әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)
план-конспект урока по теме

Борисова Лилия Ильдусовна

Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe_tehnologik_karta.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»

Проект эше

Тема: «Көндәлек режим. Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре.»

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары һәм заманча алымнар» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                        Борисова Лилия Илдус кызы.

                              Эш урыны:    Татарстан Республикасы  Питрәч муниципаль районы                 муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе

                   «Ленино – Кокушкино урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Проект эше яклауга кертелде.

Проект эшенең җитәкчесе:

                                                                       Хадиева  Гөлнара Васил кызы.

                                                                                     «18 нче  ноябрь» 2016 ел .

Казан

2016

Укытучы

Борисова Лилия Илдус кызы.

Предмет

Әдәби уку.

3 сыйныф рус төркеме.

Тема

“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: үзбәя куя белүе, үзенең көндәлек режимын төзү һәм тормышта кулана алуы. Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. 

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:  Сорауларга тулы җавап бирә белү.Тыңлап аңлау,аңлап уку.Гомумиләштерүләр ясый белү. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.Логик фикерләүне үстерү.

Коммуникатив УУГ:  Үз фикереңне тулы әйтә белү.Диалог төзи белү.

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя белү.Эшне планлаштыру.Үзбәя.

Предмет буенча: . Балаларны көндәлек режим буенча алган белемнәрне куллану. Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре белән таныштыру.

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәтү дәресе.

Төп төшенчәләр

Көндәлек реим,вакыт,сәгать.

Предметара  бәй-ш

әйләнә-тирә дөнья,  сәнгать.

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек, “Күңелле татар теле” (рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек(рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан:Татармультфильм,2013 

Җиһаздау

 проектор, ноутбук, электрон презентация,А3форматында кәгазьләр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

1 этап.Оештыру.

Талгын  гына музыка уйный.

Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

-Исәнмесез.

-Хәерле көн.

 -Хәлләрегез ничек?

-Яхшы

ШУУГ:

ТБУУГ: тыңлап аңлау,нәтиҗә чыгару.

КУУГ: диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.Хезмәттәшлек булдыру.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү,җавапларны бәяли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

Алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү.Өй эшен тикшерү.

- Карагыз әле тактага, Белмәмеш кая йөгерә ул?  

   

    - Ул кая ашыга. Он куда торопится?

   

    - Белмәмеш йөгерә, ашыга, ә дәрескә вакытында килеп җиттеме соң? Торопился, торопился Незнайка, а вовремя приехал в школу на урок? Вот где вот он?  

     

      - Как вы думаете, почему он опоздал? Ул ни өчен соңга калган?

     

      - Мин дә шулай уйлыйм. Я тоже так думаю. Белмәмеш бер дә төгәл малай түгел, вакытны да белми, режим дигән әйберне бөтенләй дә белми. Он и время не знает, не пунктуальный, вообще не знает, что такое режим и почему надо соблюдать его.

Фикерләрне дәллилләү.Сорауларга җавап бирү.

- Автобуска йөгерә.

- Мәктәпкә, дәрескә.

- Опоздал.

- Я думаю, Незнайка не знает время.

ШУУГ: үзенең көндәлек режимын төзи белергә һәм тормышта кулана белергә өйрәнүгә төшенү. Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

ТБУУГ: Вакыт һәм режим төшенчәләре турында нәтиҗә чыгару.

КУУГ: диалогта катнашу,фикерләрне ачык җиткерә белү.

РУУГ: җавапларны дөресли һәм дәллилли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен әйттерү.

1.- Менә, көчкә-көчкә Белмәмеш дәрескә килеп җитте (рәсемне күрсәтәм).

    - Балалар, Белмәмеш вакытны белми дидек, ә сез беләсезме соң?

    - Без хәзер татар телендә вакытны әйтергә өйрәнербез, Белмәмешне дә өйрәтербез. Сез ризамы? (Сәгатьне  күрсәтәм).

Тема буенча фаразлар ясыйлар.Уку мәсьәләсен чишәләр.

РУУГ:фаразлау,уку  мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Уку  мәсьәләсен адымлап чишү.

Дәреснең темасын формалаштыру. Сорауга җавап бирүдә катнашу. Нәтиҗә ясыйлар.

Укытучы соравына җавап бирәләр.Сүзлек эше. 

-Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигырен уку.(Укытучы укуы,аудиоязманы тыңлау,укучыларның сәнгатьле укуы);

-укучылардан беренче тәэсирләрен сораштыру;

- шигырьнең мәгънәсен үз сүзләрең белән сөйләтү;

-сорауларга җавап алу.

