"Информационно-коммуникационные технологии в организации научной деятельности учащихся"
проект на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы


Одной из приоритетных задач воспитания учащихся является развитие познавательных интересов через использование информационно-коммуникационных технологий.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_original.doc175.5 КБ

Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ ЭШЕ

УКУЧЫЛАРНЫҢ ФӘННИ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУДА ИНФОРМАЦИОН- КОММУНИКАТИВ ЧАРАЛАР

                                               

   

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

1.1. Мәктәптә укучыларның тикшеренү эшләренең әһәмияте, максат-бурычлары..............................................................................................................7

1.2. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру методикасы..........................................................................................................11

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологияләрнең роле

2.1. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологияләрнең әһәмияте...............................................................................17

2.2. Татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген информацион технологияләрне кулланып оештыру (эш тәҗрибәсеннән)....................................................................................................24

ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................29

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...................................................................................33

КЕРЕШ

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предметлар буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның фәнни эшләрен оештыру аркылы да тормышка ашырыла. Укучыларның фәнни эшләр белән шөгыльләнүе аларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни эшләрен оештыру бу предметларны укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без фәнни эш белән шөгыльләнүне дәрес эшчәнлеге белән бәйләп өйрәнәбез.

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру информацион-коммуникатив чаралар ярдәмендә башкарыла: мәгълүмат туплау, аны системага салу, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, презентацияләү һ.б. Бу чараларны барлау, аларны дөрес, урынлы һәм нәтиҗәле куллану мөмкинлеген тәэмин итү хәзерге укыту эшчәнлегенең актуаль мәсьәләсе булып тора. Гомумән, бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Димәк, хәзерге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган информацион-коммуникатив технология алып тора.  Башкача фәнни, методик әдәбиятта ул компьютер технологиясе, мультимедия технологиясе, мәгълүмати технология һ.б. терминнар белән аталып йөри.

Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проекторлары белән җиһазлана, компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Информацион-коммуникатив технологиядән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнү һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

Яңа технологияләрне кертү идеяләрнең, мәктәп һәм югары уку йортларында белем бирү системасының һәрдаим яңартылып торуын, шулай ук әлеге технологияләрне җентекләп өйрәнә һәм укыту процессына кертә ала  торган яңа педагогик кадрлар әзерләүне таләп итә. Әлеге проблема егерменче гасырның сиксәненче елларында А.П. Ершов [8: 1992], Н.Ф. Талызина [11, 1985: 34- 38] һәм башка галимнәр тарафыннан күтәрелә. И.В. Симонова [9, 2000] тиз темплар белән үсә торган Интернет аша белем бирү шартларында укыту модельләрен эшләп чыгара. Шулай да укыту процессында мультимедиа технологияләрен куллану мәсьәләләре ачык булып кала бирә. Мультимедиале технологияләр үз эчендә бер үк вакытта объектның образын, төрле мәгълүмати күзаллауларны: графика, тавыш, видео, процессны һәм хәрәкәтнең динамизмын реальләштерү, анимация рәвешендә объектларның үзгәрешен берләштерә. Димәк,  информацион коммуникатив технологияне гамәлгә кертүнең теоретик һәм методологик проблемаларын чишү психологик, техник, педагогик яктан да әһәмиятле.

Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында информацион-коммуникатив технологияне куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып татар һәм рус мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә югары сыйныф укучылырының (алга таба: мәктәптә укучыларының) фәнни эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив чараларның ролен күрсәтү, бу чараларны куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора.

Әлеге фәнни хезмәт мәктәптә балаларга белем бирүнең бер элементы буларак фәнни-тикшеренү эшен оештыруның өч аспектын өйрәнүне бурыч итеп куя:

1. Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру методикасы белән танышу, аның әһәмиятен билгеләү;

2.  Мәктәптә белем бирү процессында информацион коммуникатив чараларны куллануның үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау;

3. Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештырганда информацион коммуникатив чараларны куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Тикшеренү объекты – мәктәптә укучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге.

Тикшеренү предметы – мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда мәгълүмати коммуникатив чараларны куллану.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру методикасы, бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.  

Проектта катнашучылар:татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

                                            БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

1.1. Мәктәптә укучыларның тикшеренү эшләрен оештыруның әһәмияте, максат-бурычлары

Бүгенге көндә мәгарифнең уңышы турыдан-туры укытучының шәхесенә, профессиональ әзерлегенә, иҗади потенциалына бәйле. Укытучыдан, беренче чиратта, үз предметын гына тирәнтен белү түгел, ә педагогика һәм психология өлкәләрендәге соңгы фәнни казанышларны, яңа уку-укыту  һәм мәгълүмати технологияләрне белү дә сорала. Педагогик системаның нәтиҗәлелеге укытучының профессиональ осталыгына, иҗатына, инновацион эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучының нәкъ менә тикшеренү эшен оештыруы мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. [4, 2011: 6].

