Әдәби һәм халык әкиятләре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Разработка урока по татарской литературе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_hm_halyk_kiyatlre.docx23.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Әдәби әкиятләр.

Максат. 1. Әдәби әкиятләр турында төшенчә бирү.

        2. Әдәби әкиятләрне халык әкиятләреннән аерырга өйрәтү.

        3. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сөйләргә, үз фикереңне исбатларга өйрәтү.

Җиһазлау. “Кәҗә белән сарык” әкиятенең ике варианты, китап күргәзмәсе, тематик презентация, карточкалар.

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Сингапур технологиясен куллану

  1. Оештыру. Экрандагы сүзләрне бергәләп уку. “Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул” (Г. Тукай)

Сораулар бирү:

-Өзек кем турында?

- Ни өчен Г. Тукай халыкны әдип ул, шагыйрь ул дип әйткән, халык иҗат итәме?

-Халык иҗатында нинди жанрлар бар? Без кайсыларын өйрәндек?

Презентация буенча тулыландыру.

Җавап бирү.

-Халык турында.

Халык авыз иҗаты бар. Легендалар, әкиятләр (санап китәләр)

  1. Кабатлау.  Үтелгән темалар буена сораулар бирешү.

Өч төстә икешәр карточка өләшә, шулар буенча  балаларны парлаштырабыз.

Эшкә йомгак ясау.

–Булдырдыгыз. Халык авыз иҗатын бик әйбәт белдек. Ни өчен авыз иҗаты? Авторы төгәл билгелеме?

Берсе икенчесенә сорау бирә, икенчесе җавап бирә. Аннары алмашалар.Бер- берсенә ярдәм итәләр.

-Син нинди сорау бирдең, ул ничек җавап бирде?

Сораулар.

1)-Әкиятләрнең нинди төрләре бар?  Салават- Азат

2)-Халык җырларының нинди төрләрен беләсең? Диана- Салават

3)-Мәкальгә мәгънәсе буенча туры килгәнен тап. Булат- Әдилә.

А)Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

Б) Кем эшләми, шул ашамый.

В) калган эшкә кар явар.

4)-Бәет белән җырның нинди охшаш һәм аермалы яклары бар? Диана-Салават

5)“Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?” әсәре риваятьме, легендамы? Салават- Азат

6) Кайсылары әйтем? Булат- Әдилә.

Авторы билгесез.

“Куиз-куиз трейд” структурасы

  1. Яңа тема.  Уку мәсьәләсе кую.

-Ничек уйлыйсыз, мондый әсәрләрне язучылар яза аламы? Кайсыларын язарга мөмкин?

Без бүген әкиятләр турында сөйләшербез. Язучы язган әкиятне халык әкияте белән чагыштырырбыз. Уртак һәм аермалы яклары бар микән?

1.Күргәзмә янына барып, җавап әзерләп киләбез. 4 почмак: “Казан утлары”- әйтемнәр.

“Көлке төенчеге”- мәзәкләр

“Җыр китабы”- җырлар.

“Салават күпере”- әкиятләр

2. Презентация ярдәмендә рус һәм татар әкияте язучыларын, алар язган әкиятләрне искә төшерү.

“Конэрс”  структурасы

  1. Уку мәсьәләсен чишү. Булган белемнәрне искә төшерү.

Балаларга карточкалар өләшенә

2.Татар халык әкияте “Кәҗә белән сарыкны” уку.

3.Ярдәм итү, сораулар бирү.

1.Булган белемнәрне искә төшереп таблица тутыралар

2.Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку.

3.Таблицаны яңадан тутыру.

“Эй айр гайд” структурасы

  1. Рефлексия.

Бәяләү, төзәтү.

Дәреслектәге сорауларга җавап бирү:

-Кайсы төр әкиятләр иртәрәк барлыкка килгән: халык әкиятеме, әллә әдәби әкиятме?Фикерегезне исбатлагыз.

-Тест. Әлеге үзенчәлекләрнең кайсы халык әкиятенә, кайсы әдәби әкияткә хас? Уртак яклар бармы?

Яхшылыкның явызлыкны җиңүе.

Пейзажны сурәтләү

Геройларны тәфсилләп тасвирлау.

Сурәтләү чараларын кү куллану.

Кабатлаулар.

IV. Билгеләр кую.

  1. Өйгә эш. 71 нче биттән Г. Тукайның тормыш юлы турында укырга.

“Эй айр гайд” структурасы өчен таблица.

Үзенчәлекләр

Халык әкияте

Язучы әкияте

Уйлап чыгарылган әсәр.

Ахырдан Яхшылык һәм Матурлык җиңә.

Образлар бер үк.

Вакыйгалар, эчтәлек бер үк.

Авторы билгеле

Авторы билгесез.

Телдән иҗат ителә.

Язмача иҗат ителә.

Геройларның тышкы кыяфәте, холкы  тулы сурәтләнә.

Сөйләүче кайсы геройны яратканы сизелеп тора.

Табигать  күренешләрен сурәтләү.

Кабатлаулар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...

"Татар халык әкиятләре" темасы буенча презентация

quot;Әкиятләр" темасы буенча презентация...

Буяу китабы "Татар халык әкиятләре геройлары"

Әлеге китап татар халык әкиятләрен укып, геройларын  буяуга корылган...

Проект эше."Халык авыз иҗаты.Әкиятләр"

Халык авыз иҗаты төре­ әкиятләр турында тулырак өйрәнү. Әкиятләрне кызыксынып  уку. Сөйләм телен үстерү. Укыган  әки...