Фрагмент урока "Дуслык белән көчле без"
план-конспект урока по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Аралашу осталыгы (коммуникативная компетентность) һәм аралашу гамәлләре (коммуникативные действия) булдыру

-  дуслык, иптәшлек төшенчәләре белән таныштыру;

-  сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

-  образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү;

-  дуслык хисен саклап кала белү, дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

https://yadi.sk/d/5aYSGjCfuAsRY

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_beln_kochle_bez_master-klass.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дуслык белән көчле без

Максат (цель): аралашу осталыгы (коммуникативная компетентность) һәм аралашу гамәлләре (коммуникативные действия) булдыру

-  дуслык, иптәшлек төшенчәләре белән таныштыру;

-  сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

-  образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү;

-  дуслык хисен саклап кала белү, дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

(“Чын дустым” җырын тыңлау белән  башлана)

Кыен чакларымда хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә мине ул чын дустым.
         Киңәше акыллы иң якын дустымның,
         Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым.
         Яхшыны-яманны, барын да аңлыйсың,
         Ярый әле бар син чын дустым.
Жиңеп кайгыларны бергәләшеп кенә,
Аралашып яшик һаман да.
Тарсынмыйм дөньяны ниләр кичерсәм дә,
Якын дустым янда булганда.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары, кунаклар!

  Сезнең алдыгызда мин Гелфария Миннегали кызы Латыпова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сезгә олы сәламнәремне кунакчыл һәм күпмилләтле Ульяновск өлкәсеннән алып килдем.

Хәзер генә яңгыраган җырның нәрсә турында булуын минемчә, барыгыз да аңладыгыз.

(җаваплар: әйе, дуслык, чын дуслык турында)

Экранга күз салыйк әле: безгә кояш елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең көннәребез якты булсын. Кояш нурларында сүзләр язылган (көчле, белән, без, дуслык). Шушы сүзләрдән җөмлә төзик әле.

Дуслык белән көчле без

Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез (дуслык турында)

Әйе – дуслык зур байлык. Бик күп матур сүзләр бар дөньяда, ул сүзләрне зурлар да, балалар да белә.

Исәнмесез дип әйтәбез

Төрле- төрле телләрдә.

– Здравствуйте.

– Исәнмесез.

– Хэллоу. Гуд монинг.

– Привет.

– Сәлам.

 Чын күңелдән исәнләшү кешеләрне дуслаштыра, кәефләрен күтәрә.

Әйдәгез тагын бер тапкыр бер-берегез белән исәнләшегез, бер-берегезгә ягымлы караш ташлагыз, елмаегыз.           Рәхмәт.

Сезнең һәрберегезнең дә дуслары, якын дуслары бардыр, минемчә. Ә кемнәрнең якын дуслары бүгенге көнгә кадәр юк икән, сезнең аларны табасыгыз киләдер, һәм дә сез аларны табарсыз. Сезнеңчә,

  • кем ул дус?
  • ә чын дус кем?
  • Уйлап карагыз әле, чын дус ничәү була?
  • Тормышта дуслар кирәкме?
  • Ә дуслык нәрсә ул?

(дуслык – ул байлык)

Дуслык ул – зур байлык. Әйе, бик дөрес әйтәсез.

  • Дуслар безгә кайвакытта булыша ала? (укырга, яшәргә, эшләргә булыша)

Әйе, дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ләкин аны бик тиз югалтырга да мөмкин, - дигән әйтем дә бар.

  • Уйлап карыйк әле, дусларыгыз арасында фәкать үз милләтегез генәме, әллә башка милләттән дә бармы? ..............
  • Дусларыгызның төрле милләттән булуына сез ничек карыйсыз? ...........
  • Димәк, чын дуслыкка милләт комачауламый.

Игътибар итсәгез, сыйныфларда төрле милләт балалары укый. Шуңа да карамастан, алар тату, дус яшиләр, бер-берсе белән аралашалар.

Уртак фикерләре, хыяллары булган кешеләрне дуслык җепләре бәйли.

Без сезнең белән бүген  “Килешү кафе”сы формасында эшләрбез, “Мировое кафе” дибез. Кем әйтер, бу нинди технология? ........Әйе, бу мәҗбүр ителмәгән хәлдә кечкенә төркемнәрдә эшләү. Работа в малых группах в непринуждённой обстановке. Моның өчен безгә группаларга берләшергә кирәк, монда инде без аны болайрак эшләрбез: минем сул кулымдагылар 1нче төркем булыр, бер-берегезгә янәшә, алда, артта утыручылар бергәләп эшләрсез, минем каршымда, яйсә уртадагылар – 2нче төркем, ә уң кулымдагылар – алар инде 3нче төркемгә керерләр.

1 төркемгә дуслык, иптәшлек турында Һ Такташның “Иптәшләр” шигырен исегезгә төшерергә. Анда милләтләр арасындагы дуслыкны чагылдырган юлларны укырга кирәк булыр.

2 төркемгә дуслык турында мәкальләр бирелгән, ләкин аларның ахыры юк, бергәләп уйлашып шуларны язып бетерергә һәм укырга кирәк булыр.

3 төркемгә исә мәкальләрне татарчага тәрҗемә итәргә.

(Төркемнәр эшләгәндә сөйлим: шөгыльнең башында, бүген нәрсә турында сүз барачагын әңгәмә ярдәмендә хәл иттек.

Ә хәзер исә коммуникатив үзара аралашу һәм төркемнәрдә эшләү технологиясе кулланам. Деятельностный подход эшчәнлек алымы укучыларга яңа белем алу,(ачу), җитешмәгән белемнәрен туплау өчен билгеле бер гамәлләр кылырга, булган белемнәрен аңлы рәвештә кулланырга һәм үз гамәлләрен контрольдә тотарга ярдәм итә. Минемчә мондый технологияләр куллану дәрестән тыш чаралар үткәргәндә нәтиҗәле. Монда алдан зур әзерлек таләп ителми. Ата-аналар җыелышы үткәргәндә дә бик кулай алым).

1 төркем белән эшләү:

Нинди охшаганбыз, ничек охшаганбыз,

Бертуганнар дисәң, мин – Тамбовтан,

Ә син – Казан артыннан;

Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,

Ә син күрше чуваш халкыннан...

- Икесе ике милләт кешесе булса да, аларны нәрсә бәйли? (уртак фикерләр, хыяллар бәйли, чөнки икесенең дә хыялы – дошманны юк итү)

Әйе, бу шигырьдә без лирик геройның үз халкына, милләт вәкилләренә булган әйбәт карашын күрәбез, кешеләргә карата ягымлы мөнәсәбәтен сизәбез.

2 төркем белән эшләү: 

Йөз сум акчаң булганчы .................... (йөз дустың булсын)

Дуссыз кеше ..............................(тамырсыз агач)

Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән ..........................(яхшырак булсын)

Дусларның теле каты тоелса да, күңеле ..............(йомшак).

3 төркем белән эшләү:

Один за всех и все за одного  

                                    (Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен)

Помоги другу в трудное время  

                                     (Дустыңа авыр булганда булыш)

Нет друга – ищи, нашёл – береги

                                     (Дустың булмаса эзлә (тап), тапсаң – сакла)

Дружба – огромное богатство                  (Дуслык – зур байлык).

Эшләрегез өчен рәхмәт.

Без сезнең белән бүген (нәрсә турында) дуслык, иптәшлек турында фикер алыштык. Дусларның тормышта кирәклеген ассызыклап үттек.

Якын дуслар кешеләр арасында гына түгел, шулай ук хайваннар арасында да бар. Алар да дуслыкның кадерен белә.

Игътибар экранга, әкият иленә сәяхәт................

Кечкенә Янут, әнисенең сүзен тынладымы? (Әйе)

Һәм дә ялгышмады, шулай бит. Димәк, без балаларыбызны олылар сүзенә колак салырга өйрәтә алсак бик әйбәт булачак. Балалар белән аралашканда да дуслык безгә нык ярдәм итәчәк.

Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Әйдәгез бер-беребезгә ягымлы итеп елмаябыз һәм дә бергәләшеп дуслык формуласын табабыз (чыгарабыз).

Дустың булмаса - ..............эзлә,

Таптың икән - .....................сакла.

Аның һәрвакыт кадерен ....бел,

Иң мөһиме - ........................беркайчан да югалтма.

Укыгыз, исегездз калдырыгыз. Ул алдагы тормышыгызда, бигрәк тә дуслар сайлаганда, балалар белән эшләгәндә әлбәттә, ярдәм итәр дип уйлыйм.

Дуслык – ул иң матур, иң күркәм хис. Ул хисне бервакытта да югалтмагыз.

Татар халкында ике кулны биреп күрешү, бер-береңә иминлек, дуслык теләү билгесе. “Әйбәт дус – чын байлык”, - ди кытай мәкале. Безнең дуслык нык булсын, көннәребез шатлык белән үтсен, күңелләребездә һәрвакыт кояш балкысын, күкләребез аяз булсын.     Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме "Работа с фрагментами текста"

Работа с фрагментами текста. Разработка урока....

Материал к уроку информатики в 5 классе "Действия с фрагментом рисунка"

Предлагаемый материал к уроку информатики в 5 классе представляет взаимосвязанные между собой электронную презентацию, составленную по учебнику «Информатика. 5-6 класс. Начальный уровень» профессора М...

фрагмент электронного тренировочного теста по физике

Одно из заданий дистанционного курса "Компьютерное обеспечение урока физики"...

Фрагменты ученических сочинений с типичными ошибками

Данный материал направлен на подготовку учащихся к ГИА и ЕГЭ. На примере ученических сочинений школьники смогут увидеть типичные ошибки и исправить их. ...

"Деревенские посиделки"(фрагмент заключительного урока, раздел "Рукоделие" 7 класс)"

(фрагмент заключительного урока, раздел «Рукоделие» 7 класс) Цели:Расширить кругозор детей об истории края, приобщать учащихся к культурному наследию нашего народа.Воспитывать чувство любви...

география 6 класс фрагмент презентации к уроку ПЛАНЕТЫ СОЛНЕЧНОЙ СИСТЕМЫ

В ПРЕЗЕНТАЦИИ ПРИВЕДЕНЫ ФРАГМЕНТЫ УРОКА К ТЕМАМ: "Планеты Солнечной системы. Форма и размеры Земли"...