Гомуми белем бирү йортларында да хәзерге тормышка яраклашкан, конкурентлыкка ия булган, грамоталы, иҗади шәхесләр тәрбияләү бурычы куела. Шул нисбәттән заман яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион процесста актив катнашучы, компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дөрес оештыручы педагог зарури булуын таләп итә.

  Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

 Хәзерге вакытта педагоглар аттестация үткәндә дә, квалификацион категория алганда да таләп ителә.

 Бүгенге педагогларның максаты – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү, сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә шәхес үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда фәнгә кызыксыну уяна. Аның логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы һәр укытучыны  уйландыра. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыру да аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый.   Фәнни-эзләнү эшчәнлеге барышында алынган күнекмәләр укучыга башка фән нигезләрен үзләштерергә, бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак.

Хәзерге җәмгыять өчен укучыларның төрле фәннәрдән тирән белемле булуы гына җитми. Шуңа да әзер белемнәрне үзләштерүдән һәр укучының мөмкинлеген һәм үзенчәлеген күздә тоткан мөстәкыйль танып белү эшчәнлеге дәрәҗәсенә җитүе – әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм эзләнү нәтиҗәләрен укыту-тәрбия процессында куллану – белем бирүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе.  

Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең максат, бурычлары.

Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге этаплап башкарыла, һәр этапта укучы үзе катнаша, мөстәкыйль эш алып бара: материал туплый, тикшеренү методларын барлый, нәтиҗә чыгара. Укытучы бу очракта җитәкче-консультант вазыйфасын башкара. Укучының иҗади, тикшеренү  сәләтләрен булдыру максаты куела. Моннан чыгып фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең бурычлары билгеләнә:

1. Укучының җәмгыятьтә дөрес социаль адаптациясен тәшкил итә торган мөстәкыйльлек дәрәҗәсен үстерү. Бу укучы тарафыннан яңа белемнәрне эзләү аша тормышка ашырыла.  

2. Фәнни-тикшеренү эше укучыга үз-үзен табарга, сәләтләрен дөрес бәяләргә ярдәм итә. Укытучы укучының мөмкинлекләрен күрә белергә, дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

3. Коммуникатив сәләтнең үсүе. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге образлы һәм логик  фикерләүне, хәтерне үстерә, укучыга үз фикерен  анык, төгәл әйтергә, дәлилли белергә өйрәтә.

4. Укучының коммуникабельлек сәләтләре үсүе. Фәнни-тикшеренү эшен башкару чорында укучы социаль яктан активлаша, башкалар белән ешрак аралаша.

Бер сүз белән әйткәндә, фәнни эш белән шөгыльләнү укучыларны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә.  Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.

1.2. Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру методикасы.

Фәнни-тикшеренү эшен оештыру планы.

Укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итү, яздыру салмак, этаплап, эзлекле, билгеле бер планга нигезләнеп алып барыла. Иң  элек  бу эшне уңышлы алып бару өчен мәктәптә барлык шартлар тудырыла: ресурслар табу уңайлыгы, администрациянең уңай мөнәсәбәте, актив һәм компетентлы педагогларның, кызыксынучан, сәләтле укучыларның булуы.

Тикшеренү эшчәнлеге кайбер традицион моментларны истә тотып эш итүне күздә тота, аларны план рәвешендә түбәндәгечә күрсәтеп була:

1. Тема сайлау.

2. Проблеманы яки тикшеренү мәсьәләсен кую.

3. Темага караган теоретик материал туплау  һәм өйрәнү.

4. Тикшеренү методларын сайлау.

5. Шәхси материалны туплау (карточкалар тутыру, цитаталар җыю һ.б.).

6.  Хезмәтнең төп өлеше. Тупланган материалны эшкәртү һәм чагыштыру. Анализ ясау, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау. Укытучы укучыга хезмәтнең теоретик өлеше дә, практик өлеше дә бертигез әһәмиятле икәнен аңлатырга тиеш.

7. Эшне тәкъдим итү. Укучы өчен әзер хезмәтне башкаларга (педагогларга, яшьтәшләренә, экспертларга) тәкъдим итүне оештыру бик мөһим мәсьәлә. Гадәттә, ул укучылар конференциясендә, укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре конкурсларында башкарыла.

