"Солдат хатлары" (сыйныфтан тыш чара)
методическая разработка на тему

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

 Бөек Ватан сугышыннан килгән хатлар буенча төзелгән кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_soldat_hatlary.docx17.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :      Солдат хатлары.

Максат:  1.Укучыларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына

                  ихтирам хисләре тәрбияләү.

                2. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар  язучылары

                    турында белемнәрен камилләштерү.

                3. Сугышында катнашкан бабалары,туганнары

                    белән горурлану хисләре тәрбияләү.

                4.  Солдат хатларының әһәмиятен аңлату.

Җиһазлау:  “ Солдат хатлары “ презентациясе, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим

                      хатлары; “Хәтер-хатирә” радиотапшыруыннан өзек; фронттан

                       килгән  хатлар; фронт газеталары.  

                      План.

1.Оештыру өлеше. Тема һәм максат белән таныштыру.(Ф.Әхмәдиевның “Солдатлар” җыры  яңгырый).

2.Бөек Ватан сугышы алып килгән фаҗига.

3.Татар язучылары сугышта. Алар язган хатлар.

4.Якташларыбыз батырлыгы.Хатлар  -тарих.

5.Микрорайон ветераннары истәлекләре.

6. Минем бабам – минем горурлыгым.

7.Минем бабам хаты. Бабай хаты – гаиләбезнең иң изге ядкаре.

8. Фронт хатлары – Һәр гаиләнең күңел түрендә.

9.Кирәкми безгә сугыш.


1 укучы .         Күз яшьле,кан коюлы рәхимсез сугышның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса ,халык батырлыгының бөеклеге,фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная . 

2 укучы .           Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып фашистларга каршы көрәшүчеләр арасында 125 татар язучысы була.Аларның утыздан артыгы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый.Бу вакытта Муса Җәлилгә – 38,Абдулла  Алишка-35,Гадел  Кутуйга-42,Фатих  Кәримгә-35  яшь кенә була.

3 укучы.           Муса  Җәлил  Бөек Ватан сугышы башлану белән ,үзен фронтка җибәрүләрен сорый.1942 елның җәендә Волхов фронтында,дошман чолганышында калып,фашистлар кулына әсирлеккә эләгә.Үлем җәзасы көтеп ятканда да,туган илгә,халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр яза. Аның  шигырьләре,көрәше –безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

 4 укучы.  ”Ышанма “шигыре.

 5 укучы.  Абдулла  Алиш хаты.

 6 укучы.  Фатих Кәрим хаты.

 7 укучы .             Җиңү җиңел генә килмәде.Сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның газиз гомерен алып китте.Шуларның 320 меңе-безнең якташларыбыз. Татарстаннан  225 ләп солдатка  Советлар Союзы Герое исеме бирелде.48 якташыбыз күрсәткән батырлыклары өчен  Дан орденының тулы кавалерлары булдылар.

 8 укучы .  Түбән Кама районы Бөек Ватан сугышына үзенең 8 меңгә якын улын озатты, алардан 4408-е сугыш кырларында һәлак булды, хәбәрсез югалды. Безнең якташлар сугышның барлык фронтларында батырларча сугыш алып бардылар. Күпләре хөкүмәтнең орден һәм медальләре белән бүләкләнде, ә алтысына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Димәк, горурланыр кешеләребез бар! Һәрбер солдатның  исеме хәтердә калсын иде!

 Сугыш елларында безнең районнан (ул вакытта   Ширәмәт районы) 7833 кеше  фронтка китә.Аларның нибары 2010 ы гана әйләнеп кайта.Хөкүмәт бүләкләрен  1884 кешегә тапшыралар.290 кеше инвалид булып кала.

 9 укучы .     Никита Кайманов.  Никита Кайманов –безнең батыр якташыбыз,  Советлар Союзы Герое.Ул Прости авылында туган. Аның отряды 1941 нче елның июнь аенда Карелия чигендә 19 тәүлек буе дошманны алга җибәрми. Дошман боҗрасын өзгәч,160 километр юл узып,үзебезнекеләргә кушыла. Безнең шәһәребездә Никита Кайманов урамы,9 нчы мәктәптә музее бар.Туган авылында һәйкәл куелган,музее эшли.

 10 укучы .    Рифкать Гайнуллин.

 Рифкать Гайнуллин-тулы Дан орденыны кавалеры.  Шәһәребезнең яңа урамнарының берсе Рифкать Гайнуллин исемен йөртә,2 нче татар гимназиясендә данлыклы якташыбызның  музее эшли.

1 укучы .    

Безнең микрорайонда өч сугыш ветераны яши.

О.Т.Судак, Ненашев,Шәрипов.Алар барысы да Тынычлык урамындагы өченче йортта яшиләр. 

2 укучы .    

Балалар үз бабалары турында сөйлиләр.

Фәнил,Алсу,Камилә,Алинә В.,Илназ Т.,Алинә Н.,Лилия,Альбина,Илназ С.

Безнең гаиләдә әти ягыннан да,әни ягыннан да бабайлар Бөек Ватан сугышында катнашалар.

Минем Әхмәди бабам турында сөйлисем килә.Ул 1924нче елда Башкортстанның Күмертау районында туган.Армиядә зур гәүдәле егеткә киемне дә  аерым заказ биреп тектерәләр. Бабай Ленинград,Псков  укчылар  армиясендә  хезмәт итә.Сугыш вакытында бабай ,задание үтәгәндә яраланып,ике аяксыз кала.Аны коткарган солдатның исеме- Биктимер, миналар шартлаган  басудан  алып чыгучы Тамара исемле шәфкать туташы була .1942 елда Ленинградка госпитальгә эләгә.Бабамның яшисе килмәгән чаклары күп була.Протезлар ясаткач,яшәүгә өмет уяна.Гаилә корып,9 бала үстерәләр.Бер малаена ,коткаручы солдат хөрмәтенә Биктимер дип исем кушалар,ә дәү әниемне ул  гомер буе Тамара дип йөртә.Авылдашлары аны “Икенче Маресьев” дип атыйлар.

Укытучы сүзе.

Сугыш җиле бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән.Безнең гаиләдән сугышка 4 туган  киткән.Шуларның берсе дә кире әйләнеп кайтмаган.Минем әтием үз гомерендә бер тапкыр да әтисенең йөзен күрмәгән, бер тапкыр да “әти” дип әйтмәгән.Аңа хәзер 71 яшь.Ул хәзер дә әтисен көтә.Бабайның  истәлекләре аз:сугышка киткәндә утырткан каен агачы һәм аның бердәнбер хаты гына калган.Бабай үзенең өченче улы туганын белмичә сугыш кырында  һәлак булган.Сугышта илебез азатлыгы өчен ,безнең якты көннәребез өчен башын салган Дәүләтша бабамның хатын тыңлыйк әле.

Хат . (  “Хәтер-хатирә” радиотапшыруыннан өзек).

Сугыш чоры балалары әтиләрсез моңлы булып үссәләр дә ,әтиләренең “бер үк абынма” дигән кисәтүен тоеп яшәгән буын.Шушы тоем аларга әтиләренең хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иткән.

Узган көннәр аша әткәм дәшә,

Дәшә гүя –бер үк абынма!

Бу тормышның  кабыз йолдызларын

Хыялларның безнең сагында.

Сагынып үстек шул без, әтиләрне

Еллар йотты,еллар талымсыз,

Әйттеләр күк алар,әтиләрсез

Моңлы бала булып калырсыз.

Нәрсә булыр,әти кешеләргә

Әйтер сүзем белән кичексәм.

Айлы төндә шундый уйлар аша

Синең тавышыңны ишетәм.

Йомгаклау. Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасыннан өзекләрне сәхнәләштерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Солдат - всегда солдат"

Конспект внеурочного мероприятия по физкультуре...

Воспитательский час «Солдатами не рождаются, солдатами становятся» для 7-8 классов

Цель: военно-патриотическое воспитание учащихся, привлечение  воинов в запасе к активному участию в воспитательном процессе.Задачи:1.     воспитание гражданской ответств...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Рассказ о солдате А.Н. Истратове «И было у солдата два желания: поесть досыта и умереть на родной земле…»

День Победы… «Праздник с сединою на висках», как поётся в песне. Всё дальше и дальше уходит от нас эта дата. Дорогой ценой досталась  русскому народу Великая Победа! И как мало остаётся тех людей...

Сценарий конкурса смотра и песни "Солдатами не рождаются, солдатами становятся", посвященный Дню Защитников Отечества

Праздник День Защиты Отечества - это  дань нашего уважения всем поколениям российских воинов, от древних времен до наших дней, мужественно защищавших родную землю от захватчиков....

Сценарий конкурсной программы "Солдат всегда солдат!"

Участники: учащиеся школы.Цели:1) способствовать формированию у учеников потребности быть достойными защитниками своего Отечества;2) содействовать проявлению учащимися своей индивидуальности....

Солдатами не рождаются, солдатами становятся.

Цель: военно-патриотическое воспитание учащихся, привлечение родителей к активному участию в воспитательном процессе. Задачи: 1. воспитание гражданской ответственности, достоинства, уважения к истор...