Дәрес темасы: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Яр буенда төзелмәсе.
план-конспект урока на тему

Бурханова Рамиля Ринатовна

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_4_syy_kaya_kayda_kaydan_2016.docx19.88 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы:

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

Яр буенда төзелмәсе.

4 сыйныф.

Укытучы: Бурханова Рамиля Ринатовна

2016 ел.

Дәрес темасы: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Яр буенда төзелмәсе.

 

Максат: 

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предметара: «Кая? Кайдан? Кайда? сораулары» темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү шартлары тудыру.

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; диалогта, әңгәмәдә катнашу осталыгын үстерү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, группалап эшләү.

Җаһазлау: дәреслек, карточкалар, күрсәтмәлелек.

Дәрес барышы:

I Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

  1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез! Утырыгыз.
  • Хәлләрегез ничек?
  • Рәхмәт, яхшы.
  • Бүген кем дежур? (җавапны көтү)
  • Дәрестә кем юк? (җавапны көтү)
  1. Актуальләштерү.
  1. Фонетик күнегү.
  • Прослушайте и укажите слова со звуком [к,]

Тычкан, кинәт, егыла, кычкыра, коткарыгыз, качкан, киткән, икән, күргән, кыз.

  • Прослушайте и укажите слова со звуком [ң]

Чана, чаңгы, тау, киенә, күңелле, бәйрәм, тирән, соңгы.

  • Прослушайте и укажите вопросительные предложения.

Коля тауга бара. Син тауга барасыңмы? Минем чанам бар. Синең чанаң бармы? Мин чана шуам. Син чана шуасыңмы?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

А) Предсавим, что к тебе навстречу идет друг. Он в спортивном костюме. Как мы спросим куда он идет.

- Син кая барасың?

Как он ответит , если он идет на стадион?

  • Мин стадионга барам.

Б) Твой друг говорит, что он играт в футбол. Как ты спросишь, где он играет?

- Син кайда уйныйсың?

В) Твой друг закончил тренировку  возвращается со стадиона. Как ты его спросишь, откуда он возвращается.

- Син кайдан кайтасың?

  • Без иптәшкә нинди сораулар бирдек? Какие вопросы мы задавали другу, когда спрашивали?
  • Кая? Кайда? Кайдан?
  • Димәк без бүген дәрестә нинди сорауларны кабатлыйбыз?
  • Кая? Кайда? Кайдан?

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  • Кая? Соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
  • -га, -гә, -ка, -кә.
  • Кайда? Соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
  • -да, -дә, -та, -тә.
  • Кайдан? Соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
  • дан, -дән, -тан, -тән
  1. Күнегүләр эшләү.
  • Дәфтәрләрне ачабыз, язабыз бүгенге числоны, сыйныф эше.

Баш һәм юл Кк хәрефләрен язабыз һәм җөмләне: Камил кая бара, кайда уйный, кайдан кайта.

  1.  - Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

Мәктәп... укыйм.

Без урман... барабыз.

Алсу белән Гүзәл бәйрәм... кайталар.

Без дүртенче сыйныф... укыйбыз.

  1.  – Сораулар урынына сүзләр яз.

Булат (кайдан?) кайта.

Гүзәл (кая?) бара.

Әби белән бабай (кайда?)яшиләр.

  1. Компьютерда Мультимедия – 4 сыйныф – грамматика – 10, 11, 12 күнегүләрне укучылар компьтерга чыгып эшлиләр. Калганнры тавыш артыннан кабатлыйлар.
  2. Тактада кәрзиннәр, минем өстәлдәге сүзләрне кәрзиннәргә салырга кирәк.

Кәрзиннәр: Кая? Кайда? Кайдан?

Сүзләр: елгада, урманга, мәктәптән, урамга, стадионнан, муейда, урманнан, бакчадан, өйдә, паркка, сыйныфтан,өстәлдә, кибеткә, китапханәгә, дәреслектә, дәфтәргә, шугалактан.