Тәкъдим ителгән план гади һәм логикага ярашлы. Ул фәнни-тикшеренү эшен язуның төп этапларына туры килә. Югарырак сыйныфларда эш планы  төгәлрәк, конкретрак була. Укытучы максат һәм бурычлардан чыгып эшнең һәр этабында комментарийлар бирә, юнәлеш  күрсәтә. Дөрес, укучыга үз фикереңне көчләп тагудан, аның мөстәкыйльлеген югалтудан тыелырга кирәк, чөнки бу укучы тарафыннан темага карата кызыксынуны  киметүгә китерергә мөмкин. Укучының уңышы – укытучының грамоталы җитәкчелегендә. Алда фәнни-тикшеренү эшенең аерым этапларында игътибар ителергә тиеш моментларны искәртеп үтәрбез.

Хәзерге көндә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык  кичереп калмыйлар,  хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр.

Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туарга тиеш:

1. Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3. Ничек итеп материал тупларга?

4. Нинди әдәбият өйрәнергә?

5. Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6. Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7. Эшне яклау ничек булыр?

 Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау.  

Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Һәр фәнни эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела, ягъни тема проблемалы булырга тиеш. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да – фәнни эшнең актуальлеген билгели.

Темалар: “Авылым тарихы”, “Татар диалектлары һәм аларның матур әдәбиятта чагылышы”, “... авылының халык авыз ижаты”, “Мәктәбем тарихы”, “Татар халкының милли костюмы”, “Каюм Насыйри – татар халкының бөек мәгърифәтчесе” һ.б.
Җирле сөйләм, тарих, халык авыз ижаты, онамастика буенча темалар отышлы. Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү, татар телен рус, инглиз телләре, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә. Аерым гына бер әсәр буенча эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр.

Фәнни эшкә материал туплау.  Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал туплаудан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк. Булган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема буенча эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш. Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Хәзерге Интернет заманында китапханәләрнең роле кимеде диючеләр дә булыр. Ләкин, кызганычка каршы, әлеге өлкәләр буенча Интернетта кирәкле материал юк диярлек. Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы. Кайбер укучылар язмалар өчен дәфтәр кулланалар. Алай эшләгәндә, дәфтәр битенең бер ягына гына язып, битләре номерлансын. Цитаталар, өзекләр төгәл алынырга, шунда ук чыганаклар күрсәтелергә тиеш.        

Җыелган материалның кайбер өлеше файдаланмыйча да калырга мөмкин, чөнки материалны анализлаганда һәм гомумиләштерүләр ясаганда, иң кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар сайлап алына. Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

Фәнни эшне тәкъдим итү.

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

Укучы укытучыларның, укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш.        

Димәк, фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына.

Укучыларның фәнни конференцияләрен  оештыру.

Конференцияләрдә катнашу – тикшеренү эшчәнлегенең мөһим этабы. Мәктәптә укучыларга публика алдында чыгыш ясау өчен шартлар җитәрлек: сыйныф алдында, укучыларның фәнни оешмасы алдында, укытучылар, ата-аналар алдында һ.б. Укучыларның фәнни конференцияләре дә укучыларга үзләрен төрле  яклап ачу һәм күрсәтү өчен мөмкинлек тудыра.

Укучыларның фәнни конференциясе – мәктәп тормышының бик мөһим элементы. Фәнни  конфененцияләр түбәндәге бурычларны үти:

1. Укучыларны публика алдында чыгыш ясарга һәм аудиториядән  курыкмаска өйрәтә.

2. Укучының иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

3. Укучының социальләшүенә этәргеч ясый.

4. Укучыда дискуссия алып бару, үз фикерен яклау, компромиска бару, сорау бирү, интервью алу күнекмәләре барлыкка китерә.

5. Тәҗрибә белән уртаклашырга, башкалардан өйрәнергә өйрәтә.

6. Конференциядә фәнни нәтиҗәләрне презентацияләү монолог сөйләме, чыгыш ясаганда үз-үзеңне тота белү, артистлык осталыгы, сөйләгәндә күрсәтмәлелек куллана белү, көтелмәгәндә бирелгән сорауларга җавап бирү күнекмәләре формалаштыра һ.б.

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен нәтиҗә ясаганда, бәяләгәндә, бәяләү критерийлары булып түбәндәгеләр тора:

1. Хезмәтнең төрле этапларын башкарган вакытта мөстәкыйльлек дәрәҗәсе;

2. Хезмәттә дәрестә предмет буенча үзләштерә торган белемнәрнең чагылышы;

3. Фәнни-тикшеренү эшенең яңалыгы, максат-бурычларның төгәл бирелеше, материалның эзлеклелеге, нәтиҗәләрнең оригинальлеге;

 4. Кулланылган тикшеренү методларының катлаулыгы һәм дөрес кулланылышы;

 6. Идеяләрнең, проблемаларны чишү ысулларының үзенчәлеге;

7. Презентацияне оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсе: телдән сөйләү, текстларның бирелеше, иҗади якын килү;

8. Рефлексия күнекмәләренә ия булу;

9. Нәтиҗәләрнең иҗтимагый һәм гамәли әһәмияте.

