Әлмәт язучысы А.Хәсәнов белән очрашу 6-7 нче сыйныфлар
методическая разработка (6, 7 класс) на тему

Әлмәт язучысы А.Хәсәнов белән очрашу 6-7 нче  сыйныфлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.hsnov_beln_ochrashu_chatan.docx940.18 КБ

Предварительный просмотр:

Язучы Алберт Хәсәнов белән очрашу кичәсе. Апрель 2015 ел. (китапханәчеләр семинары)

C:\Users\Гость123\Desktop\фото\DSCN1258.JPG

C:\Users\Гость123\Desktop\фото\DSCN1262.JPG

Кичә барышы.

Бию. Музыка яңгырый.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асыл ташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үзенең туган халкына бүләк иткән якташ язучыбыз -Альберт Хәсәнов - бүген бездә кунакта.

Ә хәзер сүзне алып баручыларга бирәбез.

А.б. 1А.Хәсәнов олы җанлы, үтә дә нечкә күңелле, ихлас,  бик тә күзәтүчән. Табигать-Анага, андагы  һәр  нәрсәгә – агачына,  чәчәгенә, бөҗәгенә, кош-кортына чиксез мәхәббәт хисләре  белән караган кеше генә шундый матур әсәрләр иҗат итә ала. Чын мәгънәсендә матур Кеше!
А.б.2 Альберт абый иҗат иткән әсәрләрне туплаган ике дистәдән  артып  киткән китаплар, мәкаләләр авторы.  Аларда авторның җан авазы, киләчәк  өчен ачынуы ишетелә.   Ул чаң кага.

Авторның тормыш юлына күз салып үтик.
А.б.1Язучы-прозаик  һәм журналист Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби псевдонимы Альберт Ашыт) 1937   елның 1 декабрендә Татарстанның  элеккеге Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 нче  елда  Дөбъяз урта  мәктәбен тәмамлый. Берникадәр вакыт  Кече Солабаш авылында математика укытучысы булып эшли. 1956-1961 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Институтны тәмамлагач, 1961-1969 нчы елларда Лениногорск шәһәрендә    “Ильич  васыятьләре” газетасы редакциясендә әдәби  хезмәткәр, аннары  шәһәр телестудиясендә һәм радиостанциясендә соңгы  хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта  аның туган як табигатенә һәм төбәккә багышланган беренче хикәяләре, очерклары басыла башлый. 1966 һәм 1967 нче  елларда табигать һәм җәнлекләр турында хикәяләре тупланган “Озын аяк” һәм “Таң йолдызы” исемле ике китабы дөнья күрә.
А.б. 2Яшь авторның иҗади кызыксынуларын  эшчеләр тормышына якынайтуны  күздә тотып, Татарстан Язучылар  берлеге  идарәсе тәкъдиме белән  якташыбыз Альберт Хәсәновны  1969  нчы елның гыйнварында “Татбурнефть”  трестына күчерәләр.  Ул анда вышкалар  монтажлау конторасында производство бүлеге инженеры булыпэшли. Соңга таба ул биредә партком секретаре була. Шунда нефтьчеләр тормышын якыннан торып өйрәнә, алдынгы хезмәт коллективлары, төрле милләт кешеләре белән аралаша. Алар  турында “Байрак тапшыру”, “Фәндәм  фонды” кебекдокументальповестьларыниҗатитә. “Берсафта”,  “Юллар үргә илтә” дигән очерклары дөнья күрә.

Альберт абый, сез башка кешеләрнең тормышлары турындда күп язасыз. Үзегезнең гаиләгез, якыннарыгыз турында сөйләп китә алмассызмы?

....

Ә хәзер кичәбезне дәвам итәбез. Сүз алып баручыларга бирәбез.
А.б. 1А. Хәсәнов  1990 нчы елда яңадан җурналистлык хезмәтенә кайта. Ул “Ватаным  Татарстан” газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе булып эшли.Язучы  иҗатының төп юнәлешен  тәшкил иткән иң актуаль тема – табигатьне  саклау темасы.

А.Хәсәнов үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, яшь буынны табигатькә, хайваннар дөньясына сак мөнәсәбәттә булырга өнди. Хәзер сезнең игътибарыгызга яңа гына чыккан “Чатан” повестеннән өзек тәкъдим итәбез.

Каз (Эльвина 6Б):

-Бу бит бүре! Чын бүре, Алла сакласын! Башка сыймаслык! Хуҗа, Ходай хакына, сакла безне бу юлбасардан!  Го-го-го! Йөрәгем  нәкъ табан астына төшеп китте.

Зорька (Алсу 6Б)

-Мууу-мууу-мууу! Миңа да куркыныч, гәрчә мин куркаклардан булмасам да.

Чатан  (Булат 6Б) (шатлыклы кыяфәте белән сорый):

-Сез нәрсәдән барыгыз да ызгыш куптардыгыз, юләрләр? Беркайчан да бүре күргәнегез юкмыни? Юкка шулай курыктыгыз!

(Чатан шатланып чабуын дәвам итә. Газинурны күргәч, ул шундук йөгереп килә һәм каршына утыра. Кулын яламакчы була. Арт аякларына басып  Газинурны ничек сагынганын күрсәтер өчен битеннән дә үбеп ала.)

Газинур (Айнур 7Б)

-Ах син, шайтан! Кәкре тәпиле пәри! Ник килдең? Кем чакырды сине? Мин бит сине кисәттем. Минем хуҗалыкта да, кешеләр арасында да урын юк сиңа. Син тыелган чиктән үттең. Бу хәл синең өчен ничек бетәргә мөмкинлеген аңлыйсыңмы, тинтәк?

