Представление и оценка педагогической деятельности. Согласие на обработку персональных данных
материал на тему

Фазылзянова Гулия Рафаилевна

Представление и оценка педагогической деятельности. Согласие на обработку персональных данных.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_eshchnlegem.docx17.62 КБ
Файл zayavka.docx12.47 КБ
Файл predstavlenie_i_otsenka_ped._deyat_soglasie.rar487.46 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик эшчәнлегем

       Бөтен Җиһанны аклыкка күмеп, тышта ап-ак кар ява да ява. Бар җирдә аклык, чисталык хакимлек итә! Әйтерсең, бөтен җир ап-ак кәгазь битләренә төренгән . Бала күңеле дә нәкъ шул ак кәгазь бите кебек. Мин кечкенә вакытымнан бирле укытучы булырга хыялландым. Минем хыялым тормышка ашты. Мин- укытучы. Нинди бөек исем! Бүген мин язмышыма, балаларыма, Аллаһы Тәгаләгә  миңа “укытучы ”  исеме  биргән өчен рәхмәтлемен.  Менә инде 18 елдан артык балалар белән эшлим, аларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әлбәттә,  бер генә хезмәт тә киртәләрсез генә тиешле нәтиҗәләрне бирә алмый. Һәр яңа көн яңа ачышлар, яңа проблемалар тудыра, нәрсәләрдер эзләргә, табарга мәҗбүр итә. Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә  үз башымнан кичердем.  Беренче елны укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп кергән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да булды. Дәресләремдә укучылар кызыксынып тыңласалар да, икенче көнне килеп аңламауларын әйткәч, кайгыруларым да, укучыларымның  күзләрендә дәресемне аңлаган чакларындагы чаткыларны күреп, шатланган чакларым да күп булды.  Ләкин күңел гел нәрсәдәндер риза түгел иде. Гел газапланып нидер эзләде. Еллар үза торды. Дәресләрем бетеп, эштән кайткан чакта да, кич белән дәрес хәзерләргә утыргач та, гел бер сорау:  авыр үзләштерүче укучыларымнан ничек җавап алырга? Аларга ничек итеп билге куярга? Бу балаларда фән белән кызыксыну  ничек уятырга? ”  Рус мәктәбендә татар теленнән кала барлык фәннәрне дә русча укыган, урамда, өйдә гел русча яки удмурт телендә гына сөйләшкән балаларда ничек татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уятырга?      Моның өчен педагогик осталыкның нинди серләренә төшенергә кирәк? Шул сорауларым, эзләнүләрем, казынуларым нәтиҗәсендә мин бер - бер артлы курсларда булып, яңа технологияләр, эш алымнары белән таныштым, аларны практикада даими куллана барып, хезмәттәшләрем белән уртаклаштым. Төрле бәйгеләрдә, фәнни – тишеренү эшләрендә  катнашып, җиңүләргә ирешү миндә  әкрен – әкрен яңадан үз – үземә ышаныч уятты. Һәм уку-укыту өлкәсендә мин үз принципларымны, үз кагыйдәләремне булдырдым.

        Татар теле - Тукай теле дәресләрен укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эшлим. Үзем укыткан укучыларыма-балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда татар телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш, үз-үзләренә ышаныч уяту - минем максатым.

  Һәр укучым әйтәсе килгән фикерен татар телендә җиткерә һәм дәлилли алсын, матур, эзлекле итеп сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Укучыларыма белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү -минем бурычым. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам.  Укучыларымны һәр сүзне уйлап, үлчәп ,үз фикерләрен тартынмыйча, курыкмыйча ачык итеп әйтергә өйрәтү - төп эш алымнарымның берсе булып торды һәм тора.

Тырыш хезмәт үз нәтиҗәләрен бирә. Район  олимпиадаларында, конкурсларында  призлы урыннар яулап килгән укучыларым республикада уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Шундыйлардан, К.Насыйри, Т.Миңнуллин, Ә.Кәримуллин, Г.Тукай исемендәге фәнни-конференцияләрдә катнашабыз. Дөрес, удмурт телле укучыларны татар телендә чыгыш ясарга әзерләү икеләтә көч, сабырлык таләп итә. Саф татар телендә сөйләшкән балалар белән ярышу ай-һай катлаулы. Авырлыкларны җиңү – көч, теләк, дәрт өсти.

                          Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

                          Бүтән телләр белү-яхшы һөнәрдер.

                                                                                      Дәрдемәнд

Икенче баскыч – үз һөнәри осталыгыңны үстерү өстендә эш. 2012 нче елда район укытучылары арасында үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашу, 2016 нчы елда “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң яхшы сайты” район конкурсы, ӀѴ Рәсәй дәрес эшкәртмәләре “Минем телем” конкурсында катнашып 3 дәрәҗәдәге Диплом алуга ирешү зур тәҗрибә бирде. Укучыларны төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерләгән өчен “Рәхмәт хат”лары да хезмәтем нәтиҗәсе. Тәҗрибәм белән уртаклашу максатынан сайт булдырдым http://nsportal.ru/fazylzyanova-guliya-rafailevna  Иң зур ирешү минем өчен 2015 нче елда район укытучылар конференциясендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  “Мактау Грамотасы” белән бүләкләнү булды.

Укытучы үсә, камилләшә барырга тиеш бит. Шул чагында гына ул укучылары өчен кызыклы шәхес булып калачак.Мин бит үз укучыларым, аларның уңышлары белән горурланырга яратам. Шулай булгач, алар да минем белән горурлансыннар! Башкаларның уңышына куана белгән шәхесләр генә бәхетле була бит! Ә мин укучыларымның киләчәктә бик бәхетле булуын телим!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем һәм аның нәтиҗәләре белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугъры калыр идем. Сайлаган язмышымнан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек һәм исәнлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә, укучыларымның уңышларына сөенеп яшәргә язсын иде дим.

“Дәрес бетте. Рәхмәт”,- дип әйтәм укучыларыма көнгә берничә тапкыр, ләкин беләм, дәрес дәвам итәчәк. Дәвам итәчәк аны үзе тормыш.

   Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен, сабыйлар! Мин горур атлыйм, чөнки мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратуым белән горур, киләчәгебезнең матур булуына ышанычым белән бәхетле!!! Мин тәрбияләгән укучылар матур тормыш төзүенә ышанам мин ! Мин шуңа горур, мин шуңа бәхетле!



Предварительный просмотр:

Заявка

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

Балтасинский район ТР

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Мало-Лызинская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ

422259, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Малые Лызи, ул. Центральная, д. 2а

+7(843)-682-71-07

Фазылзянова Гулия Рафаилевна

89179321057

Учитель татарского языка и литературы,

1 квалификационная категория,

Общий стаж:18

Стаж работы на последнем рабочем месте:18

http://nsportal.ru/fazylzyanova-guliya-rafailevna

\

\


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Марафон «Лучшие практики воспитательной и профилактической работы Алтая – 2023». Согласие на обработку персональных данных. Фото мероприятий.

Фото классных часов и внеклассных школьный мероприятий.Акция "Тепло для героя"Велопробег , посвященный Дню Победы.Встреча с участником СВОКлассный час "Герои Сталинграда".Классный ...

согласие на обработку персональных данных

Согласие на обработку персональных данных...

Согласие на обработку персональных данных 2016

Согласие на обработку персональных данных 2016...

согласие на обработку персональных данных

сканированное согласие на обработку персональных данных...

согласие на обработку персональных данных в дополнительном образовании

согласие на обработку персональных данных в дополнительном образовании...