Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 5 класса.
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

Васильева Раушания Аглулловна

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 5класса  русскоязычных учащихся.Данная программа предназначена для учителей работающих в 5-х классах с русскоязычными обучающимися.Она разработана в соответствии с требованиями нового Федерального государственного образовательного стандарта,отвечает современным технологиям изучения татарского языка русскоязычными детьми и будет полезна не только начинающим, но и опытным педагогам

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_tatar_tele.doc357 КБ

Предварительный просмотр:

                                   1. Аңлатма язуы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган).

4.Гомуми белем бирү учреждениесенең белем бирү программасы(директор боерыгы белән гамәлгә кертелде.

5..Гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы(директор боерыгы белән расланган.

6.Календарь укыту графигы МБОУ “Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе”(директор боерыгы белән расланган: 31 август 2016 №- 120 )                                         

7. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән . “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  үрнәк программасы 5-9 нчы  сыйныфлар:” К.С. Фәтхуллова,  Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, 2013 

Әлеге программаны тормышка ашыру максатыннан, З.Хәйдарова,Г.М.Ахметзянова.Татар теле 5 нче сыйныф  дәреслеге кулланыла ( Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.) 

5 сыйныфында татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары көтелгән нәтиҗәләргә туры килә.

Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына татар теле укытуның төп максаты: 

-Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына  татар теле укытуның төп бурычлары: - Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

- Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

- Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

- Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

- Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.

- Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

- Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү;

-дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан – русчага, русчадан  – татарчага тәрҗемә итә белү;

-күчереп язу (уку елы башында 50 сүзле текст (язма күләме – 55-60 сүз), уку елы ахырында 60 сүзле текст);

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу

-изложение язу;

-эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: уку елы башында – 70-80 сүз; уку елы ахырында – 80-90сүз;

                     

2.Укытуның көтелгән нәтиҗәләре                                                            Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү,укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү”кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту,танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәтитә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эшиткәндә,сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр,электрон ресурсларкуллану.

Регулятив гамәлләр:

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итәбелү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм,кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән аралашу калыбынтөзү;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

-парларда һәм күмәк эшлибелү;

-мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;

-әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

-укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү,ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашукүнекмәләре булдыру;

-коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-“Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы -шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү,укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү”кебек хисләр формалашу.



                                                            3.Укыту курсының эчтәлеге.

Тематик эчтәлек, сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә (27 сәг.)

Дәресләр        расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй  эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим  итә белү. Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү. Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү

Мин – өйдә булышчы (34 сәг.) Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез.     Өй     хезмәте   өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә  булышырга,  ярдәм  итәргә  сорый,  нәрсә  эшләргә      кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү

Дуслар белән күңелле (26 сәг.) Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү. Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәг.)

Дүрт аяклы дусларның токымнары,        кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт яратабыз (7 сәг.)

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү

                                                               

Программа материалының бүленеше

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Дәрес

25

21

32

27

105

Теманы өйрәнү

22

19

29

24

94

Изложение

1

1

2

Сочинение

1

1

1

3

Контроль эш

2

1

1

1

5

Мөстәкыйль эш

1

1

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Биремле диктант

1

1

2

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

                                                                                                               

                                                                       4. Календарь-тематик план .

Дәрес темасы

Сәг. саны

Эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

искәрмә

план

фактта

1

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Схема буенча җөмләләр төзү

3.09

2

Исәнләшү кагыйдәләре.

1

Үз хезмәтеңне

оештыра белү.

5.09

3

“Мәктәптә” темасына караган лексик- грамматик материал

1

Парларда эшли белү

6.09

4

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Лексик минимумны телдән тикшерү.

Схема буенча җөмләләр төзи белү

10.09

5

Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик- грамматик материал.

1

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү

12.09

6

Мәктәптә Белем бәйрәме.