Чатан:

-Газинур абый! Кадерлем минем, ничек сагындым мин сине! Болай каты хөкем итмә инде мине зинһар өчен! Ник килдең дисеңме?  Бу сүзләрне сездән ишетермен дип көтмәгән идем мин.

Газинур:

-Кит миннән,  шайтан! Кара ни кылана, оятсыз! (Битен сөртә)

Чатан:

-Ник килдең дисеңме? Ничек килмим ди инде мин сезгә? Нишләргә тиеш идем соң мин ул  карурманда? Сине һәм синең кызларың Айгөл һәм Гөлшатны күрәсем килде минем. Сез, күрәмсең, кешеләр кабиләсе, безнең йөрәктәге авырлыкны, яратканнарга карата сагыну хисләре биләгәнне аңламыйсыз. Уйладым, уйладым да бер карарга килдем: кая, күрешеп булса да килим әле дидем.

Газинур:

-Ну, килдең ди, шуннан? Бөтен хуҗалыкны колакка бастырдың. Син безнең өчен-Персона Нон Грат. Син, әлбәттә, бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйсың. Гади тел белән әйткәндә, син-чакырылмаган кунак. Монда синең өчен бер генә почмак та юк. Һәм мин берни дә эшли алмыйм.

Чатан:

-Ник килдең, ник килдең? Сез ташлап калдырган урманда мин берәрсенә кирәкме? Башта  "синнән әшәке кеше исе килә",- дип мине үз анам ташлады. Аннары сез. Карт имәнгә бәйләп калдырган шнурыгызны бер минутта чәйнәп өздем. Мин шундук сезнең арттан чаба ала идем дә, ләкин авыр үпкә хисе туктатты. Сез ничек мондый хыянәтне эшли алдыгыз? Моны мин берничек тә аңлый алмыйм. Үземнең тормышны үзем җайга салырга тырыштым. Тегендә бардым, монда төртелдем, алан буйлап әйләндем.  Тик бернинди тормыш тәҗрибәсез һәм осталыксыз урманда ялгызың яшәп кара әле. Үзегезне минем урынга куеп карагыз әле, Газинур ага. Мин ач булырга мәҗбүр идем. Чарасыздан уларсың. Абыйларымнан калган сөякләрне йөз тапкыр әйләндердем. Ачлык хисенә чыдарлык түгел иде. Карыйм, куе үләнлектә нидер кымшана. Әһә, мин әйтәм, тотсам, үземә туклыклы төшке аш әзерлим. Бу карт керпе булып чыкты. Тәпиләремне канга кадәр тырмап бетердем. Хәтерлим, берсендә безгә әни керпе алып кайткан иде. Чүт нәрсә, ул меңләгән энәле йомгакка әйләнә. Ул ачылсын өчен, аны берәр сулыкка тәгәрәтергә кирәк. Ә каян табасың анда сулык? Ни дә булса табарга кирәк иде. Бер аланга йөгердем , кырыйда берничә куян утыра. Гадәттә, алар җил өргәннән дә төрле якка таралышалар иде. Ә монда -утыралар. Мине җанварга да санамыйлар...

C:\Users\Гость123\Desktop\фото\DSCN1245.JPG

Әлеге китапта урын алган әсәрләрдә Табигать-анабызның бөек казанышы кешеләр һәм җәнлек-җанварлар, кош-кортлар кебек тереклек ияләренең Җир йөзендә ничек янәшә көн итүләре турында бәян ителә.

Альберт Бариевич, безнең аңлавыбызча, бу әсәр чынга нигезләнеп язылган. Бу шулаймы? Алай булмаган очракта, информацияне каян аласыз?

....

Низамова Г.А. Китапханәдә А.Х.-ның китаплары бар, без ул китаплар белән танышабыз. Шуларның берсе - Альберт Хәсәновның “Бал корты очышы” китабы. Китапта табигать, хайваннар һәм кошлар турындагы хикәяләр кертелгән. Автор кечкенә дусларыбыз – җәнлекләрне – яратып тасвирлый, укучыларга да аларны рәнҗетмәскә, сакларга өнди....

6 нчы Б сыйныфы укучылары белән шушы китапларны укыганнан соң, балалар бук трейлер (китап турында видеоязма) әзерләргә уйладылар. Карап үтик.

 Сезнең әсәрләрегезне  өйрәнгәндә балаларның сезнең белән очрашырга теләкләре туды, кызыксындырган сораулары барлыкка килде:

  • Сезнең беренче әсәрегез ничә яшьтә язылды?Нәрсә турында иде?
  • Күп кенә әсәрләрегездә табигатьне саклау проблемасы куелган. Сезнең карашка, хәзерге экология ни хәлдә?
  • Сез тагын нинди темаларга язасыз?
  • Һәр язучының иң яраткан әсәре бардыр дип уйлыйбыз. Ә сезнең иң яратка әсәрегез нинди? Без дә аның белән танышыр идек.

Бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр – караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр.

Хөрмәтле Альберт абый, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга килеп, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә.

Сезнең иҗатыгызны укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучыларыгыз булсын. Иҗатыгызның яңа үрләр яулавын, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Өмет өзмик әле бәхетләрдән,

Кышлар да бит язга тоташа.

Күрешүләр алда өмет итеп,

Бер сөйләшик әле җыр аша.

Муса Гаянов “Идел буе каеннарына” җыры белән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема . Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы.

             Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы. 6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе....

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Роберт Миңнуллин -балалар язучысы

6 класста үткәрү өчен әзерләнгән дәрес...

Абдулла Алиш - балалар язучысы

Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен  кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Татар балалар язучысы Л.Гыймадиева

Краткая характеристика татарской детской литературы начала XXI века и творчества писательницы Л.Гимадиевой....