Мәктәптә эшләү дәверендә шуңа инандык: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына мондый ярдәм кирәк.

                               ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

УКУЧЫЛАРНЫҢ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУДА ИНФОРМАЦИОН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ РОЛЕ

2.1. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологиянең әһәмияте.

 XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар көндәлек кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешебезне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез калмады. Заман белем бирү, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү процессында заманча технологияләрне куллануны таләп итә. Укытучылар алдында җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш – үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә заманча укыту методларының иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Бу исә белем бирүдә укытучыга түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; аларның танып белү, эшчәнлек активлыгын үстерү; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү; белемнәрне тирәнәйтү.

Тиешле белем бирү һәм алган күнекмәләрне кирәкле дәрәҗәдә үстерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Укытучылар мәгълүмати технологияләрне нәтиҗәле кулланып эш итәләр. Татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча тикшеренү эшләре оештырганда бу технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Алар түбәндәгеләр:

1. Компьюр күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм мәгълүмат биреп, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, этәргеч бирә. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә.

2. Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, сүзлек запасын баета. Мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.

3. Компьютер ярдәмендә күп эшләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, тестлар, схемалар. Презентацияләр эшләгәндә, укытучы аның эчтәлегенә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләрне кертә ала. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Электрон презентацияләр даими кулланылганда гына уңай нәтиҗәләр бирә. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да, шулай ук фәнни эшләрне презентацияләгәндә дә уңышлы кулланылырга мөмкин. Бу урында шуны искәртергә кирәк: материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Слайдларга рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп бирергә мөмкинлек бирә.

4. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

 Информацион коммуникатив чаралар укучыларга көчле тәэсир итә. Алар укучының күпчелек сизү компонентларын уку мәгълүматын кабул итү процессына катнаштырып, уку процессын баета, белем бирүне эффективрак итә. Алар безнең заманның объектив реальлегенә әйләнде [10, 2013: 119-123].

Мәгълүмати компьютер технологияләрен укыту процессында куллану татар теленә кызыксынуны арттыра, дәрестә кирәкле эмоциональ атмосфера тудыруга, укучыны актив иҗади эшчәнлеккә тартуга, интеллектуаль шәхес формалаштыруга, реаль тормышта барлыкка килүче проблемаларны мөстәкыйль рәвештә чишә белү күнекмәсе булдыруга хезмәт итә. Компьютер укучыларда үз эшчәнлегенә рефлексия формалаштыруга ярдәм итә, чөнки укучыга аның эшчәнлек нәтиҗәсен ачык күрсәтә [13, 2015].

Димәк, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим.

Заманча укыту алымнарын укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән укытуны заманча оештыра белүне дә таләп итә. Бу – заманча укыту алымнарын нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр берсен икенчесеннән аерып булмый торган ике өлештән тора:

1) техник чаралар (компьютер техникасы һәм шуңа бәйләнешле чаралар);

2) билгеле максатта кулланылган төрле программа чаралары.

Техник чараларга, икенче төрле ул мультимедиа чаралар дип тә йөртелә, компьютер, ноутбук, проектор һ.б. керә. Ул турыдан-туры Интернет аша, онлайн режимында яки алдан дискка, флешкага яки кулланыла торган техник чараның хәтеренә күчерелеп, онлайн режимында күрсәтелергә мөмкин. Инде билгеләп үтелгәнчә, мультимедианы куллану дәрәҗәсе һәм вакыты фәнни-тикшеренү эшенең максаты һәм эчтәлеге белән билгеләнә. Мультимедиа технологиясе укытучыга информация бирүнең төрле юлларын бер үк вакытта кулланырга мөмкинлек бирә: анимация, видео, тавыш, текст,  графика.

Мультимедиале Интернет-ресурсларга түбәндәгеләр хас:

- төрле типтагы мәгълүмат бирелә (текст белән генә чикләнми, тавыш, графика, анимация, видео һ.б.);

-  материалларның күрсәтмәлеге;

- үзлектән эшләү мөмкинлеге;

- моменталь рәвештә җавап алу мөмкинлеге һ.б.