Мөстәкыйль эшли белү

13.09

7

Сүзлек диктанты. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Сүзлек диктанты язу. Парларда эшли белү

17.09

8

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлеле ктән файдалана

белү

19.09

9

Кереш   контроль эш

1

мөстәкыйль эшләү

20.09

10

Хаталар өстендә эш.

Тартымлы исемнәрнең    төрләнеше

1

Парларда эшли белү, диалоглар төзү

24.09

11

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

1

Таблица белән эшли белү

26.09

12

Боерык фигыль.

1

Хаталар өстендә эш, сәнгатьле уку, аутентив материал белән эшли  белү

27.09

13

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше.

1

Схема буенча җөмләләр төзи белү

01.10

14

Әдәпле сөйләм формалары.

1

Парларда эшли белү

03.10

15

Исемнәрнең ясалышы.

1

Таблица белән эшли белү

04.10

16

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Таблица белән эшли белү

08.10

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат - сан белән төрләнеше.

1

Аутентив материал белән эшли белү

10.10

18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнеше.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

11.10

19

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

Чагыштыра һәм гомумиләште рә белү (рус һәм татар телен)

15.10

20

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча лексик- грамматик материал

1

фронталь әңгәмә

17.10

21

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча эш.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

18.10

22

Изложение.

«Үкенеч”

1

Изложение язу

22.10

23

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре.

1

Хаталар өстендә эш

24.10

24

Сан + исем

төзелмәсе.

1

индивидуаль тикшерү

25.10

25

“Без мәктәптә” темасына контроль эш.

1

мөстәкыйль эшләү

29.10

26

Хаталар өстендә эш. "Без мәктәптә" бүлеген кабатлау.

1

Хаталар өстендә эш

07.11

27

“Минем иртәнге режимым” темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

Схема белән эшли белү

08.11

28

Минем иртәнге режимым.

1

Парларда эшли белү

12.11

29

Сәгать ничә? конструкциясе.

1

Төркемнәрд ә, парларда эшләү

14.11

30

Минем көндәлек режимым.

1

Мөстәкыйл ь эшли белү күнекмәләр ен камилләште рү

15.11

31

Сүзлек диктанты. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

Сүзлек дик- танты язу. Чагыштыра һәм гому- миләштерә белү

19.11

32

Мин - өйдә булышчы.

1

Хикәя төзү

21.11

33

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

1

Таблица белән эшли белү

22.11

34

Сочинение. “Мин - өйдә булышчы”

1

Мөстәкыйл ь эшли белү

26.11

35

Илнур белән Рәсимнең иртәнге режи- мы.

1

Парларда һәм төркемнәрд ә эшли белү

28.11

36

Илнур белән Рәсимгә чагыштырма характеристика.

1

Чагыштыра һәм гомумиләш терә белү

29.11

37

Кереш сүзләр.

1

Язма сөйләм күнек- мәләрен камил- ләштерү

03.12

38

Без киңәшләр бирәбез.

Биремле  диктант

1

Биремле  диктант язу

05.12

39

Инфинитив.

1

Таблица белән эшли белү

06.12

40

Инфинитив + модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый, телим)

1

Парларда һәм төркемнәрд ә эшләү

10.12

41

Без әнигә булышабыз.

1

Парларда эшләү

12.12

42

Ничек мактарга? Мактау сүзләре.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камил- ләштерү

13.12

43

Контроль эш. “Мин - өйдә булышчы”

1

мөстәкыйль эшләү

17.12

44

Хаталар өстендә эш. “Рәсим” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

1

Хаталар өстендә эшләү

19.12

45

Рәсимнең         хатасы.

1

Образга бәя бирү

20.12

46

“Рәсим” хикәясе буенча монолог төзү.

1

Монолог төзү

24.12

47

Без – өйдә ярдәмчеләр.

1

Хикәя язу

09.01

48

Өчен бәйлеге.

