Исем - сүз төркеме
методическая разработка (6 класс) на тему

Сибгатуллина Фарида Зиннатулловна

Дәреснең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_suz_torkeme.docx24.42 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф рус төркеме . Дәреслек.К.С.Фатхуллова

Тема : Исем- сүз төркеме.

Максаты: исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.
Фикер
ләү сәләтен үстерү, яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
Мәктәп тормышына мәхәббәт тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

  1. Белем бирүдә: исемне башка сүз төркемнәреннән аера белү, җөмләдә, текстта исемнәрне таба белү, Җөмләләрдә кулана белү
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхеснең әхлаки-рухи сыйфатларын камилләштерү,  яхшы белергә теләү.
  3. Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын максатын формалаштыру, максатка ирешү юлларын билгеләү,укытучы белән бергәләп биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
  4. Танып-белү: мөстәкыйль рәвештә төрле мәгълумат чаралары белән эшли , таба,  үз эшчәнлегендә анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.
  5. Коммуникатив: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, үз эшен контрольдә тоту, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру , нәтиҗә ясау.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Төп төшенчәләр: мәктәп, укучы, укытучы, сыйныф.

Чыганаклар: дәреслек, слайдлар, проектр, ноутбук

п/п

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү

2.

Мотивлаштыру . Белемнәрне актуальләштерү.                       

Өй эшен тикшерү.

- Укучылар татар теленнән без нинди бүлек үтәбез?

- Морфологиянең төп мәгънәсе нинди?

- Сүз төркемнәре нинди өч төркемгә бүленә?

Укытучының сорауларына җавап бирәләр

морфология

тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге

мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре

3.

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

 Укучылар эшчәнлеген оештыру

- Табышмакларны чишегез. Җавапларын языгыз.  (слайдлар)

1) Кышын да, җәен дә,)  

  Бер төстә.   (Чыршы)

2)  Соры, тешле,
 Кыр буенча улый,

  Бозау, колын эзли. (Бүре)

 3 ) Кулсыз –аяксыз  

  Тәрәзә кага,

  Өйгә керергә сорый. (Җил)    

 4) Агач түгел, яфраклы
  Күлмәк түгел ,тегелгән,
  Кеше түгел, сөйли. (Китап)

 5) Кулсыз,  балтасыз,

     Өй төзи.     (Оя)

 6) Утсыз яна,
  Канатсыз оча,
  Аяксыз чаба. (Кояш)

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

-Нәрсә ул исем? Исем нәрсә белдерә?

Табышмакларның җавапларын табалар, дәфтәргә язалар

Куелган сорауларга җавап бирәләр

4.

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Дәреснең темасын һәм максатын кую .

- Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди?

- Теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Сезгә бу тема танышмы?

- Әйдәгез әле, дәрескә максат куеп карыйк

Укучылар һәрберсе үзләренең уйларын әйтәләр.

Исем-сүз төркеме

Теманы язалар.

…таныш

Дәрескә максат кую.

  1. Исем сүз төркеме турында белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү
  2. Исемнең төп билгеләрен аера белү.

5.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Белемнәрне системага салу .

-  Дәреслекнең 9 нчы битен ачыгыз. 2 нче күнегүне укыйбыз, парлап эшлибез түбәндәге таблицаны тутырабыз

Исемнең төп мәгънәсе

Ялгызлык исемнәр

Уртаклык исемнәр

Тикшерәбез

Таблица буенча нәтиҗә ясыйбыз(слайд)

Тексттан исемнәрне табалар,таблицага тутыралар

6.

Динамик пауза (ял минуты)

 7

Яңа белемнәрне ныгыту

Бирем  №1.Сүзләрне укыгыз: (слайд)

Молоко (сөт), смелость (кыюлык), зеркало (көзге), Алмаз, бег (йөгерү), олень(поши), тракторист (тракторчы).

- Бу сүзләр предметны белдерә дисәк, сез шул фикер белән килешәсезме?

- Исем тагын нәрсә белдерә, мисалларны чагыштырыйк әле?

- Сүзләрне мәгъналаре буенча төркемлик (слайд)

 

12 нче биттәге 6 нчы күнегү өстендә эш

Бирем:  Татарча тәрҗемә итәргә, исемнәрне язып алырга

Сорауларга җавап бирәләр, укытучы белән берлектә.

1) кеше исемнәре; (Алмаз), тракторист (тракторчы)

2) предмет исеме. (Зеркало) (көзге)

3) кешенең холкын белдергән исемнәр; (Смелость, кыюлык)

4)хәрәкәтне белдергән исемнәр. ( бег, йөгерү)

5) хайван исемнәре; (Олень, поши)

6) әйбер исемнәре. (Молоко, сөт)

6 нчы күнегүне эшлиләр

8

Үзлектән эш

Исемнәрнең җөмләдә синтаксик ролен билгеләү:

бирем: шигырьне күчереп языгыз, исемнәр җөмләдә нәрсә булып килгән , билгеләгез. 

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез;

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Үзлектән эшләү. Слайд буенча үз-үзләрен тикшерү

9.

Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

8 нче бит, 6 нчы күнегү өстендә эш, исемнәрне җөмләдә дөрес куллану.

6 нчы күнегүне үзлектән эшләү.

10.

Рефлексия

 

-  Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?  Нинди яңалыклар белдек?

Тема буенча үзегезнең белемнәрегезне бәяләгез,поляга языгыз: әгәр сез барысын да аңласагыз – кояш ясагыз, әгәр аңламаган булсагыз - яңгыр ясагыз.

Үзбәя

11.

Өй эше

Аңлатып өй эше бирелә.

“Минем мәктәбем” дигән темага  инша язарга , исемнәрнең асларына сызарга

Өй эшен язалар

12.

Йомгаклау

Укытучы укучыларга билге куя һәм дәрескә характеристика бирә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркеме буенча тест

Исем сүз төркеме буенча тест....

Исем сүз төркеме

Исем сүз төркемен өйрәнгәгдә кулланыла...

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торг...