Технологик карта. Сыйфат сүз төркеме.
учебно-методический материал на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

 

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. 1 нче сыйныфта укучыларга “Предметның билгесен белдергән сүзләр” темасын өйрәнгәндә, сыйфат сүз төркеме турында төшенчә бирелде. 2 нче сыйныфта “Сүз” бүлеге башында да сүзләрнең предметның билгесен белдерү мөмкинлеге турында кабатлау күнегүләре үтәлде. Бу дәресләрдә әлеге сүзләр “Сыйфат” төшенчәсе астында өйрәнелә башлый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat._metodik_eshkrtm._zahretdinova_.n.docx37.39 КБ
Файл syyfat.pptx524.63 КБ

Предварительный просмотр:

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы,

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4 нче санлы урта мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. 1 нче сыйныфта укучыларга “Предметның билгесен белдергән сүзләр” темасын өйрәнгәндә, сыйфат сүз төркеме турында төшенчә бирелде. 2 нче сыйныфта “Сүз” бүлеге башында да сүзләрнең предметның билгесен белдерү мөмкинлеге турында кабатлау күнегүләре үтәлде. Бу дәресләрдә әлеге сүзләр “Сыйфат” төшенчәсе астында өйрәнелә башлый.

Тема

Сыйфат сүз төркеме.

Дәрес тибы

Яңа уку материалы үзләштерү дәресе.

Эшчәнлек формалары

Әңгәмә, дәреслек белән эш, төркемнәрдә эш.

Максаты

Сыйфат сүз төркеме белән танышуны дәвам итү.

Бурычлары

Сыйфатның төс, тәм, форма, характер кебек билгеләрне белдерүенә төшенү.

Сыйфатны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану күнекмәләрен үстерү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре 

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-үз сәламәтлегең һәм иминлегең турында кайгырту.

Регулятив УУГ:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшләрне аера белү,

- үз эшчәнлегеңне бәяләү.

Танып белү УУГ:

- объектларны классификацияләү, чагыштыру.

- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, нәтиҗә чыгару.

- модельләштерү

Коммуникатив УУГ:

- төркемнәрдә эшли белү.

Төп һәм өстәмә ресурслар

Куллану өчен әсбаплар:

  1. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,  А.К. Җәләлиева. “Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)”. Казан: ТКН, 2012.

Дидактик карточкалар, төркемдә иҗади эш өчен кәгазьләр.

Техник чаралар: компьютер, экран, проектор, “Сыйфат” темасы буенча презентация.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Төп төшенчәләр

Сыйфат, төс, тәм, форма, характер

Эшчәнлекне оештыру ысуллары  

Индивидуаль,  төркемнәрдә.

Укыту методлары

Проблемалы укыту методы, гамәли метод, нәтиҗә чыгарулы эвристик метод, рефлексив метод.

Укыту алымнары

Проблемалы сорау кую, модельләштерү, дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, билге һәм чагыштыруларны эзләп табу, нәтиҗә ясау, хезмәттәшлек, иҗат итү.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: уңай психо-логик халәт  тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез шәпме?  

-Исәнмесез!

-Әйбәт, рәхмәт!

-Шәп!

Шәхси УУГ: мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру,  

1 слайдта светофор рәсеме ачыла. 

Тәрбияви момент

-Балалар, бу – нәрсә?

-Светофорда нинди төсләр бар?

-Кайсы төс янганда йөрергә ярый?

-Кайсы төскә йөрергә ярамый?

-Кайсы төс игътибарлы булырга чакыра?

Дөрес җаваплар биргән укучыларга смайликлар бирелә.

Көтелгән җаваплар (фронталь):

-Бу – светофор.

-Светофорда кызыл, сары, яшел төсләр бар.

-Яшел төс янганда йөрергә ярый.

-Кызыл төскә йөрергә ярамый.

-Сары төс игътибарлы булырга чакыра.

Танып-белү УУГ:

-юл йөрү кагыйдәләрен белү;

-кирәкле мәгълүматны табу.

3 этап. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү, дәреснең темасын ачыклау, максатын, бурычын билгеләү.

