"Сыйфат" темасы буенча презентация.
презентация к уроку (6 класс) на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

"Сыйфат" темасы буенча презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon syyfat.nbieva_g.m.ppt793 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сыйфат турында төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре.

Слайд 2

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

Слайд 3

Асыл сыйфатлар, предметның төп билгесен белдереп,аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклыйлар:кызыл алма,яшел кыяр,зәңгәр күк,биек агач,озын юл. Нисби сыйфатлар бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр:кышкы урман,җәйге һава,әдәби әсәр,сәяси мәсьәлә.

Слайд 4

Сыйфат дәрәҗәләре.

Слайд 5

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

Слайд 6

Гади дәрәҗә . Мондый сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр: ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егет. Чагыштыру дәрәҗәсе . Бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала: кызыл+рак — кызылрак, көчле+рәк — көчлерәк.

Слайд 7

Артыклык дәрәҗәсе . Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: ал + су — алсу, җылым + са — җылымса, салкын + ча — салкынча, күк + елҗем — күгелҗем, яшел + келт — яшькелт.

Слайд 8

Бирем.Шундый предметны тап. Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы.

Слайд 9

Карбыз.

Слайд 10

Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган.

Слайд 11

Шар

Слайд 12

Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата.

Слайд 13

Песи

Слайд 14

Яшел,чәнечкеле,бизәлгән, яңа елда куела.

Слайд 15

Чыршы

Слайд 16

Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш.

Слайд 17

Лимон

Слайд 18

Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле.

Слайд 19

Чия

Слайд 20

Табышмак әйтү. 1.Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел . 2.Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. 3.Су түгел – сыек, Кар түгел – ап – ак. 4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. 5.Көмеш тәнле,ите и тәмле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасы буенча презентация

Исем темасын өйрәнгәндә...

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...