Сүзлек эше (тактада язылган).

    сәгать – часы

    йокы - сон

    Сәгать ничә? – Сколько времени?

    Сәгать ничәдә? – Во сколько часов?

    Сәгать икедә. – В два часа.

    Дәрес әзерли. – Делает уроки.    

- Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау, хор белән кабатлау, берәм-берәм кабатлау.

– Минем арттан кабатлагыз (тактадагы схема буенча).

- Сәгать ничә?

- Сәгать унике.

 - Сәгать ничәдә киләсең?

- Мин сәгать дүрттә киләм.

- Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?

- Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

4. Сәгать буенча вакытны әйтү.      

      Сәгать ничә?   Сәгать ничәдә?  

Ситуатив күнегүләр өстендә эш.

1өстәл  - ..иптәшеңнән сора әле сәгать ничәдә мәктәпкә бара икән?

2 өстәл уң күршең ничәдә көндезге аш ашый икән?

3 өстәл  каршыдагы дустың сәгать ничәдә  дәрес хәзерли икән?

М.Җәлилнең “Сәгать» шигыре белән танышу.

Укучыларны активлаштыру.Әң-гәмәдә катнашу,нәтиҗә чыгаралар,биремнәрне эшлиләр,диалог төзиләр.

Яңа сүзләрне үзләштерү

Шигырьне ук;тәэсирләре белән уртаклашу; Шигырьнең мәгънәсен үз сүзләрең белән сөйләү.Авторның әйтергә теләгән фикеренә төшенү.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

ТБУУГ: Шигырьне тыңлап аңлау.Нәтиҗә чыгару.Шигырьдән төп фикерне аерып алу.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу; фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.

РУУГ: анализ барышын төзү,җавапларны бәяли белү.

Передмет нәтиҗәсе:

М.Җәлилнең ““Сәгать» шигыренең идеясенә төшенү.

Ял минуты .”Сәгать” җырын тыңлау,кушылып җырлау. РУУГ: үзкөйләү.

Яңа теманы ныгыту

Көндәлек режим белән,шигырь белән танышу.

 

Сәнгатьле уку

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Галиның режимы.

Гали  дәрес әзерли.

Гали  музыка тыңлый.

Гали  тимераякта шуа.

Гали  чәй эчә.

Гали  китап укый.

Гали  рәсем ясый.

Гали телевизор карый

Гали турында җөмләләрне укыту.   (слайд)

- Эшегезне тикшерик. Беренче җөмләне ничек төзедегез? (Һәр төркемнән башта җөмләне укытам, аннары слайд буенча берәр җөмләләп тикшерәбез.)  

Көндәлек режим белән, шигырь белән танышалар.

Сәнгатьле укыйлар.

Сорау-җавап бирүдә катнашалар.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен булдыру.

ТБУУГ:нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр булдыру.

КУУГ:парларда эшли белү,фикерләрне җиткерү, әҗгәмәдә катнашу, диалог төзү.

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү,җавпларга контроль ясый белү,өйгә эш бирү.

Өй эше

Өй эше биремен аңлату

1.Үз режимыңны төзеп килергә.

2. Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигырен ятларга.

Өй эше биременең аңлашып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. Өй эшен язып куялар.

ТБУУГ: биремне аңлау.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.

Рефлексия

Һәр укучының максатка ирешә белүен билгеләү. Укучының дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Ә проблемасы? Белмәмеш дәрескә вакытында килеп җиттеме?

- Ни өчен вакытны белергә кирәк?

Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

 

- Без дәрес башында нинди күнекмәне бәяләдек?

 Какое умение мы оценивали в начале урока?

(умение правильно определять и называть время на татарском языке).

- Кем вакытны әйтә белергә өйрәнде, кем ахыргача өйрәнеп бетмәде – үзегезгә бәя бирегез.

Сорауларга җавап бирәләр.Әңгәмәдә катнашалар.Нәтиҗә ясап үзбәяләү.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу,фикерләүне дәллилләп  җиткерә белү.

РУУГ: үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологик карта 5нче сыйныф.

"Язгы каникулда" тексты буенча үткәрелгән дәрес....

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

2 нче сыйныф рус төркемендә укудан технологик карта

Татарстанга рәхим итегез! темасына технологик карта...

Технологик карта. Сыйфат сүз төркеме.

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. 1 нче сыйныфта укучыларга “Предметның билгесен белдергән сүзләр” темасын өйрәнгәндә, сыйфат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

Әдәби укудан технологик карта.

Әдәби укудан технологик карта.3 нче сыйныф(татар төркеме)...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...