Чишмә буенда кичке уен.
методическая разработка по краеведению (8 класс) на тему

Григорьева Гульгена Нурисламовна

 Кичә үткәрелә торган залның алгы өлешендә авыл өенең кайбер күренешләре сүрәтләнгән. Өй алдында утыргыч. Матур пәрдә эленгән, ачык тәрәзәдән бала бишеге күренә. Якында гына үрелгән читән. Залның икенче өлешендә чишмә буе, кечкенә алан, чәчәкләр үсә.

Кызлар  шау-шу килеп , йөгереп керәләр һәм өй янындагы утыргычка утыралар.

1нче кыз: Әйдәгез Камиләне кичке уенга чакырабыз.

Кызлар: Әйдә.

“Йокла энем” дигән бишек җыры ишетелә. ( Аны өй эчендә утырган кыз бишекне тирбәтеп җырлый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chishm_buenda.docx18.95 КБ

Предварительный просмотр:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

Чишмә буенда кичке уен.

Григорьева Г.Н.

2013-2014г.

 Кичә үткәрелә торган залның алгы өлешендә авыл өенең кайбер күренешләре сүрәтләнгән. Өй алдында утыргыч. Матур пәрдә эленгән, ачык тәрәзәдән бала бишеге күренә. Якында гына үрелгән читән. Залның икенче өлешендә чишмә буе, кечкенә алан, чәчәкләр үсә.

Кызлар  шау-шу килеп , йөгереп керәләр һәм өй янындагы утыргычка утыралар.

1нче кыз: Әйдәгез Камиләне кичке уенга чакырабыз.

Кызлар: Әйдә.

“Йокла энем” дигән бишек җыры ишетелә. ( Аны өй эчендә утырган кыз бишекне тирбәтеп җырлый.

2нче кыз: Камилә бүген кичке уенга чыгасыңмы?

Камилә: (өйдән эндәшә) Хәзер чыгам! (чыга)  -Исәнмесез кызлар!

Кызлар: Исәнме Камилә!  (читән артына качкан малайлар сикереп торалар)

1нче малай: Егетләр кызлар монда икән!

2нче малай:

Исәнмесез саумысыз?

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

1нче кыз:   Әй, Әпсәләм, Әпсәләм.

                     Сәлам бирдем, әссәлам!

                     Сездән безгә тиештер бит...

Малайлар:Вәгаләйкемәссәлам!

1нче кыз: Шуннан?

2нче малай: Тугыз ким уннан.

1нче кыз: Шуннан?

2нче малай: Утырган да шуган.

1нче кыз: Шуннан?

2нче малай: Кишер белән суган.

1нче кыз: Шуннан?

2нче малай: (югалып кала) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа?

Егетләр белән кызлар капма-каршы басаларда такмаклар әйтешәләр.

Малайлар:

Без җырлыйбыз шаян җырлар,          “Әнә килә автомабиль”

Әсез тыңлап торыгыз.                         Булыр безнең җырыбыз.

Кызлар:

Әнә килә автомбиль,                        Безнең авыл малайлары -

Төягәннәр калайлар.                        Туксан яшьлек бабайлар.

Малайлар:

Әнә килә автомабиль                       Безнең авыл кызлары -            

Төягәннәр капчыклар.                     Сиксән яшьлек  карчыклар.

Кызлар:

Әнә килә автомабиль,                     Безнең авыл малайлары -

Төгәннәр бүрәнкә.                           Җыенысы бер тәңкә.

Малайлар:

Әнә килә автомабиль,                     Безнең авыл кызлары -            

Төягәннәр гөлҗимеш,                     Елак-сытыклар имеш.

Кызлар:

    Әнә килә автомабиль,                     Шәп җырлый безнең малайлар

Агып бара майлары.                        Җырлый торган чаклары.

Малайлар:

Әнә килә автомабиль,                        Башка кызлар тиз онтыла,

    Сез нигә утырмыйсыз?                      Сез нигә онтылмыйсыз?    

2нче кыз: Кызлар, егетләр, без биредә бик шаулашабыз. Әйдәгез чишмәгә суга барабыз.