Сыйфатның билгеләмәсе.

-Яшел, кызыл, сары – бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

-Нинди соравына җавап бирә торган сүзләр ничек атала?

-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәнербез?

2 слайдта “Сыйфат” сүзе ачыла.

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Әйе, укучылар, без бүгенге дәрестә “Сыйфат” темасын өйрәнербез, аның нинди билгеләр белдерүен ачыкларбыз.

Шунда ук проблема ачыла:”Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?”

Дөрес җаваплар биргән укучыларга смайликлар бирелә.

Көтелгән җаваплар (фронталь):

-Алар нинди? соравына җавап бирәләр.

-Нинди соравына җавап биргән сүзләр сыйфат дип атала.

-Без бүгенге дәрестә сыйфатны өйрәнербез.

-Сыйфат предметның билгесен белдерә.

Регулятив УУГ:

-дәреснең темасын, максатын ачыклау.

Танып-белү УУГ: -

-проблеманы кую һәм формалаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: килеп туган уку мәсьәләсен үзләштерү, укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

1 нче өлеш. Дидактик карточкалар.

-Укучылар, хәзер төркемнәрдә бер бирем эшлибез.

Менә бу карточкаларга исемнәр язылган, ә сыйфатлары аста бирелгән. Сез шул сыйфатларны дөрес итеп  исем  янына урнаштырырга тиеш. 

-Хәзер эшләрне тикшерәбез. Төркемнән бер укучы басып, килеп чыккан нәтиҗәне укысын. Башта 1 нче төркем җавап бирә, аннары 2 нче һәм 3 нче.

Укучы укыган вакытта 3 слайдта дөрес җаваплар ачыла.

-Хатагыз бармы?Булса төзәтегез.

Хатасыз эшләгән  укучыларга смайликлар бирелә.

2 нче өлеш. Модельләштерү.

3 слайдта Сыйфат сүзе ачыла.

-Кызыл төстәге сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә?

-Яшел төстәгеләре?

-Кызгылт-сары төстәгеләре?

-Зәңгәр төстәгеләре?

Сорау-җавап барышында модель ачылап бетә.

-Укучылар, менә сезнең алда сыйфат белдерүче билгеләр моделе килеп чыкты. Димәк, сыйфат нинди билгеләр белдерә инде?

-Дәреслекнең 82 битендәге кагыйдәне укыйк әле.

-Без дөрес уйлаганбызмы?

 

Дөрес җаваплар биргән укучыларга смайликлар бирелә.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Һәр төркемнән 1 әр укучы җавапларны укый.

-Юк. (яисә нинди хата бар, шул ачыклана).

Төркемнәрдә уйлыйлар. Көтелгән җаваплар:

-Төс

-Тәм

-Форма

-Характер

-Сыйфат төсне, тәмне, форманы, характерны белдерә.

1 укучы кагыйдәне укый.

-Дөрес.

Коммуникатив УУГ:

-төремнәрдә эшли белү.

Танып-белү УУГ:

-модельләштерү,

-объектларны классификацияләү,

нәтиҗә чыгару.

Регулятив УУГ

-көтелгән нәтиҗәдән аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр кертү,

-дәреслектә ориентлаша белү.

4 нче өлеш. Иҗади эш (төркемнәрдә).

-Укучылар, без хәзер төркемнәрдә иҗат итәрбез. Мин сезгә яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме беркетелгән кәгазьләр таратам. Сез шул рәсем буенча 3-4 җөмләдән торган текст, инша уйлап языгыз. Сыйфатлар кулланырга онытмагыз. Эшне бергәләшеп башкарыгыз.

Төркемнәргә зуррак кәгазь бите бирелә.

-Хәзер үзегезнең иншагыз белән таныштырыгыз.

4 слайдта модель ачыла.

-Сез иншагызда нинди сыйфатлар кулландыгыз?

Алар предметның нинди билгесен белдерә?

Һәр төркемнең эше тактага эленә.

Сыйфатлар кулланып дөрес һәм бәйләнешле инша  язган укучыларга 2 шәр, бераз кимчелекләре булса, 1 әр смайлик бирелә.

4 слайдта натюрморт ачыла.

Тәрбияви момент.

-Укучылар, сез бик матур иншалар яздыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашыйсызмы? Аларның нинди файдасы бар?

Дөрес җаваплар биргән укучыларга смайликлар бирелә.

Укучылар бергәләшеп инша язалар.  

Һәр төркемнән 1 укучы иншаны укый.

Укучылар сыйфатларны атыйлар, төрен әйтәләр.

-Әйе, ашыйбыз. Аларда витаминнар күп. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Кыш көне дә ашарга кирәк.

Шәхси УУГ:

-сәламәтлек турында кайгырту.

Танып-белү УУГ:

-фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

Коммуникатив УУГ:

-төркемнәрдә эшли белү,

-башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү,

-үз фикерләреңә ышандыра белү.

Регулятив УУГ:

- көтелгән эталоннан аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр кертү,

5 этап. Өй эше бирү

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Өй эше: 5 нче слайдта. 

1. 198 күнегү. Сыйфатларны нинди билге белдерүенә карап, үрнәк буенча язарга.

2. Бер табышмакның җавабын сайлап алып кечкенә хикәя язарга*.

Регулятив УУГ:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

6 этап. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

6 слайдта светофор ачыла.

-Укучылар, хәзер үзегезнең смайликларыгызны санагыз.

-Кемнең 2 генә смайлик, сезнең өчен әлегә кызыл ут яна, алга таба бару өчен ныграк тырышырга кирәк булыр.

-Кемнең 3 смайлик, сезнең өчен сары ут яна, сез алга таба барырга әзер.

-Кемнең 4 һәм күбрәк смайлигы булды? Сезнең өчен яшел ут яна. Сез алга таба белем ала аласыз, иптәшегезгә дә булыша аласыз.

7 слайдта проблема ачыла.

-Укучылар, бүген без дәрес башында нинди бурычыбызны чиштекме?

-Дәрес башында кәефегез шәп иде, хәзер ничек?

8 слайдта кояш ачыла.

Булдыргыз, укучылар, рәхмәт!

Укучылар саныйлар.

Укучылар кул күтәрәләр.

-Чиштек.

-Шәп!

Регулятив УУГ:

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

                         Кулланылган  чыганаклар исемлеге:

  1. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.  “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа    

      (татар төркемнәре өчен)”. Казан, 2011.

  1. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,  А.К. Җәләлиева. “Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)”. Казан: ТКН, 2012.
  2. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: проект /Рос. акад. образования; под ред. А. М. Кондакова, А. А. Кузнецова. – М.: Просвещение, 2008.
  3. Формирование универсальных учебных действий в основной школе. Система заданий. Под ред. А. Г. Асмолова, О. А. Карабановой. М.: Просвещение, 2010.
  4. «Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000
  5.  «Татар теле һәм әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә» Яр Чаллы- 2006.
  6. Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Сыйфат Сыйфатлар предметны ң нинди билгеләрен белдерә?

Слайд 3

яшел яфрак ачы алма түгәрәк күл к уркак куян зәңгәр чәчәк тәмле җиләк озын кыяр х әйләкәр төлке кара карга баллы чәй киң урам усал бүре Сыйфат Төс Тәм Форма Характер

Слайд 4

Сыйфат Төс Тәм Форма Характер

Слайд 5

Өй эше : 1. 198 күнегү. Сыйфатларны нинди билге белдерүенә карап, үрнәк буенча язарга. 2. Бер табышмакның җавабын сайлап алып, кечкенә хикәя язарга*.

Слайд 6

Мин әле барысын да булдыра алмыйм, миңа тырышырга кирәк. Мин барысын да булдырдым . Мин барысын да булдырдым һәм иптәшемә булыша алам.

Слайд 7

Сыйфатлар предметны ң нинди билгеләрен белдерә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат сүз төркеме

Татар мәктәпләренең 5 сыйныфында татар теле дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)

Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре....

"Сыйфат дәрәҗәләре" темасына технологик карта.

quot;Сыйфат дәрәҗәләре" темасына технологик карта....

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...