  1. Яр буенда төзелмәсен Кая? Кайда? Кайдан? сораулары белән төрләндерү.
  • Хәзер без буена сүзен Кая? Кайда? Кайдан? сораулары белән төрләндерәбез.

(тактада)

Кая?                                           Кайда?                             Кайдан?

Яр буена                                   Яр буенда                        Яр буеннан

               Елга ...                                        Елга ...                            Елга ...  

  1. Физкультминут.
  2.      Карточкаларда эш. (группаларда эш)      
  • Сезнең өстәлләрдә карточкалар бар. Шул карточкаларда группалап эшлибез. Исемнәрегезне карточкаларга язарга онытмагыз.

Бирем: Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез (переведите).  

Мин яр буе... барам.______________________________________

Мин яр буе... уйныйм.____________________________________

Мин яр буе... кайтам._____________________________________

  1. Дәреслек белән эш.
  • Ачабыз дәреслекләрне 52 бит 3 күнегү. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп җөмләләрне языгыз. Ике укучы тактада эшли.

III. Рефлексия.

  1. Рефлексив кабатлау.

Карточкаларда җөмләләр бирелгән. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп язарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сәзләргә сораулар куярга. (парлап эшләү)

Бирем: Без су буе... (  ...  ?   ) килеп җиттек. Су буе... (  ...   ?   ) малайлар күп килде. Су буе... (   ...?   ) кич сәгать биштә кайттык. Яр буе... (   ...?   ) балыкчылар бик күп. Яр буе... (  ...?   ) балыкчылар кайттылар. Мин судан яр буе... (   ..?   ) чыктым.

  • Без дәрестә нишләдек? (Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатладык)
  • Нинди яңа әйберләр белдегез? (Буена сүзенең төрләнүен истә калдырырга кирәк)
  1. Бәяләү.

Укучыларга, катнашканнары бәяләнеп, билгеләр куела.

  1. Өй эше.

Беренче рәт: кая? соравын кулланып 3 җөмлә язалар.

Икенче рәт: кайда? соравын кулланып 3 җөмлә язалар.

Өченче рәт: кайдан? соравын кулланып 3 җөмлә язалар.

Бирем: Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез (переведите).  

Мин яр буе... барам.______________________________________

Мин яр буе... уйныйм.____________________________________

Мин яр буе... кайтам._____________________________________

Бирем: Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез (переведите).  

Мин яр буе... барам.______________________________________

Мин яр буе... уйныйм.____________________________________

Мин яр буе... кайтам._____________________________________

Бирем: Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез (переведите).  

Мин яр буе... барам.______________________________________

Мин яр буе... уйныйм.____________________________________

Мин яр буе... кайтам._____________________________________

Бирем: Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез (переведите).  

Мин яр буе... барам.______________________________________

Мин яр буе... уйныйм.____________________________________

Мин яр буе... кайтам._____________________________________

елгада урманга мәктәптән урамга стадионга музейда урманнан бакчадан өйдә

паркка

сыйныфтан

өстәлдә кибеткә китапханәгә стадионнан

шугалактан

почмакта

подъездда

КАЯ?

КАЙДА?

КАЙДАН?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Үү хәрефләре. Сан + исем төзелмәләре"

Презентация к уроку татарского языка для русскоязычной группы в 1 классе по учебнику "Күңелле татар теле",  Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева. Казань. Издательство “Татармультфильм” . 2012...

Чишмә буенда кичке уен.

Кичә үткәрелә торган залның алгы өлешендә авыл өенең кайбер күренешләре сүрәтләнгән. Өй алдында утыргыч. Матур пәрдә эленгән, ачык тәрәзәдән бала бишеге күренә. Якында гына үрелгән читән. Залның...

"Әкиятләр" темасы буенча диагностика өчен сораулар

"Әкиятләр" темасы буенча диагностика өчен сораулар...

Р.Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк"

Р.Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк"...

Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре.

Бу дәрес рус телендә белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмә...

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сорауларыМаксат: Предмет: Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын кулланып җөмлә төзи белүМетапредм...