Сценарий. Алдануга күп кирәкме...
статья по теме

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

Сценарий. Алдануга күп кирәкме...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценарий.38 КБ

Предварительный просмотр:

                               Алдануга күп кирәкме...

1күренеш.

Бер йорт. Йорт ике бүлмәле. Берсе зур бүлмә, ә икенчесе йокы җүлмәсе. Йокы бүлмәсендә  ике кыз сөйләшеп утыра. Бу бүлмәдә телефон да бар икәнлеге күренә. Кызларның сөйләшкәннәре ачык ишетелми. Кызларга 13-14 яшь. Кызларның берсе -  йорт хуҗасының оныгы – Ләйлә, икенчесе -  аның дус кызы. Алар үзара сөйләшеп утыралар.

2 күренеш.

 Йортның зур бүлмәсендә заманчарак киенгән, ләкин инде олы яшьтәге Гадилә әби диванда утыра. Аның кулында газета, күзлек кигән. Газетадагы мәкаләне кызыксынып укый. Укыган вакытында әйтеп куйган сүзләре ишетелә:

- Карасана, тагын талаганнар.

- Кара инде аны, ничек итеп абайламаган ул.

- Ай-һай, караклар күп шул хәзер.

- Кешегә шулкадәр ышаналармы инде?!

3 күренеш.

 Ишектә кыңгырау тавышы ишетелә.

 Әбинең тавышы. Кызым, ишектә кем икән, ач әле.

Оныгы ишек янына барып, ишек күзеннән карый. Әбием почтадан килгәннәр, кертимме?

Әби. Керт-керт, бүген пенсия килә торган көн, пенсия килгәндер, керт.

Кыз, исәнләшеп, почтальон апаны кертә.

4 күренеш.

Әби утырган якка, почта сумкасы аскан, җиңелчә киенгән 40-45 яшьләрдәге апа керә.

Әби. Гөлгенә, син икәнсең, әйдә утыр, пенсия алып килдеңме?

Гөлгенә. Әйе, Гадилә апа, пенсия. (сумкасыннан кәгазьләр һәм акча янчыгы чыгара). Менә монда гына кулыңны куеп җибәр әле, Гадәли апа, хәзер сиңа 7000 сум акчаны санап бирәм ( акча янчыгындагы акчалардан 7000сум акча саный, әбигә бирә).

Әби, акчаны ала-ала.  Әй Гөлгенә, әле менә гәҗит укып утырам. Тагын бер карчыкны талап чыгып киткәннәр. Яшьләр, дим. Кайчан бетә бу?! Теге карчыктан алдалап, акча каерганнар. Ышанган, матур телле кешеләргә ничек ышанмыйсың, төгәл 8000 акчасын биреп чыгарган.

Гөлгенә. Акчаларыңны карап кына йөрерлек инде, белмәссең дөнья хәлен. Алдалап акча талаучылар күп шул хәзер.

Әби. Беләм-беләм. Менә үземнең дә бик кирәк булса дип җыеп куйган 35000 сум акчам бар. Аллага тапшырдык инде. Белмәссең кешеләрне.

5 күренеш.

Әби белән почтальон хатынның сөйләшкәнен күрше бүлмәдәге кызлар да ишетеп утыралар. Ләйләнең дус кызы бу сөйләшүне аеручы дикъкать белән тыңлый.

6 күренеш.

 Әби почтальон апаны ишеккә кадәр озата. Алар саубуллашалар. Әби кире зур бүлмәгә керә һәм газета укуын дәвам итә.

7 күренеш.

Урамда. Бер йорт кырыенда Гадилә апаның оныгы янына килгән кыз бер 25 яшьләр чамасындагы егет белән сөйләшеп тора. Аларның сөйләшүеннән кызның кайбер сүзләре ишетелә.

  • Бар дим. Үзем ишеттем.
  • 35000сум бар, диде.
  • Бүген үк барырга кирәк.
  • Үзе генә булачак. Без Ләйлә белән кинога барабыз.

8 күренеш.

Шул ук йорт. Әби диванда сөялеп кенә йоклап киткән. Ишектә кыңгырау шалтырый.  Әби сискәнеп уянып китә.

Әби. Кем йөри икән анда... Ләйлә киткәнгә әле ярты гына сәгать. Әллә киноларына өлгермәгәннәрме? (ишеккә таба бара) Хәзер, хәзер, ачам.

9 күренеш

Ишек янында. Кем бар икәнлеген дә карамыйча, Гадилә әби ишекне ача. Ишектән кыз белән урамда сөйләшеп торган егет керә. Әби каушап китә.

Әби. Сез кем. Мин сезне белмим. Сезгә кем кирәк.

Егет бик ягымлы гына тавыш белән. Исәнмесез апа, курыкмагыз. Минем исемем -  Илшат. Мин соц.защитадан килдем. Менә минем документым.(ялган документ күрсәтә). Бу йортта Гадилә апа яшәргә тиеш. Сез буласызмы ул?

Әби. Әйе, әйе, мин булам. (һаман да документ карап) Илшат Хәеров буласыз икән. Бигрәк яшь егетләр эшли башлаган әле безнең соц.защитада. Акчаны әйбәт түлиләр, ахрысы.

Егет. Анысы шулай. Мин менә ни өчен килдем. Безнең тиздән бәйрәм җитә бит. Шул уңайдан бездә бер программа эшли башлады. Бу программа буенча 60 яшьтән арткан кешеләргә дәүләт 50000сум акча күчермәкче була. Менә шуңа документлар тутырабыз.

Әби. Алай икән. Бик яхшы булыр. Нинди документ кирәк соң миннән?

Егет. Бездә сезнең бөтен документларыгызның да күчермәләре бар. Бары тик сезне списокка кертергә, эшне ахырына җиткерергә 5000сум акча күчерергә кирәк.

Әби сагаеп куя. Акча дисезме? 5000сум күп тә түгел икән үзе. Була ул. Хәзер алып чыгам.

10  күренеш

Әби йокы бүлмәсенә чыга. Анда телефон бар. Әби шалтыратырга уйлый. Номер  җыя.

Әби. Алло, соц.защитамы бу? Сездә Илшат Хәеров дигән бер егет эшлиме?

11 күренеш

Әбинең телефоннан сөйләшкәнен егет ишетеп тора. Йөзенә курку галәмәте чыга һәм ул тиз генә чыгып китү ягын карый. Ишекне ябып чыгып китә. Әби ишек ябылган тавышны ишетеп кала.

12 күренеш.

Әби.  Харап була яздым бит. Кара син аны. Үз кулларым белән каракка акчамны биреп чыгара яздым. Ярый әле шалтыратырга уйладам. Ах, син бу яшьләрне.

                                                                    Хәйруллина А.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...