Кызлар: Әйдәгез! Әйдә!

Малайлар: Бездә барабыз, сезгә ярдәм итәрбез.

Кызлар: Юк без сезне алмыйбыз!

Малайлар: Алай икән!

Кызлар көянтә-чиләкләрен алып китәләр. “Бормалы су” көенә, кызларның чишмәгә суга баруларын тасфирлап, бию башкарыла. Егетләр алар артыннан күзәтеп качыбрак баралар.бию бүленә,чишмәгә килеп җитәләр. Тутап чиләкләрен кялар, матурлыкка сокланып торалар, шул арада егетләр килеп чыга.

1нче малай: Егетләр монда кызлар бар икән. Әйдәгез, аларны биергә чакырабыз. (биюнең 2нче өлеше дәвм ителә һәм тәмамлана)

2нче малай: Дуслар әйдәгез, ял итеп алабыз. (ярым түгәрәк ясап, аланда чирәмгә утыралар)

3нче малай: Мин сезгә бер кызык сөйлим әле.

Җиктем үрдәк,                  Киттем авып,

Киттем үрләп,                   Тәртәсе салам,

Җиктем күркә,                  Төшәм дә калам,

Баганадан өркә,                Төшәм дә калам,  

Чанам кабык,                    Ничек кйтып җитәргә?

Төядем чыбык-чабык,     Аптырадым бит тәмам.

Барам чабып,

     4нче малай: Әйе шул Рамил дус!

-Эх, бар иде безнең яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар,

Саламнан тәртә каерып,

Кырмыска җиккән чаклар...

2 нче кыз: Нинди ямьле  чишмә буе!

3 нче кыз:

Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,              Сайрар кошлар саф чишмәләр,

Безгә карап көләсезме?                        Безнең җырны ишетәсезме?

1нче кыз: Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез уйнап җырлап алабыз.

Татар халкының җырлы-биюле уены. “Зәңгәр чиләк” көенә.

Урман буйларында йөрим

Урман буе яшелгә. (түгәрәк буйлап йөриләр)

Бир кулыңны, мин дә бирәм-

Дус булырга мәңгегә. (парлап әйләнәләр)

Алма бакчасына кереп

Алма өзәсем килә. (уртага баралар)

Син чәчәге, мин алмасы

Булып яшисем килә. (артка чигәләр, 2 тапкыр)

Алма булса, шундый булсын-

Дүрткә-бишкә бүләрлек.

Дустың булса шундый булсын-

Синең өчен үләрлек.

(кара-каршы басалар, кулларны кулга куялар да 2 тапкыр як-якка әйләнәләр)

2нче малай: Әйдәгез, “Капкалы уены да уйнап алабыз.

(“Иделләре-күлләре” көенә җырлы-биюле уен башкарыла. Барысы да түгәрәк буйлап җырлап баралар. Ике бала (малай һәм кыз) түгәрәк тышында торалар. Җыр туктагач, алар балалар арасына узалар һәм һәрберсе пар алып бииләр. Җыр дәвам итә.)

Әйдә безгә килегез,                        Әйдә безгә килегез,

Өебезгә үтегез,                                Кунак булып китегез,

Өебезгә үтегез,                                Кунак булып китегез,

Кунак булып китегез.                     Матур бәйрәм итегез!

Балаларның яраткан уеннры уйнала.

3нче кыз:

Челтерәп аккан чишмәгә

Суга дип килгән идек,

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырбыз дигән идек.

Кызлар, егетләр, җырладык та, уйнадык та, әни өйдә су көтә, әйдәгез, кайтыйк инде.

Кызлар: Әйе шул!

Тиз генә көянтәләрне егетләргә бирәләр, алар чишмәдән су алып кайтып китәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Кичке Яңа ел

Этот материал предназначен для проведения Новогоднего мероприятия для старшеклассников....

Көзге әкият

Балалар белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе...

Шалкан (Әкият)

Рус халык әкиятенә презентация...

Дәрес темасы: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Яр буенда төзелмәсе.

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү....

Р.Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк"

Р.Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк"...

Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре.

Бу дәрес рус телендә белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмә...