:

  • Һәр балада аерым шәхесне күрә белү;
  • Укучыларның белем алуга эзләнүләр аша килүен тәэмин итү;
  • Балада үз көченә , үз- үзенә ышаныч тәрбияләү;
  • Белем бирүнең традицион юллары белән бергә инновацион алымнарны киң һәм нәтиҗәле куллану;

Төп белем бирү максаты- универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру:

( шәхси, регулятив, танып белү, коммуникатив)

3.Әдәбият әдәпкә өйрәтүче фән.Әдәп- әхлак , рух чыганаклары әдәбиятта халыкның яшәү рәвешендә . “Балаларның китап укуга омтылышы юк”,- дип утыру ,ул әле килеп туган проблеманы хәл итү дигән сүз түгел.Шуңа күрә дә әдәби әсәрләрне, барлык тәмен тоеп,ныклап өйрәнергә кирәк мәктәптә.Әсәрнең “ишег”ен  ачып,язучы чагылдырган дөньяга кереп , андагы хәл-вакыйгалар уртасында калып , шул тормыштагы кешеләр ( образлар)белән аралашып , аларның һәрберсенең күзенә карап , үз бәяңне белдереп ,холык- фигыльләренә , кигән киеменә , үз-үзен тотышына , эчке кичерешләренә, уй тойгыларына , сөйләменә , үзара мөнәсәбәтләрен бөтен күңеле белән сокланып , мәкер- нәфрәт чәчүләренә нәфрәтләнеп , тормышны бизәүчеләренә , дөнья ямьләүчеләренә карап сокланып , алардан кодрәт , фәһем алып , тормыш , ара ботаучылардан гыйбрәт алып , язучының иҗат стиленә үтеп керергә кирәк минемчә.Шулай ук авторның тел һәм сурәтләү чараларын куллану үзенчәлекләрен дә игътибардан читкә калдырырга

 ярамый.Әйтик , язучының әсәренә укучыны алып кергәндә , табигатьне тасвирлаганда , әдәби геройларны ачканда , аларны бер- берсеннән аерганда , хәл- вакыйгаларны куертуда нинди сурәтләү чараларын куллануын, әсәрне анализлау кебек мәсьәләләргә җентекле һәм җитди тукталып , практик рәвештә өйрәнү бик отышлы була.

       Әдәби әсәр халык байлыгы ,халык милке , аның рухи хәзинәсе.Әсәрдәге рухи кыйммәтләр укучы күңеленә җиткерелсен, ягылып калсын өчен тырышу  мөһим.Бала күңеле соклану, ярату аша үсә.” Ятлатып түгел, яратып җиткерелсә әсәрләр яхшы була.”  Дәресләрдә ,сыйныфтан тыш дәресләрдә әдәби әсәрне яңача анализлау алымнары, беренче чиратта, укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерә, баланы дәрес буе уйланырга, әзерләнергә, үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Дәреслектә һәр әсәрдән соң сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Шушы сорау һәм биремнәргә җавап биреп укучы үзе нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин. Шул рәвешле дәрестә укытучының төп эше укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрүгә, ә укучыларның эшчәнлеге китапка язылганнарны кабат сөйләү түгел, ә үзе уйлап, үзе исбат итеп, үзе нәтиҗә ясауга кайтып кала. Укучылар татар әдәбиятын зур кызыксыну белән өйрәнәләр, уйлый, эзләнә, үз фикерләрен әйтә беләләр. Бу укучыларның иҗади язма эшләрендә дә күренә. Һәр өйрәнелгән әсәрне анализлаганнан соң укучылар үз фикерләрен, нәтиҗәне һәм тормыш вакыйгаларын бәйләп, инша язалар. Бу иҗади эшләрендә укучылар үз фикерләрен курыкмыйча, мөстәкыйль, образлы итеп әйтергә өйрәнәләр.  Һәм һәр укучының язмасы иҗади, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, эшләр беркайчан да берсен-берсе кабатламый.Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен  дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады

Бурычлар:

-Һәр балада аерым шәхесне күрә белү;

- Укучының белем алуга эзләнүләр аша килүен тәэмин итү;

