Дәрес эшкәртмәсе. Тема: Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы
план-конспект урока (8 класс) на тему

Максатлар:

1.     Метапредмет- Муса Җәлил иҗатын, тормыш юлын сынлы сәнгать белән бәйләп өйрәнү

2.     Предмет- Х.Якуповның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; “Хөкем алдыннан” картинасы өстендә эшләү

3.     Шәхси- Укучыларда үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образына карата ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_h.yakupov.docx20.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы

8 класс, татар әдәбияты,  татар сыйныфы

Укытучы: Э.Ф. Гаязова

Максатлар:

  1. Метапредмет- Муса Җәлил иҗатын, тормыш юлын сынлы сәнгать белән бәйләп өйрәнү
  2. Предмет- Х.Якуповның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; “Хөкем алдыннан” картинасы өстендә эшләү
  3. Шәхси- Укучыларда үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образына карата ихтирам тәрбияләү

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү
  • Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез танышып китик, мин Гаязова Э.Ф. Бүген сездә татар әдәбияты дәресен алып барачакмын.
  • Ә мин, ...
  • - Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. Бер- беребезне елмаеп сәламлик.

Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

  • Укучылар бүген безнең дәресебез гадәти булмаган, бераз серле булыр. Дәрестә шушы сандыкларның серләрен ачарбыз. Сез әзерме?
  • Әйе.
  1. Актуальләштерү.

( 1нче сандыкны алам, ике төркемгә дә күрсәтәм, бер укучы чәчәкне ала)

  • Бу нинди чәчәк?
  • Ромашка чәчәге
  • Ромашка нинди төстә була?
  • Ак төстә.
  • Бу кызыл ромашка сезгә нәрсәне хәтерләтә?
  • М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен.
  • Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
  • Бер батыр  сугышчы төнлә дошманнарга каршы сугыша, таң алдында яралана, аның батыр ал каны ромашка чукларына тама һәм ромашка кызыл төскә керә.

  • Беренче сандыкның серен ачтык. Әйдәгез икенчесен дә биремнәр сандыгын ачып карыйк. Әйдә, ...

(2нче сандыкны ачабыз, төркемнәрдә эш. Укучыларга шигырьләр тәгъдим ителә, бу шигырьләрнең исемен атарга тиешләр)

1 нче төркем – “Имән” шигыре

        Күләгәсе ял иттерә

        Кырда эшләп арганнарны.

        Кавыштыра айлы кичтә

        Яшерен утта янганнарны.

2 нче төркем – “Бер үгет” шигыре

        Утта булган балчык кире купмас,

        Эштә  булган тимер тутыкмас.

        Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

        Каберенә эзне суытмас.

  1. Төп өлеш.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

  • Чыннан да, кеше җирдә үзеннән соң якты эз калдырырлык итеп яшәргә тиеш. Андый кешеләрнең исемнәре мәңгелек. Муса Җәлилнең дә исеме үлемсез.
  • Укучылар, биремнәр сандыгыбыз әле бушамаган бит. Монда биремнәр калган.

1 нче төркем: Казанда Муса Җәлил исеме белән бәйле урынннарны атагыз.

2 нче төркем: Муса Җәлилгә  багышланган нинди  сәнгать  әсәрләре иҗат ителгән? (Спектакльләр, шигырьләр , картиналар, ...)

  • Нинди картиналар беләсез?
  • “Хөкем алдыннан”  “ Зөһрә”, “Рушан”, “ Г. Тукай крестьяннар арасында”,

“ А. С. Пушкин Казан юлында”, “ Иделдә эссе көн”, “ Казанкада су ташу” һ.б.

  • Аның авторы кем?
  • Харис Якупов.
  •   Бүгенге дәресебезнең  темасы да  Х. Якуповның  “Хөкем алдыннан” картинасы белән танышу.

