представление на участие и оценка педагогической деятельности
материал по теме

Ибрагимова Нурания Мансуровна

представление

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл predstavlenie_ibragimova_n.m._no170.docx42.28 КБ
Microsoft Office document icon ibragimova_n.m._byalm.doc81 КБ

Предварительный просмотр:

        

_____________________________________________________________________

В Оргкомитет  Всероссийского конкурса  

мастер-класса учителей

родного языка и литературы «Туган тел»

Представление  

Отдел Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования города Казани по Авиастроительному и Ново-Савиновскому районам  представляет  Ибрагимову Нуранию Мансуровну,  учителя татарского языка и литературы  МБОУ  «Средняя общеобразовательная  школа №170 с углубленным изучением отдельных предметов»  Ново- Савиновского  района  г. Казани  на участие  во Всероссийском конкурсе мастер-классе учителей родного языка и литературы «Туган тел».

Начальник отдела                                                Латышева Г.Г.



Предварительный просмотр:

        

__________________________________________________________________

Казан шәһәре  Яңа Савин районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбият укытучысы

Ибраһимова Нурания Мансур кызына

бәяләмә

          Ибраһимова Нурания Мансур кызы  2002 нче елдан Казан шәһәре  Яңа Савин районы «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә татар теле һәм әдәбияты укыта. Укытучы эшләү дәверендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Нурания Мансур кызы дәресләренә җентекләп әзерләнә. Ул үзе укыта торган фәннең методикасын яхшы белә, дәресләрне укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм һәрберсенең мөмкинлекләрен истә тотып үткәрә. Дәресләре теоретик яктан дөрес, методик яктан грамоталы. Бу дәресләрдә укытучы үзенең осталыгын, тәҗрибәсен, үз фәнен һәм укучыларны яратканлыгын күрсәтте.  2013 нче елда Нурания Мансур кызы  аттестация  үтте һәм югары категорияле укытучы исеменә лаек дип табылды.

   Нурания Мансур кызының төп максаты - укучыларны саф ана телендә матур, сәнгатьле итеп дөрес сөйләшергә, йөгерек укырга һәм грамоталы язарга өйрәтү. Куйган максатына ирешү өчен, дәрестә үстерелешле укыту алымнарын уңышлы файдалана.

       Нурания Мансур кызының иҗади эш темасы: ”Татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә, халык иҗатына нигезләнеп, укучыларда кызыксыну уяту”. Ул үзенең дәресләрендә халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәтү буенча системалы эш алып бара. Милли төбәк компоненты элементларын кертеп, заманча информацион технологияләр куллана.    Берничә ел эчендә укытучы кабинетын җиһазлау, иҗади лабораториясен баету буенча эш алып бара, вакытлы матбугаттан уңышлы файдалана. Балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналы редакциясе белән тыгыз элемтәдә тора. Аның тырышлыгы белән укучыларыбыз иҗаты журнал битләрендә урын ала. Шунлыктан балалары да журналга бик теләп язылалар. Укытучы район, шәһәр, республика күләмендә уздырыла торган конференцияләрдә дә бик теләп катнаша, укучылары белән призлы урыннар  яулый. Шәһәр күләмендә уздырыла торган Лихачев исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә өч ел рәттән призлы урыннар алдылар. (2014 ел-3 урын, 2015 ел – 1 урын, 2016 ел – 2 урын), 2014 елда республика күләмендә уздырыла торган Ф.Әмирхан исемендәге  фәнни-гамәли конференциясендә 2 урын, 2015 елда Ломоносов исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә 3 урын, Вилькеев  исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә 2 урын, Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укуларында 3 урын яуладылар. Чыгышлары конференция материаллары җыентыкларында басылып бара.  Нурания Мансур кызы шулай ук “Ачык дәрес” газетасында да дәрес эшкәртмәләрен бастырып килә.  Мәгариф нәшрияты чыгарган “Ф.Әмирхан. Тәрҗемәи хәле. Истәлекләр. Әсәрләр. Анализ үрнәкләре. Дәрес эшкәртмәләре.” исемле китапта Фәйзуллина Р.Ә. белән берлектә эшләгән дәрес эшкәртмәсе басылып чыкты. Галим Заһидуллина Д.Ф. бу дәрес эшкәртмәсенә югары бәя бирде.  Укытучы үзенең тәҗрибәсе белән МБ җыелышларында, педагогик утырышларда башка укытучылар белән уртаклаша.

        Ул укучылары белән сыйныфтан тыш эшләрдә дә актив катнаша. Нәҗибә Сафина, Йолдыз Шәрәпова, “Салават күпере” журналы хезмәткәрләре белән очрашулар уздырды.  Нурания Мансур кызы уздырган кичәләр һәм язучылар белән очрашулар укучыларның күңелләрендә озак сакланыр.

       Башлангыч сыйныф укучылары өчен 2015 елда татар теленнән беренче тапкыр шәһәр күләмендә “Без булдырабыз” исемле олимпиада үткәрелде. Нурания Мансуровнаның укучылары бу олимпиадада бик теләп катнаштылар: Кәлимуллин Камил, Галеева Динә җиңү яуладылар, Гиззатуллина Зәринә, Гринина Дәринә призлы урыннар алдылар.

        Ибраһимова Н.М.  балаларга белем бирү белән генә чикләнми, ә аларның күңел байлыкларын, рухи талантларын үстерү өстендә дә эшли. Ул үз дәресләрендә яшь җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр дә әзерли. Җырга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү укытучының дәресенә куйган максатының бер өлеше. Мәктәп, район, республика  күләмендә уздырыла торган  бәйгеләрдә дә аның укучылары алдынгы урыннарны алалар. “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” исемле район күләмендә уздырылган шигырь бәйгеләрендә укучылары Хәйруллин Раил җиңү яулады, Кәлимуллин Камил, Гәрәева Зәринәләр призлы урыннар алдылар. Гимадиева Алия республика күләмендә уздырылган “Җир йөзендәге тынычлык өчен” исемле шигырь бәйгесендә җиңү яулады.  “Казан сандугачы” исемле җыр бәйгесендә дә Нурания Мансуровнаның укучылары алдынгылыкны бирмиләр. 2013, 2014 елда Галлямов Фәнис  район күләмендә җиңү яулап, шәһәр күләмендә чыгыш ясады һәм 2 урынга лаек булды. Ә 2016 елда Залялиева Адилә район күләмендә 1 урын алды һәм шәһәр күләмендә катнашып, 3 урынга лаек дип табылды.

        Нурания Мансур кызының ата-аналар, хезмәттәшләре, балалар арасында абруе зур. Укытучының ата-аналар белән тыгыз элемтәсе эшенең югарылыгын тагын да күтәрә.

       Авиатөзелеш  һәм Яңа Савин районнары

       мәгариф бүлеге җитәкчесе:                                                   Г.Г. Латышева

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Оценка педагогической деятельности от общеобразовательной организации

Оценка педагогической деятельности от общеобразовательной организации...

Мастер-класс бәйгесе өчен бәяләмә (оценка педагогической деятельности )

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер класс бәйгесенә Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең  югары  квалификацио...

Оценка педагогической деятельности

Оценка педагогической деятельности...

оценка педагогической деятельности от общеобразовательной организации за последние 3 года

Оценка педагогической деятельности от общеобразовательной организации  за последние 3 года...

Представление и оценка педагогической деятельности. Согласие на обработку персональных данных

Представление и оценка педагогической деятельности. Согласие на обработку персональных данных....

Оценка педагогической деятельности Муллачановой Г.Х.

Оценка педагогической деятельности Муллачановой Г.Х....