 Бүген гади сайтларга да мультимедиа мөмкинлекләрен өстиләр. Чөнки кулланучылар игътибарын яулау өчен интерактивлык сорала. Мондый төр сайтларның күпчелеге күңел ачу форматында булса да, Интернет челтәрендә уку-укыту, тел өйрәнү сайтлары аерым бер сигмент булып тора. Кыскасы, мультимедиа технологияләр – уку процессын информатизацияләүнең иң перспектив юнәлешләренең берсе. Заманча мәгълүмати технологияләрне уңышлы куллануның перспективалары программа һәм методик җиһазлауны, материаль базаны камилләштерү, укытучыларның квалификациясен күтәрү белән билгеләнә [10, 2013: 119-123].

Билгеле булганча, Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләү – фәнни-эзләнү методының бер формасы, шуңа да ул дәреслек кысаларыннан чыгып, яңа белем эзләүдә, фәнни-тикшеренү эшенә материал туплауда ярдәм итә.

Иң актив кулланыла торган компьютер технологияләре формаларының берсе – мультимедияле рефератлар һәм презентацияләр. Мультимедияле презентацияләрнең максаты – мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләрен кызыклы һәм аңлаешлы итеп күрсәтеп була. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша. Ә бу укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.

Компьютер презентацияләре яңа материалны өйрәнү я кабатлау дәресләре өчен дә бик файдалы. Зур күләмдәге мәгълүматны үзләштерү кирәк булганда презентацияләр укучыда тәнкыйди фикерләү сәләтен формалаштыралар,  мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерәләр. Слайдлар ярдәмендә чагыштырма анализ ясарга, читтән торып экскурсия уздырырга мөмкин. Power Point программасында ясалган презентация традицион күрсәтмә материалларның күбесен алыштыра ала.

Электрон кушымта төшенчәсе мультимедиагә караганда киңрәк. Гадәттә, мультимедиа технологияләре электрон кушымтада кулланылган була. Электрон кушымталарның төрләре күп. Уку-укыту процессында кулланыла торганнарын аерым бер төркемгә чыгарырга була. Ләкин аларга карата аерым критерийлар, таләпләр эшләнелмәгән. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан электрон кушымталарның бер төре булган электрон формадагы дәреслекләргә карата гына төгәл таләпләр эшләнде. Ләкин әлеге продукт укыту процессына әле кертелә генә, димәк, апробация барышында таләпләрне камилләштереп, алга таба аларга үзгәрешләр кертелүе мөмкин. Укытучы үзе укыткан дәреслекнең электрон кушымтасын әзер рәвештә куллана ала, ләкин башка дәреслекләр нигезендә ясалган электрон кушымталарның синтезын куллану да уңай нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Бу очракта укучыларның күзаллавын киңәйтү, төрле дәреслек һәм укыту программаларының иң уңышлы элементларын дәрескә табигый рәвештә кертеп җибәрү мөмкинлеге туа. Алда әйтелгәннәргә берникадәр нәтиҗә ясап, мультимедиале укыту технологияләре, электрон кушымталарны куллану традицион укыту методлары белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия булуын билгели алабыз.

Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен эшләнгән күп төрле презентацион программаларыбыз байтак. Россия, республика, шәһәр күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз татар телендә презентацияләр белән катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

“Татар телле заман” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән.

Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә, Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

2.2.  Татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген информацион технологияләрне кулланып оештыру (эш тәҗрибәсеннән).

Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр әһәмиятле роль уйный. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда, шулай ук укучылардан фәнни эш эшләтүдә мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, Интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйбыз.

Фәнни-тикшеренү эшен башкаруда информацион коммуникатив технологияләрне куллану формалары:

1. Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

2. Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга һәм фәнни-тикшеренү эшенә кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

3. Мультимедиалы презентацияләр куллану. Материалны тиешле бер эзлеклелектә биреп, ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша. Фәнни-тикшеренү эшенең әзер продуктын презентацияләү мөмкинлеген бирә.

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыруның мөһим шарты – укучыларны фән белән, гомумән, уку эшчәнлеге белән шөгыльләнергә әзерлеген булдыру, кызыксыну тәрбияләү. Фән белән җитди шөгыльләнү яшенә җиткәнче, балаларны кызыксына белергә өйрәтү, эш белән мавыгу, игътибарлылыкны арттыру максатларында комплекслы түгәрәкләр оештыру зарур. Әйтик 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Эш кәгазьләре” дип аталган түгәрәк оештырыла. Әлеге түгәрәк теория һәм практика арасында тыгыз бәйләнеш тудыра, рәсми стиль кәгазьләрен төзүдә укучыларның иҗади осталыкларын камилләштерә. Стиль кануннарына буйсынып эшләү укучыларда фактик төгәллек, таләпчәнлек, пунктуальлелек тәрбияли. 7-8 нче сыйныфларда укучылар “Тылсымлы каурый” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Монда укучылар иҗади һәм логик фикерләү мөмкинлекләрен үстерәләр. Түгәрәк төрле бәйгеләрдә катнашу өчен этәргеч була, укучыларның шәхси үзбилгеләнүендә ышаныч тудыра.

