2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)
учебно-методический материал на тему

Сагдиева Ляля Фоатовна

2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_syynyf_tatar_torkeme.docx13.51 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф өчен кабатлау буенча татар теленнән  контроль эш (күчереп язу).

                               

                             

Безнең мәктәп.

Безнең мәктәбебез бик зур һәм матур. Без мәктәптә укыйбыз, язабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Дәресләрдә татар һәм рус телләрендә сөйләшәбез, инглиз телен дә яратып өйрәнәбез. Без бик күңелле яшибез.

2 нче сыйныф өчен I чиреккә татар теленнән  йомгаклау контроль эше (диктант).

Яшелчәләр өлгерде.

Без яз көне мәктәп бакчасына төрле яшелчәләр утырттык. Җәй көне яшелчәләргә су сиптек, чүп үләннәрен утадык.

Менә көз җитте. Бакча тәмле җимешләр бирде. Түтәлләрдә кишер, шалкан, чөгендер, помидор өлгерде.

Биремнәр:

1.Беренче җөмләдә сузык авазларны билгеләргә.

2.Яшелчәләр сүзенә хәреф- аваз анализы ясарга.

2 нче сыйныф өчен I яртыеллыкка татар теленнән  йомгаклау контроль диктанты (татар төркеме).

                                         

                                          Кыш көне.

                               

         Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай  тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява.

Биремнәр:

1.Икенче җөмләдәге яңгырау тартыклар астына бер сызык сызарга. Өченче җөмләдәге сузыклар астына ике сызык сызарга.

2.Җ һәм һ хәрефләре кергән 4 сүз уйлап язарга.

2 нче сыйныф өчен III чиреккә татар теленнән  йомгаклау контроль эше (диктант).

Кошлар килә.

Менә яз җитте. Кояш көлеп карый. Кар эреп бетте. Кошлар кайта башлады. Без аларны каршы алабыз.

Кошлар зарарлы кортларны чүплиләр. Алар безгә зур файда китерәләр.

Биремнәр:

1.О хәрефе кергән сүзләрне сайлап, иҗекләргә бүлеп күчереп языгыз.

2.Янәшә килгән бертөрле ике тартыклы сүзләрне табып, астына сызыгыз.

2 нче сыйныф өчен  2016 – 2017 нче уку елына татар теленнән  йомгаклау контроль  диктанты (татар төркеме).

Җәй көне.

Җәй көне без урманда ял итәбез. Ул урманда агачлар гөрләп үсә. Якын гына Ык елгасы ага.Тәмле – тәмле җиләкләр кызарып пешә. Анда хәйләкәр төлкеләр һәм куркак куяннар да яши. ( 28 сүз)

Биремнәр:

1.Күплек сандагы исемнәрнең астына бер сызык сызарга.

2.Тексттан сыйфатларны табып, күчереп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш.

11 нче сыйныф   та​тар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш....

4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

4 нче сыйныф   татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш....

7 нче сыйныф өчен тикшерү эше (татар төркеме).

7 нчесыйныф татар төркемеIвариантТекстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.Туган як матурлыгы.(1) Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. (2) Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. (3) Кыз, исе...

4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)...

Контроль эш 2 сыйныф татар төркеме

Максат һәм бурычларыЯзма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәр...

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...