(Интернет ссылка.  Мөстәкыйль эшләү)

  • Харис Якупов турында ниләр белдегез? (рәссам, портрет остасы, пейзажчы)
  • Сез аның нинди әсәрләре белән таныш?( .......,” Хөкем алдыннан”)
  • Харис Якупов иҗатында нинди темалар чагылыш таба?

( туган як, сугыш, күренекле шәхесләр, тарихи темаларга)

1954нче елда Харис Якупов  халыкны үзенең  “Хөкем алдыннан” дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Әйдәгез, бу картина белән якыннан танышыйк. Рәсемне аңлау өчен сезгә терәк сүзләр  булышыр.

  • ( терәк сүзләр карточкаларга язылып,  төркемнәргә бирелә. Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату) Терәк сүзләр:сорау алу, фашист, горур кыяфәт, ихтыяр көче, нәфрәт тулы күз карашы, свастика.

Сүзлекчә: Свастика- очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре, кешене көчләү, газаплау, җәзалау символы. Свастика – фашистларның эмблемасы.

  • Әйдәгез, укучылар, картинага күз салыйк әле, сез Җәлилнең кайсы чор тормышын исегезгә төшерәсез?(әсирлектәге вакыты)
  • Вакыйга кайда бара? (төрмә бүлмәсендә)
  • Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
  • Алгы планда кемнәрне күрәсез? М.Җәлилнең торышыннан, күз карашыннан нәрсәләр аңлашыла?
  • Ә фашистларның кыяфәте турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның көчсезлеген нәрсә күрсәтә?
  • Арткы планда нәрсәләр сурәтләнгән? Сез ничек уйлыйсыз, стенадагы картина ни өчен яртылаш кына ясалган?

(Истәлекне тыңлау)

Картинадагы  образ шагыйрьнең нинди шигъри юллары белән аваздаш?  (“Катыйльгә”   Шигырь экранда)

Әйе, укучылар Х.Якупов бу картинасында фашистларга каршы көрәшкән үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образын сурәтләгән. Хәзерге вакытта “Хөкем алдыннан” картинасы  һәм башка эшләре сынлы сәнгать музеенда  саклана.

Дәрес турындагы фикерләрегезне белү өчен  3нче сандыкны ачарга тәкъдим итәм.

Агач җимеше белән, кеше эше белән көчле, ди халык мәкале.

Ә эшеңнең нәтиҗәсе булу зур куаныч. Сезгә дә бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясарга тәкъдим итәм.

  Нәтиҗә ясар өчен өч төстә алмалар бирелә, аларны агачка урнаштырырга кирәк: әгәр дәрес сезгә ошаса. Сорауларыгыз калмаса – кызыл, соравыгыз  калса – сары,  дәрес кызыклы булмаса – яшел.

Бүгенге дәрестә актив фикер йөртүегез, тулы җавапларыгыз өчен : (...)

(.....) Сезнең дә фикерләрегез, җавапларыгыз әйбәт, ләкин үзегезгә ышаныч җитеп бетми.

Өй эше итеп, дәреслекнең 103 -105 нче битләрдәге  һәм , интернет-ресурслардан  “Хөкем алдыннан” картинасы турында мәгълүматлар туплап килергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...

Таза орлык чәчик бу җиргә. (Проект эше алдыннан үткәрелә торган укытучы презентациясе)

Таза орлык чәчик бу җиргә. (Проект эше алдыннан үткәрелә торган укытучы презентациясе)...

Ачык дәрес Л.Фәттаховның "Сабантуй" картинасы буенча сочинение

Ачык дәрес Л.Фәттаховның "Сабантуй" картинасы буенча сочинение...

Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы буенча тасвирлама-сочинение язу.

Максат:  укучыларның бәләнешле сөйләм телләрен үстерүДидактик  бурыч:татар рәссамнарының картиналары  турындагы белемнәрне баету;мәгълүмати – коммуникатив технологияләрне куллану....

Л.Фәттахов"Игеннәр өлгерде" картинасы

Л.Фәттаховның "Игеннәр өлгерде" картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе....