Уен технологиясе.
консультация на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Уен технологиясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uen_tehnologiyase.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Уен технологиясе

   Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г. К. Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем hэм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү h.б.); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү h.б.); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү h.6.); социальләштерүче (аралашуга өйрәтү h.6.) уеннарны аера. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны анлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

   Уен технологиясенең роле hәм әhәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.

   Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур hәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел hәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап hәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле hәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

  • укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
  • сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;
  • уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
  • укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
  • үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мөхите булдыру.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра hәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем hәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында h.6.

Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч hәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә» hәм башка шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен «түләү» түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

«Татар телен яратучылар» клубы утырышы. Утырыш hәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем hәм күнекмәләрне тирәнәйтү максатыннан чыгып оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

Тема: Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе.

Тема Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе . Яшелчәләрне эшкәртү.Дәрес тибыКатнаш яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү һәм аларны практикада куллану.МаксатЯшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе һәм с...

Кластери технологиясе (мастер-класс)

Кластери технологиясе(мастер-класс)...

ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Татар телен чит тел буларак укытуда "Укучыларның уңышлар портфеле" технологиясе....