1

Язма сөйләм күнекмәләр ен камилләште рү

10.01

49

Ю. Ермолаевның “Ике пи- рожный” хикәясендәге лексик- грамматик ма-

териал.

1

Мөстәкыйль эшли белү

14.01

50

Ю.

Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе.

1

Таблица белән эшли белү

16.01

51

Сүзлек диктанты.Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясен сәхнәләштерү

1

Сүзлек диктанты язу

17.01

52

Лексик- грамматик күнегүләр эшләү.

1

Чагыштыра һәм гомумиләш терә белү

21.01

53

Изложение.

«Кунак апа”

1

Изложение язу

23.01

54

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хаталар өстендә эшләү

24.01

55

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик- грамматик материал.

1

Парларда эшләү

28.01

56

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте.

1

План

буенча сөйли белү

30.01

57

Без әкият сөйлибез

1

Татар халык әкиятләре

31.01

58

Ипи ничек пешә?

1

Таблица белән эшләү

04.02

59

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

1

Чагыштыра һәм гомумиләш терә белү

06.02

60

“Мин – өйдә булышчы” темасын кабатлау.

1

Иҗади эш

07.02

61

“Минем дусларым” темасы буенча лексик- грамматик материал

1

Парларда һәм төркемнәрд ә эшләү

11.02

62

Минем дусларым бар.

1

Хикәя төзү

13.02

63

Сочинение. “Минем дустым”

1

Язма сөйләм күнек- мәләрен камил- ләштерү

14.02

64

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Күнегүләр эшләү

18.02

65

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

1

Күнегүләр эшләү

20.02

66

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Таблица белән эшләү

21.02

67

“Язгы каникул” хикәясе.

1

Текст белән эшләү

25.02

68

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

1

Ситуатив күнегүләр эшләү

27.02

69

Без матур сөйләшәбез.

1

Парларда эшли белү

28.02

70

“Дусларга ни өчен күңелсез?”

1

Күнегүләр эшләү Язма сөйләм күнекмәләр ен камилләште рү

04.03

71

Иҗади эш. “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу.

1

Иҗади эш (хикәя язу)

06.03

72

Телефоннан сөйләшү этикеты.

1

Әңгәмә кору

07.03

73

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш.

1

мөстәкыйль эшләү

11.03

74

 Татар халык ашлары

1

яратканыңны әйтә, сорый белү, ризык исемнәрен сөйләмгә кертү

13.03

75

Минем яраткан ризыгым

1

Яраткан ризыгың турында сөйли белү.

14.03

76

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү.

18.03

77

Туган көн – иң күңелле бәйрәм.

1

Парларда эшли белү

27.03

78

“Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе

1

Текст белән эшләү

28.03

79

Без табын әзерлибез

1

План төзү

01.04

80

Мин салатлар ясыйм. Биремле диктант.

1

Биремле диктант.

03.04

81

Туган көнгә чакыру

1

Мөстәкыйл ь эшләү

04.04

82

Сочинение. “Туган көн - күңелле бәйрәм”

1

Иҗади эш

08.04

83

Бәйлек сүзләр.

1

Күнегүләр эшләү

10.04

84

“Табын янында” хикәясе

1

Текст белән эшләү

11.04

85

Без табын янында

1

Күнегүләр эшләү

15.04

86

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча лексик- грамматик материалны кабатлау

1

Индивидуаль тикшерү

17.04

Дүрт аяклы дусларыбыз – 8 сәгать

87

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре.

1

Биремнәр       эшләү

18.04

88

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

1

Төркемнәрд ә эшләү

22.04

89

Минем дүрт аяклы дустым. Сүзлек диктанты

1

Таблица белән эшләү

24.04

90

Минем этем

1

хикәя төзү

25.04

91

Мөстәкыйль эш. “Минем дүрт аяклы дустым”

1

Мөстәкыйль эшләү

29.04

92

Мин,син зат алмашлыкларын ың килешләр белән төрләнеше

1

Хаталар өстендә эш

01.05

93

Х.Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Лексика белән эшләү

02.05

94

Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясе

1

Текст белән эшләү

06.05

95

Минем

сәламәтлегем.

1

Төркемнәрдә эшләү

08.05

96

Мин табибта.

1

Парларда эшләү

09.05

97

Спорт

1

Аутентив Материал  белән эшли белү

13.05

98

Йомгаклау контроль эше (тест).

1

Мөстәкыйль эшләү

15.05

99

Хаталар өстендә эш. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

1

Хаталарга анализ ясау

16.05

100

Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли уеннары.

1

Параларда эшләү

20.05

101

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышын кабатлау

1

Диалоглар төзү

22.05

102

Хәзерге заман  хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнешен кабатлау

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштер ү

23.05

103

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау

1

Җөмләләр төзи белү

27.05

104

Исемнәрнең килеш һәм сан белән төрләнешен кабатлау.

1

Җөмләләр төзи белү

29.05

105

Үткәннәрне гомумиләштере п кабатлау.

1

Рәсемнәр белән эшләү

30.05

           

 5.Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

         

Укытучы өчен

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.
  3. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014.
  4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014.

                                                                                 Өстәмә әдәбият

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 5нче сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. – Казан, “Татармультфильм”, 2014.
  2. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.
  3. Насибуллина Р.Н. “Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных уча- щихся начальных классов”. – “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
  4. Максимов Н.В. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.”, “Мәгариф”        журналлары,        “Мәгърифәт”,“Ачык        дәрес” газеталары.

Мәгълүмат чыганаклары

http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. Kzn

.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар


                                                                                                                                                                                                                Кушымта

Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

0,5-0,7

 минут

0,8-0,9

минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2

Диалогик сөйләм

5-6 реплика

6-7 реплика

7-8 реплика

9-10 реплика

11-12 реплика

3

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фраза

8-10 фраза

10-12 фраза

10-12 фраза

4

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

4

5

Уку

55-60 сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6

Язу:

сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Уку елы башында  (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

5

6

7

8

9

35-40

45-50

55-60

65-75

80-90

40-45

50-55

60-65

75-80

90-100

  1. Пөхтә һәм төгәл язылган, бер орфографик, бер пунктуацион хаталы диктантка “5”ле куела.
  2. Пөхтә һәм төгәл язылган, ике-өч орфографик, ике-өч пунктуацион хаталы диктантка “4” ле куела.
  3. Пөхтә һәм төгәл язылмаган, дүрт-алты орфографик, алты пунктуацион хаталы диктантка “3” ле куела.
  4. Пөхтә язылмаган, җидедән артык орфографик, җидедән артык пунктуацион хаталы диктантка “2” ле куела.

5 нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү

   1. Тыңлап аңлау - 0,5-0,7 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; аңлап, якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

   2. Диалогик сөйләм -  5-6 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле; өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле; сораулар төзи, җавап бирә алмаганда”2”ле куела.

   3. Монологик сөйләм –7-8 фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле; тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

   4. Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда ”5”ле; әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; эчтәлекне өлешчә аңлап, 4-6 орфоэпик хата белән, һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела

   5. Язу:

1) к/сүзл. диктанты 8-10 сүз.  Пөхтә, 1орф-к хатасыбулса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7 артыграк хатасы булса “2”ле куела.

 2) Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында (сочинение 5-7 җөмлә,  изложение 40-45 сүз ) яздырыла, бер билге куела.Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган, 1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орф-к яки 2-3 гр-к  хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3”ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Сыйныфлар

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

5

6

7

8

9

55-65

70-80

90-95

110-120

130-140

65-75

85-95

100-110

120-130

140-150

        Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.

        Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле һәм дөрес язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.

        Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.

Татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

5 нче  сыйныф (рус төркеме)

1. Тиешле кушымчаларны куегыз. (1 балл)

Мин укытучы... чәчәк бүләк ит... .

А) -га,  -ем

Б) -гә,  -е

В) -га,  -ым

2.Дөрес сүзне куеп, җөмләне дәвам итегез. (1 балл)

Мәктәптә ... музыка уйный.

А) гаҗәп

Б) күңелле

В) җылы

3.Сүзнең антоним парын табыгыз. (1 балл)

Матур –

А) ямьле

Б) күңелле

В) ямьсез

4.Бирелгән җөмләнең баш кисәкләрен (ия белән хәбәр) табыгыз. (1 балл)

Җәй көне без урманда ял итәбез.

А) без, итәбез

Б) без, ял итәбез

В) урманда ял итәбез

5. Кайсы рәттә хәзерге заман хикәя фигыль бирелгән? (1 балл)

А)эшлибез, укыйсыз, өйрәнәләр, сибә

Б)өйгә керү, үстерә, яши

В)тыңлау, бару, керү

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. (1 балл)

Я учу стихотворение, а он решает пример.

А) ул шигырь өйрәнә, ә мин мисал чишәм.

Б) алар әкият укыйлар, ә алар рәсем ясыйлар.

В) мин шигырь өйрәнәм, ә ул мисал чишә.

7. Кайсы рәттә бер төрле хәрефләр куела? (1 балл)

А) д...фт...р, ч...ч...кл...р, д...ресл...к

Б) к...р...нд...ш, ...льбом, пен...л

В) ко...ш, ...ңгыр, б...йр...м

8. Артык сүзне табыгыз. (1 балл)

Көндәлек, бетергеч, укытучы, карандаш, көрәк, каләм

А) бетергеч

Б) каләм

В) көрәк

9. Хаталы җөмләне табыгыз. (1 балл)

        А) Фәридәнең тубы карават астына кереп киттеләр.

        Б) Олег өй эшен вакытында эшли.

        В) Телевизордан кызыклы кино башланды.

10. Боерык фигыль кергән җөмләне табыгыз. (1 балл)

А) Тиздән кыңгырау шалтырады.

Б) Балалар, вакытында, уйнагыз, җырлагыз, көлегез.

В) Бүген укытучы теманы аңлатты.

11. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. (1 балл)

Иртәгә тагын контроль эш.

        А) Завтра снова контрольная работа.

        Б) Сегодня снова самостоятельная работа.

        В) Завтра снова самостоятельная работа.

12. Кайсы рәттә җөмлә төзелеше дөрес бирелгән? (1 балл)
        Бүген, диктант, кечкенә, яздык, без, дәрестә.

        А) 5, 1, 6, 3, 2, 4.

        Б) 3,2,1, 6, 4,5.

        В) 2,1,5,6,4,3.

13. Кайсы рәттә мәкаль язылмаган? (1 балл)

        А) Китап – белем чишмәсе.

        Б) Китапны яратырга кирәк!

        В) Китапсыз йорт – тәрәзәсез бүлмә.

14. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз. (1 балл)

        А) бай, үтте, калын, болын, ага

        Б) килгән, бара, укыды, кояш, дәреслек

        В) килде, хәзерләде, ясады, утыртты, тыңлады

15. Предложите другу: (3 балл)

- вместе поиграть;

- готовить уроки;

- идти в школу.

16. Спросите друга: (3 балл)

- готовил ли он сегодня домашнее задание;

- выйдет ли он вечером с вами на улицу;

- нравится ли ему спорт.

        

 Гомуми балл – 21 балл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час. Учебник:  "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хам...

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....

Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 11 классе.

Татар теленнән дәүләт  программасы 70 сәгатькә исәпләнгән (атнага 2 сәгать исәбеннән каралган). Гамәлдәге базис план буенча, 11 сыйныфта 34 атна уку сәбәпле, эш программасы 1 сәгать исәбеннән 34с...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 3 класса

3 сыйныфлар өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...