-Балада үз- үзенә , үз көченә ышаныч тәрбияләү;

- Укучыга  үзаллы эшләү, шәхесен үстерү өчен шартлар булдыру;

-Балаларда туган теле, милләте, аның тарихы,мәдәнияте белән горурлану тойгысы тәрбияләү;

- ФГОС шартларрында белем бирүнең традицион юллары белән бергә инновацион алымнарын файдалану;

-Телне саклау, үстерү, баету өчен һәр укучының мөмкинлеген , сәләтен ачу;

Максат:

-ФГОС таләпләренә ярашлы балаларның фикерләү үзаллыгын камилләштерү, теоретик материалны практика белән бәйли алуын,алган белемен яңа шартларда файдалана белүен  камилләштерү;

-Федераль дәүләт белем бирү стандартында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен аңлы, мавыгып, иҗади якын килеп, зур теләк белән өйрәнүләренә ирешү;

-Соклану,үзе ирешкән “ачыш” нәтиҗәсе белән кәнәгатьләнү тойгысы кичерә белүне хуплау;

- Теләп башкарган, күңелгә ятышлы эш кенә сәләтне, аңны үстерүгә булышлык итүен төшендерү;

-Укучының рухи үсешенә булышлык итү,күңеленә уй салу,үзен уратып алган әйләнә- тирә дөньяга үзбәясен һәм мөнәсәбәтен уяту;

дә,телевизорны да урынлы файдаланам.Кабинетта аудио һәм видеодисклар, кассеталар бар.Стендлардагы мәгълүматлар һәр укучы өчен файдалы. Андагы материаллар һәрвакыт үзгәртелеп торыла.Көндәлек матбугатта басылган мәкаләләрне, китапларны кулланып ясалган папкаларны һәр дәрестә  куллану отышлы һәм файдалы, матур әдәбият фонды да тулыландырылып торыла. Кабинет әсбаплары картотекага теркәлгән.

4.   Баланың иҗат сәләте дигән төшенчә бар.  Ул сәләт кайда ,нинди шартларда үстерелә ала?   Әдәбият дәресләрендәме, я булмаса , әдәбият түгәрәгендәме? Иҗади сәләт тә бит белемгә ,тәрбиягә,үстерүгә мохтаҗ.   Ә иҗат түгәрәкләренең максаты күбрәк практик мәсьәләргә юнәлтелгән була. Мәсәлән балаларның шигырьләрен ,нәсерләрен , хикәяләрен, мәкаләләрен барлау ,аларга күзәтү ясау, анализ үткәрү, әдәби иҗат газетасы әзерләү, ана материаллар сайлап алу кебек эшләр белән мәшгуль. Дәрес шартларында теге яки бу язучының ,шагыйрьнең иҗатын өйрәнгән чакта, әсәрләрен анализлаган вакытта автор шәхесен иҗатка илтүче шартларны  яки бу әсәрнең эчтәлеге һәм форма бөтенлеге ,образларны сынландыруда авторның үз карашы, мөнәсәбәте ,сюжет үсеше ,әдәби деталь, сурәтләү чаралары кебек әдәби- теоретик төшенчәләр конкрет мисалларда җентекләп өйрәнү баланың иҗади сәләтен үстерүдә зур бер адым булыр иде.

   Баланың иҗади сәләтен үстерү әдәби әсәрне нинди сыйфатта өйрәнүгә турыдан- туры бәйләнгән.    Ә аңлап үзләштерү аша бала язучы белән мөнәсәбәттәш , иҗатташ, тойгыдаш, фикердәш була бара, әдәбият мохитенә якынлый, художестволы    фикерләү сәләте борынлый башлап, сүз мәгънәсенә,  көченә, телнең сурәтләү чараларына битараф булмаска өйрәнә.

   Мәктәптә баланың иҗади сәләтен үстерү гамәлдә ничек тора соң?Татар халкының яшәү рәвешендә , рухи дөньясында чәчәнлек мәктәбе бар.Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән халык иҗатының соклангыч үрнәкләре чәчәнлек мәктәбенең җимешләре укыту –тәрбия процессының аерылгысыз бер өлеше.

Әдәбият дәресләре проблемалы –үстерүле принцип нигезендә укытуга корылган.Ул халык педагогикасында да урын алган.Яңа стандарт шартларында контрол- диагностика техникасы да икенчерәк.

Иҗади эшмәкәрлек илһамнан башлана.Соңгысы үз чиратында иҗат предметына юнәлтелгән игътибардан алына .Шушы урында эшмәкәрлек, илһам һәм игътибар төшенчәләренә аңлатма бирү кирәктер.Нәрсә соң ул эшмәкәрлек ? Аңлатмалы сүзлек эшмәкәрлек төшенчәсен шулай  аңлата: “ниндидер өлкәдә алып барылган киң күләмле эш”.

 Психологик әдәбият эшмәкәрлек төшенчәсенә болай аңлатма бирә: “Кешенең үз ихтыяҗын һәм мәнфәгатен кәнагатьләндерү өчен анлы рәвештә куйган максатка ирешүгә юнәлтелгән активлыгы”. Гадиләштереп әйткәндә, эшмәкәрлек – ул кешенең активлыгының чагылышы, үзен уратып алган дөнья белән үзара мөнәсәбәте.

“ Илһам – эшкә,иҗатка көч, дәрт уяткан күтәренке рух”, дип әйтелә аңлатмалы сүзлектә.Психологларның аңлатуынча , илһам – ул кешенең барлык көч сәләтләренең аеруча көчергәнешле һәм күтәренке мәле.

    Күңелнең , уйның һәм ишетү сәләтенең берәр нәрсәгә юнәлеше игътибар дип атала.Шулардан чыгып , үз мөнәсәбәтен белдерергә тырышып , барлык көч сәләтеңне нәрсәгәдер юнәлтүне иҗади эшмәкәрлек дип әйтергә мөмкин.Димәк, баланың активлыгына юнәлешле омтылыш бирү мөһим.Икенче төрле әйткәндә , баланың сәләтен ачу ,аның артабан игътибарын үстерү  һәм аңа максатлы юнәлеш бирү кирәк.Иҗади  эшмәкәрлекнең башлангычы әнә шунда ята.

   Үз көче белән , фәкать  үзенчә башкарган һәр эше баланың иҗади эшмәкәрлегенең бер чагылышы, һәр эшмәкәрлек этәргеч көчкә , игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә мохтаж . Ижади эшмәкәрлек аеруча хәстәрлек таләп итә, аңа тиешле шартлар тудыру бик мөһим.Укытучының һәр сүзе баланың күңелен үстерсен, бирелгән һәр соравы аны уйландырырлык булсын, укучының һәр эшенә биргән бәясе канатландырсын.Укытучының һәр сүзе уңдырышлы туфракка төшкән сыйфатлы орлык кебек көчле шытымнар бирсен иде.

III

      Һәр бала- ачылмаган бөре.Ана шул бөре матур,күркәм чәчкәгә әйләнсен өчен , иң беренче чиратта җылылык кирәк.Баланы һәр яклап үстерүгә , иҗади сәләтләрен ачуга юнәлтелгән эш югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.Эш тәҗрибәм белән уртаклашуны дәвам итеп шуны әйтеп үтәсем килә: 2005 елны мин 1 сыйныфка 12 укучы кабул итеп алдым .Бик тә теремек, шаян, белем алуга  зур теләге булган 10 кыз һәм 2 малай  иде алар.Янып торган күзләр,зур өметләр белән минем күзләремә бактылар.Никадәр ихласлык, самимилек чагыла аларның карашларыннан.Тәүге хәрефләр, бик  тырышып укырга-язарга өйрәнүләр,саннар һәм исәп- хисап  дөньясы,шигырь ятлау, җыр- биюгә өйрәнүләр...

     Ә никадәр бәйрәмнәр артта калды:   ”Әлифба”,   “ Уңыш”,  “Гаилә” бәйрәмнәре , иртәлекләр, кичәләр,конкурслар һәм ярышлар...Туган илебезгә, телебезгә,гаиләбезгә, әйләнә- тирә дөньяга тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган күңелле һәм файдалы мизгелләр артта калды.Менә шулай серле фән дөньясынын беренче баскычын тәмамладык. “Хуш, башлангыч сыйныф!” кичәсендә сөйләгән шигырьләрдән һәм җырлаган  җырлардан  һәр баланың күңелендә тирән дулкынлану хисләре сизелә иде.

    2009 ел. 1 сентябрь. Һәм менә без кабат бергә...Алар 5 сыйныф укучылары,  ә мин сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Белем иленен икенче баскычыннан бергәләп атлап, сәяхәтебезне дәвам итәбез.Алда яна бурычлар, бетмәс- төкәнмәс эшләр,бик күп предметларны өйрәнү белән беррәттән иртәлекләр, кичәләр, бәйрәмнәр,ярышлар, конкурслар.Ә мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да,аларга юнәлеш бирүче дә,рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиеш икәнлегемне яхшы беләм.Һәр укучының уңышларын күзәтәм, кирәк урында дәртләндерәм, үзләрен шәхес итеп тоя белүләренә булышлык итәм,аларга үз көчләренә ышана белергә өйрәтәм.

Үз бурычымны укучыларга ана телен өйрәнү,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәтән, рухи яктан бай,милли үзаңлы укучылар тәрбияләүдә күрәм. Шуның өчен  дә күчәкилүчәнлек принципы нигезендә эшләп предметара бәйләнешкә дә дә зур игътибар бирәм.

   Дөнья турында белемнең берничә фәнгә бүленеп тармаклануына карамастан, аларның мөһим уртак ягы бар- дөнья кеше тарафыннан танып беленә.Кеше өчен дөньяда булган нәрсә телдә чагыла. Тел культураның бер компоненты,анда кеше тарафыннан үзләштерелүче донья һәм кеше үзе.Кеше реаль дөньяны һәм телдә чагылган шушы дөньяны тоташтыручы булып тора.

 Предметара бәйләнеш яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә булышлык итүен билгеләсем килә.

 “ Белеп сөйләүдә бер хикмәт булса, белеп яшәүдә мең хикмәт”-ди Кәрим Тинчурин.Менә шуңа күрә дә укучыларым белән уздырган ” Сөйләм сафлыгы – күңел аклыгы” дип аталган авылыбыз шагыйрәсе Рәвилә Әхмәтгалиева белән очрашу балаларның рухи дөньясын баетуга корылган иде.

 “Халык әйтсә хак әйтә” , -дигән татар халык әйтеме бар. “Халкым йолалары”н өйрәнү дә укучыларымда  авылдашларыбызның күркәм кул эшләренә соклану һәм гаҗәпләнү тудырды. ”Карт бар җирдә кот бар,карчык бар җирдә орчык бар”,- дигәннәр бит борынгылар.Күргәзмәдәге әйберләр күзнең явын алырлык:сокландыргыч иҗат җимешләре укучылар күңелен дә нурландыра,иҗатка омтылдыра.Ә иҗат эше ул беренчне чиратта фикерләү, акылны эшкә җигү дигән сүз.Фикерләүгә бөек немец философы Гегель менә мондый билгеләмә бирә: “ Фикерләү ул чынбарлыкны уй ярдәме белән килештерү”.

    Укучыларым белән халкыбызның йөзек кашы буларак танылган “ Сак- сок” әкиятен сәхнәләштердек (2011).

   Гөлүсә Закированың ”Унберенчеләр “ лирик комедиясен сәхнәләштереп тамашачыларның сөюен яуладык (2013).Сәхнәдә укучыларның таланты ачыла,сөйләм культурасы камилләшә, үз- үзләренә ышанычлары арта.

  Туган якны өйрәнү һәм җирле материалларны куллану да отышлы, бигрәк тә эзләнү эшләренә җәлеп итеп укучыларның мавыгуларын, кызыксынуларын  үстерүен билгеләп үтәсем килә.Якташыбыз Нәҗип Асанбаев, Миәссәр Басыров , Заһид Фәйзи,Ләис һәм Фәиз Зөлкарнәйләр һ.б.иҗатларын өйрәнелде, “Якташ язучылар иҗатында- Чишмә образы “ эзләнү эшедә  фәһемле килеп чыкты.

1.  “ Иҗат иткән баладан да гүзәлрәк бала юк” дигән әйтем дә урын алган татарның хикмәтле сүзләре арасында.Бу урында укучыларымның иҗат белән шөгыльләнүләрен әйтеп үтәсем килә. “Авыл таңнары” гәзитендә , республикабызның “Тулпар”җурналы битләрендә аларның мәкаләләрен,иҗади эшләрен күрү минем өчен дә ,үзләре өчен дә зур куаныч. ” Акыл- дәрья, уй- диңгез” дигән гыйбәрәне раслый кебек миңа бу иҗади эшләр .

2. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

   Укучыларда ана теленә , әдәбият-сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдә, ныклы белем алуга омтылыш тудыруда укытучының бай иҗат лабораториясе булу кирәк,дип саныйм.Кабинет белән җитәкчелек итәм.Кабинет укучыларгатәрбия бирүдә мөһим роль уйный.Андагы материаллар һәрвакыт үзгәртелеп торыла.Көндәлек матбугатта басылган мәкаләләрне, китапларны кулланып ясалган папкаларны һәр дәрестә  куллану отышлы һәм файдалы, матур әдәбият фонды да тулыландырылып торыла. Кабинет әсбаплары картотекага теркәлгән.

  Дәрес- экскурсияләр укучыларны канатландыра, иҗатка якынайта.

   Газиз туган телем! Җир йөзендә яшәгән һәр бер кеше өчен үзенең туган теле икмәк кебек кадерле,һава кебек кирәкле,әни кебек назлы,ягымлы , газиз. Җыр кебек моңлы да ул, бай да, гомерле дә.Менә шуңа күрә дә   предмет атналыклары  укучыларның актив катнашлыгы белән үтә.Атналык дәвамындада язучылар, шагыйрьләр  ижатын өйрәнү  өчен буенча презентацияләр эшлибез, иҗади проектлар төзү дә уңышлы нәтиҗә бирә.

  Шушы уңайдан “Кыңгыраулар” әдәби түгәрәге дәресләрдә алган белемнәрне тирәнәйтү,укучыларда әдәби әсәрләр уку , иҗади эш белән шөгыльләнү теләге уяту, фән белән кызыксынып эзләнү эшләре алып бару, укучыларда сөйләм, аралашу һәм фикерләү культурасы үстерү, кешелеклелек,  туган җиргә, гаиләгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән эш алып барды.Яшь иҗатчылар үзләренең иҗат җимешләрен район гәзите, республика басмалары битләрендә чагылдырдылар.Менә шушы эшләрнең нәтиҗәсе итеп “Кыңгыраулар”дип аталган җыентык тупланды.

 IV.                Йомгаклап шуны әйтәсе килә:

   ФГОС  шартларында , гомумән, туган тел – фикерләү сәләтен формалаштыручы, тәрбия бирүче, туган илне, халыкның рухи дөньясын баетучы көч, әби- бабайлардан калган мирас, рухи хәзинә буларак укучы күңеленә якын.Равил Фәйзуллин язганча:

”Иренмә син туган телнең

асыл байлыкларын ачарга,

без ваемсыз булсак ,чит-ят сүзләр

 хәзинәне әзер басарга”.

Кешенең бар булмышы аның телендә.

Тел яшәсә- без яшәрбез.

 Кулланылган әдәбият:

  1. Л.Р.Сәгыйдуллина .Тел.Мәдәният.Язучы.Уфа.2010.
  2. С.Ш.Поварисов.Сүз һәм сәнгатьле сөйләм.Уфа.2002.
  3. Д.Ф.Заһидуллина .Әдәби әсэрләргә анализ ясау.Казан.2005
  4. Р.Г.Азнагулов.Укучы шәхесен үстерүнең лингводидактик нигезләре.Уфа.2011.

     5.  Татар акылы.Казан .2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану

Аналитик  эш ярдәмендә укучыга  әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе.   Әдәбиятны метапредмет технологиясе белә...

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

ФГОС шартларында патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле. Мәкалә.

ФГОС  ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕАхтямова ГМ, Казан шәһәре  Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар ...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...