Ә югары сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, генеология буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнү берләшмәсе оештырыла. Бу чараларны оештыруда, тиешле нәтиҗәләргә ирешүдә информацион-коммуникатив чараларның роле әйтеп бетергесез.

Фәнни берләшмәнең максаты - мәгариф системасын модернизацияләү шартларында туган телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын белгән, кирәкле мәгълүматны эзләп табарга сәләтле иҗади шәхес тәбияләргә юнәлеш бирү.

Фәнни берләшмәнең бурычлары:

1. Татар теле һәм әдәбияты, тарихы өлкәсендә укучыларның белемнәрен тирәнәйтүгә этәргеч бирергә.

2. Татар тарихында тирән эз калдырган милләтебезнең зыялы шәхесләре эшчәнлегенә кагылышлы фәнни эзләнүләргә нигез булдырырга.

3. Эзләнү-тикшеренү методлары аша укучыларның интеллектуаль, иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләрен үстерергә.

4. Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен формалаштырырга һәм камилләштерергә.

5. Укучыларның җәмгыятьтә социаль ярашуына йогынты ясарга.

 Берләшмә эшенең төп принциплары:

-         логик фикерләү, исбат итү, нәтиҗә чыгару;

-         иҗади потенциалга таяну;

-         шәхси карашны, мөнәсәбәтне җиткерү, мөстәкыйльлек;

Югары сыйныфларда укучы, тел һәм әдәбиятны кызыксынып өйрәнүче һәр бала берләшмәнең әгъзасы була ала. Махсус план нигезендә ел дәвамында атнага бер сәгать исәбеннән дәресләр планлаштырыла. Ә индивидуаль консультацияләр аерым укучылар белән эшләүдә зарурилык килеп туганда билгеләнә. Җитәкче информацион чыганаклар эзләүдә, материалларны эзлекле тикшерүдә, эшләрне электрон басмада формалаштыруда булыша. Фәнни берләшмә эшенең нәтиҗәсе буларак, мәктәптә конференция оештырыла. Җиңүче укучыларга төрле дәрәҗәдәге фәнни - гамәли конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Фәнни-тикшеренү эшләрен оештырганда компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Бу төр яңа технологияләрне урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра.

Бүгенге көндә укучылар бик теләп татар теле һәм әдәбияты буенча күптөрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Аларның бер өлеше онлайн формада үткәрелә. Аерым алганда, күп кенә конференцияләрнең беренче туры читтән торып, ягъни дистанцион рәвештә уздырыла. Укучылар эшләрен электрон формада интернет аша конференциянең оештыру комитетына җибәрәләр. Эшләр тикшерелгәннән соң, нәтиҗәләр буенча аларга очный өлештә катнашырга мөмкинлек бирелә. Мәсәлән, Н.И. Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциядә катнашучырга теләк белдерүчеләр күп.

Олимпиадалар да онлайн рәвештә үкәрелергә мөмкин. Мәсәлән, Россия Федерациясе һәм чит ил укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятынан Халыкара дистанцион олимпиада биремнәре татар теле буенча гомуми белем бирү программасы нигезендә эшләнгән. Алар балаларга аңлаешлы тест формасында тәкъдим ителә, шул ук вакытта мәктәп программасын тирәнтен белүне таләп итми.

Укучыларга регистрация үткәч, Интернет челтәре аша биремнәр җибәрелә. Аларны эшләү берничә төрле була ала. Мәсәлән, Интернетка тоташкан компьютер классларында. Бу турыдан-туры укучыларның компьютер, ноутбук яки планшет компьютер булуын таләп итә. Әлеге олимпиаданы шулай ук мәктәп кабинетында үткәрергә мөмкин. Бу очракта олимпиада үткәрелә торган класс өчен биремнәр кәгазьдә бастырыла. Кабинетка укучылар җыелгач, аларга биремнәр тәкъдим ителгән махсус бланклар таратыла. Ахырдан язылган җаваплар белән бланклар җыелып алына һәм укытучы җавапларны сайтка тутырып җибәрә. Шул рәвешле, әлеге олимпиада тулысынча онлайн формада үткәрелә.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры да Интернет-тестирование формасында үтә. Укучылар мәктәптә компьютер класслырында яки өйдәге компьтерда тестларны эшлиләр. Аның нәтиҗәләре КФУ порталында бирелә. Әлеге турда җиңүчеләр очный турда катнашу хокукына ия булалар.

