Мероприятие ко дню рождения М.Джалиля
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Мероприятие ко дню рождения М.Джалиля

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon m.dzhalil.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

М.Җәлилгә багышланган әдәби – музыкаль монтаж. 20.02.2016

Катнашалар: 5 нче А сыйныфы укучылары, рус төркеме

Укытучы: Мухаметдинова Р.Ф.

1 нче алып баручы :. Муса бер мең тугыз йөз алтынчы елның унбишенче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә.            

2 нче алып баручы: Муса алты яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Ул бик тиз вакыт эчендә беренче класс материалын үзләштерә. Җыр дәресләрендә беренче булып җырлый.

Новицкая Эльза башкаруында «Беренче дәрес” шигырен тыңлагыз.

1 нче алып баручы: Муса Җәлил шигырьләренә “Карак песи”, “Бишек җыры”, “Әтәч”, “Сәгать” җырлары язылган.    

    “Сәгать” шигырен Костина Милана сөйли.

    “Сәгать”

Сәгать суга: “Даң-даң!”

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.

Сәгать йөри: “Келт-келт!

Тиз мәктәпкә кит-кит!..”

Марат аңа дәшә:

“Тукта, мине көт-көт!”

Сәгать җырлый: “Диң-диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, диң, диң!

Миңа карап йөр син!

1 нче алып баручы  :. “Кызыма” исемле шигыре, бишек җыры – кызы Чулпанга багышланган.

“Кызыма” шигырен Щепина Катя сөйли

Муса Җәлил сүзләре “Кызыма”

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып

Янар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

2 нче алып баручы: Шагыйрьнең бик күп шигырьләре безнең кечкенә дусларыбызга багышланган.

     Кагарманова Кристина башкаруында  -  “Маэмай” шигыре

                                  Маэмай.

                       Минем бар бер маэмаем,

                       Кара борын Акбаем.

                       Күп йөгерә, күп өрә,

                       Күп ишетә, күп күрә.

                       Хәзер аңа мин сугыш

                       Һөнәрләрен өйрәтәм.

                       Чаптырам да сикертәм,

                       Көн дә шулай йөдәтәм.

Пупышева Ангелина “Кәккүк” шигырен сөйли.

Калын урманда

Гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

  • Кәккүк, Кәккүк

Кәккүк, Кәккүк.

Ул салмак кына

Кабатлый шуны

Шул аның җыры,

Шул аның моңы.

  • Кәккүк,Кәккүк

Кәккүк,Кәккүк.

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала,

Менә шунлыктан

Ямансу аңа.

  • Кәккүк, Кәккүк

Кәккүк, Кәккүк.

 1 нче алып баручы  : бер мең тугыз йөз егерме икенче елның көзендә Муса Җәлил Казанга килә. Ул  танылган кешеләр, язучылар белән аралаша. Үзе дә шигырьләр, мәкаләләр яза. Бер мең тугыз йөз егерме бишенче  елда Җәлилнең беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.Шул җыентыкка кергән “Куян” шигырен тыңлагыз.

Пестерникова Екатерина: Куян салкыннан

Туңган, куырылган,

Башы салынган,

Колагы шиңгән.

Әйдәгез, дуслар,

Аны терелтик,

Җылы бүлмәгә,

Мәктәпкә илтик.

Куян уянды,

Куркып уйланды,

Сикереп урманга

Чабып югалды.

- Куян, син кайда?

Касаткина Вика:   - Яшел тугайда.

- Куян, син кайда?

- Ерак чүлләрдә.

-Куян, син кайда?

-Калын урманда.

-Куян, син кайда?

-Карлы буранда.

Пестерникова Екатерина: Әйдәгез, дуслар,

                                             Кырны, урманны,

                                              Чүлне актарып

                                              Табыйк куянны.

2 нче алып баручы  : бер мең тугыз йөз утыз беренче  елда шагыйрь  Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шул чорда “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле татар журналлары чыгаруда катнаша, аларның җаваплы редакторы була.

1 нче алып баручы  : бер мең тугыз йөз кырык беренче   елда Җәлил туган  илне сакларга сугышка китә. Аның  гимнарстерка кесәсендә шигырьләр язылган куен дәфтәре була. Ул редакциядә  утырмый, һәрвакыт частьларда, подразделениеләрдә йөри. Солдатлар арасында яши һәм үзенең мәкаләләренә, шигырьләренә материаллар җыя.

 (“Ал чәчәкләр” исемле шигырен Кокорина Даша башкара.)

2 нче алып баручы  : бер мең тугыз йөз кырык икенче   елда  Муса Җәлил каты яралана һәм тоткынлыкка төшә.

1 нче алып баручы  : Моабит төрмәсендә утырганда күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә. “Моабит дәфтәрләре” исемле җыентыгы Ленин премиясенә лаек була

Сабирова Аделя башкаруында  “Кызыл ромашка” шигыре.

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

     Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

    Чәчкәләр, кәефләнеп, 
Җай гына селкенделәр. 
Һәм кинәт шунда гаҗәп 
Бер яңа хәл күрделәр.

     Ерак түгел моңаеп, 
Утыра ромашка кызы, 
Тик чуклары ак түгел, 
Кан шикелле кып-кызыл.

     Ромашкалар бар да ак, 
Аерылмый бер-береннән; 
Ничек болай бер үзе 
Ул кызылдан киенгән?

     Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй, 
Ник үзгәрдең? Нишләдең? 
Нидән кызыл чукларың? 
Нидән алсу төсләрең?»

     Әйтте кызыл ромашка: 
— «Төнлә минем яныма 
Ятып батыр сугышчы 
Атты дошманнарына.

      Ул берүзе сугышты 
Унбиш укчыга каршы; 
Чигенмәде, тик таңда 
Яраланды кулбашы.

     Аның батыр ал каны 
Тамды минем чукларга. 
Минем кызыл күлмәгем 
Бик охшады Чулпанга.

     Егет китте, мин калдым 
Канын саклап чугымда, 
Көн дә аны сагынып, 
Балкыйм мин таң нурында».

2 нче алып баручы  : Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме илебез тарихында һәм безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентазия к 105 - летию со дня рождения М.Джалиля.

К 105 - летию со дня рождения М.Джалиля....

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Внеклассное мероприятие интеллектуальная игра: "Рожденная быть математиком".

Играя в интеллектуальную игру воспитанники знакомятся с жизнью и деятельностью первой русской женщины – математика, члена корреспондента Санкт-Петербургской Академии наук, , профессора Стокгольмского ...

Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню рождения числа ПИ » (3.14 в 1.59 о полудни в 2014г.) «Это загадочное число Пи»

Цели мероприятия:−        развитие и укрепление интереса к математике, расширение кругозора учащихся, повышение уровня их математической культуры;−...

Сценарий мероприятия, посвящённого Дню рождения школы

Материал может быть использован для проведения открытых мероприятий разного уровня...

Сценарий мероприятия "Жизнь и творчество Мусы Джалиля".

Сценарий мероприятия "Жизнь и творчество Мусы Джалиля"  для детей с ОВЗ....

Сценарий внеурочного мероприятия, посвященного Дню памяти Мусы Джалиля Телдән журнал "Тоткынлыкта туган иҗат:"Моабит дәфтәрләре""

Устный журнал - своеобразная форма работы по морально- нравственному воспитанию, которая позволяет ярко, эмоционально донести до воспитанников важную информацию. Это форма проведения информационн...