Кисәкчә.
презентация к уроку на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Кисәкчә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kiskch.ppt525 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кисәкчә темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау,ныгыту.

Слайд 2

Кисәкчәләр(частиц ы )- аерым сүз яки җөмлә мәгънәсенә өстәмә төсмер бирә торган ярдәмлек сүзләр.(Служебные слова,придающие отдельным словам,членам предложения эмоциональные и модально-экспрессивные оттенки.)

Слайд 3

Төркемчәләре Күрсәтү кисәкчәләре Сорау кисәкчәләре Көчәйтүче кисәкчәләр Чикләү кисәкчәләре Инкяр кисәкчәләре Экспрессив-эмоциональ кисәкчәләр Модаль кисәкчәләр

Слайд 4

Кисәкчәләрне табыгыз,төркемнәрен билгеләгез. Әбиләр дә авырый, бәбиләр дә авырый... Салкын тисә аз гына, дару кирәк барсына. Чирли хәтта китап та. Ник көләсең? Чынлап та: Бите төшә, ертыла-ул бит көн дә тотыла. Тотам шуңа сак кына, авырдымы чак кына, Чирен шунда ук күрәм мин, дәвасын да беләм мин. ( Х. Халиков .)

Слайд 5

Җәя эчендәге кисәкчәнең тиешлесен әйт: 1.Ары (да,дә) килеп биисең, Бире (да, дә) килеп биисең. Яңа (гына, генә) тәпи йөреп Киткәнеңне белмисең. 2.Җәй (да,дә) яшел, көз (да,дә) яшел, Кыш (та,тә) яшел шулай (ук,үк). Энәләре күп булса (да,дә), Җебе аның бер (да,дә) юк.

Слайд 6

а к ү н е д г н а Ә ы т

Слайд 7

К исәкчәләрне дөрес куеп әйтегез. Өчпочмак да Яңгыр та Өстәл тә Сәгать дә Озын кына Нәни кенә Сикереп гына Очып генә

Слайд 8

Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә: вак кына, таш кына, ат та, эт тә. Калын әйтелешле сүз янында калын, нечкә әйтелешле сүз янында нечкә кисәкчә килә.

Слайд 9

Тест эшләү “Кисәкчәләр” 1. Кисәкчәләр сүзләргә: а) кушылып языла б) кушылып язылмый. 2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар: а) китап та, түтәлләр дә, яулык та. б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта. 3. Калын әйтелешле сүз янында: а) калын әйтелешле кисәкчә килә. б) нечкә әйтелешле кисәкчә килә. 4. Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында: а) яңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә. б) саңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә. 5. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган? а) Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез. б) Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез. 6. Кайсы очракта язма дөрес? а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла. б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.