Казан федераль университеты регионара предмет олимпиадалар да үткәрә. Татар теле буенча олимпиада үткәрү дә күздә тотыла. Әлеге олимпиадаларның беренче туры онлайн-тестирование формасында үтә. Интернет-тестирование ике сессиядә үткәрелә. Системага кергәч, катнашучыга тестирование үтү өчен 60 минут бирелә. Нәтиҗәләр оргкомитет сайтында бирелә. Катнашучыларга электрон формада катнашу турында сертификатлар җибәрелә. Әлеге турда җиңүчеләр һәм призерлар икенче очный турда катнаша алалар.

Фәнни эшләрдә информацион коммуникатив чараларның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Үз уңышларын күреп, сөенү, куану хисләрен тудыра. Мәсәлән,  Ф.Әмирхан исемендәге  фәнни-гамәли конференциядә катнашып  2 урынны алдык.

Берничә ел рәттән К.Д.Ушинский исемендәге  фәнни-гамәли конференциядә катнашып  җиңүче булдык.

Шәһәр мәктәпләре арасында оештырылган  Вилькиев укулары дип исемләнгән VII фәнни-гамәли конференциядә катнашып 1 урын алдык.

“Зирәк тиен” республика күләм конкурсында да  укучыларым теләп катнашып, ел саен диярлек, сөенерлек нәтиҗәләр китерәләр.

ЙОМГАКЛАУ

“Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологияләр” дигән темага язылган проект эшенең максаты  татар һәм рус мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә югары сыйныф укучылырының фәнни эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив чараларның ролен күрсәтү, бу чараларны куллану үзенчәлекләрен билгеләү иде. Әлеге проект кысаларында мәктәптә татар телен укыту эшен оештыруның өч аспектын өйрәнүне бурыч итеп куйдык: 1) мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру методикасы белән танышу, аның әһәмиятен билгеләү; 2)  информацион-коммуникатив чараларны куллануның үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау; 3) мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештырганда информацион коммуникатив чараларны куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Эш барышында без максатыбызга ирештек, бурычларны үтәдек һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Укучыларның фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең бер әһәмиятле тармагы булып тора. Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

2. Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге уку-танып белү эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә.  Шуңа күрә мәктәптә бу эшчәнлекнең төп максаты “җитди” фәндәге кебек яңа фәнни ачыш ясау түгел, ә укучыны шәхес буларак үстерү, анда тикшеренүнең функциональ күнекмәләрен булдыру,  фикерләү сәләтен арттыру, үз позициясен барлыкка китерү. Татар теле һәм әдәбиятыннан фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруның максаты булып татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен системага салып тирәнәйтү, аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү, укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту тора.

3. Мәктәптә укучыларның фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру кайбер үзенчәлекләр белән билгеләнә. Укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итү, яздыру салмак, этаплап, эзлекле, катгый планга нигезләнеп алып барыла. Югарырак сыйныфларда эш планы  төгәлрәк, конкретрак була. Укытучы максат һәм бурычлардан чыгып эшнең һәр этабында комментарийлар бирә, юнәлеш  күрсәтә.

4. Фәнни эшкә тема сайлау, материал туплау, башкару, тәкъдим итү кебек эш этаплары методик яктан уйланылган, катгый тәртипкә салынган булырга тиеш.

5. Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшенең финал этабы булып укучыларның фәнни конференцияләрдә катнашуы тора. Бу мөһим чара укучыларга үзләрен төрле яклап ачу һәм күрсәтү өчен мөмкинлек тудыра. Конференцияләр тиешле таләпләргә нигезләнеп оештырыла.

6. Мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр куллану белем бирүдә, укучы шәхесен формалаштыруда зур роль уйный һәм хәзерге җәмгыять таләпләренә җавап бирә. Дәрестә һәм укучыларның фәнни эшен оештыруда информацион коммуникатив чаралардан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим.

7. Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләргә түбәндәге чаралар керә: электрон дәреслекләр һәм кулланмалар, интерактив такта, тест уздыру программалары, тренажерлар, Интернет ресурслар, мультимедияле рефератлар һәм презентацияләр, электрон кушымталар, гамәли укыту программалары һ.б.

8. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: материал югары күрсәтмәле булуы белән отышлы; укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар; контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин); укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин.

9. Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда информацион коммуникатив технологияләрнең түбәндәге формалары файдаланыла: әзер электрон продуктлар; Интернет челтәре ресурслары; мультимедиалы презентацияләр.

