4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)
учебно-методический материал на тему

Сагдиева Ляля Фоатовна

4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_syynyf2.docx14.84 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф өчен кабатлау буенча татар теленнән  контроль эш (диктант).

Көз җитте.

         Менә көз җитте. Агач яфраклары саргайды. Кошлар җылы якларга киттеләр.

Бер яңгырлы көндә Айдар бакчага бармады. Башта ул төрле кызык рәсемнәр карады. Аннан үзе карандашлар белән самолетлар, ракеталар ясады. Болар да туйдырды. Ул урамга чыкты. Айдар урамда кызык тапмады. Ул өйләренә кереп китте.

Биремнәр:

1.Беренче җөмләнең  баш кисәкләрен билгеләргә.

2.Яңгылы сүзенә фонетик  анализ ясарга.

4 нче сыйныф өчен I чиреккә татар теленнән  йомгаклау контроль эше (диктант).

Бакчада.

Кәбестә, кыяр, помидор бик уңды. Кыярларны, помидорларны күптән җыйдык инде. Тозладык та.

Көз булса да, көннәр матур. Ачык тәрәзәдән саф һава кереп тора. Яшелчә, җимеш исе аңкый. Бүген дәрестән соң кәбестәләрне җыймакчы булабыз. Җәй буе сулар сибеп үстергән яшелчәләребезне җыю бик күңелле була бит!

Биремнәр:

1.Парлы сүзләрне язып бетерергә.

әти-

аш-

бала-

урын-

2.Кушма сүзләр ясарга: кара..., таш..., ун..., ак..., Ак....

4 нче сыйныф өчен I яртыеллыкка татар теленнән  йомгаклау контроль диктанты (татар төркеме).

                                            Кышкы уеннар.

          Салкын кыш килде. Ап-ак кар яуды. Елгаларны калын боз каплады.

Балалар шугалак ясадылар. Шугалакта шау-шу. Тимераяклар чыңлый. Безнең ишек алдында кар бабай утыра. Малайлар аның янында кардан ныгытма төзеделәр. Көн саен алар төрле уеннар уйныйлар.

Ә мин чана шуарга яратам. Чанага утырасың да әллә кайларга кадәр шуып төшәсең.

Мин кышны бик яратам.

Биремнәр:

1.Беренче җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә.

2. Бирелгән сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә куярга:

ак, кызыл, яшел, тәмле, күңелле

4 нче сыйныф өчен III чиреккә татар теленнән  йомгаклау контроль эше (диктант).

Яз килде.

Ямьле яз килде. Бөтен табигать җанланды. Якты кояш җирне җылытты. Карлар эреде, тамчылар тамып бетте. Челтер- челтер гөрләвекләр акты. Агачлар ефәк кебек яшел яфракларга төренде. Алмагачлар чәчәк ата башлады.

Җылы якка киткән кошлар безгә кайта башладылар.

Биремнәр:

1.Беренче җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә.

2.Фигыльләрне табарга, заманын күрсәтергә.

4 нче сыйныф өчен  2016 – 20167 нче уку елына татар теленнән  йомгаклау контроль  диктанты (татар төркеме).

Җәй көне.

Матур җәй җитте. Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Бөтен җирдә яз исе аңкый.Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый. Алмагачлар яфрак ярды, чәчәк ата башлады. Болыннарда чуар күбәләкләр оча. Мәктәпләрдә укулар бетә. Җәйге ял башлана. ( 37 сүз)

Биремнәр:

  1. Беренче җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә.
  2. Җитте, елмая, аңкый, сайрый, оча, бетә, башлана фигыльләренең нинди заманда килүен билгеләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш.

11 нче сыйныф   та​тар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш....

4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

4 нче сыйныф   татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш....

7 нче сыйныф өчен тикшерү эше (татар төркеме).

7 нчесыйныф татар төркемеIвариантТекстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.Туган як матурлыгы.(1) Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. (2) Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. (3) Кыз, исе...

2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)...

Контроль эш 2 сыйныф татар төркеме

Максат һәм бурычларыЯзма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәр...

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...