10. Бүгенге көндә укучылар бик теләп татар теле һәм әдәбияты буенча күптөрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Аларның бер өлеше онлайн формада үткәрелә. Аерым алганда, күп кенә конференцияләрнең беренче туры читтән торып, ягъни дистанцион рәвештә уздырыла. Укучылар эшләрен электрон формада интернет аша конференциянең оештыру комитетына җибәрәләр. Эшләр тикшерелгәннән соң, нәтиҗәләр буенча аларга очный өлештә катнашырга мөмкинлек бирелә.

Онлайн формада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар да үкәрелә. Алар тулысынча яки өлешчә (I туры) интернет-тестирование рәвешен алырга мөмкиннәр.

Димәк, информацион коммуникатив чаралардан файдалану фән эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора.

 Шулай итеп, мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар теле дәресләренең дәрәҗәсен күтәрүдә, фәнара бәйләнешләр булдыруда, шәхес тәрбияләүдә, фикерләү сәләтен үстерүдә, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион коммуникатив технологияләр әһәмиятле урын алып тора. Компьютер технологияләрен куллану, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. 

                                                  Әдәбият исемлеге

Татар телендә

  1. Әсәдуллин А.Ш. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре / А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият укытуның кайбер мәсъәләләре / Д.Ф. Заһидуллина. - Мәгариф. – 2001. - № 5. – Б.: 14-16.
  3. Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютер технологияләрен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69.
  4. Ишкина Л.К. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының профессиональ үсеше буларак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге / Л.К. Ишкина // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 6-9. 
  5. Татар  теле дәреслекләренә электрон  кушымталар.  Методик ярдәмлек / Шәмсетдинова, А.А. Башарова. - Казан: ТРМҮИ, 2015. – 68 б.
  6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.Ф. Харисов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  7. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр) / З.Н. Хәбибуллина, Р.В.Миңнуллина. – Казан: Яңалиф, 2002. – 192 б.

Рус телендә

  1. Ершов А.П. Компьютеризация школы и математическое об-разование / А.П. Ершов // Информатика и образование – № 5, 6. –1992. – С. 3–6. 37.
  2. Симонова И.В. Модели обучения практико-ориентированных учащихся в условиях развивающегося интернет-образования / И.В. Симонова. - СПб.: Изд-во СПбГТУ, 2000. – 99 с.
  3. Соболева А.В. Использование мультимедийных технологий в обучении иностранным языкам / А.В. Соболева // Педагогика: традиции и инновации: материалы IV междунар. науч. конф. г. Челя- бинск, декабрь, 2013 г. Челябинск: Два комсомольца, 2013. – С. 119–123.
  4. Талызина Н.Ф. Внедрение компьютеров в учебный процесс научную основу / Н.Ф. Талызина // Сов. педагогика. – 1985. – №12. – С. 34-38.

Электрон ресурслар:

  1. Научно-исследовательская работа в школе.  [Электронный ресурс]:  режим доступа: http://rudocs.exdat.com.
  2. Нуруллина Л.Х. Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы [Электронный ресурс]:  режим доступа:  // conf.knitu.ru: VШ респуб. научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015. URL: // http://www.conf. knitu.ru рус телендә.
  3. Требования к научно-исследовательской работе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://www.vsoh1.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование информационных технологий в организации внеклассной деятельности учащихся. Проект "Школьная газета"

Проект "Школьная газета" подготовлен в рамках программы "Детская инициатива". Идея проекта укладывается в известное высказывание В.И.Ленина "Газета - это не только коллективный агитатор, но и коллекти...

Выпускная квалификационная работа "Использование информационных технологий при организации проектной деятельности учащихся на уроках информатики"

Проектный метод получил в настоящее время очень широкое распространение в обучении. Его можно использовать в любой школьной дисциплине, где решаются большие по объему задачи, желательно для учащихся с...

Применение информационно - коммуникационных технологий при организации проектной деятельности на уроках физики, математики и во внеурочной деятельности.

Организация проектной деятельности с применение ИКТ  - это наглядно, красочно, информативно. «Визуализируйте работу! Одна картинка стоит тысячи слов». Использование новых информационных технологи...

Информационные технологии в организации проектной деятельности учащихся

Информационные технологии в организации проектной деятельности учащихся...

"Информационно-коммуникационные технологии в организации научной деятельности учащихся"

Одной из приоритетных задач воспитания учащихся является развитие познавательных интересов через использование информационно-коммуникационных технологий....

Методическое обеспечение эффективной деятельности учителей по внедрению проектной технологии и организации проектной деятельности учащихся в гимназии

Современный этап развития системы образования в России характеризуется обновлением, качественным изменением структуры, содержания, методов и средств обучения, новыми подходами к его проектированию и п...